Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу соңгы көннәрдә яманнар белән аралашудан качыгыз

Бу соңгы көннәрдә яманнар белән аралашудан качыгыз

«Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» (1 КӨР. 15:33).

ҖЫРЛАР: 25, 20

1. Без нинди чорда яшибез?

БЕЗ бик авыр вакытта яшибез. 1914 елда башланган чор Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип атала. Шул әһәмиятле елдан башлап кешеләр «аеруча авыр вакытларда» яши башлаган. Моңа кадәр кешелекнең шундый начар шартларны беркайчан да кичергәне булмаган (2 Тим. 3:1—5). Өстәвенә, дөнья хәле алга таба да авырая барачак, чөнки Изге Язмаларда «явызлар һәм алдакчылар... начарланганнан начарлана барачаклар» дип әйтелә (2 Тим. 3:13).

2. Күп кенә кеше ничек күңел ача? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Ял итүгә килгәндә, күп кешеләрнең караган нәрсәләре я башкарган эшләре Изге Язмаларда көч куллану, әхлаксызлык, спиритизм итеп сурәтләнә. Мәсәлән, Интернет, телетапшырулар, фильмнар, китаплар, романнар һәм журналларда еш кына көч куллану һәм әхлаксызлык яхшы нәрсә итеп күрсәтелә. Элек яраксыз дип саналган тәртип бүгенге көндә кайбер илләрдә законлаштырылган. Ләкин бу андый тәртипне Аллаһы күзендә яраклы итми. (Римлыларга 1:28—32 укы.)

3. Аллаһы нормалары буенча яшәгән кешеләргә еш кына ничек карыйлар?

3 Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр бозык күңел ачулардан качкан. Моның өчен һәм яхшы тәртипләре өчен аларны яманлаганнар һәм эзәрлекләгәннәр. Моның турында рәсүл Петер болай дип язган: «Алар азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлдан чабалар, һәм сез [мәсихчеләр] аларга башка иярмәгәнгә, гаҗәпләнәләр һәм сезне яманлыйлар» (1 Пет. 4:4). Бүген дә Аллаһы нормалары буенча яшәргә тырышкан кешеләрне сәер кешеләр дип саныйлар. Изге Язмаларда Гайсә Мәсих үрнәгенә иярүчеләр «эзәрлекләүләр кичерәчәк» дип әйтелгән (2 Тим. 3:12).

«ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШУ ЯХШЫ ГАДӘТЛӘРНЕ БОЗА»

4. Дөнья турында әйткәндә, Изге Язмаларда нинди кисәтү бар?

4 Изге Язмаларда Аллаһы ихтыярын үтәргә теләүче кешеләргә дөньяны һәм аның эшләрен яратмаска киңәш бирелә. (1 Яхъя 2:15, 16 укы.) Дөньяның сәяси, дини һәм сәүдә итү төзелешләре, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары, «бу дөнья төзелешенең илаһы» — Шайтан Иблис хакимлеге астында тора (2 Көр. 4:4; 1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә без, мәсихчеләр буларак, аралашыр өчен кешене сайлый белергә тиеш. Изге Язмаларда мондый бәхәссез хакыйкать язылган: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» (1 Көр. 15:33).

5, 6. Безгә кем белән аралашудан качарга кирәк һәм ни өчен?

Яхшы гадәтләребезне бозмас өчен без начар эшләр кылучы кешеләр белән якын аралашудан сакланырга тиеш. Бу күрсәтмә хакыйкатьтә булмаган гөнаһ кылучыларга гына түгел, ә шулай ук Аллаһы хезмәтчеләре булып та, белә торып Йәһвәнең кануннарын бозучыларга да кагыла. Андый мәсихчеләр җитди гөнаһ кылып, тәүбә итмәсә, без алар белән бүтән аралашмаячакбыз (Рим. 16:17, 18).

6 Әгәр Аллаһы кануннары буенча яшәмәгән кешеләр белән аралашсак, безнең, шул кешеләргә ярарга теләп, алар кылган эшләрне кылуыбыз бар. Мәсәлән, без әхлаксызлык кылучы кеше белән якын аралаша башласак, безнең дә әхлаксызлык кылу теләгебез туа ала. Мондый хәлгә кайбер мәсихчеләр эләккән, һәм аларның кайберәүләре тәүбә итмәгәнгә җыелыштан чыгарылган булган (1 Көр. 5:11—13). Тәүбә итмәсәләр, алар рәсүл Петер сурәтләгән хәлгә җитә ала. (2 Петер 2:20—22 укы.)

7. Без якын дусларыбыз итеп кемне сайларга тиеш?

7 Без бар кешеләр белән, шул исәптән Аллаһы кануннары буенча яшәмәгән кешеләр белән, игелекле булырга теләсәк тә, алар белән якын аралашырга яисә дус булырга тиеш түгел. Шуңа күрә никахта булмаган Йәһвә Шаһитенә Аллаһыга багышланмаган, аңа тугры булмаган һәм аның югары кануннарын хөрмәт итмәгән кеше белән йөрешү дөрес булмас иде. Мәсихче сафлыкны саклау Йәһвә кануннары буенча яшәмәгән кешеләр арасында популяр булып китүгә караганда күпкә мөһимрәк. Безнең якын дусларыбыз Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр булырга тиеш. Гайсә болай дигән: «Аллаһы ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә» (Марк 3:35).

8. Яманнар белән аралашу борынгы Исраил халкына ничек тәэсир иткән?

8 Исраиллеләрнең яманнар белән аралашуы аяныч нәтиҗәләргә китергән. Йәһвә аларны Мисыр коллыгыннан азат итеп, Вәгъдә ителгән җиргә алып барганда, шул җирдә яшәүче кешеләр турында болай дигән: «Бу халыкларның илаһларына баш имәгез, аларга табынмагыз һәм бу халыклар эшләгәнчә эшләмәгез; илаһларының сыннарын юкка чыгарыгыз һәм алар табына торган таш баганаларны ватыгыз. Раббы Аллагызга табыныгыз» (Чыг. 23:24, 25). Ләкин исраиллеләрнең күбесе Аллаһының күрсәтмәләренә колак салмаган (Зәб. 105:35—39). Алар Аллаһыга тугрылык саклап калмаганга, Гайсә соңрак аларга болай дигән: «Менә йортыгыз ташландык хәлдә сезгә калдырыла» (Мат. 23:38). Йәһвә Исраилне кире кагып, яңа оештырылган мәсихче җыелышны фатихалый башлаган (Рәс. 2:1—4).

НӘРСӘ УКЫГАНЫГЫЗГА ҺӘМ НӘРСӘ КАРАГАНЫГЫЗГА ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

9. Ни өчен бу дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күңел ачу индустриясе зыян китерә ала?

9 Бу дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күңел ачу индустриясе аша таралган материалның күбесе мәсихчеләргә рухи зыян китерә ала. Андый материал Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә иманыбызны ныгытыр өчен түгел, ә Шайтанның явыз дөньясының карашларын һәм максатларын чагылдырыр өчен чыгарыла. Шуңа күрә безгә «дөньяви нәфесләрне» уята алган материалны караудан, укудан һәм тыңлаудан сакланырга кирәк (Тит. 2:12).

10. Укыр өчен һәм карар өчен зыянлы материал белән нәрсә булачак?

10 Озакламый укыр һәм карар өчен зыянлы һәркайсы материал инде булмаячак. Чөнки андый материалны тараткан дөнья — Шайтан дөньясы юк ителәчәк. Аллаһы Сүзендә: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип әйтелә (1 Яхъя 2:17). Мәдхия җырлаучы да охшаш сүзләр әйткән: «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар. Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр». Бу озакка сузылырмы? «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Зәб. 36:9, 11, 29).

11. Аллаһы үз халкын файдалы рухи ризык белән ничек тәэмин итә?

11 Бу дөньядан аермалы буларак, Йәһвә оешмасы бу соңгы көннәрдә мәңгелек тормышка алып баручы тәртипкә дәртләндерә торган материалны әзерли. Гайсә болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Күктәге Атабыз үз оешмасы аша безне мул итеп файдалы рухи ризык белән тәэмин итә. Журналлар, брошюралар, китаплар, видео һәм Интернет аша бирелгән бу ризык чын гыйбадәт кылуга зур өлеш кертә. Боларның барысы безнең өчен — зур фатиха! Аллаһы оешмасы шулай ук бөтен дөнья буенча 110 000 нән артык җыелышта очрашуларның регуляр рәвештә үткәрелүе турында кайгырта. Андый очрашуларда һәм конгрессларда без Аллаһыга һәм аның вәгъдәләренә иманыбызны ныгыта торган, Изге Язмаларга нигезләнгән материалны өйрәнәбез (Евр. 10:24, 25).

«ХУҖАБЫЗ ШӘКЕРТЕ» БЕЛӘН ГЕНӘ НИКАХКА КЕРЕГЕЗ

12. Изге Язмаларда язылган «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керегез дигән киңәшне аңлатыгыз.

12 Никахка керергә теләүче мәсихчеләргә кем белән аралашканнарына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аллаһы Сүзендә мондый туры киңәш бирелә: «Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни бәйләнеше бар? Я яктылык белән караңгылыкның ни уртаклыгы бар?» (2 Көр. 6:14) Изге Язмаларда тормыш иптәшен эзләүче Аллаһы хезмәтчесенә «Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахка керергә киңәш ителә. Бу киңәш Йәһвәгә багышланган, суга чумдырылу үткән һәм Изге Язмалар буенча яшәүче хезмәтчеләр белән генә никахка керергә кирәк дигәнне аңлата (1 Көр. 7:39). Кардәш белән никахка керсәгез, сезнең Йәһвәне яратучы һәм Аллаһыга тугры булып калырга булышучы тормыш иптәшегез булачак.

13. Аллаһы исраиллеләргә никахка кагылышлы нинди әмер биргән?

13 Йәһвә үз хезмәтчеләре өчен нәрсә яхшырак икәнен белә, һәм аның никахка карашы үзгәрми. Аның Исраил халкына Муса аша әйткән аңлаешлы әмеренә игътибар итик. Исраиллеләргә тирә-якта яшәгән халыкларга, ягъни Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләргә кагылышлы мондый күрсәтмә бирелгән булган: «Бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз. Югыйсә, алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башларлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер» (Кан. 7:3, 4).

14, 15. Сөләйманның Йәһвә җитәкчелегенә буйсынмавы нәрсәгә китергән?

14 Үз идарә итүенең башында Давытның улы яшь Сөләйман дога кылып зирәклек сораган, һәм Аллаһы аңа зирәклекне юмарт итеп биргән. Моның ярдәмендә Сөләйман бай илдә идарә итүче зирәк патша булып киткән. Шеба патшабикәсе Сөләйманга: «Килеп, үз күзләрем белән күргәнче, мин бу хәбәрләргә ышанмый идем. Әмма килсәм, ни күрим: миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән! Син зирәклек һәм байлык ягыннан ишеткәннәремнән күпкә югарырак икәнсең!» — дип әйткән (1 Пат. 10:7). Ләкин Сөләйманның тормышыннан кеше Аллаһы әмеренә буйсынмыйча, иман итмәүче кеше белән никахка керсә, бу нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алганы күренә (Вәг. 4:13).

15 Аллаһының Сөләйманга кылган бар яхшы эшләренә карамастан, ул тирә-ягындагы халыклардан булган Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган хатын-кызларга өйләнмәгез дигән әмергә буйсынмаган. Сөләйман чит илләрдән булган бик күп хатын-кызларны яраткан, һәм ахыр чиктә аның 700 хатыны һәм 300 җариясе булган. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Сөләйман картайгач, мәҗүси хатыннары «аның күңелен бүтән илаһлар ягына авыштырган... Сөләйман Йәһвә күзендә яман булганны кылган» (1 Пат. 11:1—6). Яманнар белән аралашып, Сөләйман үз зирәклеген югалткан һәм Йәһвәгә гыйбәдәт кылуны калдырган. Йәһвәне яратмаучы кеше белән никахка керергә уйлаган мәсихчеләр өчен бу җитди кисәтү булып тора!

16. Иман итмәүче тормыш иптәше булган мәсихче Изге Язмалардагы нинди киңәшне куллана ала?

16 Берәрсе иман итмәүче кеше белән инде никахта булып Йәһвәгә хезмәт итә башласа, аңа нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда болай диелә: «Хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз» (1 Пет. 3:1). Бу киңәш мәсихче хатыннарга язылган булса да, аны иман итмәүче хатыннары булган ирләргә дә кулланып була. Изге Язмаларда турыдан-туры киңәш бирелә: яхшы тормыш иптәше булыгыз һәм Аллаһының никахка кагылышлы югары нормалары буенча яшәгез. Күп кенә кардәшләребезнең иман итмәгән тормыш иптәшләре, үз иренең я хатынының Аллаһы нормалары буенча яши башлагач үзгәргәнен күреп, хакыйкатьне кабул иткән.

ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТКАН КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШЫГЫЗ

17, 18. Нәрсә ярдәмендә Нух — Туфан вакытында, ә беренче мәсихчеләр Иерусалим җимерелгәндә исән калган?

17 Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза, ә яхшы аралашу сезгә Йәһвәгә тугры булырга ярдәм итә ала. Әйдәгез, Нух пәйгамбәр мисалын карап чыгыйк. Ул явыз кешеләр арасында яшәсә дә, алар белән якын мөнәсәбәтләрдә булмаган. Ул вакытта «Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта» (Ярат. 6:5). Шуңа күрә Аллаһы ул явыз дөнья төзелешен һәм аның яклы кешеләрне бөтендөнья туфан суы белән юк итәргә булган. Әмма Нух «садыйк-тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше булган» (Ярат. 6:7—9).

18 Һичшиксез, Нух иман итмәүче кешеләр белән якын аралашмаган. Аллаһы кушуы буенча ул гаиләсе белән көймә төзегән. Өстәвенә, Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булган (2 Пет. 2:5). Вәгазьләп, көймә төзеп һәм үз гаиләсе белән аралашып, Нух Аллаһыны шатландыра торган эшләр белән мәшгуль булган. Нәтиҗәдә, Нух үз гаиләсе белән Туфанда исән калган. Без тугры Нухка, аның хатынына, улларына һәм аларның хатыннарына рәхмәтле булырга тиеш, чөнки без барыбыз да Йәһвәгә хезмәт иткән шул кешеләрнең токымнары. Беренче мәсихчеләр дә Аллаһыга иман итмәүче кешеләр белән якын аралашмаган һәм б. э. 70 елында Иерусалим һәм Яһүд системасы юк ителгәндә исән калган (Лүк 21:20—22).

Кардәшләребез белән аралашу безгә яңа дөньядагы тормышны күз алдына китерергә булыша (19 нчы абзацны кара.)

19. Аллаһы хуплавын алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

19 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, безгә Нухтан, аның гаиләсеннән һәм тыңлаучан беренче мәсихчеләрдән үрнәк алырга кирәк. Без бу дөнья кешеләре белән якын аралашмаска һәм миллионлаган кардәшләребез арасында үзебез өчен файдалы аралашу эзләргә тиеш. Аллаһыдан килгән зирәклек буенча яшәүче кешеләр белән аралашу безгә бу авыр вакытларда «иманда нык торырга» булышыр (1 Көр. 16:13; Гыйб. сүз. 13:20). Безнең искиткеч өметебез турында уйлап кына карагыз! Бу соңгы көннәрдә яманнар белән аралашудан качсак, без бу явыз дөнья төзелешенең ахырында исән калып, бик тиздән Йәһвә вәгъдә иткән гадел яңа дөньяда яши алачакбыз!