Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өлкәннәр, башкаларны өйрәтегез

Өлкәннәр, башкаларны өйрәтегез

«Һәр нәрсәнең үз вакыты бар» (ВӘГ. 3:1).

1, 2. Район күзәтчеләре күп кенә җыелышларда нинди хәлне күрә?

РАЙОН күзәтчесе өлкәннәр советы белән очрашуны тәмамлый. Аларның кайберләре аның атасы кебек олы яшьтә. Өлкәннәрнең көтүчеләр буларак тырышып эшләгәннәрен аңлап, район күзәтчесе аларга ярату белән карый. Шулай да борчылып алардан: «Кардәшләр, башкаларны җыелышта күбрәк җаваплылык алырга өйрәтер өчен, сез нәрсә эшләдегез?» — дип сорый. Район күзәтчесе үзенең соңгы килеп китүендә өлкәннәрне башкаларны өйрәтер өчен күбрәк тырышлыклар куярга өндәгән иде, һәм алар моны яхшы хәтерли. Ахыр чиктә, өлкәннәрнең берсе: «Дөресен генә әйткәндә, без бу яктан әз нәрсә эшли алдык»,— ди. Башка өлкәннәр дә аның белән ризалашып башларын кага.

2 Син өлкән булсаң, андый хәл сиңа таныштыр. Төрле илләрдә хезмәт итүче район күзәтчеләре мондый хәлне күп кенә җыелышларда күрә: яшь һәм олы яшьтәге кардәшләрне көтүне кайгыртырга өйрәтер өчен өлкәннәргә күбрәк тырышлыклар куярга кирәк. Әмма моны эшләү җиңел түгел. Ни өчен?

3. а) Изге Язмалар буенча, башкаларны өйрәтү никадәр мөһим, һәм ни өчен һәрберебезгә моны белергә кирәк? (Искәрмәне кара.) б) Ни өчен кайбер өлкәннәргә башкаларны өйрәтү авыр булырга мөмкин?

3 Көтүче буларак, син кешене өйрәткәндә аңа аерым игътибар бирүнең никадәр мөһим икәнен һичшиксез аңлыйсың *. Сиңа шул билгеле: җыелышларны рухи яктан ныгытыр өчен һәм яңа җыелышлар оештырылсын өчен, күп абый-кардәш кирәк. (Ишагыя 60:22 укы *.) Аллаһы Сүзе буенча, син шулай ук «башкаларны да өйрәтергә» тиеш. (2 Тимутигә 2:2 укы.) Әмма мәкалә башында телгә алынган өлкәннәргә кебек, сиңа да моны эшләү авыр булырга мөмкин. Өстәвенә, син, бәлки, гаилә ихтыяҗларын кайгыртасың, эшлисең, җыелыш вазифаларын үтисең һәм башка эшләр белән шөгыльләнәсеңдер. Моның аркасында сиңа җыелышта башкаларны өйрәтергә вакытың юк кебек тоелырга мөмкин. Ләкин, әйдәгез, башкаларны өйрәтү никадәр мөһим икәнен карап чыгыйк.

БАШКАЛАРНЫ ӨЙРӘТҮ ТИЕШЛЕ УРЫНДА БУЛЫРГА ТИЕШ

4. Ни өчен кайчак өлкәннәр башкаларны өйрәтергә ашыкмый?

4 Ни өчен өлкәннәргә башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп кую авыр булырга мөмкин? Бәлки, кемдер болай уйлый: «Өйрәтү мөһим булса да, җыелышта тагы да ашыгычрак эшләр бар. Мин башкаларны өйрәтергә ашыкмасам да, бу җыелышка берничек тә тәэсир итмәячәк». Кайбер сорауларны чыннан да шунда ук хәл итәргә кирәк. Шулай да өйрәтергә ашыкмау җыелышка рухи яктан зыян китерә ала.

5, 6. Двигательне карамаган машина йөртүче турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез, һәм бу мисалны җыелыштагы кардәшләрне өйрәтүгә ничек кулланып була?

5 Мондый мисал турында уйланыгыз: машина йөртүче, үз машинасын тиешле хәлдә саклар өчен һәм двигатель яхшы эшләсен өчен, майны алмаштыру никадәр мөһим икәнен белә. Шулай да ул бензобакка бензин салу мөһимрәк дип уйларга мөмкин. Чөнки бензобакта бензин булмаса, машинасы бөтенләй йөрмәс. Ул болай дип уйлый ала: «Майны алмаштырырга вакытым булмаса да, двигатель берникадәр вакыт барыбер эшләр». Әмма ни өчен алай уйлау куркыныч? Машина йөртүче двигательне тиешле хәлдә саклап тормаса, озакламый аның машинасы бөтенләй ватылыр. Ул чакта аңа үз машинасын ремонтлар өчен күп вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килер. Безнең өчен нинди сабак?

6 Өлкәннәргә күп кенә вазифаларын кичектермичә үтәргә кирәк, югыйсә, җыелыш зыян күрер. Мисалдагы машина йөртүче бензобакка бензин салып торырга тиеш булган кебек, өлкәннәр дә «нәрсә мөһимрәк» икәнен аера белергә тиеш (Флп. 1:10). Әмма кайбер өлкәннәр ашыгыч эшләр белән шулкадәр мәшгуль, хәтта башкаларны өйрәтүгә, башка сүзләр белән әйткәндә двигательне яхшы хәлдә саклауга, тиешле игътибар бирми. Ләкин өлкәннәр башкаларны өйрәтергә ашыкмаса, иртәме, соңмы җыелышта кардәшләрнең ихтыяҗларын кайгыртыр өчен тәҗрибәле абый-кардәшләр җитмәячәк.

7. Без башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп куючы өлкәннәргә ничек карарга тиеш?

7 Әйе, башкаларны өйрәтү әллә ни мөһим түгел дип уйлау дөрес булмас иде. Алдан күрүчән өлкәннәр тәҗрибәләре аз булган абый-кардәшләрне өйрәтер өчен вакыт бүлеп куя. Андый өлкәннәрне зирәк идарәчеләр дип атап була, һәм алар бөтен җыелыш өчен чын фатиха булып тора. (1 Петер 4:10 укы.) Андый өлкәннәр җыелышка нинди файда китерә?

ЗИРӘКЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ

8. а) Ни өчен өлкәннәр башкаларны өйрәтергә тиеш? б) Ихтыяҗ буенча күченгән өлкәннәрнең нинди мөһим вазифасы бар? (« Мөһим вазифа» дигән рамканы кара.)

8 Хәтта иң тәҗрибәле өлкән дә олыгая бару белән җыелышта кайбер вазифаларны инде үти алмаячак. Ул моны тыйнак кына танырга тиеш (Мик. 6:8). Ул шулай ук үзенең «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгеп», җыелыштагы кайбер вазифаларны инде үти алмавы бар икәнен танырга тиеш (Вәг. 9:11, 12, ЯД; Ягък. 4:13, 14). Шуңа күрә алдан күрүчән өлкәннәр, Йәһвә сарыкларының рухи иминлеге турында эчкерсез кайгыртып, яшь абый-кардәшләр белән үзләренең Йәһвәгә тугры хезмәт итеп җыйган тәҗрибәләре белән бүлешә. (Мәдхия 70:17, 18 укы.)

9. Киләчәктә булачак нинди вакыйга аркасында башкаларны өйрәтү бик мөһим?

9 Башкаларны өйрәтүче өлкәннәр тагын ни сәбәпле көтү өчен фатиха булып тора? Чөнки алар җыелышны рухи яктан ныгыта. Ничек итеп? Өлкәннәр башкаларны өйрәтер өчен тырышлыклар куйса, җыелышларда рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләрнең саны үсәр. Моның ярдәмендә җыелышлар хәзер дә, бөек афәт вакытында да нык кала алыр һәм бердәмлек саклый алыр (Йәз. 38:10—12; Мик. 5:5, 6). Шуңа күрә, кадерле өлкәннәр, без сезне инде бүген башкаларны даими рәвештә өйрәтергә чакырабыз.

10. Өлкәннәр башкаларны өйрәтер өчен вакытны ничек таба ала?

10 Әйе, җыелыштагы мөһим эшләрне башкару бик күп вакытыгызны аладыр. Сезгә хәтта бүтән бернәрсә дә эшләргә өлгермисез кебек тоеладыр. Шулай да сезгә, бәлки, бу вакытның бер өлешен башкаларны өйрәтер өчен бүлеп куярга кирәк булыр (Вәг. 3:1). Шулай эшләп, сез зирәклек күрсәтерсез, чөнки бу җыелышыгызга киләчәктә ярдәм итәчәк.

ТИЕШЛЕ ШАРТЛАР БУЛДЫРЫГЫЗ

11. а) Төрле илләрдә яшәүче өлкәннәр биргән киңәшләрнең нинди кызык ягы бар? б) Гыйбрәтле сүзләр 15:22 буенча, ни өчен башка өлкәннәрнең киңәшләрен карап чыгу файдалы булыр?

11 Күптән түгел абый-кардәшләргә рухи яктан үсәргә булышкан һәм бу яктан уңышларга ирешкән өлкәннәрдән, алар башкаларны өйрәтер өчен нәрсә эшли, дип сораганнар *. Аларның шартлары бик нык аерылып торса да, алар охшаш киңәшләр биргән. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү, Паул көннәрендә булган кебек, «бар җирдә, һәр җыелышта» уңышларга китерә (1 Көр. 4:17). Шуңа күрә бу һәм киләсе мәкаләдә без шул өлкәннәрнең кайбер киңәшләрен карап чыгарбыз (Гыйб. сүз. 15:22). Аңларга җиңелрәк булсын өчен, бу мәкаләләрдә без өйрәтүчеләрне — «укытучылар» дип, ә алардан өйрәнүчеләрне «укучылар» дип атарбыз.

12. Укытучы нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

12 Укытучыга кешене өйрәтер алдыннан моның өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Бакчачы орлык чәчәр алдыннан җирне эшкәртергә, ягъни йомшартырга тиеш булган кебек, укытучы да укучыны яңа нәрсәләргә өйрәтер алдыннан аның йөрәген әзерләргә, ягъни аны дәртләндерергә тиеш. Ничек итеп укытучылар башкаларны өйрәтер өчен тиешле шартлар булдыра ала? Алар моңа борынгы заманда яшәгән бер пәйгамбәрдән өйрәнә ала. Кем турында сүз бара?

13—15. а) Ишмуил нинди йөкләмәне үтәргә тиеш булган? б) Ишмуил үз йөкләмәсен ничек үтәгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) в) Ни өчен бүген Ишмуилның мисалы өлкәннәр өчен аеруча кызык?

13 Йәһвә якынча 3 000 ел элек Ишмуил пәйгамбәргә: «Иртәгә шушы вакыт тирәсендә мин сиңа Биньямин җиреннән булган бер кешене җибәрермен. Син аны халкым Исраилнең җитәкчесе итеп майла»,— дигән (1 Иш. 9:15, 16). Ишмуил үзенең җитәкче булып хезмәт итү вакыты тәмамлана икәнен һәм Йәһвә аңа үзенә алмашка киләсе кешене майларга куша икәнен таныган. «Мин бу кешене үз ролен үтәүгә ничек әзерли алам?» — дип уйлагандыр Ишмуил. Аның бер яхшы фикере туган, һәм ул бер план корган.

14 Киләсе көнне, Ишмуил Шаулны күргәч, Йәһвә Ишмуилга: «Менә ул кеше»,— дип әйткән. Шунда Ишмуил эш итә башлаган. Ул Шаулны ашханәгә ашап алырга чакырган. Ишмуил Шаул белән аның хезмәтчесен иң хөрмәтле урынга утырткан. Ул Шаулга иң яхшы ит кисәген биреп: «Моны без синең өчен сакладык. Аша, аны шушы вакыйга уңаеннан сакладылар»,— дигән. Шуннан соң Ишмуил белән Шаул аралаша-аралаша пәйгамбәрнең өенә киткәннәр. Ишмуил яхшы төшке аш һәм бергәләп йөреп алу ярдәмендә туган дуслык атмосферасын кулланырга булган. Шуңа күрә ул Шаулны өй түбәсенә чакырган. Кичнең җиләс вакытында «Ишмуил өй түбәсендә Шаул белән сөйләшүен дәвам иткән», аннары алар йокларга киткән. Киләсе көнне Ишмуил Шаулны майлаган һәм аны үбеп, күрсәтмәләр биргән. Шуннан соң ул киләсе вакыйгаларга әзер булган Шаулны кайтарып җибәргән (1 Иш. 9:17—27; 10:1).

15 Әлбәттә, кешене халык җитәкчесе итеп майлау һәм абый-кардәшкә җыелышта өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып китәргә булышу — бер үк нәрсә түгел. Шулай да, бүген өлкәннәр Ишмуил кулланган ысулдан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Әйдәгез, ике файдалы фикергә игътибар итик.

ТЕЛӘП ӨЙРӘТЕГЕЗ ҺӘМ ЧЫН ДУС БУЛЫГЫЗ

16. а) Исраил үзенә патша сорагач, Ишмуил нәрсә хис иткән? б) Ишмуил Шаулны майлаганда нинди караш чагылдырган?

16 Мәҗбүриләп түгел, ә теләп эш итегез. Исраиллеләр үзләренә патша сорагач, Ишмуил башта боеккан һәм үзен читкә этәрелгән кеше итеп хис иткән (1 Иш. 8:4—8). Аның исраиллеләрнең таләбен үтисе килмәгән. Йәһвәгә хәтта Ишмуилга, халыкны тыңласын дип, өч тапкыр әйтергә туры килгән (1 Иш. 8:7, 9, 22). Шулай да Ишмуил ачы тойгыга һәм үзен алмаштырасы кешегә карата рәнҗү хисенә үз йөрәгендә тамыр җәяргә ирек бирмәгән. Йәһвә пәйгамбәргә Шаулны майларга кушкач, ул моны мәҗбүриләп я бурыч хисен тоеп түгел, ә теләп һәм яратудан чыгып башкарган.

17. Өлкәннәр Ишмуилдан нәрсәгә өйрәнә ала, һәм ни өчен бу аларга канәгатьлек китерә?

17 Бүген тәҗрибәле өлкәннәр, Ишмуилдан үрнәк алып, үзләре өйрәткән кардәшләргә игелек белән карый (1 Пет. 5:2). Андый өлкәннәр, укучыларына җыелыштагы үзләренең кайбер җаваплы вазифаларын бирергә туры килер дип куркып, аларны өйрәтүдән баш тартмый. Андый ачык күңелле укытучылар өйрәнергә әзер булган укучыларга үз ярышташларына кебек түгел, ә үз «хезмәттәшләренә» — җыелыш өчен кыйммәтле бүләкләргә кебек карый (2 Көр. 1:24; Евр. 13:16). Эчкерсез укытучылар, укучыларының үз сәләтләрен җыелыш файдасына куллануларын күреп, зур канәгатьлек кичерә! (Рәс. 20:35)

18, 19. Укытучы укучының йөрәген ничек әзерли ала, һәм ни өчен бу мөһим?

18 Укытучылар гына түгел, ә дуслар булыгыз. Ишмуил Шаулны очраткан көнне майны аның башына ашык-пошык кына агызып, яңа патшаны үз юлы белән җибәрә алыр иде. Ул чакта Шаул майланган булса да, үз ролен үтәр өчен бер дә әзер булмас иде. Әмма Ишмуил Шаулның йөрәген әкрен-әкрен әзерләр өчен игелекле булган һәм вакыт бүлеп куйган. Яхшы ашап, бергә йөреп алып, озак сөйләшеп һәм яхшы ял итеп алгач кына, пәйгамбәр Шаулны майлар өчен тиешле вакыт җитте дигән нәтиҗәгә килгән.

Башкаларны өйрәтү дуслыктан башлана (18, 19 нче абзацларны кара.)

19 Бүген дә укучыны өйрәтер алдыннан, укытучыга башта иркен атмосфера булдырырга һәм укучы белән дуслашырга кирәк. Андый җылы мөнәсәбәтләрне булдырыр өчен, төрле илләрдә яшәүче өлкәннәр җирле шартларга һәм гореф-гадәтләргә карап төрле адымнар ясар. Шулай да, кайда гына яшәсәң дә, күп эшләр башкаручы өлкән булып та, укучыга вакыт бүлеп куясың икән, асылда син аңа: «Син минем өчен мөһим»,— дип әйтәсең. (Римлыларга 12:10 укы.) Андый мөнәсәбәт өйрәнергә әзер булган төрле җирләрдә яшәүче укучыларның йөрәкләренә үтеп керер.

20, 21. а) Нинди ул яхшы укытучы? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Өлкәннәр, шуны истә тотыгыз: яхшы укытучы башка кешене өйрәтүне генә түгел, ә өйрәткән кешене дә ярата. (Яхъя 5:20 белән чагыштыр.) Укучы укытучының андый мөнәсәбәтен тиз сизеп ала, һәм бу аның өйрәтүне ничек кабул итүенә нык тәэсир итә. Шуңа күрә, кадерле өлкәннәр, укучыны өйрәткәндә, укытучылар гына түгел, ә дуслар да булыгыз (Гыйб. сүз. 17:17; Яхъя 15:15).

21 Укучының йөрәген әзерләгәч, өлкән аңа кирәкле сәләтләр үстерергә булышырга тели. Моның өчен өлкән нәрсә эшли ала? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

^ 3 абз. Бу һәм киләсе мәкалә өлкәннәр өчен язылган булса да, җыелыштагыларның барысы да бу мәкаләләрдән файда ала ала. Ни өчен? Моның ярдәмендә бар суга чумдырылган абый-кардәшләр, җыелыш эшләрендә катнашырга теләсәләр, үзләренең өйрәтүгә мохтаҗ икәннәрен аңларлар. Ә бу, барысына да файда китерәчәк.

^ 3 абз. Ишагыя 60:22: «Кечкенәдән мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен».

^ 11 абз. Бу өлкәннәр Австралиядә, Бангладеш, Бельгия, Бразилия, Корея, Көньяк Африка, Кушма Штатлар, Мексика, Намибия, Нигерия, Рею́ньон, Россия, Франция, Француз Гвиана һәм Япониядә яши.