Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үрнәк дога буенча яшәгез. Икенче өлеш

Үрнәк дога буенча яшәгез. Икенче өлеш

«Күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен... белә» (МАТ. 6:8).

1—3. Бер апа-кардәш Йәһвә безнең нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белә икәненә ничек инанган?

ЛА́НА исемле апа-кардәш Германиядә 2012 елның җәйге бер көнендә үзе белән булган хәлне беркайчан да онытмаячак. Ул үзенең ике конкрет догасына җавап алганын сизгән. Беренче догасын ул поездда аэропортка барганда кылган. Ул Йәһвәдән шаһитлек бирергә мөмкинлек ачылсын дип сораган. Аэропортка килеп җитеп рейсның икенче көнгә күчерелгәне турында белгәч, Лана икенче тапкыр дога кылган. Ул Аллаһыга чит ил акчасы бетә барганы һәм кунар урыны булмаганы турында әйткән.

2 Дога кылуын тәмамлап бетерү белән Лана бер яшь кешенең үзенә: «Сәлам, Лана, нишлисең монда?» — дигәнен ишеткән. Бу егет аның элекке сыйныфташы булган. Аэропортка аның белән бергә әнисе Эльке һәм әбисе озатыр өчен килгән булган. Ул Көньяк Африка Республикасына барырга җыенган. Эльке Лананың нинди хәлгә юлыкканын белгәч, аны үзләрендә тукталырга чакырган. Эльке үз әнисе белән Лананы җылы кабул итеп кунакчыллык күрсәткән. Алар аның ышанулары һәм тулы вакытлы хезмәте турында сорашкан.

3 Киләсе көнне, иртәнге аштан соң, Лана аларның Изге Язмалар турында сорауларына җавап бирүен дәвам иткән. Аннары ул, бу кунакчыл хуҗабикәләрнең кызыксынулары турында башкалар кайгырта алсын өчен, алар белән элемтәгә ничек кереп булганын сораган. Лана исән-имин генә өенә кайтып җиткән һәм пионер хезмәтен дәвам иткән. Ул бар бу хәлләрнең Догаларны Тыңлаучының катнашуы ярдәмендә булганына бер дә шикләнми (Мәд. 64:3).

4. Бу мәкаләдә без кайсы якларга игътибар итәрбез?

4 Көтмәгәндә авырлыклар белән очрашканда, безгә Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылу авыр түгел. Тугры хезмәтчеләренең андый ялваруларын ишетү Йәһвәгә шатлык китерә (Мәд. 33:16; Гыйб. сүз. 15:8). Әмма үрнәк дога турында уйлансак, без кайвакыт үзебез күздән ычкындырган башка мөһимрәк нәрсәләр турында дога кылырга кирәк икәнен аңларбыз. Мәсәлән, без үрнәк доганың соңгы өч үтенече рухи ихтыяҗларыбыз белән ничек бәйле булганын карап чыгарбыз. Шулай ук без көнлек икмәгебез турындагы дүртенче үтенеч буенча яшәр өчен нәрсә эшли алганыбызны белербез. (Маттай 6:11—13 укы.)

«БЕЗГӘ БҮГЕН КӨНЛЕК ИКМӘГЕБЕЗНЕ БИР»

5, 6. Үзебез мохтаҗлыкта булмасак та, ни өчен көнлек икмәгебез турында үтенеч белдерү мөһим?

5 Игътибар итегезче, көнлек икмәгебез турындагы шәхси үтенеч «миңа» дип түгел, ә «безгә» дип башлана. Африкада хезмәт итүче Виктор исемле бер район күзәтчесе болай ди: «Мин Йәһвәгә еш кына рәхмәтләр укыйм, чөнки безгә хатыным белән киләсе тапкыр кайда ашарбыз дип артык борчыласы юк. Без шулай ук тору урыныбыз өчен кем түләр дип кайгырмыйбыз. Кардәшләребез безнең турында һәр көн кайгыртып тора. Ләкин мин Аллаһыга дога кылып, безгә ярдәм күрсәтүче кардәшләр экономик авырлыкларны кичереп чыга алсын дип сорыйм».

6 Ризыгыбыз күп көннәргә җитәрлек булса да, без ярлылыкта яшәгән я берәр табигать афәтеннән зыян күргән кардәшләр турында уйлый алабыз. Без алар турында дога кылырга гына түгел, ә шулай ук догаларыбыз буенча эш итәргә дә тиеш. Мәсәлән, без үзебездә булганы белән мохтаҗлык кичергән кардәшләр белән бүлешә алабыз. Без шулай ук, ирекле иганәләрнең акыллы тотылганын белеп, аларны бөтендөнья вәгазь эше өчен бирә алабыз (1 Яхъя 3:17).

7. Нинди мисал ярдәмендә Гайсә безнең иртәгесе көн өчен кайгырмаска тиешлегебезне күрсәткән?

7 Көнлек икмәгебез турында әйтеп, Гайсә, күрәсең, безнең көндәлек ихтыяҗларыбызны күздә тоткан. Шуннан соң ул, Аллаһының кырдагы лаләләрне ничек киендергәненә игътибар итеп, болай дип әйткән: «Иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? Шулай итеп, беркайчан да... „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз». Бу мөһим киңәшне кабатлап, ул: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз»,— дигән (Мат. 6:30—34). Бу сүзләрдән күренгәнчә, көнлек ихтыяҗларыбыз канәгатьләндерелә икән, без моңа шат булырга һәм материаль әйберләр турында чиктән тыш борчылмаска тиеш. Мәсәлән, без яшәү урыны, гаиләбезне тәэмин итәргә булыша торган эш һәм, сәламәтлегебез белән бәйле сорауларны хәл итәр өчен, зирәклек турында дога кыла алабыз. Әмма физик ихтыяҗларыбыз турында гына дога кылсак, безнең күпкә мөһимрәк нәрсәләрне — рухи ихтыяҗларыбызны күздән ычкындыруыбыз бар.

8. Гайсәнең көнлек икмәк турында әйткәне нинди мөһим ихтыяҗыбыз барлыгын искә төшерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Гайсәнең көнлек икмәгебез турында әйткәне безгә рухи ризыкка ихтыяҗыбыз барлыгын искә төшереп тора. «Кеше икмәк белән генә түгел,— дигән Хуҗабыз Гайсә,— ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Мат. 4:4). Шуңа күрә без, Йәһвә алга таба да безне үз вакытында рухи ризык белән тукландырсын дип, дога кылуыбызны дәвам итәргә тиеш.

«БЕЗНЕҢ БУРЫЧЛАРЫБЫЗНЫ... КИЧЕР»

9. Нинди мәгънәдә гөнаһларыбызны «бурычлар» дип атап була?

9 Ни өчен Гайсә бер очракта — «бурычлар» сүзен, ә башка очракта «гөнаһлар» сүзен кулланган? (Мат. 6:12; Лүк 11:4) 1951 елда «Күзәтү манарасы» журналында болай дип аңлатылган булган: «Аллаһы канунын бозып гөнаһ кылу безне Аллаһы каршында бурычлы итә. [...] Аллаһының кылган гөнаһыбыз өчен тормышыбызны алырга хокукы бар... Ул безнең белән тыныч-тату мөнәсәбәтләрен өзеп, безне үз тынычлыгыннан мәхрүм итә алыр иде. [...] Безнең Аллаһы алдында бурычыбыз бар: без аны, тыңлаучанлык күрсәтеп, яратырга тиеш. Гөнаһ кылганда исә, безнең ярату күрсәтергә бурычыбыз түләнмәгән булып кала, чөнки Аллаһы алдында гөнаһ кылу ярату күрсәтмәүгә тиң» (1 Яхъя 5:3).

10. Нәрсә нигезендә Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерә ала, һәм бу безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

10 Без Аллаһының кичерүенә һәр көн мохтаҗ. Бу Гайсә түләгән йолым корбанының мөһим ролен ассызыклый, чөнки бу йолым ярдәмендә генә Аллаһының безнең гөнаһларыбызны кичерергә законлы нигезе бар. Йолым 2 000 ел элек түләнгән булса да, без аны ул бүген түләнгәндәй кадерләргә тиеш. Безнең гомеребез өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки, камил булмаган бер кеше дә аны түли алмый. (Мәдхия 48:8—10; 1 Петер 1:18, 19 укы.) Чыннан да, без Йәһвәгә биргән бу зур бүләге өчен рәхмәтләр белдерүебездән беркайчан да туктамабыз. Моннан тыш, үрнәк догадагы «минем гөнаһларым» түгел, ә «безнең гөнаһларыбыз» дип әйтелгәне һәр кардәшебезнең андый шәфкатьлелеккә мохтаҗ булганын исебезгә төшерә. Билгеле, Йәһвә без үзебезнең рухилыгыбыз турында гына түгел, ә шулай ук башкаларның, шул исәптән безгә каршы гөнаһ эшләгәннәрнең, рухилыклары турында да кайгыртырбыз дип көтә. Гадәттә, андый гөнаһлар кечкенә була һәм безгә кардәшләребезгә чын ярату күрсәтергә һәм аларны, Аллаһы безне шәфкать күрсәтеп кичергән кебек, кичерергә мөмкинлек ача (Көл. 3:13).

Аллаһының сезне кичерүен теләсәгез, үзегез башкаларны кичерегез (11 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен башкаларны кичереп тору мөһим?

11 Кызганычка каршы, без, камил булмаганга, кайвакыт бер-беребезгә карата ачу тотарга мөмкин (Лев. 19:18). Башкалар белән үз хисләребез белән уртаклаша башласак, аларның безнең ягыбызга басулары ихтимал, ә бу үз чиратында җыелышта бүленешләргә китерә. Ачу саклап торсак, без Аллаһы шәфкатен һәм йолым корбанын кадерләмәвебезне күрсәтер идек. Башкаларны кичереп тормасак, күктәге Атабыз безгә карата үз Улының йолым корбанының бәясен кулланмый башлаячак (Мат. 18:35). Моны Гайсә үрнәк доганы әйткәч үк җентекләп аңлаткан. (Маттай 6:14, 15 укы.) Өстәвенә, Аллаһының кичерүен алыр өчен, без җитди гөнаһ кылудан качарга тырышырга тиеш. Гөнаһтан качарга теләгебез киләсе үтенечкә бәйле (1 Яхъя 3:4, 6).

«БЕЗГӘ ВӘСВӘСӘГӘ БИРЕШМӘСКӘ БУЛЫШ»

12, 13. а) Гайсә суга чумдырылу үткәннән соң, аның белән нәрсә булган? ә) Ни өчен кеше вәсвәсәгә бирелгәндә башкаларны гаепләргә тиеш түгел? б) Гайсә үлеменә кадәр тугрылык саклап нәрсә исбатлаган?

12 Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң булган вакыйгаларны карап чыгу безгә ни өчен Аллаһыдан «вәсвәсәгә бирешмәскә булыш» дип сорарга кирәк икәнен аңларга булышыр. Аллаһы рухы Гайсәне чүлгә алып барган. «Анда аны Иблис вәсвәсәләгән» (Мат. 4:1; 6:13). Ни өчен Аллаһы моны рөхсәт иткән? Аллаһының үз Улын ни өчен җиргә җибәргәнен аңласак, без моңа төшенербез. Ул, Адәм белән Хаува Аллаһының хакимлеген кире каккач күтәрелгән бәхәсле сорауны хәл итәр өчен, Гайсәне җиргә җибәргән. Кайбер сорауларны хәл итәр өчен вакыт кирәк булган. Мәсәлән, Аллаһының кешеләрне ничек итеп барлыкка китерүендә берәр хата булганмы? «Явызның» басымына карамастан камил кеше Аллаһы хакимлеге ягында тора аламы? Кешеләр үз-үзләре белән идарә итсә, бу алар өчен яхшырак булыр идеме? (Ярат. 3:4, 5) Бу сорауларга җавап алыр өчен вакыт кирәк булса да, җавап бар акыллы затларга Йәһвәнең үз хакимлеген яхшыга гына кулланганын күрсәтер иде.

13 Йәһвә изге булганга, беркайчан да беркемне дә явызлык кылырга этәрми. Иблис исә Изге Язмаларда «Вәсвәсәче» дип атала (Мат. 4:3). Иблис безне төрлечә вәсвәсәләргә тырыша. Шулай да һәркем вәсвәсәгә бирешергәме, юкмы икәнен үзе сайлый. (Ягъкуб 1:13—15 укы.) Гайсә Аллаһы Сүзеннән туры килгән өзекләрне китереп һәр вәсвәсәне шунда ук кире каккан. Шулай итеп Гайсә Аллаһының гадел хакимлеге ягында торуын күрсәткән. Әмма Шайтан үз эшен дәвам итеп «икенче бер уңайлы вакыт» көткән (Лүк 4:13). Шайтан Гайсәнең сафлыгын бозарга тырышса да, Гайсә аның тырышлыкларын һәрвакыт кире каккан. Мәсих Йәһвә хакимлегенең гадел булуын һәм камил кешенең көчле сынауларга карамастан тугрылык саклый алганын исбатлаган. Әмма Шайтан Гайсәнең шәкертләрен, шул исәптән сезне дә, тозакка эләктерергә омтыла.

14. Вәсвәсәгә бирешмәс өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

14 Аллаһы хакимлегенә кагылышлы сорау әле дә хәл ителмәгәнгә, Йәһвә Вәсвәсәчегә бу дөньяны кулланып безне вәсвәсәләргә юл куя. Әмма ул безнең үзенә тугры кала алуыбызга ышана һәм безгә булышырга тели. Шулай да Йәһвә ихтыяр ирегебезне хөрмәт итеп, үзенә тугры калыргамы, юкмы икәнен үзебезгә сайларга ирек бирә. Безгә ике нәрсәне эшләргә — рухи яктан уяу булырга һәм дога кылып торырга кирәк. Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?

Рухилыгыгызны саклагыз һәм ашкынып хезмәт итегез (15 нче абзацны кара.)

15, 16. а) Безгә нинди вәсвәсәләргә каршы торырга кирәк? ә) Кеше вәсвәсәгә бирелсә, моңа кем гаепле булыр?

15 Йәһвә, без вәсвәсәләргә каршы тора алсын өчен, безне ныгытып торган көчле изге рухын бирә. Үз Сүзе һәм җыелыш аша Аллаһы безгә нинди ситуацияләрдән качарга кирәк икәнен күрсәтә. Мәсәлән, ул безгә әллә ни кирәк булмаган материаль әйберләргә чиктән тыш күп вакыт, акча һәм көч сарыф итмәскә киңәш итә. Э́спен белән Я́нне бер бай Европа илендә яши. Алар күп еллар үз илендәге зур ихтыяҗ булган җирдә пионерлар булып хезмәт иткән. Беренче баласы тугач, алар пионер хезмәтен калдырган. Хәзер аларның инде ике баласы бар. Эспен болай ди: «Хәзер без теократик эшләрдә элеккечә күп вакыт үткәрә алмаганга, вәсвәсәгә бирешмәс өчен Йәһвәгә еш дога кылабыз. Без Йәһвәдән рухилыгыбызны сакларга һәм хезмәттә ашкынучан булырга ярдәм итсен дип сорыйбыз».

16 Без качарга тиеш башка бер вәсвәсә — бу порнография карау. Бу вәсвәсәгә бирешсәк, Шайтанны гаепләү дөрес булмас иде. Ни өчен? Чөнки Шайтан да, аның дөньясы да безне ихтыярыбызга каршы берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итә алмый. Кайберәүләр дөрес булмаган нәрсәләр турында уйланганга, бу вәсвәсәгә бирешкән. Шулай да без башка меңләгән кардәш кебек сафлыгыбызны саклый алабыз (1 Көр. 10:12, 13).

«ЯВЫЗДАН КОТКАР»

17. а) «Явыздан коткар» дигән үтенеч буенча яшәр өчен нәрсә эшләргә? ә) Без нәрсәне зарыгып көтәбез?

17 Бу дөнья Шайтанныкы булганга, безгә «Явыздан коткар» дигән үтенеч буенча яшәр өчен, «дөньяныкы» булмаска тырышырга кирәк. Без «дөньяны да, дөньядагы нәрсәләрне дә яратмаска» тиеш (Яхъя 15:19; 1 Яхъя 2:15—17). Моның өчен безгә даими көрәш алып барырга кирәк. Без Йәһвәнең бу үтенечкә җавап биреп Шайтан белән аның явыз дөньясын юк итүен зарыгып көтәбез! Шулай да безгә шуны истә тотарга кирәк: Шайтан күктән ыргытылган булган һәм үзенә вакыт аз калганын белә. Ярсып, ул сафлыгыбызны бозар өчен бар тырышлыкларын куя. Шуңа күрә безгә Йәһвәгә үзебезне аңардан коткарсын дип һәрвакыт дога кылып торырга кирәк (Ачыл. 12:12, 17).

18. Шайтан дөньясы юк ителгәндә исән калыр өчен, безгә алга таба да нәрсә эшләргә кирәк?

18 Шайтаннан азат ителгән дөньяда яшисегез киләме? Алайса, Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең исемен изгеләндерсен дип һәм Патшалык ярдәмендә җирдә аның ихтыяры үтәлсен дип дога кылыгыз. Һәрвакыт Йәһвәдән сезнең рухи һәм физик ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерсен дип сорагыз. Үрнәк дога буенча яшәргә тәвәккәл булыгыз!