Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үрнәк дога буенча яшәгез. Беренче өлеш

Үрнәк дога буенча яшәгез. Беренче өлеш

«Исемең изге ителсен» (МАТ. 6:9).

1. Без Маттай 6:9—13 тә язылган доганы вәгазьдә ничек куллана алабыз?

КҮПЛӘР Гайсәнең үрнәк догасын яттан белә. Өйдән өйгә вәгазьләгәндә, без еш кына бу доганы искә алып, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы реаль хөкүмәт булганын, һәм аның җирдә искиткеч үзгәрешләр ясаячагын аңларга булышабыз. Яисә без бу доганың беренче үтенечен телгә алып, Аллаһының шәхси исеме бар һәм ул исемне изгеләндерү мөһим икәнен күрсәтәбез (Мат. 6:9).

2. Гайсә безнең дога кылган саен үрнәк доганы сүзгә-сүз кабатлап торуыбызны теләгәнме? Без моны кайдан беләбез?

2 Гайсә безнең дога кылган саен, үзләрен христиан дип санаган күп кеше эшләгән кебек, бу доганы сүзгә-сүз кабатлап торуыбызны теләгәнме? Юк. Чөнки бу доганы үрнәк итеп бирер алдыннан ул: «Дога кылганда, башка халык кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез»,— дип әйткән (Мат. 6:7). Соңрак бу доганы кабат искә алганда, ул инде башка сүзләр кулланган (Лүк 11:1—4). Шулай итеп Гайсә безгә Аллаһыга нинди үтенечләр белән мөрәҗәгать итеп була һәм аларның кайсысы мөһимрәк икәнен белергә ярдәм иткән. Менә ни өчен Гайсәнең бу догасын үрнәк дога дип атау урынлы.

3. Үрнәк доганы тирәнрәк карап чыкканда, без нинди сораулар турында уйлана алабыз?

3 Бу һәм киләсе мәкаләдә без үрнәк доганың үз эченә нәрсә алганын карап чыгарбыз. Бу мәкаләләрне өйрәнгән вакытта үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: «Бу үрнәк дога шәхси догаларымны яхшыртырга ничек булыша ала? Һәм, иң мөһиме, мин бу дога буенча яшимме?»

«КҮКЛӘРДӘГЕ АТАБЫЗ»

4. «Атабыз» дигән сүз нәрсәне исебезгә төшерә, һәм безнең өчен Йәһвә нинди мәгънәдә «Әти» булып тора?

4 Гайсәнең үз догасын «Атам» дип түгел, ә «Атабыз» дип башлаганы үзебезнең эчкерсез яратучы «кардәшлекнең» өлеше булып торуыбызны исебезгә төшерә (1 Пет. 2:17). Бу безнең өчен бик зур хөрмәт! Рух ярдәмендә Аллаһы угыллары буларак туган һәм күктә яшәргә өметләнгән майланган мәсихчеләрнең Йәһвәне туры мәгънәдә «Әти» дип атарга хокуклары бар (Рим. 8:15—17). Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә Йәһвәне «Әти» дип атый ала. Аллаһы алар өчен — Тормыш Бирүче. Ул бар хезмәтчеләренең ихтыяҗларын ярату белән кайгырта. Камиллеккә ирешкәч һәм соңгы сынауда тугры булып калгач, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр туры мәгънәдә Аллаһы балалары булып китәчәк (Рим. 8:21; Ачыл. 20:7, 8).

5, 6. Ата-аналар үз балаларына нинди искиткеч бүләк бирә ала, һәм һәр бала бу бүләккә ничек карарга тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Ата-аналар үз балаларын Йәһвәгә дога кылырга өйрәткәндә һәм аңа яратучы күктәге Атага кебек карарга булышканда, аларга искиткеч бүләк бирә дип әйтеп була. Көньяк Африка Республикасында хезмәт итүче бер район күзәтчесе болай дип исенә төшерә: «Кызларым тугач та, берәр җиргә киткән булмасам, мин һәр кич алар белән дога кыла идем. Кызларыбызның сүзләре буенча, алар шул догаларның сүзләрен төгәл хәтерләмәсә дә, күктәге Атабыз Йәһвәгә дога кылганда хөкем сөргән курку-хөрмәт атмосферасын хәтерли. Ул вакытта алар үзләрен тыныч һәм имин хис итә иде. Кызларым бераз үскәч, мин аларны кычкырып дога кылырга дәртләндерә башладым. Шулай итеп мин аларның Йәһвәгә ачкан уй-фикерләрен һәм хисләрен ишетә ала идем. Моның ярдәмендә минем аларның йөрәкләрендә булганны күрергә искиткеч мөмкинлегем туа иде. Соңрак, аларның догалары эчтәлеклерәк булып китсен өчен, мин аларны үрнәк доганың мөһим якларын исәпкә алырга йомшак итеп өйрәттем».

6 Вакыт узу белән бу кардәшнең кызлары гаҗәеп рухи уңышларга ирешкән, һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Хәзер алар никахта бәхетле яши һәм үз ирләре белән Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итә. Ата-аналарның үз балаларына бирә алган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе — аларга Йәһвә белән якын, җылы мөнәсәбәтләр үстерергә булышу. Әлбәттә, һәркем Йәһвә белән үзенең кыйммәтле мөнәсәбәтләрен үзе сакларга тиеш. Моның өчен Аллаһы исемен яратырга өйрәнергә һәм аның исеменә тирән хөрмәт белән карарга кирәк (Мәд. 5:12, 13; 90:14).

«ИСЕМЕҢ ИЗГЕ ИТЕЛСЕН»

7. Аллаһы халкы нинди хөрмәткә ия, әмма бу безгә нинди җаваплылык өсти?

7 Без Йәһвәнең шәхси исемен беләбез, алай гына да түгел, без аның «исемен йөртүче халык» булу хөрмәтенә дә ия (Рәс. 15:14; Ишаг. 43:10). Без күктәге Атабызга: «Исемең изге ителсен»,— дип ялварабыз һәм Йәһвәдән безгә аның изге исеменә тап төшерә алган һәр эштән я сүздән качарга булышсын дип сорыйбыз. Безнең беренче гасырда яшәгән кайбер мәсихчеләргә охшаш буласыбыз килми. Алар башкаларны өйрәтеп үзләре өйрәтүләре буенча эш итмәгән. Рәсүл Паул алар турында: «Сезнең аркада халыклар Аллаһы исемен көферлиләр»,— дип язган (Рим. 2:21—24).

8, 9. Йәһвә үз исемен изгеләндерергә теләүчеләрне ничек фатихалый? Мисал китерегез.

8 Безнең Аллаһы исемен изге итәсебез килә. Норвегиядә яшәүче бер апа-кардәшнең ире вакытсыз вафат булгач, ул ике яшьлек баласы белән берүзе калган. «Бу тормышымның бик авыр чоры иде,— дип әйтә ул.— Мин һәр көн, һәр сәгать саен диярлек, Аллаһыга дога кылып эмоциональ тигезлек сакларга көч бирсен дип сорый идем. Минем берәр акылсыз карар кабул итү я тугрылыкны югалту аркасында Шайтанга Йәһвәне гаепләр өчен сәбәп бирәсем килми иде. Минем Йәһвә исемен изгеләндерәсем, шулай ук улымның үз әтисе белән оҗмахта яңадан очрашуын күрәсем килә иде (Гыйб. сүз. 27:11).

9 Йәһвә бу апа-кардәшнең эчкерсез догаларына җавап биргәнме? Әйе. Аңа кайгыртучан кардәшләр ярдәм итеп торган. Биш ел узгач, ул бер өлкәнгә кияүгә чыккан. Хәзер аның улына 20 яшь, һәм ул суга чумдырылган абый-кардәш. «Ирем миңа улымны үстерергә ярдәм иткәнгә, мин шулкадәр бәхетле»,— дип әйтә ул.

10. Аллаһы исеме ничек тулысынча изге ителәчәк?

10 Кайчан Аллаһы исеме тулысынча изге ителеп, бар хурлыктан сафландырылачак? Башта Йәһвә үз хакимлегенә белә торып каршы чыккан һәркемне юк итәчәк. (Йәзәкил 38:22, 23 укы *.) Вакыт узу белән кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Аннары акылга ия бар затлар Йәһвәнең изге исеменә дан китерәчәк. Без бу вакытны зарыгып көтәбез! Шунда, ниһаять, безнең яратучы күктәге Атабыз «бар кешеләр өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28).

«СИНЕҢ ПАТШАЛЫГЫҢ КИЛСЕН»

11, 12. Йәһвә XIX гасырның азагында чын мәсихчеләргә нәрсәне аңларга булышкан?

11 Гайсә күккә күтәрелгәнче, шәкертләре аңардан: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сораган. Гайсә үз җавабы белән шуны күрсәткән: алар өчен Аллаһы Патшалыгының кайчан идарә итә башлаганын белү вакыты әле җитмәгән. Ул шәкертләрне үз игътибарларын вәгазь эшенең мөһимлегенә тупларга өндәгән. (Рәсүлләр 1:6—8 укы.) Ул шулай ук үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгының килүен түземсезлек белән көтәргә өйрәткән. Шуңа күрә мәсихчеләр рәсүлләр көннәреннән бирле Патшалыкның килүе турында дога кыла.

12 Гайсә җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгының идарә итә башлау вакыты якынлашып килгәндә, Йәһвә үз халкына кайсы вакытта, нинди вакыйгалар буласын аңларга булышкан. 1876 елда «Изге Язмаларны өйрәнүче» дип аталган журналда Чарлз Тейз Расселлның «Мәҗүсиләр вакыты. Алар кайчан тәмамланачак?» дигән мәкаләсе бастырылган булган. Бу мәкаләдә 1914 ел зур әһәмияткә ия булачак дип әйтелгән. Анда Даниял пәйгамбәрлегендәге «җиде вакыт» белән Гайсә әйткән «халыкларга билгеләнгән вакыт» арасындагы бәйләнеш күрсәтелгән булган * (Дан. 4:16; Лүк 21:24).

13. 1914 елда нәрсә булган, һәм шул елдан алып дөньяда булган вакыйгалар нәрсәне исбатлый?

13 1914 елда Европада яшәүче халыклар арасында сугыш купкан. Аннары ул бөтен дөньяга таралган. Сугыш тәмамлангач, 1918 елда бөтен дөнья каты ачлык кичергән. Ә грипп авыруыннан үлгән кешеләрнең саны сугышта һәлак булганнарның санына караганда күбрәк булган. Боларның барысы Гайсә биргән «билгенең» үтәлә башлаганын күрсәткән. Бу билге Гайсәнең 1914 елда җир өстеннән Патша булып идарә итә башлаганын раслый (Мат. 24:3—8; Лүк 21:10, 11). 1914 елда Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә «таҗ бирелгәненә» күп дәлилләр бар. Ул «җиңүче булып, җиңү өчен чыккан» (Ачыл. 6:2). Ул Шайтан белән аның җеннәренә каршы сугышкан һәм, аларны җиргә ыргытып, күкләрне чистарткан. Шул вакыттан алып кешеләр рухландырылган мондый сүзләрнең хак булуына инана: «Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачыл. 12:7—12).

14. а) Ни өчен әле дә Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылу мөһим? ә) Без нинди мөһим эштә катнашу хөрмәтенә лаек?

14 Аллаһы Патшалыгының туу вакыты кешеләргә газаплар китерүче кайгылы вакыйгаларның башлану вакытына туры килгән диярлек. Моның сәбәбе нәрсәдә? Җавапны Ачылыш 12:7—12 дән табып була. Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә үз дошманнары арасында идарә итә башлаган. Ул тулысынча җиңгәнче һәм җирдән явызлыкны юк иткәнче, без Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылуыбызны дәвам итәчәкбез. Шул ук вакытта без, «билгенең» иң гаҗәеп өлешен үтәүдә катнашып, андый догалар буенча яшәргә тиеш. «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— дип пәйгамбәрлек иткән булган Гайсә (Мат. 24:14).

«ҖИРДӘ ДӘ СИНЕҢ ИХТЫЯРЫҢ ҮТӘЛСЕН»

15, 16. Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлсен дигән үтенеч буенча яшәр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

15 Якынча 6 000 ел элек Аллаһының ихтыяры җирдә тулысынча үтәлеп торган. Менә ни өчен Йәһвә, кешелеккә искиткеч башлангыч биреп, «һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күргән» (Ярат. 1:31). Аннары Шайтан фетнә күтәргән, һәм шул вакыттан бирле чагыштырмача аз кеше җирдә Аллаһының ихтыярын үтәп яшәгән. Без искиткеч вакытта яшибез. Бүген якынча сигез миллион Йәһвә Шаһите Аллаһы ихтыярының җирдә үтәлүе турында дога кылып кына калмый, ә шулай ук бу дога буенча яшәргә тырыша. Алар моны үз тормыш рәвешләре һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашулары белән күрсәтә.

Сез үз балаларыгызга Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлсен дигән үтенеч буенча яшәргә ярдәм итәсезме? (16 нчы абзацны кара.)

16 1948 елда суга чумдырылу үткән һәм хәзер Африкада миссионер булып хезмәт итүче бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Үрнәк доганың бу өлешен исәпкә алып, мин бар эчкерсез кешеләр, әле соң булганчы, табылсын дип һәм Йәһвә турында белем алсын дип дога кылам. Шулай ук мин берәр кешегә шаһитлек бирергә җыенганда, аның йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйли алыр өчен, Аллаһыдан зирәклек сорыйм. Ә инде яхшы хәбәргә колак салган эчкерсез кешеләр турында әйткәндә, мин Йәһвәдән аларны кайгыртыр өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихаласын дип сорыйм». Бу 80 яшьлек апа-кардәшнең вәгазьдә уңышлы булуы бер дә гаҗәпләндерми. Башка кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, ул күпләргә Йәһвә Шаһите булып китәргә ярдәм иткән. Шик тә юк, сез Аллаһы ихтыярын, олы яшьләренә карамастан, фидакарьлек белән үтәүче башка кардәшләрнең дә мисалларын беләсездер. (Филипиялеләргә 2:17 укы.)

17. Җирдә Аллаһы ихтыяры үтәлсен дигән үтенечебезгә Йәһвәнең ничек җавап бирәчәге сездә нинди хисләр уята?

17 Аллаһы Патшалыгының дошманнары җирдән юк ителгәнче, без Аллаһы ихтыяры үтәлсен дип дога кылуыбызны дәвам итәчәкбез. Аннары җирдәге оҗмахта миллиардлаган кеше терелтеләчәк. Шунда без Аллаһы ихтыярының тулысынча үтәлүен күрербез. «Моңа гаҗәпләнмәгез,— дигән Гайсә,— чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29). Без вафат булган яраткан якыннарыбызны каршы алырга бик шат булырбыз! Аллаһы безнең «һәр күз яшен сөртәчәк» (Ачыл. 21:4). Терелтеләчәк кешеләрнең күбесе «тәкъва булмаган» кешеләрнең исәбеннән булачак. Алар Аллаһы һәм аның Улы турындагы хакыйкатьне белмичә үлгән булган. Терелгән кешеләргә Аллаһы ихтыяры һәм нияте турында белем бирү һәм шулай итеп аларга мәңгелек тормыш алырга булышу безгә зур шатлык китерәчәк (Рәс. 24:15; Яхъя 17:3).

18. Кешелекнең иң төп ихтыяҗлары нәрсәдән гыйбарәт?

18 Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә Йәһвәнең исеме изге ителгәч, бөтен дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашыр. Шулай итеп, Йәһвә, үрнәк доганың беренче өч үтенеченә тулы җавап биреп, кешелекнең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк. Шулай ук безнең башка мөһим ихтыяҗларыбыз да бар һәм алар Гайсәнең үрнәк догасының калган дүрт үтенечендә искә алына. Аларны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

^ 10 абз. Йәзәкил 38:22, 23: «Мин аны хөкем итәрмен. Мин аңа һәм гаскәренә үләт җибәрермен. Күп кан коелыр. Мин аңа, гаскәриләренә һәм аңа кушылган күп халыкларга көчле яңгыр белән боз, күкерт белән ут яудырырмын. Мин үземне мактап данлармын һәм изгеләндерермен, һәм күп халыкларның күз алдында үземне билгеле итәрмен. Алар минем Йәһвә икәнемне белер».

^ 12 абз. Бу пәйгамбәрлекнең 1914 елда ничек үтәлгәне турында өстәмә мәгълүмат алыр өчен «Аллаһы Патшалыгы. Ул сезгә нәрсә китерә ала?» дигән брошюраның 10—13 нче битләрен һәм «Шайтан чыннан да бармы?» дигән брошюраның 8—11 нче битләрен карагыз.