Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без Йәһвәне яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

Без Йәһвәне яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

«Без исә, ул безне беренче булып яратканга, яратабыз» (1 ЯХЪЯ 4:19).

ҖЫРЛАР: 6, 138

1, 2. Рәсүл Яхъяның сүзләре буенча, Аллаһы безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәткән?

ӘТИ баласын үз үрнәге белән өйрәтсә, бу иң яхшы өйрәтү булыр. Рәсүл Яхъя: «Без исә, ул [Аллаһы] безне беренче булып яратканга, яратабыз»,— дип язган (1 Яхъя 4:19). Күктәге Атабыз Йәһвә безне яраткан кебек бүтән беркем дә ярата алмый. Шуңа күрә мәхәббәт күрсәтүдә без аңардан үрнәк ала алабыз.

2 Ничек итеп Аллаһы «безне беренче булып яраткан»? Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:8). Иман итүче кешеләр хакына үз Улын йолым итеп биреп, Йәһвә чын мәхәббәтнең асылын күрсәткән. Чын мәхәббәт юмартлык күрсәтүдә һәм фидакарьлек белән эш итүдә чагыла. Андый кыйммәтле бүләк биреп, Аллаһы безгә үз мәхәббәтеннән файда күрергә һәм үзенә карата ярату күрсәтергә мөмкинлек биргән (1 Яхъя 4:10).

3, 4. Аллаһыны яратуыбызны ничек күрсәтеп була?

3 Мәхәббәт — Йәһвәнең төп сыйфаты, шуңа күрә бер кеше Гайсәдән Аллаһының беренче әмере турында сорагач, Гайсә аңа болай дигән: «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30). Гайсә әйткәнчә, без Аллаһыны беренче чиратта бөтен йөрәгебез белән яратырга тиеш. Әмма Аллаһыны бөтен җаныбыз, акылыбыз һәм кодрәтебез белән дә ярату мөһим. Димәк, Аллаһыны эчкерсез яратыр өчен йөрәгебездәге хисләр генә җитми. Аллаһыга карата мәхәббәтебез фикер йөртү рәвешебездә һәм эшләребездә чагылырга тиеш. Микай пәйгамбәрнең сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвә бездән нәкъ шуны көтә. (Микай 6:8 укы *.)

4 Күктәге Атабызга карата эчкерсез мәхәббәтне без ничек күрсәтә алабыз? Аны җан-тән белән яратып. Моның өчен без Йәһвәне тормышыбызда беренче урынга куярга тиеш. Үткән мәкаләдә без Йәһвәнең үз бөек мәхәббәтен балаларына карата нинди дүрт юл аша күрсәткәнен карап чыктык. Әйдәгез, Йәһвәне яратуыбызны ничек күрсәтеп һәм тирәнәйтеп булганын белик.

ЙӘҺВӘНЕҢ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ

5. Йәһвәнең безнең өчен бар эшләгәне турында уйлаганда, бездә нинди теләк туа?

5 Сезгә берәрсе бүләк биргәндә, сез нәрсә эшлисез? Сез шул кешегә рәхмәтле булуыгызны күрсәтәсездер. Өстәвенә, сез бүләкне кадерләгәнгә, аны кулланырга тырышасыздыр. «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк югарыдан,— дип язган шәкерт Ягъкуб,— күктәге яктырткычлар Атасыннан килә, ә ул үзгәрми, ул үзгәреп торучы күләгә шикелле түгел» (Ягък. 1:17). Йәһвә безгә яшәр өчен һәм бәхетле булыр өчен кирәклесен биреп тора. Без Йәһвәнең үзебезне бик нык яратканын күрәбез, һәм бу безне дә аны яратырга дәртләндерә.

6. Йәһвәнең фатихаларын алга таба да алыр өчен, исраиллеләр нәрсә эшләргә тиеш булган?

6 Исраиллеләр йөзләгән ел дәвамында Йәһвәнең яратуын һәм кайгыртуын күреп яшәгән. Ул аларны рухи яктан да, материаль яктан да мул итеп фатихалап торган (Кан. 4:7, 8). Андый фатихаларны алга таба да алыр өчен, алар Аллаһы Кануны буенча яшәргә һәм Йәһвәгә үз җирләрендә беренче булып җыйган уңышның «иң яхшы өлешен» бирергә тиеш булган (Чыг. 23:19). Шулай итеп исраиллеләр Йәһвә күрсәткән мәхәббәтне һәм биргән фатихаларны кадерләгәннәрен күрсәтә алган. (Канун 8:7—11 укы.)

7. «Малыбыз» ярдәмендә Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне ничек күрсәтеп була?

7 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Бездән букваль корбаннар китерү таләп ителмәсә дә, Аллаһыны «малыбыз» белән данлап, без аны яратуыбызны күрсәтә алабыз (Гыйб. сүз. 3:9). Моны ничек эшләп була? Без материаль әйберләребезне сарыф итеп җыелышыбыздагы һәм бөтен дөньядагы Патшалык эшенә өлеш кертә алабыз. Материаль мөмкинлекләребез нинди генә булмасын, шулай эшләү Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне күрсәтер өчен яхшы юл булып тора (2 Көр. 8:12). Йәһвәне яратуыбызны башка юллар белән дә күрсәтеп була.

8, 9. Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанычыбыз аңа карата мәхәббәтебез белән ничек бәйле? Мисал китерегез.

8 Гайсәнең үз шәкертләренә ризык белән кием турында кайгырмаска һәм Патшалыкны беренче урынга куярга кирәк дип әйткәне турында уйланыйк. Ул, күктәге Ата безгә нәрсә кирәк икәнен белә, дип әйткән (Мат. 6:31—33). Йәһвәне никадәр нык яратсак, шулкадәр бу вәгъдәгә иманыбыз нык булыр, чөнки ярату һәм ышаныч бер-берсе белән бәйле. Үзебез таяна алмаган шәхесне без чын мәгънәдә ярата алмыйбыз (Зәб. 142:8). Шуңа күрә шуның турында уйланыйк: «Минем максатларым һәм тормыш рәвешем Йәһвәне чыннан да яратуымны күрсәтәме? Йәһвәнең ихтыяҗларым турында кайгырта алганына ышанычым көндәлек эшләремдә чагыламы?»

9 Майк исемле бер мәсихче андый мәхәббәтне һәм ышанычны күрсәткән. Яшь булганда ул башка илдә Аллаһыга хезмәт итәргә бик нык теләгән. Ул өйләнгән, һәм аның ике баласы туган. Моңа карамастан аның бу теләге һич тә кимемәгән. Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү турындагы күп төрле мәкаләләрне һәм хәбәрләрне укыгач, Майк үз гаиләсе белән тормышын гадиләштерергә булган. Алар үз йортларын сатып, фатирга күченгән. Аннары Майк җыештыру белән бәйле үз бизнесында заказлар санын киметкән һәм үз эшен башка илдә Интернет ярдәмендә ничек башкарып булганын белешкән. Гаиләсе белән күченеп хезмәттә ике бәхетле ел үткәргәннән соң Майк болай дигән: «Без Маттай 6:33 тә язылган Гайсә әйткән сүзләрнең хак булуына үзебез инандык».

ХАКЫЙКАТЬНЕ БӨТЕН ЙӨРӘГЕГЕЗ БЕЛӘН КАБУЛ ИТЕГЕЗ

10. Давыт патша очрагыннан күренгәнчә, ни өчен Йәһвә турындагы хакыйкать хакында уйлану мөһим?

10 Якынча 3 000 ел элек яшәгән Давыт патшаны күкләрнең матурлыгы һәм бөеклеге бик нык сокландырган. Ул болай дип язган: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора». Аллаһы Канунының зирәклеге турында ул мондый сүзләр язган: «Ходайның җаннарны төзәтә торган кануны камил, Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес». Рәхмәт хисе белән андый уйлану нәрсәгә китергән? Давыт болай дип дәвам иткән: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар иде». Әйе, Давыт белән Аллаһы арасында җылы һәм якын мөнәсәбәтләр булган (Зәб. 18:2, 8, 15).

11. Аллаһыны ярату аның безгә бүген мул итеп биргән белемне ничек итеп кулланырга дәртләндерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Бүген без Йәһвәнең иҗади эшләре һәм аның үтәлеп барган нияте турында күп белемгә ия. Бу дөнья кешеләрне югары белем алырга дәртләндерә. Әмма күпләрнең тәҗрибәсеннән күренгәнчә, еш кына андый максатларга омтылу иманны һәм Аллаһыга карата мәхәббәтне югалтуга китерә. Изге Язмалар исә безне белемне генә яратырга түгел, ә зирәклек белән аңлауга да ирешергә дәртләндерә. Моның өчен безгә Аллаһы биргән белемне үзебезнең һәм башкаларның файдасына кулланырга өйрәнергә кирәк (Гыйб. сүз. 4:5—7). Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне Патшалык турындагы яхшы хәбәрне барысына сөйләргә тырышып һәм кешеләргә Аллаһының бөек ниятен аңларга булышып күрсәтәбез. (Зәбур 65:16, 17 укы.)

12. Бер яшь апа-кардәш Йәһвә биргән рухи бүләкләр өчен рәхмәтле булуын ничек күрсәткән?

12 Хәтта яшьләр дә Йәһвәнең рухи бүләкләре өчен рәхмәтле булып, аңа карата мәхәббәт күрсәтә ала. Шаннон исемле апа-кардәш үзенә 11 яшь булганда 10 яшьлек сеңелесе һәм әти-әнисе белән «Аллаһыга бирелгәнлек» дигән өлкә конгрессына барганнарын исенә төшерә. Яшьләргә программаның бер өлешендә аерым секторга утырырга кушканнар. Азрак дулкынланса да, ул шулай эшләгән. Һәр яшь кешегә «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» дигән матур китапны бүләк итеп биргәч, алар бик шатланган. Бу Шаннонның Йәһвә Аллаһыга карата хисләренә ничек тәэсир иткән? Ул болай дип сөйли: «Мин Йәһвәнең чын шәхес булуына һәм аның мине бик нык яратуына инандым». Шаннон болай дип өсти: «Безнең бөек Аллаһыбыз Йәһвә безгә андый искиткеч, камил бүләкләрне юмарт итеп бирә. Без шундый бәхетле!»

АЛЛАҺЫНЫҢ КИҢӘШЕНӘ ҺӘМ ТӨЗӘТҮЕНӘ КОЛАК САЛЫГЫЗ

13, 14. Йәһвәнең киңәшенә карашыбыз аңа карата мәхәббәтебезне ничек күрсәтә?

13 «Ата кеше үзенең сөйгән улын ничек шелтәләсә, Раббы да үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 3:12). Без моңа ничек карарга тиеш? Рәсүл Паул мондый акыллы караш чагылдырган: «Тәрбия бирелгәндә, ул шатлык түгел, ә кайгы булып күренә». Бу сүзләрне әйтеп, Паул тәрбиянең мөһимлеген я кыйммәтлеген киметмәгән, чөнки ул болай дип дәвам иткән: «Ләкин соңрак шул тәрбияне алучыларга тынычлык белән тәкъвалык җимеше китерә» (Евр. 12:11). Йәһвәне яратсак, безгә үз-үзебезгә таянудан сакланырга һәм аның киңәшенә игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләргә алай эш итү бик авыр булса да, Йәһвәгә карата мәхәббәт безгә бик нык булыша ала.

14 Малахи көннәрендә яшәгән күп кенә яһүдләр Аллаһының киңәшен кадерләмәгән. Алар корбан китерү турындагы Канунны белсә дә, шулкадәр гамьсез булып киткән ки, хәтта Йәһвәгә аларга туры киңәш бирергә туры килгән. (Малахи 1:12, 13 укы *.) Бу бик аяныч хәл булган. Йәһвәнең аларга әйткән сүзләренә игътибар итегез: «Мин сезне каһәрләрмен һәм фатихаларыгызны каһәргә әйләндерермен. Әйе, мин фатихаларны каһәргә әйләндердем, чөнки сез аны йөрәгегез белән кабул итмәдегез» (Мал. 2:1, 2). Әйе, белә торып я гадәт буенча Йәһвәнең ярату белән бирелгән киңәшенә колак салмау җитди нәтиҗәләргә китерә ала.

Дөнья нормалары буенча түгел, ә Аллаһы киңәше буенча эш итегез (15 нче абзацны кара.)

15. Безгә бу дөньяда хөкем сөргән нинди караштан сакланырга кирәк?

15 Бүген без үзләрен генә яратучы һәм үзләрен генә кайгыртучы кешеләр арасында яшибез. Алар киңәш белән төзәтүне кабул итәргә генә түгел, ә хәтта аларны ишетергә дә теләми. Кайберәүләр киңәш белән төзәтүне кабул итсә дә, моны теләр-теләмәс кенә эшли. Әмма мәсихчеләргә «бүтән бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәскә» киңәш ителә. Безгә Аллаһының «камил ихтыярына» төшенергә һәм аның буенча эш итәргә кирәк (Рим. 12:2). Йәһвә безгә үз оешмасы аша тормышның төрле өлкәләренә, мәсәлән, башка җенестәге кеше белән мөнәсәбәтләргә, аралашуга һәм ял итүгә кагылышлы үз вакытында киңәшләр бирә. Андый җитәкчелекне теләп кабул итәбез икән, без рәхмәтле булуыбызны һәм Йәһвәне чын күңелдән яратуыбызны күрсәтәбез (Яхъя 14:31; Рим. 6:17).

ЯКЛАУ БЕЛӘН КОТЫЛУНЫ ЙӘҺВӘДӘН ЭЗЛӘГЕЗ

16, 17. а) Ни өчен карарлар кабул иткәндә Йәһвәнең ихтыярын исәпкә алу мөһим? ә) Исраиллеләр Йәһвәгә карата мәхәббәтләренең һәм ышанычларының зәгыйфь булуын ничек күрсәткән?

16 Куркыныч янаганда кечкенә балалар әти-әниләре янына йөгерә. Үскән саен алар күбрәк үзләренә таяна башлый һәм үз карарларын кабул итәргә өйрәнә. Шулай итеп алар җитлеккән булып китә. Шулай да әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре якын булса, балалар үсеп җиткәч тә, аларның карашын белергә тырышыр һәм карар кабул итәр алдыннан алар белән киңәшләшер. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез турында да шуны ук әйтеп була. Аллаһы үз рухын биреп, без ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, бездә «теләк уята һәм көч бирә». Әмма аның ихтыярын исәпкә алмыйча, карарлар кабул итсәк, бу Йәһвәгә карата мәхәббәтебезнең һәм ышанычыбызның зәгыйфь булуын күрсәтер иде (Флп. 2:13).

17 Ишмуил көннәрендә филистилеләр Исраилне тар-мар иткән. Аллаһының халкы ярдәмгә һәм яклауга бик мохтаҗ булган. Алар ничек эш иткән? «Шилодан Йәһвәнең килешүе сандыгын алып килик. Ул безнең арада булса, безне дошманнарыбыздан саклаячак»,— дигән карарга килгән алар. Бу нәрсәгә китергән? «Үтерелгәннәрнең саны бик күп булган. Исраилнең 30 000 җәяүле гаскәрие вафат булган. Аллаһының килешүе сандыгын да кулга алганнар» (1 Иш. 4:2—4, 10, 11). Исраиллеләр уйлаганча, килешү сандыгын алып, алар Йәһвәгә таянуларын күрсәтә. Әмма чынында алар Йәһвә җитәкчелеген эзләмәгән. Алар үз фикеренә таянган, һәм моның нәтиҗәсе аяныч булган. (Гыйбрәтле сүзләр 14:12 укы.)

18. Йәһвәдән ярдәм эзләүгә без ничек карарга тиеш?

18 Мәдхия җырлаучы дөрес караш чагылдырып болай дип язган: «Аллага өмет тот, әле мин Алламны, минем Коткаручымны шөһрәт итәрмен. Эчем пошканда, Сине... исемә төшерәм» (Зәб. 41:6, 7). Йәһвәгә карата нинди тирән хисләр һәм мәхәббәт чагыла бу сүзләрдә! Ә сезнең күктәге Атабызга карата шундый ук мәхәббәт һәм ышаныч бармы? Әйе дисәгез дә, сез Йәһвәгә тагы да күбрәк таяна аласыз һәм Изге Язмалардагы мондый сүзләр буенча эш итә аласыз: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

19. Сез Йәһвәгә карата мәхәббәтегезне ничек күрсәтергә телисез?

19 Безне беренче булып яратып, Йәһвә безгә аны ничек яратырга тиешлегебезне күрсәткән. Аның камил үрнәген һәрвакыт истә тотыйк. Әйдәгез, аны тагы да ныграк бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз, бөтен акылыбыз һәм бөтен кодрәтебез белән яратыйк (Марк 12:30).

^ 3 абз. Микай 6:8: «И кеше, ул сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте. Йәһвә синнән нәрсә таләп итә? Ул тик гадел эш итүеңне, тугрылыкны сөюеңне, Аллаһың юлында тыйнак йөрүеңне тели!»

^ 14 абз. Малахи 1:12, 13: «„Әмма сез аны: „Йәһвә табыны нәҗесләнгән, һәм аның өстендәге җимеш белән ризыкны санга сукмасаң да була“,— дип әйтеп хур итәсез. Сез шулай ук: „Шулкадәр туйдырды!“ — дисез һәм җирәнеп уфтанасыз“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә. „Сез талап алынган, аксак һәм авыру хайваннарны китерәсез. Әйе, сез андый нәрсәләрне бүләк итеп китерәсез! Мин аларны сездән кабул итәргә тиешме?“ — ди Йәһвә».