Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә?

Йәһвә безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә?

«Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте!» (1 ЯХЪЯ 3:1).

ҖЫРЛАР: 51, 13

1. Рәсүл Яхъя мәсихчеләрне нәрсә турында уйланырга дәртләндергән һәм ни өчен?

1 ЯХЪЯ 3:1 дә язылган рәсүл Яхъяның сүзләре чыннан да игътибарга лаек. «Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте»,— дип әйтеп, Яхъя мәсихчеләрне Аллаһының аларны никадәр нык яратканы турында уйланырга дәртләндергән. Йәһвәнең үз мәхәббәтен ничек күрсәткәне турында уйлану, һичшиксез, аңа карата яратуыбызны тирәнәйтәчәк һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак.

2. Ни өчен кайберәүләргә Аллаһының үзләрен яратканын аңлау авыр?

2 Шулай да кайберәүләргә Аллаһының үзләрен ярата алганын аңлау авыр. Аларның уйлавынча, Аллаһыдан куркырга һәм аны тыңларга гына кирәк. Яисә алар нык тамырланган кайбер ялган тәгълиматлар аркасында Аллаһы кешеләрне яратмый һәм аның үзен дә яратып булмый дип уйлый. Башкалар исә, алар нәрсә генә эшләсә дә, Аллаһы үзләрен ярата дип ышана. Изге Язмаларны өйрәнеп, сез мәхәббәт — Йәһвәнең төп сыйфаты икәнен һәм безне яратканга ул үз Улын йолым итеп биргәнен белдегез (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:8). Әмма тормышыгыздагы төрле вакыйгалар һәм алган тәрбиягез аркасында сезгә Йәһвә үзегезне никадәр нык яратканын аңлау авырдыр.

3. Нинди хакыйкать Аллаһының безне яратканын аңларга ярдәм итә?

3 Йәһвә безне яратканын ничек күрсәтә? Бу сорауга җавап бирер өчен безгә Йәһвә Аллаһының кешеләрнең Барлыкка Китерүчесе булуын аңларга кирәк. Әйе, Йәһвә безгә тормыш биргән. (Зәбур 99:3—5 укы.) Менә ни өчен Изге Язмаларда Адәм «Аллаһының улы» дип атала һәм Гайсә үз шәкертләрен Аллаһыга «Күкләрдәге Атабыз» дип мөрәҗәгать итәргә өйрәткән (Лүк 3:38; Мат. 6:9). Тормыш Бирүче булганга, Йәһвә безнең Атабыз. Безнең аның белән мөнәсәбәтләребез әти кешенең үз балалары белән булган мөнәсәбәтләренә тиң. Йәһвә безне кайгыртучы әти үз балаларын яраткан кебек ярата.

4. а) Йәһвә әти буларак кешеләрдән нәрсә белән аерылып тора? ә) Бу һәм киләсе мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

4 Әлбәттә, кешеләр камил түгел. Шуңа күрә ничек кенә тырышсалар да, әтиләр үз балаларын Йәһвә яраткан кебек ярата алмый. Кайберәүләргә бала чакларында гаиләләрендә булган аяныч хәлләр хәтта тирән эмоциональ һәм физик яралар китергән. Бу бик аяныч һәм хәтта фаҗигале. Һич тә шикләнмәгез, Йәһвә андый әти түгел (Зәб. 26:10). Йәһвәнең безне ничек яратканын һәм кайгыртканын белү безне аңа якынлаштырачак (Ягък. 4:8). Бу мәкаләдә Йәһвә безгә үз мәхәббәтен нинди дүрт юл аша күрсәткәне каралачак. Ә киләсе мәкаләдә без Йәһвәне яратуыбызны нинди дүрт юл аша күрсәтә алганыбызны карап чыгарбыз.

БЕЗНЕ ЯРАТУЧЫ ЮМАРТ АЛЛАҺЫ

5. Паул афиналыларга Аллаһы турында нәрсә әйткән?

5 Рәсүл Паул Афинада (Греция) булганда шәһәрнең потлар һәм илаһлар белән тулганына игътибар иткән. Кешеләр шул потлар үзләренә тормыш һәм кирәкле нәрсәләр бирә дип ышанган. Шуңа күрә Паул болай дигән: «Дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы... һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә. ...Аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәс. 17:24, 25, 28). Әйе, безне яратканга, Йәһвә безгә яшәр өчен «барлык нәрсәне» бирә. Аның безгә биргән кайбер нәрсәләре турында уйланыйк.

6. Йәһвә безгә нинди йорт биргән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Барлыкка Китерүче Йәһвә «адәм улларына биргән» Җир турында уйланыйк (Зәб. 113:23, 24). Галимнәр космосны тикшереп Җиргә охшаш планетаны табар өчен шактый күп акча сарыф иткән. Йөзләгән охшаш планета тапсалар да, галимнәр бу планеталарда Җирдә кебек кеше яши алырлык кирәкле шартларның булмаганын күргән. Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр арасында Җир бердән-бер шундый планета булып тора. Уйлап кына карагыз, Киек каз юлында һәм аның чикләреннән арырак булган хисапсыз күп планеталар арасында Йәһвә Җирне генә кешеләргә яшәр өчен уңайлы, матур һәм куркынычсыз йорт итеп биргән! (Ишаг. 45:18) Бу Йәһвәнең безне никадәр нык яратуын күрсәтә. (Әюп 38:4, 7 *; Зәбур 8:4—6 укы.)

7. Йәһвә безне ничек итеп барлыкка китергәнендә аның яратуы ничек күренә?

7 Йәһвә безгә искиткеч йорт бирсә дә, безгә бәхетле һәм канәгать булыр өчен материаль әйберләрдән күбрәк нәрсә кирәк икәнен белә. Бала әти-әнисенең яратуын һәм кайгыртуын сизгәндә үзен чыннан да имин хис итә. Йәһвә кешеләрне үз сурәтендә барлыкка китергән һәм аларга үзенең мәхәббәтен һәм кайгыртуын сизү һәм моңа җавап кайтару сәләтен биргән (Ярат. 1:27). Өстәвенә, Гайсә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле»,— дип әйткән (Мат. 5:3). Кайгыртучы Ата буларак, Йәһвә физик яктан да, рухи яктан да «безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирә» (1 Тим. 6:17; Зәб. 144:16).

ЙӘҺВӘ ЯРАТУДАН ЧЫГЫП БЕЗНЕ ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТӘ

8. Ни өчен без Йәһвәнең үзебезне өйрәтүен телибез?

8 Әти кеше үз балаларын ярата һәм, аларны беркем дә алдамасын һәм юлдан яздырмасын өчен, якларга тели. Әмма күп кенә әти-әниләр үз балаларына тиешле җитәкчелек бирә алмый, чөнки үзләре дә Аллаһы Сүзендәге нормалар буенча яшәми. Моның аркасында гаиләләр еш кына бәхетсез яши һәм аптырашта кала (Гыйб. сүз. 14:12). Йәһвә исә — «хакыйкать Аллаһысы» (ЯД) (Зәб. 30:6). Ул үз балаларын ярата һәм аларны җитәкләп тормышның һәр өлкәсен, аеруча гыйбадәт кылуны хакыйкать яктылыгы белән яктырта. (Зәбур 42:3 укы.) Йәһвә безгә нинди хакыйкать ачты, һәм бу аның безне яратуын ничек күрсәтә?

Әтиләр үз балаларын хакыйкатькә өйрәтеп һәм аларга күктәге Ата белән мөнәсәбәтләрен үстерергә ярдәм итеп, Йәһвәдән үрнәк ала (8—10 нчы абзацларны кара.)

9, 10. а) Йәһвә үзе турында хакыйкатьне ачып безне яратканын ничек күрсәтә? ә) Йәһвә безнең турында хакыйкатьне ачып безне яратканын ничек күрсәтә?

9 Беренче чиратта Йәһвә безгә үзе турында хакыйкатьне ача. Ул безгә үз исемен ачып бирде. Бу исем Изге Язмаларда башка исемнәргә караганда ешрак очрый. Шулай итеп Йәһвә безне үзе белән таныштырып безгә якынрак булып китә (Ягък. 4:8). Йәһвә безгә шулай ук үз сыйфатларын һәм үзенең нинди шәхес булуын ача. Галәмне күзәткәндә без аның кодрәтен һәм зирәклеген күрәбез. Ә Изге Язмалар аша Йәһвә безгә үз гаделлеген һәм аеруча бетмәс мәхәббәтен күрсәтә (Рим. 1:20). Ул көчле, зирәк һәм шул ук вакытта гадел һәм кайгыртучан әти кебек үз балалары белән якын мөнәсәбәтләрдә тора.

10 Йәһвә безгә шулай ук үз ниятен белергә булыша. Ул безгә үз гаиләсенең әгъзалары булганыбыз турында әйтә. Йәһвә безгә шулай ук бездән нәрсә көткәнен аңлата. Моның ярдәмендә без аның гаиләсендәге һәркем белән бердәмлектә һәм татулыкта хезмәттәшлек итә алабыз. Изге Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, Аллаһы безгә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзебезгә хәл итү хокукын бирмәгән (Ирм. 10:23). Моны белү безнең бәхетле булуыбыз өчен бик мөһим. Аллаһының хакимлеген танысак кына, без тыныч һәм канәгатьлек китерә торган тормыш алып бара алырбыз. Йәһвә шул мөһим хакыйкатьне, безне нык яратканга, безгә ачты!

11. Йәһвә безне яратканга, безгә нәрсә вәгъдә иткән?

11 Балаларын яратучы әти аларның киләчәге турында кайгырта һәм аларның мәгънәле тормыш алып баруларын тели. Кызганычка каршы, кешеләрнең күбесе киләчәктә үзләрен нәрсә көткәнен белми, яисә алар кыска вакытлы файда китерә торган максатлар куеп яши (Зәб. 89:10). Аллаһы балалары буларак, без аның яратуын сизәбез, чөнки ул безгә искиткеч киләчәк вәгъдә иткән. Шуңа күрә без чыннан да мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барабыз.

ЙӘҺВӘ ҮЗ БАЛАЛАРЫН ТӨЗӘТӘ ҺӘМ КИҢӘШ БИРӘ

12. Йәһвә Кабил белән Барухка киңәш биреп, аларны яратуын ничек күрсәткән?

12 «Нигә шулай рәнҗисең? Ни өчен башыңны түбән идең?.. Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?.. Син аңардан [гөнаһтан] өстен бул» (Ярат. 4:6, 7). Йәһвә Кабилгә куркыныч янаганын күргәч, бу сүзләрне әйтеп аңа үз вакытында киңәш биргән һәм дөрес юнәлеш күрсәткән. Шунысы үкенеч, Кабил бу кисәтүгә колак салмаган, һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китергән (Ярат. 4:11—13). Ирмиянең сәркатибе Барух арыган һәм боеккан хәлдә булганда, Йәһвә аның карашы дөрес булмаганын күрсәтер өчен аңа киңәш биргән. Кабилдән аермалы буларак, Барух Йәһвәнең киңәшен кабул иткән, һәм бу аңа үз тормышын саклап калырга булышкан (Ирм. 45:2—5).

13. Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренә сынаулар кичерергә рөхсәт иткән?

13 «Йәһвә яраткан кешесен тәрбияли һәм улы итеп кабул иткән һәркемне камчылый»,— дип язган Паул (Евр. 12:6). Әмма тәрбияләү җәза бирү белән генә чикләнми. Тәрбия төрле була. Изге Язмаларда каты сынаулар аша үткән күп тугры хезмәтчеләр турында әйтелә. Андый сынауларны кичереп чыгып, алар төзәтү алган һәм өйрәтелгән булган. Йосыф, Муса һәм Давыт турында уйланыйк. Изге Язмаларда аларның тормышлары башка хезмәтчеләр белән чагыштырганда җентекләбрәк сурәтләнә. Йәһвә сынаулар вакытында алар белән булганы турында һәм бу аларга зуррак вазифаларга ия булырга ничек ярдәм иткәне турында укыганда, без Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен чыннан да яратканын һәм кайгыртканын күрәбез. (Гыйбрәтле сүзләр 3:11, 12 укы.)

14. Йәһвә безне төзәткәндә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә?

14 Йәһвәнең төзәтүе безгә аның мәхәббәтенең тагын бер ягын күрергә булыша. Берәрсе дөрес булмаганны эшләсә һәм Йәһвә төзәтүен кабул итеп тәүбә итсә, Ул аны «ихластан кичерә» (Ишаг. 55:7). Бу нәрсә аңлата? Давыт Йәһвәнең кичерүе турында йөрәккә үтеп керерлек мондый сүзләр әйткән: «Ул синең бар канунсызлыгыңны кичерә, һәм бар чиреңнән савыктыра. Тормышыңны үлемнән йолып ала, сиңа мәхәббәт һәм шәфкать бирә. Көнчыгыш көнбатыштан ничек ерак булса, Ул шул чаклы канунсызлануларыбызны бездән ерак итте» (Зәб. 102:3, 4, 12). Әйдәгез, Йәһвәнең киңәшенә һәм хәтта төзәтүенә һәрвакыт колак салып, шунда ук аның буенча эш итик. Йәһвә безне төзәтеп чиксез мәхәббәтен күрсәтә икәнен онытмыйк (Зәб. 29:6).

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ

15. Йәһвә өчен үз халкы бик кадерле икәне нәрсәдән күренә?

15 Кайгыртучан әтинең үз гаиләсен һәр зыяннан һәм куркынычтан яклыйсы килә. Безнең күктәге Атабызның да андый теләге бар. Мәдхия җырлаучы Йәһвә турында болай дигән: «Ул Үз изгеләренең җаннарын саклый; аларны гөнаһлылар кулыннан коткара» (Зәб. 96:10). Шуның турында уйланыгыз: күзләрегез сезнең өчен кадерле булганга, аларга куркыныч янаганда, сез аларны саклап калыр өчен шунда ук йомасыз. Йәһвә дә үз халкын кадерләгәнгә, аларны шунда ук яклый. (Зәкәрия 2:8 укы *.)

16, 17. Йәһвә үз халкын үткәндә ничек яклаган һәм бүген моны ничек эшли?

16 Йәһвә үз халкын кайвакыт фәрештәләр ярдәмендә яклый (Зәб. 90:11). Бер фәрештә Иерусалимны яклап, бер төн эчендә ассириялеләрнең 185 000 сугышчысын үтергән (2 Пат. 19:35). Фәрештәләр рәсүл Петерне, рәсүл Паулны һәм башкаларны төрмәдән азат иткән (Рәс. 5:18—20; 12:6—11). Бүгенге көндә дә Йәһвәнең кулы кыска түгел. Африкадагы филиалга килеп киткән Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең бер вәкиле отчет ясаганда илдәге сәяси һәм дини конфликтлар турында әйткән булган. Бәрелешләр, мародерлык, көчләү һәм үтерү аркасында илдә хаос белән анархия хөкем сөргән. Күп кенә кардәшләр мал-мөлкәтләрен югалтса да, аларның берсе дә вафат булмаган. Хәлләре турында сораганда, аларның һәрберсе киң елмаеп: «Барысы әйбәт, Йәһвәгә рәхмәт!» — дип әйтә торган булган. Алар Аллаһының мәхәббәтен сизгән.

17 Кайбер очракларда Йәһвә дошманнарга үз тугры хезмәтчеләрен, мәсәлән, Стифәнне үтерергә рөхсәт иткән. Шулай да Аллаһы үз халкын Шайтанның мәкерле эшләре турында вакытында кисәтеп, гомумән алганда аны яклый (Эфес. 6:10—12). Үз Сүзе һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз аша ул безне күпләрне алдаучы байлык, әхлаксызлык һәм көч куллану белән бәйле күңел ачулар, Интернетны дөрес кулланмау һәм башка шундый нәрсәләр турында кисәтә. Әйе, кайгыртучан Ата буларак, Йәһвә үз халкының иминлеген саклый.

ЗУР ХӨРМӘТ

18. Йәһвәнең үзегезгә карата мәхәббәте турында сез нәрсә уйлыйсыз?

18 Йәһвәнең безгә карата үз мәхәббәтен нинди юллар аша күрсәткәнен карап чыкканнан соң без үзебезне Муса кебек хис итәбез. Йәһвәгә хезмәт итеп үткәргән күп еллар турында уйланганда Муса болай дигән: «Үзеңнең мәрхәмәтең белән тукландырырга соңарма, һәм без һәрвакыт шатланырбыз, куанышырбыз» (Зәб. 89:14). Йәһвәнең үзебезне никадәр нык яратканын аңлау һәм сизү — безнең өчен иң зур хөрмәт һәм фатиха. Рәсүл Яхъя кебек безнең дә мондый сүзләр әйтәсебез килә: «Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте!» (1 Яхъя 3:1).

^ 6 абз. Әюп 38:4, 7: «Мин җиргә нигез салганда, син кайда идең? Аңлыйм дисәң, әйт миңа. Таң йолдызлары бергәләп шатланганда һәм Аллаһының бар уллары куанып кычкырганда, син кайда идең?»

^ 15 абз. Зәкәрия 2:8: «Чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә (үзе данланганнан соң, ул мине сезне талаган халыклар янына җибәрде) болай ди: „Сезгә тигән һәркем минем күз карасына тия“».