Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул кешеләрне яраткан

Ул кешеләрне яраткан

«Адәм балаларын күреп сөендем» (ГЫЙБ. СҮЗ. 8:31).

1, 2. Гайсәнең кешеләрне яратуын нәрсә дәлилли?

АЛЛАҺЫНЫҢ беренче Угылы — Аның чиксез зирәклегенең камил чагылышы. Гайсә — зирәклекнең гәүдәләнеше. Ул Атасы янында «һөнәрче» булган. Атасы «күкләрне яратканда» һәм «җиргә нигез терәкләр куйган чакта» аның никадәр шат һәм канәгать булганын күз алдына китерегез. Әмма Аллаһының беренче Угылы җансыз нәрсәләрне кадерләсә дә, аеруча «адәм балаларын күреп сөенгән» (Гыйб. сүз. 8:22—31). Әйе, Гайсә әле җиргә килгәнче кешеләргә карата назлы хисләр кичергән.

2 Соңрак Аллаһының беренче Угылы, Атасына карата үз тугрылыгын, яратуын, шулай ук «адәм балаларына» карата тирән мәхәббәтен күрсәтеп, теләп «бар нәрсәдән баш тарткан» һәм кеше тәнендә килгән. Ул моны «күпләрне йолып алыр өчен» эшләгән (Флп. 2:5—8; Мат. 20:28). Гайсә кешеләргә карата нинди көчле мәхәббәт күрсәткән! Гайсә җирдә булганда, Аллаһы аңа могҗизалар кылу көчен биргән. Гайсәнең могҗизалары аның кешеләрне никадәр нык яратканын һәм озакламый бөтен җир йөзендә нинди искиткеч үзгәрешләр булачагын күрсәткән.

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Гайсәнең җиргә килүе аңа «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү» мөмкинлеген ачкан (Лүк 4:43). Ул Патшалыкның Атасы исемен изгеләндерәчәген һәм кешелек авырлыкларын мәңгегә хәл итәчәген белгән. Гайсә вәгазьләгәндә күп могҗизалар кылган. Бу могҗизалар аның кешеләр белән эчкерсез кызыксынганын күрсәткән. Ни өчен бу безнең игътибарыбызга лаек? Чөнки Гайсәнең кылган эшләре безгә киләчәккә өмет һәм ышаныч бирә. Әйдәгез, Гайсәнең дүрт могҗизасын карап чыгыйк.

«ТЕЛИМ. ТАЗАРЫН»

4. Гайсә махаулы бер кешене очраткач, нәрсә булганын сөйләп бирегез.

4 Гайсә хезмәт иткәндә Гәлиләя җиренә килгән булган. Андагы бер шәһәрдә Гайсә җан әрнеткеч хәл күргән (Марк 1:39, 40). Аның каршысына куркыныч махау чиреннән интеккән кеше килеп баскан. Табиб Лүкнең сүзләре буенча, аның «бөтен тәне махаулы» булган (Лүк 5:12). Гайсәне күргәч, махаулы кеше «сәҗдә кылып үтенә башлаган. Ул аңа: „Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың“,— дигән». Бу кеше Гайсәнең савыктыру көченә ия булуына шикләнмәгән, әмма аның Гайсә моны эшләргә телиме, юкмы икәнен беләсе килгән. Гайсә бу кешенең эчкерсез үтенеченә ничек җавап биргән? Чир аркасында ямьсезләнгән бу кешене күргәч, Гайсә нәрсә уйлаган? Гайсә фарисейлар кебек махаулы кешеләргә кимсетеп караганмы? Сез аның урынында булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

5. Махаулы кешене савыктырганда, Гайсәне: «Телим!» — дип әйтергә нәрсә этәргән?

5 Күрәсең, махау авыруы белән чирләгән кеше Муса кануны буенча эш итмичә: «Нәҗес! Нәҗес!» — дип кычкырмаган. Гайсә моңа әһәмият бирер урынына үз игътибарын махаулы кешенең үзенә һәм аның ихтыяҗларына туплаган (Лев. 13:43—46). Без Гайсәнең нәрсә турында уйлаганын төгәл белмәсәк тә, аның йөрәгендә нәрсә булганын беләбез. Гайсә кызганучан булганга могҗиза кылган. Ул кулын сузып махаулы кешегә кагылган һәм аңа: «Телим. Тазарын»,— дип әйткән. Гайсәнең тавышында көч һәм шул ук вакытта йомшаклык чагылган. «Тегенең махау чире шунда ук юкка чыккан» (Лүк 5:13). Әйе, Йәһвә Гайсәгә үз көчен могҗизалар кылыр өчен генә түгел, ә шулай ук кешеләргә карата үз мәхәббәтен күрсәтер өчен биргән (Лүк 5:17).

6. Гайсә кылган могҗизаларда нәрсә игътибарга лаек, һәм алар нәрсәне күрсәтә?

6 Аллаһының кодрәте ярдәмендә Гайсә Мәсих күп төрле искиткеч могҗизалар кылган. Ул махау чирен генә түгел, ә шулай ук кешеләрнең башка күп төрле чирләрен дә савыктырган. Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Телсезләр сөйләшә, аксаклар йөри, ә сукырлар күрә башлагач, халык моны күреп таң калды» (Мат. 15:31). Бүген күп кенә табиблар үз пациентларына ярдәм итәр өчен органнар трансплантациясен ясый. Әмма Гайсә, алардан аермалы буларак, авырган органнарны я тән өлешләрен савыктырган! Ул кешеләрне шул ук мизгелдә, ә кайвакыт алар хәтта аңардан ерак булганда да савыктырган (Яхъя 4:46—54). Бу гаҗәеп очраклар шуны күрсәтә: хәзер Гайсәнең, күктә идарә итүче Патша буларак, кешеләрне мәңгегә савыктырыр өчен кодрәте генә түгел, ә шулай ук теләге дә бар. Гайсәнең кешеләргә карата булган мөнәсәбәте турында уйлану безгә «[Ул] ярлыны, мескенне кызганыр» дигән Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең яңа дөньяда үтәләчәгенә ышаныч бирә (Мәд. 71:13). Әйе, Гайсә, йөрәк теләге буенча эш итеп, бөтен газапланучы кешеләргә булышачак.

«ЯТАГЫҢНЫ АЛ ДА, ЙӨР»

7, 8. Гайсә Битзатада авырган бер кешене очратыр алдыннан нәрсә булганын сөйләп бирегез.

7 Гайсә Гәлиләя җирендә махаулы кешене очратканнан соң берничә ай үткән. Ул Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен Гәлиләядән Яһүдиягә килгән. Гайсә вәгазьләгән хәбәр һәм аның кешеләргә карата мөнәсәбәте анда яшәгән меңләгән кешеләрнең йөрәкләренә тәэсир иткәндер. Ул, һичшиксез, ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итәргә, әсирләргә азатлык турында вәгазьләргә һәм китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә теләгән (Ишаг. 61:1, 2; Лүк 4:18—21).

8 Нисан ае башланган. Үз Атасының кушуы буенча, Гайсә Пасах бәйрәменә Иерусалимга юл тоткан. Бу изге бәйрәмгә күп кешеләр килгәнгә, шәһәр җанланып киткәндәй булган. Гыйбадәтханәдән төньяктарак урнашкан Битзата́ дигән бер сулык янында Гайсә авырган бер кешене очраткан.

9, 10. а) Ни өчен кешеләр Битзатага килгән? ә) Гайсә сулык янында нәрсә эшләгән, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Битзата сулыгы янында күп авырган кеше җыелган булган. Ни сәбәпле алар монда килгән? Ни өчендер алар, сулыктагы су дулкынлана башлаганда авырган кеше шунда төшсә, савыгачак, дип ышанган. Анда булган кешеләрнең хисләрен күз алдына китерегез. Савыгырга теләгән кешеләр өметсезлек, борчу һәм төшенкелек хисләренә бирелгән булгандыр. Әмма Гайсәне — бер кимчелеге дә булмаган камил кешене — бу урынга килергә нәрсә этәргән? Кешеләрне ярату. Монда Гайсә авырган бер кешене очраткан. Бу кеше, Гайсә әле җирдә яши башлаганчы, чирләп киткән. (Яхъя 5:5—9 укы.)

10 Гайсә бу кешедән аның савыгасы киләме дип сораганда авырган кешенең күзләрендә чагылган өметсезлекне күз алдына китерегез. Ул шунда ук җавап биргән. Аның савыгасы килсә дә, аны сулыкка төшерер кеше булмаган. Шунда Гайсә бу кешегә мөмкин булмаганны эшләргә — ятагын алып, йөрергә кушкан. Ул Гайсәгә буйсынып, ятагын алган да йөри башлаган. Бу гаҗәеп могҗиза Гайсәнең яңа дөньяда нәрсә эшләячәген ачыклый! Ул шулай ук Гайсәнең кызганучан булуын күрсәтә. Ул ярдәмгә мохтаҗ булганнарны эзләгән. Әйдәгез, Гайсәнең үрнәге буенча эш итеп, территориябездә яшәүче, дөньядагы коточкыч вакыйгалар аркасында өметсезлеккә бирелгән кешеләрне эзлик.

«КЕМ КИЕМЕМӘ КАГЫЛДЫ?»

11. Марк 5:25—34 тән Гайсәнең авырулардан газапланган кешеләрне кызгануы ничек күренә?

11 Марк 5:25—34 укы. Бу хатын 12 ел буе кыенсынып яшәгән. Аның чире тормышының һәр өлкәсенә, шул исәптән гыйбәдәт кылуына да тәэсир иткән. «Ул күп кенә табибларда дәваланып, бик күп газап чиккән булган һәм бар мөлкәтен сарыф итсә дә», аның хәле тагы да начарайган. Әмма бер көнне ул савыгыр өчен Гайсә янына килергә батырчылык иткән. Ул кешеләр арасыннан килеп, Гайсәнең өс киеменә кагылган (Лев. 15:19, 25). Гайсә үзеннән көч чыкканын сизеп, үзенә кем кагылды дип сораган. Хатын «куркып һәм калтыранып, аның алдына тезләнгән һәм барысын сөйләп биргән». Бу хатынны Атасы Йәһвә савыктырганын аңлагач, Гайсә аңа йомшак итеп: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дигән.

Могҗизалар кылып, Гайсә безнең турында чыннан да кайгыртуын һәм авырлыкларыбызны аңлавын күрсәткән (11, 12 нче абзацларны кара.)

12. а) Югарыда әйтелгәнне исәпкә алып, сез Гайсәне ничек сурәтләп бирер идегез? ә) Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?

12 Гайсә чыннан да игелекле! Без аның чирләрдән интеккән кешеләрне чын күңелдән кызгануын күрәбез. Шайтан безне яратмыйлар һәм без беркемгә дә кирәк түгел дип ышандырырга тырыша. Әмма могҗизалар кылып, Гайсә безнең турында чыннан да кайгыртуын һәм авырлыкларыбызны аңлавын күрсәткән. Нинди хәлгә керә алучы Патшабыз һәм иң баш руханиебыз бар безнең! (Евр. 4:15) Безгә хроник авырулардан интеккән кешеләрне, аеруча үзебез андый хәлдә булмасак, аңлау авырдыр. Безгә шуны онытмаска кирәк: Гайсә үзе беркайчан да авырмаса да, авырган кешеләрнең хәленә керә алган. Әйдәгез, Гайсәнең үрнәге буенча эш итеп, кулыбыздан килгәнне эшлик (1 Пет. 3:8).

«ГАЙСӘНЕҢ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ АГА БАШЛАДЫ»

13. Гайсә Лазарны терелтеп, үзенең нинди шәхес булуын күрсәткән?

13 Башкалар газап чиккәндә, Гайсә ваемсыз калмаган. Дусты Лазарның үлеменнән соң күпләрнең кайгыруын күргәч, Гайсә үзенең Лазарны озакламый тормышка кайтарачагын белсә дә, «авыр итеп ыңгырашып куйган һәм көенгән». (Яхъя 11:33—36 укы.) Гайсә үзенең тирән хисләрен күрсәтергә оялмаган. Җыелган халык Гайсәнең Лазарны һәм аның гаиләсен никадәр нык яратканын күрә алган. Гайсә Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән көч ярдәмендә Лазарны терелтеп аның дусларын кызгануын күрсәткән (Яхъя 11:43, 44).

14, 15. а) Йәһвәнең кешелекне газаплардан азат итәргә теләве нәрсәдән күренә? ә) Ни өчен «хәтер төрбәләре» дигән сүзтезмә игътибарга лаек?

14 Изге Язмаларда Гайсә Барлыкка Китерүченең «төп-төгәл гәүдәләнеше» итеп сурәтләнә (Евр. 1:3). Гайсә могҗизалар кылып үзенең һәм Атасының авырулар я якыннарының үлеме аркасында газап чиккән кешеләргә булышырга теләгәнен күрсәткән. Озакламый Йәһвә белән Гайсә тагын да күбрәк үлгән кешеләрне терелтәчәк. Гайсә болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта... кабердәгеләрнең [«хәтер төрбәләре», искәрмә] һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

15 Гайсә «хәтер төрбәләре» дигән сүзтезмәне кулланып, терелтүнең Аллаһы хәтере белән бәйле булуын күрсәткән. Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы — бөтен Галәмне Барлыкка Китерүче — үлгән якыннарыбызны нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Ул аларның тумыштан булган һәр үзенчәлеген һәм гомер дәвамында үзләштергән үзенчәлекләрен истә тота (Ишаг. 40:26). Ул аларны үз хәтерендә саклый ала. Алай гына да түгел, Йәһвә һәм аның Улы аларны истә тотарга тели. Лазарның терелтелүе һәм Изге Язмаларда язылган башка терелтелү очраклары безгә яңа дөньяда бөтен җир шары буенча нәрсә булачагын ачыклый.

ГАЙСӘНЕҢ МОГҖИЗАЛАРЫ ҺӘМ СЕЗ

16. Сафлыкларын югалтмаган мәсихчеләр нинди эштә катнашу хөрмәтенә ия булачак?

16 Мәсихче сафлыгыбызны саклап кала алсак, без иң бөек могҗизаны күрә алырбыз: без бөек афәттә исән калып, котыла алырбыз. Армагеддон сугышыннан соң күп тә үтмәс, без тагы да күбрәк могҗизалар күрербез. Ул вакытта һәр кеше камил сәламәтлеккә ия булачак (Ишаг. 33:24; 35:5, 6; Ачыл. 21:4). Кешеләрнең үз күзлекләрен, култык таякларын, инвалид коляскаларын, тыңлау аппаратларын һәм башка шундый нәрсәләрне читкә алып ташлауларын күз алдына китерегез. Йәһвә Армагеддонда исән калган кешеләргә яхшы сәламәтлек бирәчәк, һәм алар күп эш башкара алачак. Алар Аллаһы биргән бүләкне — безнең планетабызны оҗмахка әйләндерүдә ашкынып катнашачак (Мәд. 113:24).

17, 18. а) Ни өчен Гайсә могҗизалар кылган? ә) Ни өчен яңа дөньяда яшәр өчен тырышлыклар кую мөһим?

17 Гайсәнең кешеләрне үткәндә савыктырганы турында уку «бихисап күп кешегә» көч өсти һәм киләчәктә бөтен авырулардан савыгу өметен биреп шатлык китерә (Ачыл. 7:9). Савыктыру очраклары Гайсәнең кешеләргә карата тирән мәхәббәтен ачыклый (Яхъя 10:11; 15:12, 13). Гайсәнең кешеләрне кызгануы Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесен никадәр нык ярата икәнен күрсәтә (Яхъя 5:19).

18 Бүген кешеләр ыңгыраша, җәфа чигә һәм үлә (Рим. 8:22). Без Аллаһының яңа дөньясына мохтаҗ. Без анда, Аллаһы вәгъдә иткәнчә, камил сәламәтлеккә ия булачакбыз. Малахи 4:2 буенча, без «көр бозаулар сыман сикерә-сикерә чабышып йөреп» шатланачакбыз һәм камилсезлек коллыгыннан азат ителүебезгә сөенәчәкбез. Аллаһыга эчкерсез рәхмәт хисебез һәм аның вәгъдәләренә иманыбыз безне яңа дөньяда яшәүгә яраклы булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә дәртләндерсен. Гайсәнең җирдә яшәгәндә кылган могҗизалары кешелекнең Мәсих идарә итүе вакытында газаплардан мәңгегә азат ителәчәген күрсәтә. Моны белү безне бик нык юата!