Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сезгә чыдамлык кирәк»

«Сезгә чыдамлык кирәк»

АНИ́ТА * суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып киткәч, ире аңа көчле басым ясый башлаган. «Ул миңа җыелыш очрашуларына йөрергә рөхсәт итми иде, ә Аллаһы исемен хәтта искә дә алырга ярамый иде,— ди Анита.— Йәһвә исемен ишетү белән үк ул ярсып китә иде».

Анитага үз балаларына Йәһвә турында белем бирү дә җиңел бирелмәгән. «Минем үз өемдә Йәһвәгә гыйбадәт кылуга чик куелды. Мин үз балаларым белән яшерен генә өйрәнә алдым һәм аларны җыелыш очрашуларына алып бара алмадым».

Анита мисалыннан күренгәнчә, гаилә әгъзаларының басымына дучар булу аркасында мәсихченең сафлыгына зур куркыныч яный ала. Хроник авырулар, баласының яки тормыш иптәшенең үлеме я якын туганының Йәһвәдән баш тартуы белән очрашкан мәсихчеләр турында да шуны ук әйтеп була. Әмма мәсихче нәрсә ярдәмендә Йәһвәгә тугрылык саклый ала?

Андый авырлыкларга очрасагыз, сез нәрсә эшләрсез? Рәсүл Паул: «Сезгә чыдамлык кирәк»,— дигән (Евр. 10:36). Мәсихчеләргә чыдамлык сакларга нәрсә булыша ала?

ДОГА КЫЛЫП ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ

Сынауларда чыдам калыр һәм кирәкле көч алыр өчен төп юлларның берсе — дога кылып Йәһвәгә таяну. Бер мисал карап чыгыйк. Бер дүшәмбе кичен Э́йна гаиләсенә бәла төшкән. Ул кинәт кенә 30 ел бергә яшәгән ирен югалткан. «Ул эшкә китеп, өйгә кайтмады,— ди Эйна.— Ә аңа бит 52 яшь кенә иде».

Эйна бу авырлыкны ничек кичерә алган? Эше күп игътибар таләп иткәнгә, эшенә кайту аңа күпмедер дәрәҗәдә булышкан. Әмма аның йөрәк әрнүе басылмаган. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә күңелемне бушатып, бу коточкыч югалтуны кичерергә булышсын дип үтендем». Йәһвә аның догаларына җавап биргәнме? Әйе, Эйна моңа бер дә шикләнми. Ул болай ди: «Күңелемне Аллаһы гына бирә алган тынычлык юатты һәм миңа аек акыл сакларга булышты. Мин Йәһвәнең иремне терелтәчәгенә бер дә шикләнмим» (Флп. 4:6, 7).

«Догаларны Тыңлаучы» (ЯД) үз хезмәтчеләренә үзенә тугры кала алсыннар өчен кирәкле ярдәм бирергә вәгъдә иткән (Мәд. 64:3). Бу вәгъдә иманыбызны ныгыта һәм безнең дә чыдам кала алуыбызны күрсәтә.

МӘСИХЧЕ ОЧРАШУЛАР — ЯРДӘМ ЧЫГАНАГЫ

Йәһвә үз халкына мәсихче җыелыш аша булыша. Мәсәлән, Тисалуникәдәге җыелыш каты эзәрлекләүләр кичергәндә, Паул бу мәсихчеләрне: «Хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз»,— дип өндәгән (1 Тис. 2:14; 5:11). Тисалуникәдәге мәсихчеләр бер-берсенә ярату күрсәтеп һәм булышып, бу иман сынавын кичерә алган. Аларның чыдамлыгы безнең өчен искиткеч үрнәк булып тора һәм безгә чыдам булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтә.

Җыелыш әгъзалары белән якын дуслар булып китсәк, без «бер-беребезне ныгыта» алырбыз (Рим. 14:19). Бу аеруча авыр вакытларда мөһим. Паул үзе күп бәлаләргә очраган, һәм Йәһвә аңа чыдам калыр өчен көч биргән. Мәсәлән, Аллаһы Паулны кардәшләр аша бик ныгытып торган. Паул Көләсәйдәге җыелыш әгъзаларына сәламнәр тапшырганда, алар турында: «Алар миңа зур юаныч булдылар»,— дигән (Көл. 4:10, 11). Әйе, алар Паулны яратканга, кирәкле вакытта аны юаткан һәм ныгыткан. Сезнең дә җыелышыгыздагы кардәшләр аша дәртләндерү һәм ярдәм алганыгыз бардыр.

ӨЛКӘННӘРНЕҢ ЯРДӘМЕ

Аллаһы биргән башка ярдәм чыганагы бу — мәсихче җыелыштагы өлкәннәр. Изге Язмаларда бу рухи яктан җитлеккән ир-атлар турында: «Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр, сусыз җирдә су ташкыннарыдай, һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр»,— дип әйтелә (Ишаг. 32:2). Нинди юатучы сүзләр! Сез ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәсезме? Өлкәннәрнең юату сүзләре һәм ярдәме сезгә чыдам калырга булышыр.

Әйе, өлкәннәр могҗизалар кылмый. Алар безнең кебек үк камил булмаган кешеләр (Рәс. 14:15). Шулай да аларның безнең хакка ялварып кылган догалары зур көчкә ия (Ягък. 5:14, 15). Италиядә яшәүче инде озак вакыт мускул дистрофиясе белән газапланучы бер абый-кардәш болай дигән: «Абый-кардәшләр миңа чын мәхәббәт күрсәтеп һәм яныма еш килеп, миңа чыдам калырга булыша». Йәһвә ярату күрсәтеп безгә өлкәннәрне биргән һәм авырлыклар вакытында алардан ярдәм соравыбызны тели.

РЕГУЛЯР РӘВЕШТӘ РУХИ ЭШЛӘРДӘ КАТНАШЫГЫЗ

Регуляр рәвештә рухи эшләрдә катнашу да безгә чыдам калырга булышыр. 39 яшьтәге Джон исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул сирәк очрый торган ракның бер формасы белән чирләп киткән. Яшь булганга, ул үзенең андый авыру белән чирләп китүен гаделсез дип санаган. Ул вакытта Джонның улына нибары өч яшь булган. «Хатыныма кечкенә балабызны гына түгел, ә мине дә карарга туры килде. Аңа шулай ук мине дәвалау белән бәйле эшләрне башкарырга кирәк иде»,— дип әйтә Джон. Химиотерапия аркасында Джон үзен начар хис иткән һәм аның еш кына күңеле болганган. Җитмәсә, Джонның әтисе дәвалап булмый торган авыру белән чирләп киткән, һәм аның турында да кайгыртырга кирәк булган.

Джон үз гаиләсе белән андый авыр хәлне ничек кичерә алган? «Хәлемнең начар булуына карамастан, мин гаиләмнең рухи эшләрдә регуляр рәвештә катнашуы турында кайгырттым,— ди Джон.— Без бар җыелыш очрашуларына йөрдек, атна саен хезмәттә катнаштык һәм, кайчак авыр булса да, даими рәвештә гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрдек». Әйе, Джон, сынауларыбыз нинди генә булмасын, чыдам калыр өчен рухилыкны саклау никадәр мөһим икәнен таныган. Авырлыкларга очраган кардәшләргә ул мондый киңәш бирә: «Башта аеруча авыр булса да, вакыт узу белән Йәһвәнең көче һәм мәхәббәте тискәре уйларны җиңәргә булышыр. Йәһвә мине көчле иткән кебек, сезне дә көчле итә ала».

Аллаһы ярдәме белән без хәзерге һәм киләчәктәге авырлыкларны һичшиксез кичереп чыга алырбыз. Әйдәгез, Йәһвәгә дога кылып таяныйк, җыелышыбыздагы кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерик, мәсихче өлкәннәрдән ярдәм сорыйк һәм рухи эшләрдә регуляр рәвештә катнашыйк. Шулай итеп, без Паулның «сезгә чыдамлык кирәк» дигән сүзләре буенча эш итәрбез.

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.