Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Иманда нык торыгыз»

«Иманда нык торыгыз»

«Иманда нык торыгыз... ныгыгыз» (1 КӨР. 16:13).

ҖЫРЛАР: 23, 34

1. а) Гәлиләя диңгезендәге давыл вакытында Петер белән нәрсә була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ни өчен Петер бата башлаган?

РӘСҮЛ Петер һәм башка шәкертләр төнге давыл вакытында Гәлиләя диңгезендә көчкә ишкәк ишә. Кинәт алар диңгез өстеннән атлап баручы Гайсәне күреп ала. Петер Хуҗасы янына барырга теләп, Гайсәне үзен чакырырга сорый. Гайсә аңа үзе янына килергә кушкач, Петер көймәдән чыгып, могҗизалы рәвештә Гайсәгә таба дулкынланып торган су өстеннән китә. Әмма бер мизгелдән соң Петер бата башлый. Ни өчен? Ул давылга карап куркуга төшә. Петер Гайсәдән ярдәм сорый, һәм Гайсә шунда ук кулын сузып аны тотып ала да: «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» — дип әйтә (Мат. 14:24—32).

2. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

Петер белән булган очракка игътибар итеп, иманга кагылышлы өч якны карап чыгыйк: 1) Петер Аллаһының ярдәм итәчәгенә ышанычын башта ничек күрсәткән? 2) Ни өчен Петер иманын югалта башлаган? 3) Петергә иманын кайтарырга нәрсә булышкан? Бу фикерләрне карап чыгу безгә «иманда нык торыр» өчен нәрсә кирәк икәнен күрергә булышыр (1 Көр. 16:13).

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯРДӘМ ИТӘЧӘГЕНӘ ИМАН ИТЕГЕЗ

3. Ни өчен Петер көймәдән чыккан? Без нинди охшаш адым ясадык?

3 Гайсә Петерне чакыргач, ул иман күрсәтеп, су өстеннән барыр өчен көймәдән чыккан. Петер, Аллаһы Гайсәгә булышкан кебек, үзенә дә булышачак дип ышанган. Без дә иман күрсәтеп, Йәһвәгә багышланып суга чумдырылу үттек. Гайсә, без аның эзләре буенча барсын өчен, безне аның шәкертләре булырга чакырды. Безгә Гайсәгә дә, Аллаһыга да иман итеп, аларның безгә төрле яктан ярдәм итәчәгенә ышанырга кирәк (Яхъя 14:1; 1 Петер 2:21 укы).

4, 5. Ни өчен без иманны кыйммәтле нәрсә дип саныйбыз?

4 Иман чыннан да кыйммәтле нәрсә. Петернең иманы аңа су өстеннән барырга ярдәм иткән кебек, без дә иман күрсәтеп кеше күзлегеннән булдыра алмаганны эшли алабыз (Мат. 21:21, 22). Мәсәлән, күбебез үз карашларын һәм гадәтләрен шулкадәр үзгәртте ки, үзебезне моңа кадәр белгән кешеләр өчен без танымаслык булып киттек. Без андый адымнарны Аллаһыга иман күрсәтеп ясадык, шуңа күрә Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны фатихалады. (Көләсәйлеләргә 3:5—10 укы.) Бервакыт иманыбыз безне Йәһвәгә багышланырга этәрде, һәм без аның дуслары булып киттек. Без моны үз көчебез ярдәмендә беркайчан да эшли алмас идек (Эфес. 2:8).

5 Йәһвәгә үз тормышыбызны багышлаганнан соң да, иман безгә көч биреп тора. Иманыбыз ярдәмендә без кешеләрдән көчлерәк булган дошманыбызның — Иблиснең һөҗүмнәренә каршы тора алабыз (Эфес. 6:16). Өстәвенә, Йәһвәгә таянганга, без авыр вакытларда чиктән тыш борчылмыйбыз. Без иман күрсәтеп Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, Йәһвә материаль ихтыяҗларыбыз турында кайгыртачак дип вәгъдә итә (Мат. 6:30—34). Шулай ук иман күрсәтеп без кыйммәтле бүләккә — мәңгелек тормышка ия була алырбыз. Кешеләр мәңгелек тормышка үз тырышлыклары белән беркайчан да ия була алмас иде (Яхъя 3:16).

КАРАШЫБЫЗНЫ ЧИТКӘ ЮНӘЛТСӘК, ИМАННЫ ЮГАЛТА АЛАБЫЗ

6, 7. а) Петер очрагындагы җил белән дулкыннарны нәрсә белән чагыштырып була? ә) Ни өчен безгә иманыбызны югалтуыбыз бар икәнен истә тотарга кирәк?

Петер су өстеннән барганда җил һәм дулкыннар булган. Аларны мәсихче тормышында туып торган сынаулар һәм авырлыклар белән чагыштырып була. Безгә ничек кенә авыр булса да, Йәһвә ярдәме белән без нык кала алабыз. Петер, көчле җил искәнгә һәм зур дулкыннар булганга, бата башлаганмы? Юк. Изге Язмаларда: «Давылны күреп, ул куркуга төште»,— дип әйтелә (Мат. 14:30). Петер үз карашын Гайсәдән читкә юнәлткәнгә, аның иманы какшаган. «Давылны күреп» карашыбызны давылның нихәтле көчле булуына тупласак һәм Йәһвәнең безгә булышачагына шикләнсәк, без дә бата башларбыз.

7 Безгә шуны истә тотарга кирәк: безнең дә иманыбыз зәгыйфьләнергә мөмкин. Изге Язмаларда иманның какшавы я аны югалту «безне җиңел генә чуалтучы гөнаһ» дип атала (Евр. 12:1). Петернең очрагыннан күренгәнчә, карашыбызны дөрес булмаган нәрсәләргә тупласак, иманыбыз бик тиз зәгыйфьләнә ала. Иманыбыз куркыныч астындамы, юкмы икәнен ничек күрергә? Әйдәгез, үзебезне тикшерергә булышачак кайбер сорауларны карап чыгыйк.

8. Ни өчен Аллаһының вәгъдәләренә иманыбыз какшый ала?

8 Аллаһының вәгъдәләренә иманым элеккечә ныкмы? Аллаһы бу дөнья төзелешен юк итәргә вәгъдә итсә дә, бу дөнья тәкъдим иткән күптөрле күңел ачулар игътибарыбызны читкә юнәлтеп, Аллаһының вәгъдәләренә иманыбызны какшата ала. Без ахырның якынлаша баруына шикләнә башларга мөмкин (Хаб. 2:3). Аллаһы шулай ук йолым нигезендә безне кичерергә вәгъдә итә. Шулай да элек кылган хаталарыбыз аркасында гаеп хисенә бирелсәк, без Йәһвәнең бар гөнаһларыбызны «юып төшергәненә» шикләнә башларбыз (Рәс. 3:19). Нәтиҗәдә, без Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлыкны югалта алабыз һәм вәгазьләүдән туктый алабыз.

9. Игътибарыбызны шәхси омтылышларга туплау нәрсәгә китерә ала?

9 Мин Аллаһыга хезмәт итүдә элеккечә ашкынып катнашаммы? Рәсүл Паул шуңа игътибар иткән: Йәһвәгә ашкыну белән хезмәт итсәк, без ахырга кадәр өметебезгә «тулысынча ышанып» яшәрбез. Тырышлыкларыбызны шәхси омтылышларга туплау нәрсәгә китерә ала? Әйтик, без акчалы, әмма Аллаһыга хезмәт итүебезгә комачаулый торган эшкә кердек, ди. Моның аркасында без «сүлпән» булып китеп, Йәһвәгә кулдан килгәннең барысын да эшләми башларга мөмкин (Евр. 6:10—12).

10. Башкаларны кичергәндә без Йәһвәгә иман иткәнебезне ничек күрсәтәбез?

10 Миңа башкаларны кичерергә авырмы? Берәрсе безне рәнҗетсә, без игътибарны үз хисләребезгә туплап, аңа ачу саклап йөрү я аның белән бөтенләй сөйләшмәү вәсвәсәсенә бирелергә мөмкин. Ә башкаларны кичерсәк, без Йәһвәгә иман иткәнебезне күрсәтәбез. Ничек итеп? Гөнаһлар аркасында без Аллаһыга бурычлы булган кебек, үзебезгә каршы гөнаһ кылган кешеләр дә безгә бурычлы булып китә (Лүк 11:4). Башкаларны кичергәндә, без Аллаһыга таянабыз. Без Аллаһының хуплавын алу башкаларның үзебезгә бурычларын кайтаруына караганда күпкә мөһимрәк икәнен күрсәтәбез. Гайсәнең шәкертләре башкаларны кичерер өчен иманның кирәклеген аңлаган. Гайсә үз шәкертләренә үзләренә каршы хәтта берничә тапкыр гөнаһ кылган кешеләрне кичерергә кирәк дип әйткәч, шәкертләре аңардан: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип үтенгән (Лүк 17:1—5).

11. Изге Язмаларга нигезләнгән киңәштән файда алырга нәрсә комачаулый ала?

11 Миңа Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирелгәндә, мин үпкәлимме? Киңәштән файда алыр урынына без киңәшнең ничек бирелгәненә я киңәш бирүченең кимчелекләренә игътибар итәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 19:20). Үз фикер йөртү рәвешебезне Аллаһының фикер йөртү рәвешенә туры китерү мөмкинлеген югалтмыйк.

12. Аллаһы үз халкын җитәкләр өчен кулланган кардәшләрдән зарланып йөрүебез нәрсәне ачыклый?

12 Мин җыелыштагы билгеләнгән абый-кардәшләрдән зарланмыйммы? Исраиллеләр тугры булмаган ун шымчының начар хәбәренә игътибарларын туплагач, Муса белән Һаруннан зарлана башлаган. Йәһвә Мусадан болай дип сораган: «Кайчанга кадәр алар Миңа ышанмас икән?» (Сан. 14:2—4, 11). Әйе, исраиллеләрнең зарлануы аларның Аллаһыга таянмауларын күрсәткән, чөнки Аллаһы үзе Муса белән Һарунны билгеләгән булган. Без дә Аллаһы үз халкын җитәкләр өчен билгеләгән абый-кардәшләрдән һәрвакыт сукранып торабыз икән, бу иманыбызның зәгыйфьләнгәнен күрсәтмиме?

13. Иманыбызның какшавын абайласак, ни өчен без күңел төшенкелегенә бирелмәскә тиеш?

13 Үз-үзебезне тикшергәндә иманыбызның какшавын аңласак, күңел төшенкелегенә бирелмик. Хәтта рәсүл Петер дә куркуга бирелгән һәм шикләнә башлаган. Әйе, кайвакыт Гайсә үзенең бар шәкертләре турында «иманга зәгыйфьләр» дип әйткән (Мат. 16:8). Әмма Петер очрагыннан без мөһим сабак ала алабыз. Әйдәгез, Петернең иманы какшап, ул диңгездә бата башлаганнан соң, аның нәрсә эшләгәнен карап чыгыйк.

КАРАШЫБЫЗНЫ ГАЙСӘГӘ ТУПЛАП ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТЫЙК

14, 15. а) Петер бата башлагач, нәрсә эшләгән? ә) Гайсәне күрмәсәк тә, ничек аны «күздән ычкындырмаска»?

14 Петер давылга карап, бата башлагач, көймәгә үзе дә кире кайта алыр иде. Ул яхшы йөзә белгән, шуңа күрә алай эш итү аның өчен табигый булыр иде (Яхъя 21:7). Әмма Петер үз-үзенә таяныр урынына, игътибарын Гайсәгә туплап, аның ярдәмен кабул иткән. Иманыбызның зәгыйфьләнә баруын сизәбез икән, Петердән үрнәк алырга кирәк. Әмма моны ничек эшләп була?

15 Петер карашын Гайсәгә юнәлткән кебек, без дә «Баш Җитәкчебез — иманыбызны Камилләштерүче Гайсәне күздән ычкындырмаска» тиеш. (Еврейләргә 12:2, 3 укы.) Әйе, без Петердән аермалы буларак, Гайсәне күрә алмыйбыз. Ләкин без Гайсәнең өйрәткәннәрен һәм эшләрен тикшерәбез һәм аның үрнәгенә ияреп аны «күздән ычкындырмыйбыз». Әйдәгез, Гайсәнең үрнәгенә иярергә булышучы кайбер адымнарны карап чыгыйк. Андый адымнар ясап без иманыбызны ныгыта алырбыз.

Гайсәне күздән ычкындырмыйча һәм аның эзләре буенча барып, без иманыбызны ныгытабыз (15 нче абзацны кара.)

16. Изге Язмаларны өйрәнеп без үз иманыбызны ничек ныгыта алабыз?

16 Изге Язмаларга ышанычыгызны ныгытыгыз. Гайсә Аллаһы Сүзе — хакыйкать икәненә һәм тормышта иң яхшы җитәкчелек биргәненә инанган (Яхъя 17:17). Иманыбыз Гайсәнеке кебек нык булсын өчен, без Изге Язмаларны һәр көн укырга, аны өйрәнергә һәм белгәннәребез турында уйланырга тиеш. Изге Язмаларны өйрәнгәндә шулай ук үз сорауларыгызга җавапны эзләп табыгыз. Мәсәлән, соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә Изге Язмалардагы дәлилләрне җентекләп тикшереп, сез ахырның якын булуына инана аласыз. Тормышка инде ашкан күп пәйгамбәрлекләрне тикшереп, Изге Язмаларда язылган киләчәккә кагылышлы вәгъдәләргә иманыгызны ныгытыгыз. Изге Язмаларның гамәли киңәшләр китабы булуына ышанычыгызны үстерегез. Моны кардәшләребезнең Изге Язмалар ярдәмендә үз тормышларын яхшы якка ничек үзгәрткәннәре турында укып эшләп була * (1 Тис. 2:13).

17. Ни өчен Гайсә бик авыр сынаулар вакытында тугры булып кала алган, һәм без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

17 Карашыгыз Йәһвә вәгъдә иткән фатихаларга төбәлгән булсын. Гайсә карашын «үзен киләчәктә көткән шатлыкка» юнәлтеп, бик авыр сынауларга карамастан, иманын саклый алган (Евр. 12:2). Бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр беркайчан да аның игътибарын читкә юнәлтмәгән (Мат. 4:8—10). Сез дә Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвә үзегезгә биргән искиткеч вәгъдәләр турында уйланыгыз. Үзегезне яңа дөньяда күз алдына китерегез. Анда нәрсә эшләячәгегез турында язып я рәсем ясап карагыз. Үзегез түземсезлек белән көткән терелтеләчәк кешеләрнең исемлеген төзегез. Алар белән нәрсә турында сөйләшергә теләгәнегезне языгыз. Аллаһының үз вәгъдәләрен гомумән кешеләргә генә түгел, ә шәхсән сезгә биргәнен күрегез.

18. Дога ярдәмендә иманны ничек ныгытып була?

18 Догада Аллаһыдан күбрәк иман сорагыз. Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәдән изге рух сорарга өйрәткән (Лүк 11:9, 13). Изге рух сораганда күбрәк иман турында дога кылыгыз, чөнки ул — рух җимешенең бер сыйфаты. Үтенечләрегездә конкрет булыгыз. Мәсәлән, сезгә башкаларны кичерергә авыр булса, Йәһвәдән иманыгызны ныгытсын дип һәм кичерергә ярдәм итсен дип сорагыз.

19. Яхшы дусларны нәрсә аерып тора?

19 Көчле иманга ия булган кешеләр белән аралашыгыз. Гайсә якын дусларны аеруча игътибар белән сайлаган. Аның иң якын дуслары — рәсүлләре үз иманнарын һәм тугры булуларын Гайсәнең әмерләрен үтәп күрсәткән. (Яхъя 15:14, 15 укы.) Шуңа күрә дусларны үз иманнарын Гайсәне тыңлап күрсәтүче кешеләр арасында эзләгез. Шуны истә тотыгыз: яхшы дуслар ачык аралаша, алар хәтта киңәшләр бирергә я аларны кабул итәргә әзер (Гыйб. сүз. 27:9).

20. Башкаларга иман үстерергә булышу безгә нинди файда китерә?

20 Башкаларга иманнарын ныгытырга булышыгыз. Гайсә үз шәкертләренең иманнарын үз сүзләре һәм эшләре ярдәмендә үстергән (Марк 11:20—24). Без аңардан үрнәк алырга тиеш, чөнки башкаларга иман үстерергә ярдәм иткәндә без үз иманыбызны да ныгытабыз (Гыйб. сүз. 11:25). Вәгазьләгәндә һәм башкаларны өйрәткәндә, Аллаһының барлыгына, аның безнең турында кайгыртканына һәм Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына ышанычлы дәлилләр китерегез. Абый һәм апа-кардәшләрегезгә дә иманнарын нык килеш сакларга булышыгыз. Әгәр дә сез берәр кардәшегезнең шикләнә башлаганын, мәсәлән, аның билгеләнгән абый-кардәшләрдән зарлана башлаганын күрсәгез, аңардан читләшергә ашыкмагыз. Моның урынына ипләп кенә аңа яңадан иман итә башлар өчен адымнар ясарга булышыгыз (Яһүд 22, 23). Мәктәптә укысагыз һәм дәресләрдә эволюция теориясе каралса, барлыкка китерүгә үз иманыгызны кыюлык белән яклагыз. Сез сүзләрегезнең башкаларга ничек тәэсир итәчәгенә гаҗәпләнерсез.

21. Йәһвә һәрберебезгә нәрсә вәгъдә иткән?

21 Аллаһы Гайсә аша Петергә үз курку хисләрен дә, шикләнүләрен дә җиңәргә ярдәм иткән, һәм Петер иман күрсәтүдә башкалар өчен яхшы үрнәк булып киткән. Йәһвә шулай ук һәрберебезгә дә иманда нык булып калырга ярдәм итә. (1 Петер 5:9, 10 укы.) Иманыбызны ныгытыр өчен тырышлыклар куярга кирәк булса да, Йәһвә безне тырышлыкларыбыз өчен фатихалаячак.

^ 16 абз. Мәсәлән, таратыр өчен брошюралардагы «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубриканы кара.