Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели

Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели

«Уяу булыгыз. Сезнең дошманыгыз, Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 ПЕТ. 5:8).

1. Бер рухи зат ничек Шайтан булып киткән?

КАЙЧАНДЫР аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре яхшы булган. Әмма бервакыт бу рухи зат кешеләрнең үзенә табынуларын тели башлаган. Дөрес булмаган теләген тыяр урынына ул аны үстергән, һәм ахыр чиктә бу теләк гөнаһка китергән (Ягък. 1:14, 15). Без бу шәхеснең Шайтан икәнен беләбез. Ул «хакыйкатьне тотмаган» һәм, Йәһвәгә каршы чыгып, «ялганның атасы» булып киткән (Яхъя 8:44).

2, 3. «Шайтан», «Иблис», «елан» һәм «аждаһа» дигән титуллар безгә Йәһвәнең төп дошманы турында нәрсә ачыклый?

2 Фетнә күтәргәнгә, Шайтан Аллаһының төп дошманы булып киткән. Һәм, әлбәттә, ул кешеләрнең дусты түгел. Шайтанның титуллары аның никадәр бозык икәнен ачыклый. Шайтан дигән сүз «Дошман» дигәнне аңлата. Бу титул шул явыз затның Аллаһы хакимлеген якламавын гына түгел, ә аны нәфрәт итүен һәм аңа каршы көрәшүен күрсәтә. Барыннан да бигрәк Шайтан Йәһвә хакимлегенең юкка чыгуын күрергә тели.

3 Шайтан Ачылыш 12:9 да Иблис дип аталган. Бу сүз «Яла ягучы» дигәнне аңлата. Бу титул безгә Шайтанның, Йәһвәне алдаучы дип атап, аны хурлаганын исебезгә төшерә. «Борынгы елан» дигән титул безгә Гадән бакчасында булган фаҗигале вакыйганы — Шайтанның, еланны кулланып, Хауваны алдаганын хәтерләтә. «Зур аждаһа» дигән титул акылыбызда коточкыч җанвар образын тудыра һәм Шайтанның Йәһвә ниятенә каршы торуын, шулай ук аның халкын юк итәргә теләгәнен ачык тасвирлый.

4. Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

4 Әйе, Шайтан безнең сафлыгыбызны зур куркыныч астына куя. Шуңа күрә Изге Язмаларда мондый кисәтүнең язылганына гаҗәпләнәсе юк: «Аек фикерле, уяу булыгыз. Сезнең дошманыгыз, Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8). Моны исәпкә алып, бу мәкаләдә без Шайтанга хас өч сыйфатка игътибар итәрбез. Без шулай ук Йәһвәнең һәм аның халкының бу явыз дошманына каршы тору никадәр мөһим икәнен күрербез.

ШАЙТАН КӨЧЛЕ

5, 6. а) Рухи затларның «көчле» булуын күрсәтүче мисалларны китерегез. ә) Нинди мәгънәдә Шайтан «үлем китерә ала»?

5 Фәрештәләр дип аталган рухи затлар зур көчкә ия (Мәд. 102:20). Алар кешеләрдән акыл һәм көч ягыннан өстенрәк. Әлбәттә, тугры фәрештәләр үз көчен яхшылык кылыр өчен куллана. Мәсәлән, Йәһвәнең бер фәрештәсе дошман булган ассириялеләрнең 185 000 сугышчысын үтергән. Моны бер кешегә генә түгел, ә хәтта зур гаскәргә дә эшләү авыр булыр иде (2 Пат. 19:35). Башка бер очракта бер фәрештә, үзенең кеше көченнән өстенрәк көчен һәм сәләтләрен кулланып, Гайсәнең рәсүлләрен төрмәдән азат иткән. Бу рухи зат бар саклык чаралары һәм ябык ишекләр аша үтеп, рәсүлләрне төрмәдән чыгарган һәм алар артыннан ишекләрне бикләп куйган. Моның барысы каравылчылар үз урыннарында басып торганда булган! (Рәс. 5:18—23)

6 Тугры рухи затлар үз көчен — яхшылык кылыр өчен, ә Шайтан явызлык кылыр өчен куллана. Ул зур көчкә һәм хакимлеккә ия! Изге Язмаларда ул «бу дөньяның идарәчесе» һәм «бу дөнья төзелешенең илаһы» итеп сурәтләнә (Яхъя 12:31; 2 Көр. 4:4). Шайтан Иблис хәтта «үлем китерә ала» (Евр. 2:14). Бу аның турыдан-туры бар кешеләрне үтерүен аңлатмый. Әмма бу дөньяда Шайтанның кырыслык һәм нәфрәт рухы хөкем сөрә. Өстәвенә, Хаува Шайтанның ялганына ышанганга, ә Адәм Аллаһыны тыңламаганга, гөнаһ һәм үлем бар кешелеккә күчкән (Рим. 5:12). Шул мәгънәдә Иблис «үлем китерә ала». Гайсә аны «кеше үтерүче» дип атаган (Яхъя 8:44). Әйе, Шайтан — бик көчле дошманыбыз!

7. Җеннәр үзләренең көчле булуларын ничек күрсәтә?

7 Шайтанга каршы торып, без шулай ук аның ягында торучы һәм Аллаһының хакимлеген якламаучыларның барысына, шул исәптән күпсанлы фетнәчел рухи затларга, ягъни җеннәргә каршы торабыз (Ачыл. 12:3, 4). Җеннәр кеше көченнән өстенрәк булган көчләрен кат-кат күрсәтеп, үзләре җәфалаган кешеләргә зур газап китерә (Мат. 8:28—32; Марк 5:1—5). Бу явыз фәрештәләрнең һәм «җеннәр башлыгының» никадәр көчле булуларын беркайчан да онытмагыз (Мат. 9:34). Без Йәһвәнең ярдәменнән башка Шайтанны берничек тә җиңә алмабыз.

ШАЙТАН МӘРХӘМӘТСЕЗ

8. а) Шайтанның максаты нинди? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Сезнеңчә, бу дөнья Шайтанның мәрхәмәтсез рухын ничек чагылдыра?

8 Рәсүл Петер Шайтанны «үкерүче арыслан» белән чагыштырган. Бер белешмәлек буенча, «үкерү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «бик ач җанварның бакыруын» аңлата. Бу Шайтанның мәрхәмәтсезлеген бик яхшы сурәтли! Бөтен дөнья Шайтанның хакимлеге астында инде торса да, ул тагы да күбрәк корбаннарны йотарга тели (1 Яхъя 5:19). Дөнья аның өчен — «закуска» гына. Шайтан үз игътибарын «төп ризыкка» — майланган калдыкка һәм аларның хезмәттәшләренә — «башка сарыкларга» туплаган (Яхъя 10:16; Ачыл. 12:17). Шайтан Йәһвәнең халкын йотарга тели. Беренче гасырдан алып Гайсәнең шәкертләренә ябырылып торган эзәрлекләү дулкыннары Шайтанның мәрхәмәтсез рухын чагылдыра.

9, 10. а) Шайтан Исраил халкына ничек һөҗүм иткән? (Мисаллар китерегез.) ә) Ни өчен Шайтан үз игътибарын борынгы Исраилгә туплаган булган? б) Сезнеңчә, бүген Йәһвәнең берәр хезмәтчесе җитди гөнаһ кылса, Иблис нәрсә хис итә?

9 Шайтан үзенең мәрхәмәтсез булуын Аллаһының ниятенә каршы торып та күрсәтә. Ач арыслан үз корбанын жәлләми. Аны үтергәнче дә, үтергәч тә, ул корбанын кызганмый. Шайтан да йотарга теләгән корбаннарын жәлләми. Мәсәлән, исраиллеләр җенси азгынлык белән комсызлыкка бирелгәч, Шайтан Иблиснең нәрсә хис иткәне турында уйланыгыз. Азгын Зимри белән комсыз Гыйзинең үз гөнаһларының ачы җимешләрен татыганы турында укыганда, үкерүче арысланның үз җиңүенә ничек шатланганын күз алдыгызга китерегез (Сан. 25:6—8, 14, 15; 2 Пат. 5:20—27).

Йәһвәнең хезмәтчесе гөнаһ кылганда, Шайтан шатлана (10 нчы абзацны кара.)

10 Шайтан борынгы Исраилгә билгеле бер сәбәп аркасында һөҗүм иткән. Бу халыктан Мәсих — Шайтанны һәлак итәчәк һәм Йәһвә хакимлеген аклаячак шәхес чыгарга тиеш булган (Ярат. 3:15). Ул исраиллеләрнең уңышлы булуларын теләмәгән һәм үзен мәрхәмәтсез тотып аларны гөнаһка батырырга тырышкан. Давыт зина кылгач я Муса пәйгамбәр Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалткач, Шайтан аларны кызганган дип уйламагыз. Аллаһының хезмәтчеләре җитди гөнаһ кылганда, ул һичшиксез шатлана. Әйе, андый җиңүләр ярдәмендә Иблис Йәһвәне мыскыллый (Гыйб. сүз. 27:11).

11. Ни өчен, күрәсең, Шайтан Сарага һөҗүм иткән?

11 Шайтан Мәсих туачак нәселне аеруча нәфрәт иткән. Мәсәлән, Йәһвә Ибраһимга аннан «бөек халык» чыгачак дип әйткәннән соң күп тә үтмәстән булган вакыйгаларга игътибар итик (Ярат. 12:1—3). Ибраһим белән Сара Мисырга килгәч, фиргавен Сараны үз йортына алган. Ул аны, күрәсең, үзенә хатынлыкка алырга теләгән. Әмма Йәһвә Сараны бу авыр хәлдән коткарган. (Яратылыш 12:14—20 укы.) Исхак туар алдыннан да Герарда охшаш очрак булган (Ярат. 20:1—7). Бу очракларда Шайтанның катнашы булганмы? Шайтан бай Ур шәһәрен калдырган Сара фиргавеннең һәм Әбумәликнең зиннәтле сарайларына кызыгыр дип өметләнгәнме? Шайтан Сара, үз иренә һәм Йәһвәгә хыянәт итеп, башка никахка керер дип уйлаганмы? Моның турында Изге Язмаларда әйтелмәсә дә, без шуңа шикләнмибез: Иблис Сараны вәгъдә ителгән токымны тудырыр өчен яраксыз итәргә шат булыр иде. Шайтан Аллаһыга тугры булган хатын-кызның никахы, исеме һәм Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләре бозылыр дип бер дә борчылмаган. Шайтан чыннан да мәрхәмәтсез!

12, 13. а) Гайсә туганнан соң, Шайтан үзенең мәрхәмәтсез булуын ничек күрсәткән? ә) Сезнеңчә, Йәһвәне яратучы һәм аңа хезмәт итәргә тырышучы яшьләр турында Шайтан нәрсә уйлый?

12 Гасырлар үткәч, Гайсә туган. Әлбәттә, Шайтан бу сабый турында ул матур, сөйкемле я кадерле дип уйламаган. Чөнки ул бу яңа туган баланың үскәч вәгъдә ителгән Мәсих булачагын белгән. Әйе, Гайсә Ибраһим токымының төп өлеше һәм соңрак «Иблиснең эшләрен җимерәчәк» зат булган (1 Яхъя 3:8). Шайтан сабыйны үтерү чиктән тыш кансыз булыр дип уйлаганмы? Юк. Ул нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәнлеге турында уйламый. Шайтан Гайсәне сабый чагында икеләнмичә үтерергә тырышкан. Ничек итеп?

13 Һиру́д патша йолдызчыларның «Яһүдләрнең яңа туган патшасы» турында сорашканын ишеткәч, бик күңелсезләнгән һәм аны үтерергә тәвәккәл булган (Мат. 2:1—3, 13). Моның өчен ул Бәйтлеһемдә һәм аның тирә-ягында яшәүче ике яшьлек һәм тагы да яшьрәк бар малайларны үтерергә боерган. (Маттай 2:13—18 укы.) Бу коточкыч суеш вакытында Гайсә исән калган. Бу вакыйга безгә дошманыбыз Шайтан турында нәрсә ачыклый? Иблис кеше тормышын бер дә кадерләми. Ул хәтта балаларны да кызганмый. Әйе, Шайтан — «үкерүче арыслан». Аның никадәр мәрхәмәтсез булуын онытмагыз!

ШАЙТАН АЛДАУЧЫ

14, 15. Шайтан имансызларның «акыл күзләрен» ничек сукырайткан?

14 Шайтан кешеләрне ялган ярдәмендә генә кайгыртучан Йәһвә Аллаһыдан читләштерә ала (1 Яхъя 4:8). Шайтан кешеләрне алдаганга, алар «рухи нәрсәләргә» сусамый (Мат. 5:3). Ул имансызларга «Аллаһының чагылышы — Мәсих турындагы данлыклы яхшы хәбәрнең яктылыгы сибелмәсен өчен, аларның акыл күзләрен сукырайткан» (2 Көр. 4:4).

15 Кешеләрне алдар өчен Шайтан кулланган төп ысулларның берсе — ялган дин. Кешеләр «башка илаһларга түзеп тормаучы» Йәһвәгә гыйбадәт кылыр урынына, үз ата-бабаларына, табигатькә, хайваннарга я тагы берәр кемгә, я берәр нәрсәгә табынганда, ул бик сөенә! (Чыг. 20:5) Хәтта Аллаһыга дөрес табынабыз дип уйлаган кешеләр дә ялган тәгълиматлар һәм файдасыз йолалар әсирлегендә яши. Ишагыя көннәрендә яшәгән исраиллеләр охшаш хәлдә булган. Йәһвә аларга болай дигән: «Нигә сез икмәк булмаган нәрсә өчен акча түлисез? Нигә хезмәт хакыгызны тамак туйдырмаган нәрсә өчен сарыф итәсез? Игътибар белән мине тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз, һәм җаныгыз чыннан да туклыклы булган ризык белән ләззәтләнер» (Ишаг. 55:2).

16, 17. а) Ни өчен Гайсә Петергә: «Кит янымнан, Шайтан»,— дигән? ә) Без уяулыгыбызны югалтсын өчен, Шайтан безне ничек алдый ала?

16 Шайтан хәтта Йәһвәнең ашкынучан хезмәтчеләрен алдый ала. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләренә үзенең тиздән үләчәге турында әйткәч, нәрсә булганын исебезгә төшерик. Рәсүл Петер Гайсәне читкәрәк чакырып, аңа: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дигән. Ул моны, һичшиксез, яхшы ниятләрдән чыгып әйткән. Әмма Гайсә Петергә катгый итеп: «Кит янымнан, Шайтан!» — дип җавап кайтарган (Мат. 16:22, 23). Ни өчен Гайсә Петерне «Шайтан» дип атаган? Чөнки Гайсә алда нинди вакыйгалар булачагын аңлаган. Аның йолым корбаны буларак үлү һәм Иблиснең ялганчы булуын раслау сәгате якынлашып килгән. Бу кешелек тарихындагы хәлиткеч вакытта Гайсәгә үз-үзен «кызгану» урынлы булмаган. Шайтан Гайсә үз уяулыгын югалтыр дип өметләнгән.

17 Без дә хәлиткеч вакытта — бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан вакытта яшибез. Шайтан безнең уяулыкны югалтуыбызны, бу дөньяда уңайлы урнашып үз-үзебезне «кызгануыбызны» һәм шулай итеп вакыт аз калганын онытуыбызны тели. Моңа юл куймагыз, «уяу торыгыз»! (Мат. 24:42) Бу дөньяның ахыры тиздән килмәс я бөтенләй булмас дигән Шайтанның ялган пропагандасына ышанмагыз.

18, 19. а) Шайтан безне үзебезгә кагылышлы нинди ялганга ышандырырга тырыша? ә) Йәһвә безгә уяу һәм аек фикерле булырга ничек булыша?

18 Шайтан безне башка бер ысул ярдәмендә дә алдарга тырыша. Аның безне, Аллаһы безне яратмый һәм гөнаһларыбызны кичереп булмый, дип ышандырасы килә. Әмма бу — Шайтанның ялганы. Чынбарлыкта исә кемне Йәһвә чыннан да яратмый? Шайтанны. Ә кемне чыннан да кичереп булмый? Шулай ук Шайтанны. Әмма Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Йәһвә безнең үзенә хезмәт итүдә куйган тырышлыкларыбызны кадерли, һәм хезмәтебез юкка түгел. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Әйдәгез, Шайтанның ялган пропагандасына алданмыйк.

19 Без Шайтанның көчле, мәрхәмәтсез һәм алдаучы булуын күрдек. Без андый куркыныч дошманны ничек җиңә алабыз? Йәһвә безне ярдәмсез калдырмый. Аның Сүзендә Шайтан кулланган ысуллар турында әйтелә, һәм «безгә аның алымнары билгеле» (2 Көр. 2:11). Шайтанның ысулларын белгәнгә, безгә уяу һәм аек фикерле булу җиңелрәк. Әмма Шайтанның алымнарын белү генә җитәрлек түгел. Изге Язмаларда: «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качачак»,— дип әйтелә (Ягък. 4:7). Без Шайтан белән нинди өч өлкәдә көрәшеп, аны җиңә алабыз? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.