ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
«Күп санлы утраулар куанышсын»
Бу көнне мин беркайчан да онытмаячакмын. Мин төрле илләрдән килгән берничә абый-кардәш белән бергә Җитәкче советның очрашулар бүлмәсендә дулкынланып утыра идем. Без Язу комитетында хезмәт иткән кардәшләрне көтә идек. Моңа кадәр берничә атна дәвамында без тәрҗемәчеләр үз эшен башкарганда кичергән авырлыкларны тикшердек һәм хәзер кардәшләргә аларны ничек хәл итеп булганы турында кайбер тәкъдимнәрне җиткерергә тиеш идек. Бу 2000 елның 22 мае иде. Ни өчен бу очрашу шулкадәр мөһим иде? Бу сорауга җавап бирер алдыннан үзем турында аз гына сөйләп китәсем килә.
МИН 1955 елда Квинсленд штатында (Австралия) тудым. Күп тә үтмәстән әнием Эсте́лл Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Киләсе елны ул суга чумдырылу үтте, әтием исә 13 елдан соң хакыйкатькә килде. Мин 1968 елда Квинсленд штатының бер кечкенә шәһәрендә суга чумдырылу үттем.
Бәләкәй чактан ук мин укырга ярата идем һәм телләр белән кызыксына идем. Әти-әнием белән берәр сәяхәткә чыкканда, алар машинаның арткы урынында утырып китап укыганымны һәм тирә-якның матурлыгына игътибар да итмәгәнемне күреп, күңелсезләнә иде. Шулай да укырга яратуым миңа мәктәптә булышты. Тасмания утравындагы Гленорчи шәһәрендә югары классларда мин яхшы укыганым өчен берничә тапкыр бүләкләндем.
Соңрак миңа бер җитди карар кабул итәргә туры килде. Миңа университетта укыр өчен стипендия тәкъдим иттеләр, һәм мин аны кабул итәргәме, юкмы дип уйлап йөрдем. Мин укырга һәм өйрәнергә яратсам да, әнием миңа укуга караганда Йәһвәне ныграк яратырга булышты. Мин аңа моның өчен бик нык рәхмәтле (1 Көр. 3:18, 19). Шулай итеп, мин әти-әниемнең ризалыгы белән 1971 елның гыйнварында 15 яшемдә югары классны тәмамлагач, мәктәптән киттем.
Киләсе сигез ел дәвамында мин Тасманиядә пионер булып хезмәт итү хөрмәтенә ия булдым. Ул вакытта мин анда яшәүче Дже́нни А́лкок исемле чибәр бер кызга өйләндем. Дүрт ел без аның белән бергә Смиттон һәм Куинстаун шәһәрләрендә махсус пионерлар булып хезмәт иттек.
ТЫН ОКЕАН УТРАУЛАРЫНДА МИССИОНЕРЛАР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
1978 елда без беренче тапкыр Австралия чикләреннән чыгып, Порт-Морсби шәһәренә (Па́пуа-Яңа Гвинея) халыкара конгресска бардык. Бер миссионерның хири-моту телендә сөйләгән нотыгы әле дә исемдә. Аның әйткән бер сүзен дә аңламасам да, аның нотыгы миндә миссионер булу, башка телләрне өйрәнү һәм кардәшләрне дәртләндерер өчен аларның туган телендә нотыклар сөйләү теләген уятты. Ниһаять, мин телләргә карата яратуымны Йәһвәгә хезмәт итүемдә ничек кулланып булганын күрдем.
Австралиягә кайткач, без көтелмәгән шатлыклы хәбәр алдык: безне Фунафу́тида миссионерлар булып хезмәт итәргә билгеләделәр. Фунафути — Тува́лу дәүләтенең бер утравы. Бу дәүләт элек Э́ллис утраулары дип атала иде. Без Фунафутига 1979 елның гыйнвар аенда килдек. Ул вакытта бөтен Тувалуда нибары өч суга чумдырылган вәгазьче генә бар иде.
Тувалу телен өйрәнү җиңел булмады. Ул вакытта бу телгә тәрҗемә ителгән бердәнбер китап Инҗил китабы иде. Бер сүзлек тә һәм бернинди тел курслары да юк иде. Шуңа күрә без һәр көн 10—20 яңа сүз ятларга карар иттек. Әмма озакламый без ятлаган күп кенә сүзләрнең мәгънәсен дөрес аңламаганыбызны белдек. Без кешеләргә күрәзәлек итү дөрес түгел дип әйтер урынына, үлчәүне һәм юл таягын куллану дөрес түгел дип әйткән булганбыз! Башлаган күп кенә өйрәнүләребезне үткәрер өчен, безгә телне өйрәнергә кирәк иде. Шуңа күрә без алга таба да тырышлыклар куйдык. Еллар узгач, бер элеккеге өйрәнүчебез безгә болай диде: «Безнең телдә сөйләшергә өйрәгәнегезгә без шундый шат. Башта без сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне бөтенләй аңламый идек!»
Шулай да безнең ул телне өйрәнер өчен шартларыбыз бик яхшы булды, күпләр аларны хәтта идеаль дип атар иде. Арендага алыр өчен йорт булмаганга, без бер зур авылда Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә яшәдек. Инглиз телендә күп еллар сөйләшмәгәнгә, тувалу теле безнең төп телебез булып китте.
Тиздән күпләр хакыйкать белән кызыксына башлады. Әмма алар белән өйрәнү үткәрер өчен 1 Көр. 14:9) Без: «Тувалу телендә кайчан да булса басмалар булыр микән? Бу телдә сөйләшкән кешеләрнең саны 15 000 нән дә әзрәк бит!» — дип уйлана идек. Бу сорауга җавап биреп, Йәһвә безне ике нәрсәгә инандырды: 1) ул үз Сүзенең «ерактагы утрауларга» игълан ителүен тели, һәм 2) ул бу дөнья күзендә «басынкы һәм гади» булган кешеләрнең үз исемендә сыеныч табуларын тели (Ирм. 31:10; Саф. 3:12).
нинди басма кулланырга? Безнең ул телдә басмалар юк иде. Аларга шәхси өйрәнүне ничек үткәрергә? Җыелыш очрашуларына йөри башлагач, алар нинди җырлар җырларлар, нинди материал кулланырлар һәм очрашуларга ничек әзерләнерләр? Суга чумдырылу үтәр өчен алар рухи яктан ничек үсә алыр? Бу басынкы кешеләргә үз телләрендә рухи ризык кирәк иде! (РУХИ РИЗЫКНЫ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ
1980 елда филиал безне тәрҗемәчеләр итеп билгеләде. Бу өлкәдә безнең тәҗрибәбез бөтенләй юк иде (1 Көр. 1:28, 29). Башта без хөкүмәттән иске мимеограф сатып алып, җыелыш очрашуларыбыз өчен материал бастыра идек. Без хәтта «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» китабын тувалу теленә тәрҗемә итеп, шул мимеографта бастырдык. Караның көчле исе һәм тропик эсселек аркасында бу басмаларны бастыру нихәтле көч алганы әле дә исемдә. Өстәвенә, электр тогы юк иде!
Тувалу теленә тәрҗемә итү авыр булды, чөнки безнең ул телдәге әдәбият һәм сүзлекләр бик әз иде. Ләкин кайвакыт ярдәм көтелмәгән җирдән килә иде. Бер көнне мин хакыйкатькә каршы торучы бер кешенең ишегенә ялгыш шалтыраттым. Бу олы яшьтәге кеше укытучы иде. Ул миңа шунда ук Йәһвә Шаһитләренең үзенә килергә тиеш түгел икәннәрен әйтте. Аннары ул болай диде: «Минем сезгә бер нәрсә әйтәсем килә. Сез үз тәрҗемәгездә төшем юнәлешен артык еш кулланасыз. Тувалу телендә аны бик сирәк кулланалар». Мин башкалардан сорашып, аның дөрес әйткәненә инандым. Шуңа күрә без кирәкле үзгәрешләр ясадык. Теге кешенең басмаларыбызны укыганы ап-ачык иде. Мин Йәһвәнең хакыйкатькә каршы торучы кеше аша безгә ярдәм күрсәткәненә таң калдым!
Тәрҗемә итү эше ничек башкарыла иде? Башта без барысын да каләм белән кәгазьдә яза идек. Аннары тәрҗемә Австралия филиалына җибәрелүгә әзер булганчы, текст бастыру машинасында кат-кат бастырыла иде. Ул вакытта филиалда ике апа-кардәш тувалу телен аңламаса да, һәрберсе текстны компьютерга кертә иде. Текстны ике тапкыр бастыру һәм аннары компьютерда шул ике копияне чагыштыру ярдәмендә хаталар әзрәк була иде. Версткаланган битләр авиапочта аша кире безгә кайта иде. Без аларны тикшергәннән соң бастырып чыгару өчен кире филиалга җибәрә идек.
Хәзер тәрҗемә итү эше тулысынча үзгәрде! Тәрҗемә итүче төркемнәр текстны компьютерда бастыра. Тикшерелгән текстны, гадәттә, тәрҗемә итү төркеме урнашкан җирдә версткалыйлар. Аннары төркем Интернет аша файлларны басмаларыбызны бастыручы филиалларга җибәрә. Хәзер инде тәрҗемә ителгән текстны җибәрер өчен соңгы минутта почтага йөгерәсе юк.
БАШКА БИЛГЕЛӘНҮЛӘРЕБЕЗ
Еллар дәвамында без Дженни белән Тын океанның төрле илләрендә төрле билгеләнүләр алдык. 1985 елда безне Тувалудан Само́а филиалына билгеләделәр. Анда без тувалу теленә тәрҗемә итү эшендә катнашудан тыш самоан, тонга һәм токелау телләренә дә тәрҗемә итәргә булыша идек *. Аннары, 1996 елда безне охшаш эшне башкарыр өчен Фиджи филиалына билгеләделәр. Анда без фиджи, кирибати, науру, ротума һәм тувалу телләренә тәрҗемә итү эшендә катнаштык.
Мин басмаларыбызны тәрҗемә итүчеләрнең ашкыну рухына һәрвакыт гаҗәпләнә идем. Бу эш авыр һәм кайвакыт ялыктыргыч булса да, бу тугры кардәшләр Йәһвәдән үрнәк алып яхшы хәбәрнең «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» вәгазьләнүен тели (Ачыл. 14:6). Мәсәлән, «Күзәтү манарасы»н тонга теленә тәрҗемә итү эше оештырылгач, мин Тонгадагы бар өлкәннәр белән очрашып, кем тәрҗемәче эшенә өйрәнергә әзер дип сорадым. Өлкәннәрнең берсе икенче көнне үк үз эшен калдырып, тәрҗемәче булып китте. Бу кардәш механик булып яхшы эштә эшли иде. Моны күрү мине бик дәртләндерде, чөнки бу кардәшнең гаиләсе бар иде һәм ул үз гаиләсен ничек тәэмин итәчәген белми иде. Әмма Йәһвә бу кардәш һәм аның гаиләсе турында кайгыртты, һәм ул күп еллар тәрҗемәче булып хезмәт итте.
Бу ашкынучан тәрҗемәчеләр Җитәкче совет әгъзаларының карашын чагылдыра. Кайбер телләрдә бик аз кеше сөйләшсә дә, Җитәкче совет рухи ризыкның бар телләргә тәрҗемә ителүе турында кайгырта. Мәсәлән, бервакыт: «Тувалу теленә басмаларыбызны тәрҗемә итәр өчен шулкадәр күп тырышлыклар куюдан мәгънә бар микән?» — дигән сорау күтәрелде. Җитәкче совет болай дип җавап бирде: «Без тувалу теленә тәрҗемә итү эшен туктатыр өчен бернинди дә сәбәп күрмибез. Башка телләргә караганда тувалу телендә азрак кеше сөйләшсә дә, кешеләр үз туган телләрендә яхшы хәбәрне ишетергә тиеш». Андый җавап мине бик дәртләндерде.
2003 елда безне Дженни белән Фиджи филиалындагы Тәрҗемә итү бүлегеннән Паттерсондагы (Нью-Йорк) Тәрҗемә итү төркемнәренә хезмәт күрсәтү бүлегенә билгеләделәр. Хыялыбыз тормышка ашты! Без басмаларыбызны яңа телләргә тәрҗемә итүдә булышлык күрсәтүче төркемдә хезмәт итә башладык. Якынча ике ел без төрле илләргә йөреп, тәрҗемә итү төркемнәрен өйрәтүдә катнаштык.
ТАРИХИ КАРАРЛАР
Ә хәзер мәкалә башында искә алынган очрашуга кайтасым килә. 2000 елда Җитәкче совет бөтен дөнья буенча хезмәт итүче тәрҗемә итү төркемнәренә ярдәм кирәк икәненә игътибар итте. Тәрҗемәчеләрнең күбесе бернинди өйрәтү курсларын да үтмәгән булган. Язу комитеты белән теге очрашудан соң Җитәкче совет бөтен дөнья буенча бар тәрҗемәчеләр өчен өйрәтү программасын оештырды. Бу программа тәрҗемәчеләрне инглиз телен яхшырак аңларга, тәрҗемә белән бәйле проблемаларны хәл итәргә һәм төркем буларак эшләргә өйрәтүне үз эченә ала.
Тәрҗемәчеләрне өйрәтү нинди нәтиҗәләргә китерде? Беренчедән, тәрҗемәнең сыйфаты яхшырды. Шулай ук басмаларыбыз тәрҗемә ителгән телләрнең саны шактый артты. Без 1979 елда миссионерлар булып хезмәт итә башлаганда, «Күзәтү манарасы» журналы нибары 82 телгә тәрҗемә ителә иде. Күп телләрдә ул инглиз телендәге «Күзәтү манарасы» чыкканнан соң берничә ай үткәч кенә чыга иде. Хәзер исә «Күзәтү манарасы» 240 тан артык телдә бастырыла һәм күп телләрдә инглиз телендәгесе белән бер үк вакытта чыга. Хәзер кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтүче төрле басмаларны 700 дән артык телдә укый ала. Күпмедер ел элек без моның турында хыяллана гына идек.
2004 елда Җитәкче совет тагын бер тарихи карар кабул итте. Ул Изге Язмаларны күпкә күбрәк телгә тәрҗемә итәргә һәм моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк дип карар итте. Моның ярдәмендә күпкә күбрәк кеше «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үз телләрендә укый ала. 2014 елга Изге Язмалар тулысынча я өлешчә
128 телдә, шул исәптән Тын океанның көньяк өлешендә яшәүче кешеләр сөйләшкән берничә телдә бастырылды.Хәтеремдә тирән эз калдырган вакыйгаларның берсе 2011 елда Тувалуда үткән конгресс иде. Берничә ай буе бөтен илдә корылык булды һәм конгрессны үткәреп булмас кебек тоела иде. Әмма без килгән кичне коеп яңгыр яуды, һәм без конгрессны үткәрә алдык. Мин тувалу телендәге «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең чыгарылуы турындагы белдерүне ясау хөрмәтенә ия булдым. Бу телдә бик аз кардәш сөйләшсә дә, алар да Йәһвәдән бу искиткеч бүләкне ала алды. Конгресс беткәч, яңадан коеп яңгыр ява башлады. Шулай итеп программа тәмамлангач, һәрберсенең рухи һәм букваль суы мул иде!
Кызганычка каршы, минем тугры иптәшем — хатыным Дженни — бу истәлекле вакыйганы күрә алмады. Ун ел күкрәк рагы белән көрәшкәннән соң, 2009 елда ул вафат булды. Яңа дөньяда терелгәч, ул Изге Язмаларның тувалу телендә чыкканы турында ишетергә бик шат булачак.
Йәһвә мине Лоре́йни Сикиво́у исемле яхшы тормыш иптәшем белән фатихалады. Лорейни һәм Дженни Фиджидагы Вефильдә бергә хезмәт иткән иделәр. Лорейни фиджи төркемендә тәрҗемәче булып хезмәт итте. Хәзер минем яңадан Йәһвәгә тугры хезмәт итүче һәм үзем кебек телләр яратучы хатыным бар!
Кайбер телләрдә бик аз кеше сөйләшсә дә, еллар дәвамында мин кайгыртучан күктәге Атабыз Йәһвәнең төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең ихтыяҗлары турында кайгыртканын күргәндә шатлана идем (Зәб. 48:1—4). Кешеләр басмаларыбызны туган телендә беренче тапкыр күргәндә һәм үз йөрәк телендә Йәһвәгә мактау җырларын җырлаганда шулхәтле бәхетле. Моны күреп мин Йәһвәнең мәхәббәтенә инанам (Рәс. 2:8, 11). Сэу́лоу Тиа́си исемле бер олы яшьтәге абый-кардәшнең сүзләре әле дә исемдә. Үз телендә Патшалык җырын беренче тапкыр җырлагач, ул болай диде: «Минемчә, сез Җитәкче советка бу җырлар инглиз теленә караганда тувалу телендә матуррак яңгырый дип әйтергә тиеш».
2005 елның сентябрь аенда мин Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әгъзасы булып хезмәт итү хөрмәтенә ия булдым. Бүтән тәрҗемәче булып хезмәт итмәсәм дә, мин Йәһвәгә бөтен дөнья буенча тәрҗемә итү эшендә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге биргәне өчен бик рәхмәтле. Йәһвәнең бар халыкларның, шул исәптән хәтта Тын океан уртасында урнашкан утрауларда яшәүче кешеләрнең, рухи ихтыяҗлары турында кайгыртканын белү миңа зур шатлык китерә! Әйе, мәдхия җырлаучы әйткәнчә, «Ходай патшалык итә: җир сөенсен; күп санлы утраулар куанышсын» (Зәб. 96:1).
^ 18 абз. Басмаларыбызның кешеләргә ничек тәэсир иткәне турында укыр өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2000 ел, 15 декабрь, 32 б., «Күзәтү манарасы» (ингл.) 1988 ел, 1 август, 22 б. һәм «Уяныгыз!» (рус) 2000 ел, 22 декабрь, 9 б. кара.
^ 22 абз. Самоада башкарылган тәрҗемә итү эше турында күбрәк белер өчен «Еллык басма»ның (рус) 2009 ел, 120, 121, 123, 124 б. кара.