Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алга таба да көтегез!

Алга таба да көтегез!

«Тоткарланса да, көт аны!» (ХАБ. 2:3)

ҖЫРЛАР: 32, 45

1, 2. Йәһвә хезмәтчеләрен элек-электән нәрсә аерып торган?

ЙӘҺВӘ хезмәтчеләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен һәрвакыт көтеп яшәгән. Мәсәлән, Ирмия бабыллылар Яһүд җирен тар-мар итәчәк дип пәйгамбәрлек иткән, һәм б. э. к. 607 елда бу сүзләр чынга ашкан (Ирм. 25:8—11). Ишагыя Йәһвәнең әсирлектәге яһүдләрне кире үз җирләренә кайтарачагы турында алдан әйткән булган һәм: «Аны көткәннәрнең барысы бәхетле»,— дигән (Ишаг. 30:18). Микай да Аллаһының борынгы халкы турында пәйгамбәрлек иткән һәм үзе турында: «Мин... Йәһвәне көтеп, күзәтеп торам»,— дип әйткән (Мик. 7:7). Гасырлар буе Аллаһы хезмәтчеләре Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең дә үтәлешен көтеп яшәгән * (Лүк 3:15; 1 Пет. 1:10—12).

2 Бүгенге көндә Аллаһы хезмәтчеләре Мәсих турындагы әле үтәлмәгән пәйгамбәрлекләрнең чынга ашуын көтеп яши. Озакламый Йәһвә Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә Явызны юк итәчәк һәм үз халкын Шайтан хакимлеге астындагы үзгәрүчән дөньядан азат итәчәк. Шулай итеп ул кешеләрнең газапларын юкка чыгарачак (1 Яхъя 5:19). Бу дөнья төзелеше үз ахырына тиз якынлаша. Шуңа күрә, әйдәгез, моны истә тотып уяу торыйк.

3. Ахырны инде күп еллар көткәнгә, бездә нинди сорау туарга мөмкин?

3 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без Аллаһы ихтыярының «күктәге кебек, җирдә дә» үтәлүен зарыгып көтәбез (Мат. 6:10). Ләкин берәр кемнең ахырны инде озак вакыт көткәнгә мондый соравы туарга мөмкин: «Алга таба да көтүдән мәгънә бармы?» Әйдәгез, моның турында уйланыйк.

НИ ӨЧЕН КӨТӘРГӘ КИРӘК?

4. Безнең көтәр өчен нинди җитди сәбәп бар?

4 Изге Язмаларда якынлашып килгән бу дөнья төзелешенең ахырына без ничек карарга тиеш икәнлеге турында ап-ачык әйтелә. Гайсә үз шәкертләренә «уяу торыгыз» һәм «уяу булыгыз» дигән (Мат. 24:42; Лүк 21:34—36). Гайсәнең бу сүзләре көтәр өчен җитди сәбәп булып тора. Йәһвә оешмасы бу яктан яхшы үрнәк күрсәтә. Басмаларыбызда «Йәһвә көненең килү чорын көтеп» торуның, «аны һәрвакыт хәтеребездә саклап» торуның һәм Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяга өметләнеп яшәүнең мөһимлеге турында бик еш әйтелә. (2 Петер 3:11—13 укы.)

5. Ни өчен безнең көннәрдә аеруча уяу булырга кирәк?

5 Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләргә көтәргә кирәк булган икән, безгә бигрәк тә көтәргә кирәк. Ни өчен? Чөнки без Мәсихнең килү чорында яшибез. Аның килү чорының билгесеннән күренгәнчә, 1914 елдан башлап ул Аллаһы Патшалыгында Патша булып идарә итә. Бу билге дөнья хәленең начарая баруын һәм бөтен дөнья буенча вәгазь эшенең алып барылуын үз эченә ала. Бу билге безнең «бу дөнья төзелешенең ахырында» яшәвебезне раслый (Мат. 24:3, 7—14). Гайсә ахыр җиткәнче бу чорның күпме вакыт дәвам ителәчәген әйтмәгән, шуңа күрә безгә аеруча уяу һәм аек фикерле булырга кирәк.

6. Ни өчен без ахыр якынлашкан саен дөнья хәленең тагы да начарлануын көтәбез?

6 Без: «Бәлки, „бу дөнья төзелешенең ахыры“ киләчәктә, дөнья хәле тагы да начарлангач кына башланыр»,— дип уйларга мөмкин. Изге Язмалар буенча, «соңгы көннәрдә» явызлык тагы да артачак (2 Тим. 3:1, 13; Мат. 24:21; Ачыл. 12:12). Шуңа күрә дөнья хәле инде хәзер начар булса да, без аның алга таба да начарлана баруын көтә алабыз.

7. Маттай 24:37—39 да язылган сүзләр соңгы көннәрдәге дөнья хәле турында нәрсә ачыклый?

7 Сезнеңчә, «бөек афәт» алдыннан шартлар никадәр начар булыр? (Ачыл. 7:14) Һәр илдә сугыш, һәр кеше ач һәм авыру булыр, дип уйлыйсызмы? Андый шартлар булса, хәтта скептиклар да Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлә баруы белән ризалашыр иде. Ләкин Гайсәнең сүзләре буенча, кешеләрнең күбесе аның килү чорына «төшенмичә» үз эшләре белән шөгыльләнәчәк, һәм Йәһвә көне алар өчен көтелмәгән вакыйга булачак. (Маттай 24:37—39 укы.) Димәк, бөек афәт килер алдыннан кешеләр дөнья хәленең тагы да начарлануын күзәтеп ахырның якын булуына ышаначаклар дип уйлау дөрес булмас иде (Лүк 17:20; 2 Пет. 3:3, 4).

8. Гайсәнең «уяу торыгыз» дигән киңәшенә колак салган кешеләр нәрсәне ап-ачык аңлый?

8 Шул ук вакыт мәсихчеләр җыелма билгенең үтәлешен күреп, «уяу торырга» кирәклеген аңласын өчен, ул ачык күренеп торырга тиеш (Мат. 24:27, 42). 1914 елдан башлап нәкъ шундый хәл күзәтелә дә. Ул вакыттан бирле шул билгенең төрле яклары үтәлә бара. Һичшиксез, хәзер без «бу дөнья төзелешенең ахырында» яшибез. Бу чор Шайтанның явыз дөньясының тар-мар ителүенә китерәчәк.

9. Ни сәбәпле без бу явыз дөнья төзелешенең ахырын көтеп яшибез?

9 Ни өчен мәсихчеләр алга таба да көтәргә тиеш? Чөнки шулай итеп без Гайсә Мәсихкә тыңлаучан булуыбызны күрсәтәбез. Без шулай ук аның килү чорында яшәвебезне аңлыйбыз. Иманыбыз нигезсез түгел, безнең Изге Язмаларга нигезләнгән көчле дәлилләребез бар. Шуңа күрә без уяу, аек фикерле булырга һәм бу явыз дөнья төзелешенең ахырын көтәргә тәвәккәл.

БЕЗ КҮПМЕ КӨТӘРГӘ ТИЕШ?

10, 11. а) Ни өчен Гайсә үз шәкертләренә «уяу торыгыз» дип әйткән? ә) Гайсә үз шәкертләренә, ахыр үзләре көткәнчә тиз килмәсә, нәрсә эшләргә кушкан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Күбебез инде дистәләгән еллар буе рухи яктан уяу тора. Ләкин вакыт агымына көтәргә тәвәккәллегебезне киметергә ирек бирмик! Безгә Гайсәнең Шайтан дөньясын юк итәр өчен килүенә әзер булырга кирәк. Гайсәнең үз шәкертләрен кисәтеп әйткән мондый сүзләрен хәтерегездә саклагыз: «Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз. Моны чит илгә киткән кеше мисалы белән чагыштырып була: ул үз хезмәтчеләренә аерым эш кушып аларга йортын тапшырып киткән һәм капка сакчысына уяу торырга кушкан. Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз. Ул кич белән дә, төн уртасында да, әтәчләр кычкырганда да, таң атар алдыннан да кайтырга мөмкин. Уяу тормасагыз, ул, көтмәгәндә кайтып, сезнең йоклаганыгызны күрер. Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз» (Марк 13:33—37).

11 Гайсәнең шәкертләре Мәсихнең килү чоры 1914 елда башланган икәнен аңлаган. Алар ахырның теләсә кайсы вакытта килә алуын танып, аңа әзерләнгән. Алар моны вәгазь эшендә ашкыныбрак катнашып эшләгән. Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, ул соңрак — «әтәчләр кычкырганда да, таң атар алдыннан» да кайта ала. Алай була калса, мәсихчеләргә нәрсә эшләргә соң? Гайсә аларга: «Уяу торыгыз»,— дигән. Шуңа күрә без инде байтак вакыт көтсәк тә, ахыр соңга кала һәм аны инде көтәргә кирәк түгел дип уйлау дөрес булмас иде.

12. Хабакук Йәһвәдән нәрсә турында сораган, һәм Аллаһы аңа ничек җавап биргән?

12 Хабакук пәйгамбәр Иерусалимның җимерелүе турында пәйгамбәрлек итәргә тиеш булган. Моңа хәтле күп еллар буе башка пәйгамбәрләр дә аның җимерелүе турында пәйгамбәрлек иткән булган. Хәл шулкадәр начарланган ки, «явызлар тәкъваларны кысрыклаган» һәм «гаделлек бозылган» булган. Шуңа күрә Хабакукның: «И Йәһвә, күпме миңа синнән ярдәм үтенергә?» — дип сораганына гаҗәпләнәсе юк. Бу сорауга туры җавап бирер урынына, Йәһвә үз тугры пәйгамбәрен вәгъдә ителгән җимерелү «соңга калмаячак» дип ышандырган. Аллаһы Хабакук пәйгамбәргә: «Көт аны»,— дигән. (Хабакук 1:1—4; 2:3 укы *.)

13. Хабакукның нинди фикерләре туа алган, һәм ни өчен андый фикер йөртү куркыныч булган?

13 Әйтик, Хабакукның өмете өзелеп, ул болай дип уйлый башлаган, ди: «Иерусалимның җимереләчәге турында мин инде күп еллар буе ишетәм. Бәлки, әле байтак вакыт көтәргә туры килердер. Шәһәрнең тиздән җимереләчәге турында алга таба да пәйгамбәрлек итүнең мәгънәсе бармы? Башкалар моны эшләсен». Хабакук шулай итеп фикер йөртә башлаган булса, Йәһвә хуплавын югалтыр иде һәм, Иерусалим бабыллылар тарафыннан җимерелгәндә, бәлки, һәлак булыр иде!

14. Без алга таба да ахырны көтеп яшәсәк, өметебез өзелмәячәк. Ни өчен без моңа ышана алабыз?

14 Яңа дөньяда без бу дөнья төзелеше белән бәйле бар пәйгамбәрлекләрнең төгәл итеп үтәлгәне турында уйланырбыз. Андый уйлану безнең Йәһвәгә һәм аның әле үтәлмәгән вәгъдәләренә ышанычыбызны тагы да ныгытачак. (Йошуа 23:14 укы *.) Вакытларны яки заманнарны «билгеләргә хокукы булган» Аллаһы «һәр нәрсәнең ахыры якынлаша» икәнен үзебезгә истә тотып яшәргә киңәш иткәне өчен без, һичшиксез, рәхмәтле булачакбыз (Рәс. 1:7; 1 Пет. 4:7).

КӨТҮ ЭШ ИТҮНЕ АҢЛАТА

Сез яхшы хәбәрне вәгазьләүдә ашкынып катнашасызмы? (15 нче абзацны кара.)

15, 16. Үзебезнең нинди вакытта яшәгәнебезне исәпкә алып, ни өчен вәгазь эшендә ашкынып катнашу мөһим?

15 Йәһвәнең оешмасы безгә вакыт аз калганын истә тотып Аллаһыга хезмәт итүнең мөһимлеген киләчәктә дә искә төшереп торачак. Андый искә төшерүләр безгә алга таба да Аллаһыга хезмәт итәргә һәм Мәсихнең килү чорының билгесе үтәлеп бара икәнен күрергә булыша. Үзебезнең нинди вакытта яшәгәнебезне исәпкә алып, ничек эш итү акыллы булыр иде? Без яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләп, Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәргә тиеш! (Мат. 6:33; Марк 13:10)

16 Бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп, без... кешеләргә дөнья һәлакәтендә исән калырга ярдәм итә алабыз». Бу апа-кардәш котылуның нәрсә икәнен белә, чөнки ул ире белән тарихта булган иң коточкыч диңгез афәтләренең берсендә исән калган. Бу 1945 елда Ви́льгельм Гу́стлофф дигән корабль батканда булган. Хәтта андый куркыныч белән очрашса да, кеше нәрсә чыннан да мөһим икәнен аңламаска мөмкин. Бу апа-кардәш бер хатынның: «Минем чемоданнарым! Чемоданнарым! Минем кыйммәтле әйберләрем! Бар кыйммәтле әйберләрем аста, каютада калды. Мин барысын да югалттым!» — дип елаганын исенә төшерә. Кайбер пассажирлар исә аңардан аермалы буларак башкаларга ярдәм итәргә теләп, үз тормышларын куркыныч астына куйган һәм боз кебек салкын диңгездәге кешеләрне коткарырга тырышкан. Бу фидакарь пассажирлар кебек, без дә кешеләргә булышыр өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез. Без вәгазь эшенең ашыгыч булуын истә тотып, әле соң булганчы, кешеләргә озакламый булачак дөнья һәлакәтеннән котылырга булышабыз.

Сез вакыт аз калганын истә тотып, бернәрсәгә дә игътибарыгызны читкә алып китәргә рөхсәт бирмичә, акыллы карарлар кабул итәсезме? (17 нче абзацны кара.)

17. Ахырның теләсә кайсы вакытта килә алуына ышаныр өчен безнең нинди сәбәпләребез бар?

17 Дөньядагы вакыйгалар Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлә баруын һәм бу явыз дөнья төзелешенең үз ахырына якынлаша баруын ап-ачык күрсәтә. Без Ачылыш 17:16 да искә алынган «ун мөгез» белән «ерткычның» Бөек Бабылга — ялган диннең бөтендөнья империясенә ташлануын көтеп торабыз. Бу вакыйгага хәтле дөнья хәле тагы да начарланыр һәм әле күп вакыт үтәр дигән нәтиҗә ясау дөрес түгел. Шуны истә тотыйк: Аллаһы «аларның йөрәкләренә» бу ниятне урнаштырачак, ә бу теләсә кайсы вакытта һәм бик тиз була ала! (Ачыл. 17:17) Бу дөнья төзелешенең ахыры бик якын. Шуңа күрә без Гайсәнең мондый кисәтүче сүзләренә колак салырга тиеш: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, тозак кебек булмасын» (Лүк 21:34, 35; Ачыл. 16:15). Әйдәгез, Йәһвәнең «үзен көтеп торучылар хакына эш итүенә» шикләнмичә, аңа хезмәт итәргә тәвәккәл булыйк (Ишаг. 64:4).

18. Киләсе мәкаләдә нинди сорау каралачак?

18 Бу дөнья төзелешенең ахырын көткәндә, әйдәгез, Яһүднең Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән сүзләре буенча эш итик. Ул болай дигән: «Сөеклеләрем, иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз һәм изге рух җитәкчелеге буенча дога кылыгыз, һәм шулай эшләп, сез, мәңгелек тормышка алып баручы Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең шәфкатен көткән вакытта, Аллаһы мәхәббәтендә калырсыз» (Яһүд 20, 21). Без Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяны зарыгып көтүебезне ничек күрсәтә алабыз? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.

^ 1 абз. Изге Язмаларда язылган Мәсих турындагы кайбер пәйгамбәрлекләр һәм аларның үтәлеше турында белер өчен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 200 б. кара.

^ 12 абз. Хабакук 1:1—4; 2:3: «Хабаку́к пәйгамбәрнең күренештә алган хәбәре. И Йәһвә, күпме миңа синнән ярдәм үтенергә? Кайчан инде син ишетерсең? Күпме миңа синнән ярдәм сорарга? Кайчан инде син мине җәбер-золымнан коткарырсың? Нигә син миңа явызлыкны күрергә бирәсең? Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың? Нигә минем алдымда һәлакәт һәм мәрхәмәтсезлек? Ни өчен бар җирдә ызгыш-талаш һәм сугыш-каршылык? Шунлыктан канун үз көчен югалткан, һәм гаделлек һич тә юк. Явызлар тәкъваларны кысрыклый, шуңа күрә гаделлек бозыла да. Чөнки бу күренешнең билгеләнгән вакытта үтәләсе бар. Ул үз ахырына ашыга һәм алдамаячак. Тоткарланса да, көт аны! Ул бит, һичшиксез, үтәләчәк. Соңга калмаячак!»

^ 14 абз. Йошуа 23:14: «Менә, тиздән мин үләм. Аллаһыгыз Йәһвә үзегезгә әйткән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән бик яхшы беләсез. Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде. Аларның берсе дә үтәлми калмады».