Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа дөньядагы тормышка хәзер әзерләнегез

Яңа дөньядагы тормышка хәзер әзерләнегез

«Яхшылык кылсыннар... шулай итеп алар... чын тормышка нык тотынып тора алырлар» (1 ТИМ. 6:18, 19).

ҖЫРЛАР: 43, 40

1, 2. а) Сез җирдәге оҗмахта нинди фатихаларны аеруча көтәсез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Яңа дөньяда без нинди рухи фатихалар алачакбыз?

«ЧЫН ТОРМЫШ». Бу сүзләр җирдәге оҗмахта булачак мәңгелек тормышка өметебезне исебезгә төшереп тора. Рәсүл Паул «мәңгелек тормышның» «чын тормыш» белән бәйле булуын күрсәткән. (1 Тимутигә 6:12, 19 укы.) Без бетмәс канәгатьлек һәм шатлык китерәчәк мәңгелек тормышны көтеп яшибез. Үзегезнең һәр иртә бар яктан сау-сәламәт булып йокыдан уянуыгызны күз алдына китерегез (Ишаг. 35:5, 6). Уйлап кына карагыз, яраткан кешеләребез һәм дусларыбыз, шул исәптән терелгән якыннарыбыз белән аралашу никадәр шатлыклы булачак! (Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15) Безнең шулай ук фән, музыка, архитектура һәм башка өлкәләрдә сәләтләребезне үстерү мөмкинлеге булачак.

2 Бар бу фатихаларны зарыгып көтсәк тә, яңа дөньядагы рухи фатихалар безгә тагы да күбрәк шатлык китерәчәк. Йәһвә исеменең изге ителгәнен һәм аның хакимлеге акланган булуын белү безгә зур сөенеч китерәчәк! (Мат. 6:9, 10) Йәһвәнең кешеләргә һәм җиргә карата башлангыч ниятенең тормышка ашканын күреп, без куанырбыз. Әкрен-әкрен камиллеккә ирешә барып һәм ахыр чиктә ирешкәч Йәһвәгә якынлашу никадәр җиңелрәк булачагын күз алдына китерегез (Зәб. 72:28; Ягък. 4:8).

3. Безгә инде хәзер нәрсәгә әзерләнергә кирәк?

3 Без бар бу фатихаларны үзебез күрә алырбыз, чөнки Гайсә безне, «Аллаһы барысын да булдыра ала», дип ышандырган (Мат. 19:25, 26). Әмма яңа дөньяда яшәргә һәм Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе тәмамлангач та яшәвебезне дәвам итәргә теләсәк, без мәңгелек тормышка «нык тотынып торырга» тиеш. Безгә бу явыз дөнья төзелешенең ахырын көтәргә һәм яңа дөньядагы тормышка әзер булыр өчен инде хәзер адымнар ясарга кирәк. Әле бу явыз дөнья төзелешендә яшәгәндә, моны ничек эшләп була?

НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕП БУЛА?

4. Яңа дөньядагы тормышка ничек әзерләнеп булганын аңлатыр өчен мисал китерегез.

4 Без Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньядагы тормышка ничек әзерләнә алабыз? Әйтик, без башка илгә күченергә телибез, ди. Моңа ничек әзерләнеп була? Мәсәлән, без анда яшәүче кешеләрнең телен өйрәнә алабыз. Аларның гореф-гадәтләре белән танышу да файдалы булыр. Аларның кайбер ризыкларын авыз итеп була. Күпмедер дәрәҗәдә без инде хәзер шул илгә күченгәндәй яши башларбыз. Күченгәч, тормышыбыз нәкъ шундый булачак бит. Яңа дөньядагы тормышка әзерләнер өчен дә, без анда ничек яшәргә өметләнсәк, инде хәзер мөмкин булганча шулай итеп яшәргә тырышырга тиеш. Кайбер мисалларга игътибар итик.

5, 6. Теократик җитәкчелеккә буйсыну безгә яңа дөньядагы тормышка әзерләнергә ничек булыша?

5 Яңа дөньяда бар затлар да Аллаһының хакимлеге ягында торачак. Бу хакимлек хәзерге Шайтан хакимлеге астындагы дөньяда кешеләрнең идарә итүеннән бик нык аерылып торачак! Кайберәүләр бәйсез булырга тели, аларның беркемгә дә буйсынасы килми. Моның нәтиҗәсе нинди? Аллаһының җитәкчелегенә буйсынмау газаплар, бәла-казалар һәм кайгы китерә (Ирм. 10:23). Әйе, без бар кешеләрнең кайгыртучан Йәһвәнең хакимлегенә буйсынып яшәү вакытын зарыгып көтәбез.

6 Яңа дөньяда Йәһвә оешмасының җитәкчелегенә буйсынып, җирне матурлау, терелтелгән кешеләрне өйрәтү безгә зур шатлык китерәчәк. Әмма сезгә ошамаган берәр эш кушсалар, нәрсә эшләрсез? Сез бирелгән җитәкчелеккә буйсынып, йөкләмәне яхшы итеп үтәргә тырышырсызмы һәм аны үтәүдән шатлык табарсызмы? Күбебез «әйе» дип әйтер! Ә бүгенге көндә без теократик җитәкчелеккә буйсынабызмы? Шулай эшләсәк, без Йәһвә хакимлеге астындагы мәңгелек тормышка әзерләнәбез дип әйтеп була.

7, 8. а) Ни өчен безгә хезмәттәшлек рухын үстерергә кирәк? ә) Кайбер мәсихчеләр нинди үзгәрешләр кичергән? б) Яңа дөньядагы тормыш турында әйткәндә, без нәрсәгә шикләнмибез?

7 Яңа дөньяда яшәргә әзерләнер өчен Йәһвә җитәкчелегенә буйсынудан тыш безгә канәгатьлек һәм хезмәттәшлек рухын да үстерергә кирәк. Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр белән хезмәттәшлек итсәк, мәсәлән, безгә бирелгән йөкләмәләрне шатлык һәм канәгатьлек хисе белән үтәсәк, безнең яңа дөньяда да шундый ук караш булыр. (Еврейләргә 13:17 укы.) Вәгъдә ителгән җирдә исраиллеләр мирасларын жирәбә салып бүлгәннәр (Сан. 26:52—56; Йош. 14:1, 2). Без яңа дөньяда үзебезгә яшәр өчен җирнең кайда биреләчәген белмибез. Әмма ул вакытта кайда гына яшәсәк тә, хезмәттәшлек рухы безгә чын бәхет һәм канәгатьлек кичерергә булышачак.

Патшалык идарәсе астында яшәү — зур хөрмәт. Шуңа күрә без Йәһвә оешмасы белән хезмәттәшлек итәр өчен һәм теократик йөкләмәләрне үтәр өчен тырышлыклар куярга шат. Әмма вакыт узу белән шартларыбызның үзгәрүе бар. Мәсәлән, Кушма Штатлардагы Вефиль гаиләсенең кайбер әгъзалары тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләренә билгеләнгән булган. Алар бүген дә хезмәтләрендә күп фатихалар кичерә. Ә күчеп йөрүче күзәтчеләр олы яшьләре я башка сәбәпләр аркасында махсус пионерлар булып хезмәт итәргә билгеләнгән. Канәгатьлек хисен үстерсәк, Аллаһыдан ярдәм сорасак һәм хезмәттә кулдан килгәннең барысын эшләсәк, без хәтта бу авыр соңгы көннәрдә яшәп тә, шатлык кичерербез һәм күп фатихалар алырбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 10:22 укы.) Ә киләчәгебез турында нәрсә әйтеп була? Кайда яшәячәкбез микән дип, без төрле фаразлар кылабыздыр. Ләкин Йәһвә оешмасы безгә башка урынга күченергә куша ала. Ул вакытта кайда гына хезмәт итсәк тә һәм нәрсә генә эшләсәк тә, без, һичшиксез, рәхмәтле һәм канәгать булачакбыз, һәм күңелебез шатлыктан ташып торачак (Ник. 8:10).

9, 10. а) Яңа дөньяда безгә кайсы яклардан сабырлык күрсәтергә туры килердер? ә) Без сабыр булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

9 Яңа дөньяда безгә кайчак сабырлык күрсәтергә туры килер. Күз алдына китерегез: кайбер кешеләр үз туганнарының һәм дусларының үледән терелгәненә шатлана. Әмма безнең якыннарыбыз әле терелмәгән. Алай булса, без башкаларның шатлыкларын уртаклашырбызмы һәм сабырлык белән көтәрбезме? (Рим. 12:15) Без Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүен инде хәзер сабырлык белән көтәргә өйрәнсәк, киләчәктә дә сабыр булырбыз (Вәг. 7:8).

10 Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлауда үзгәрешләр турында белгәч шулай ук сабырлык күрсәтсәк, бу да безгә яңа дөньяга әзерләнергә булышыр. Андый очракларда без түземлек белән шул яңа мәгълүматны өйрәнәбезме? Алай эшләсәк, безгә яңа дөньяда, Йәһвә кешеләргә үз таләпләрен билгеле иткәндә, сабырлык күрсәтү җиңел булыр (Гыйб. сүз. 4:18; Яхъя 16:12).

11. Башкалар белән мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, Йәһвә безне нәрсәгә өйрәтә, һәм бу безгә яңа дөньяда нинди файда китерер?

11 Яңа дөньядагы тормышка әзер булыр өчен безгә кичерә белергә дә кирәк. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында тәкъва кешеләр һәм тәкъва булмаганнар үз кимчелекләреннән арынганчы күпмедер вакыт үтәр (Рәс. 24:15). Шул вакытта без бер-беребезгә ярату күрсәтә алырбызмы? Бер-беребезне ихлас күңелдән кичерергә өйрәнсәк һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга тырышсак, безгә киләчәктә дә моны эшләү җиңел булыр. (Көләсәйлеләргә 3:12—14 укы.)

12. Киләчәккә өметебез һәм хәзерге тормышыбыз бер-берсе белән ничек бәйле?

12 Яңа дөньяда без теләгәнне үзебез теләгән чакта һәрвакыт алырбыз дип уйлау дөрес түгел. Безгә кайгыртучан Йәһвәнең хакимлегенә буйсынып, булган шартларыбызда рәхмәтле һәм канәгать булырга кирәк булачак. Моның өчен безгә инде бүген Йәһвә үстерергә дәртләндергән сыйфатларны күрсәтү мөһим. Оҗмахтагы тормышны күз алдына китереп, бүген шулай яшәргә тырышсак, без үзебезгә мәңге кирәк булачак сыйфатларны үстерәбез. Без «киләчәк җиһанның» үзебез өчен реаль булуын күрсәтәбез (Евр. 2:5; 11:1). Өстәвенә, шулай эшләп, без җирдә тәкъвалык хөкем сөрәчәк вакытны зарыгып көтүебезне күрсәтәбез һәм Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньядагы мәңгелек тормышка әзерләнәбез.

ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ РУХИ ЭШЛӘРГӘ ТУПЛАГЫЗ

Ашкынып вәгазьләгез

13. Яңа дөньяда нинди эшләр беренче урында торачак?

13 Киләчәктәге чын тормышка әзерләнер өчен тагын бер юлны карап чыгыйк. Җирдәге яңа дөньяда ризыгыбыз һәм башка кирәк нәрсәләребез мул булса да, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү безгә күбрәк шатлык китерәчәк (Мат. 5:3). Рухи эшләрне беренче урынга куеп, без Йәһвәдә чиксез шатлык табачакбыз (Зәб. 36:4). Инде бүген рухи эшләрне беренче урынга куеп, без киләчәктәге чын тормышка әзерләнәбез. (Маттай 6:19—21 укы.)

14. Нинди рухи максатлар яшьләргә мәңгелек тормышны күздән ычкындырмаска булыша ала?

14 Теократик эшләрдән күбрәк шатлык табар өчен нәрсә эшләп була? Ысулларның берсе — рухи максатлар кую. Яшь булсагыз һәм тормышыгызны Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлау турында җитди уйлансагыз, басмаларыбызда язылган тулы вакытлы хезмәтнең төрләре турындагы материалны карап чыгыгыз.Һәм хезмәтнең берәр төрен үзегезгә максат итеп куегыз *. Тулы вакытлы хезмәттә күп еллар үткәргән кардәшләр белән сөйләшегез. Тормышыгызны Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлап, сез яңа дөньяда Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә әзерләнәсез. Бүгенге көндә алган теократик белемегез һәм тәҗрибәгез сезгә анда бик нык ярдәм итәчәк.

Теократик эшләрдә ашкынып катнашыгыз

15. Вәгазьчеләр нинди рухи максатларга омтыла ала?

15 Патшалык вәгазьчеләре буларак, без нинди рухи максатлар куя алабыз? Мәсәлән, хезмәтнең берәр төрендә катнашканда аның сыйфатын яхшырту. Без шулай ук Изге Язмалардагы принципларны һәм аларны ничек кулланып булганын яхшырак аңларга тырыша алабыз. Кешеләр алдында укуыбызның, сөйләгән нотыкларыбызның һәм биргән комментарийларыбызның сыйфатын да яхшыртып була. Сез башка төрле максатлар да куя аласыз. Рухи максатлар кую сезгә теократик эшләрдә ашкыныбрак катнашырга булышыр, ә бу үз чиратында сезгә яңа дөньядагы тормышка әзерләнергә ярдәм итәр.

БҮГЕНГЕ ФАТИХАЛАРЫБЫЗ

Рухи ризык өчен рәхмәтле булыгыз

16. Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы?

16 Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяга әзерләнеп, без үзебезне яхшырак тормыштан мәхрүм итәбезме? Һич тә юк! Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы. Без Йәһвәгә, бөек афәттә исән калыр өчен генә, мәҗбүриләп хезмәт итмибез. Без Йәһвәгә хезмәт итеп яшәр өчен яратылган, һәм бу безне бәхетле итә. Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү һәм аның тугры мәхәббәтен тоеп яшәү Аллаһысыз яшәүгә караганда күпкә яхшырак. (Зәбур 62:1—4 укы.) Безгә Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүдән килгән рухи фатихаларны алыр өчен яңа дөньяны көтәргә кирәк түгел, без аларны инде хәзер ала алабыз! Күбебез андый фатихаларны дистәләгән ел алып яши, һәм без беләбез: бүтән бернәрсә дә андый канәгатьлек китерә алмый (Зәб. 1:1—3; Ишаг. 58:13, 14).

Изге Язмалардагы җитәкчелекне эзләгез

17. Оҗмахта шәхси омтылышларыбыз һәм күңел ачу никадәр мөһим булачак?

17 Яңа дөньяда безнең шәхси омтылышларыбызга да, күңел ачуга да вакыт булачак. Чөнки, нәкъ Йәһвә безгә нәрсәгәдер ирешү, ял итү һәм рәхәтләнеп яшәү теләген биргән (Вәг. 2:24). Бу һәм башка яклардан Йәһвә һәрвакыт «һәрбер җанны дәүләте белән тукландырачак» (Зәб. 144:16). Без күңел ачуга һәм ял итүгә мохтаҗ. Әмма Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне беренче урынга куйганда, ял итү безгә тагы да күбрәк шатлык китерә. Җирдәге оҗмахта да шулай ук булачак. Шуңа күрә шәхси омтылышларыбызны тиешле урында тотып, Патшалыкны беренче урынга кую һәм игътибарыбызны Йәһвә халкының рухи фатихаларына туплап яшәү бик акыллы! (Мат. 6:33)

18. Без оҗмахтагы мәңгелек тормышка әзерләнүебезне ничек күрсәтә алабыз?

18 Оҗмахта никадәр бәхетле булачагыбызны хәтта күз алдына да китерү авыр. Шул чын тормышка инде хәзер әзерләнеп, аны зарыгып көткәнебезне күрсәтик. Әйдәгез, Аллаһыга хас сыйфатларны үстерик, вәгазьләү эшендә ашкынып катнашудан зур шатлык табыйк һәм рухи эшләрне беренче урынга куеп, канәгатьлек хисен кичерик. Һәм Йәһвәнең вәгъдәләренә тулысынча ышанып, яңа дөньяны көтеп яшик!

^ 14 абз. «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 том, 311—318 б. кара.