Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Мәсих җитлеккәнлегенә ирешәсезме?

Сез Мәсих җитлеккәнлегенә ирешәсезме?

«Мәсих җитлеккәнлегенә ирешегез» (ЭФЕС. 4:13).

ҖЫРЛАР: 11, 42

1, 2. Һәр мәсихче нинди җитлеккәнлеккә омтылырга тиеш? Мисал китерегез.

ТӘҖРИБӘЛЕ хуҗабикә базарда җимешләр сайлаганда, иң зурларын һәм иң очсызларын сайламый. Моның урынына ул өлгергән җимешләрне эзли. Ул тәмле, хуш исле һәм файдалы җимешләр сатып алырга тели. Әйе, ул үсеп һәм пешеп җиткән җимешләрне сайлый.

2 Кеше үзен Йәһвәгә багышлап, суга чумдырылу үткәннән соң да рухи яктан үсүен дәвам итә. Ул Аллаһының җитлеккән хезмәтчесе булып китәргә тели. Сүз физик җитлеккәнлек турында түгел, ә рухи җитлеккәнлек турында бара. Рәсүл Паул Эфестәге мәсихчеләргә рухи яктан үсәргә кирәк дип язган. Ул аларны «иманда һәм Аллаһы Улы турындагы төгәл белемдә бердәмлеккә ирешкәнче... балигъ кеше кебек булганчы, Мәсих җитлеккәнлегенә ирешергә» дәртләндергән (Эфес. 4:13).

3. Йәһвә халкының бүгенге хәле Эфес җыелышында булган хәлгә кайсы яктан охшаш?

3 Паул үз хатын язганда, Эфестәге җыелыш оештырылганнан соң инде берничә ел үткән булган. Андагы күп кенә мәсихчеләр рухи яктан зур уңышларга ирешкән. Шулай да кайберәүләргә җитлеккәнлеккә һаман да омтылырга кирәк булган. Бүген дә Йәһвә Шаһитләре охшаш хәлдә. Күп кардәшләр Аллаһыга озак вакыт хезмәт итә һәм рухи җитлеккәнлеккә ирешкән. Әмма башкаларга әле моңа ирешәсе бар. Мәсәлән, һәр ел меңләгән яңа мәсихче суга чумдырылу үтә, шуңа күрә кайберәүләргә әле дә җитлеккәнлеккә омтылырга кирәк. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? (Көл. 2:6, 7)

МӘСИХЧЕНЕҢ РУХИ ҮСЕШЕ

4, 5. Җитлеккән мәсихчеләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торырга мөмкин, әмма аларның нинди уртак яклары бар? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Базарда пешкән җимешләрне сайлаганда, сез аларның бер-берсеннән аерылып торганына игътибар итәсез. Шулай да пешкән җимешләрнең охшаш яклары да бар. Җитлеккән мәсихчеләрнең дә милләтләре, чыгышлары, сәламәтлекләре, яшьләре һәм тәҗрибәләре төрле булырга мөмкин. Холыклары һәм гореф-гадәтләре дә аерылып тора. Шулай да, аларның җитлеккән булуларын күрсәтүче сыйфатлары бар. Нинди сыйфатлар турында сүз бара?

5 Йәһвәнең җитлеккән хезмәтчесе Гайсәдән үрнәк алып яши. Гайсә, без «нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен», үрнәк калдырган (1 Пет. 2:21). Гайсәнең сүзләре буенча, Йәһвәне бөтен йөрәк, бөтен җан, бөтен акыл белән ярату һәм үз якыныңны үзеңне яраткандай ярату бик мөһим (Мат. 22:37—39). Җитлеккән мәсихче бу киңәш буенча эш итәргә тырыша. Ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен беренче урынга куеп яши һәм фидакарьлек рухын күрсәтеп башкаларны ярата.

Олы яшьтәге мәсихчеләр яшьләргә үз өсләренә җитәкчелек алырга ярдәм итеп Мәсихнең басынкылыгын үрнәк итеп тота (6 нчы абзацны кара.)

6, 7. а) Җитлеккән мәсихчене нинди сыйфатлар аерып тора? ә) Без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш?

6 Шулай да без мәхәббәт җитлеккән мәсихче чагылдырырга тиеш булган бердәнбер сыйфат түгел икәнен аңлыйбыз (Гәл. 5:22, 23). Рух җимешенең башка сыйфатлары да, мәсәлән юашлык, тотнаклылык һәм түземлек мөһим. Бу сыйфатлар авыр ситуацияләрдә үзеңне кулда тотарга һәм өметне югалтмаска ярдәм итә ала. Җитлеккән мәсихче шәхси өйрәнү үткәргәндә һәрвакыт Изге Язмалардагы принципларга игътибар итә. Бу принциплар ярдәмендә ул яхшылык белән яманлыкны аера ала. Нәтиҗәдә, аның кабул иткән карарларында җитлеккән булуы чагыла. Мәсәлән, ул Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан тавышын тыңлый. Җитлеккән мәсихче басынкылык күрсәтеп Йәһвәнең юллары һәм нормалары үзенекеннән акыллырак икәнен һәрвакыт таный *. Ул яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли һәм җыелышның бердәмлегенә үз өлешен кертә.

7 Йәһвәгә күпме генә хезмәт итсәк тә, без үзебезгә шундый сорау бирергә тиеш: «Рухи яктан алга таба да үсәр өчен, мин тормышымның нинди өлкәләрендә Гайсәдән тагы да яхшырак үрнәк ала алам?»

«КАТЫ АЗЫК ИСӘ ҖИТЛЕККӘННӘР ӨЧЕН»

8. Гайсәнең Изге Язмаларны белүе һәм аңлавы турында нәрсә әйтеп була?

8 Гайсә Мәсих Аллаһы Сүзен бик яхшы белгән һәм аңлаган. Аңа нибары 12 яшь булганда, ул гыйбадәтханәдә укытучылар белән рухи темаларга фикер алыша алган. «Аны тыңлаган бар кеше аның аңлау сәләтенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утырган» (Лүк 2:46, 47). Соңрак, Гайсә Аллаһы Сүзеннән тиешле өзекләр китергәндә, аның дошманнары аңа берни дә әйтә алмаган (Мат. 22:41—46).

9. а) Изге Язмаларны өйрәнү турында әйткәндә, рухи яктан үсәр өчен нинди гадәтләр мөһим? ә) Изге Язмаларны өйрәнүнең максаты нинди?

9 Рухи яктан үсәргә теләүче мәсихче, Гайсәдән үрнәк алып, Изге Язмаларны өстән-өстән генә уку белән чикләнми. Ул «каты азыкның... җитлеккәннәр өчен» булуын аңлап, Изге Язмаларда язылганнарны регуляр рәвештә җентекләп өйрәнә (Евр. 5:14). Әйе, җитлеккән мәсихче «Аллаһы Улы турындагы төгәл белемгә» ия булырга тели (Эфес. 4:13). Сез Изге Язмаларны укуны һәр көн планлаштырасызмы? Сез шәхси өйрәнүне регуляр рәвештә үткәрәсезме һәм гаилә белән гыйбадәт кылу өчен вакытны атна саен бүлеп куясызмы? Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә, Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен һәм хисләрен яхшырак аңлар өчен принципларга игътибар итегез. Аннары карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырышыгыз. Шулай итеп сез Йәһвәгә тагы да якынлашырсыз.

10. Җитлеккән мәсихченең алган белемнәре аның көндәлек тормышына ничек тәэсир итә?

10 Җитлеккән мәсихче Изге Язмаларны белү генә әз икәнен аңлый. Ул Аллаһы юллары һәм принциплары турында белгәннәрен никадәр нык ярата? Андый ярату аның үз омтылышларын түгел, ә Йәһвә ихтыярын беренче урынга куеп яшәвендә күренер. Өстәвенә, җитлеккән мәсихче элекке карашларыннан һәм яшәү рәвешеннән «арынырга» тырыша. Андый үзгәрешләр ясап, ул яңа шәхес булып киенә һәм Гайсәдән үрнәк алып яши. «Андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган». (Эфеслеләргә 4:22—24 укы.) Изге Язмалар Аллаһы рухының җитәкчелеге астында язылган булган. Мәсихче Изге Язмалардагы нормалар турында белемнәрен тирәнәйткәндә һәм аларга яратуын үстергәндә, изге рухка үз йөрәгенә һәм акылына тәэсир итәргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп ул рухи яктан үсә.

БЕРДӘМЛЕКНЕ САКЛАГЫЗ

11. Гайсә нинди шартларда яшәгән?

11 Гайсә — камил кеше — җирдә камил булмаган кешеләр арасында яшәгән. Аны камил булмаган әти-әнисе тәрбияләгән, һәм ул еллар буе камил булмаган туганнары белән яшәгән. Хәтта аның иң якын шәкертләре дә горурлык һәм масаючанлык кебек сыйфатлар күрсәткән. Мәсәлән, Гайсәнең үлеме алдындагы кичне «алар арасында кайнар бәхәс» чыккан. «Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләшкәннәр» (Лүк 22:24). Әмма Гайсә үзенең камил булмаган шәкертләренең рухи яктан үсеп бердәм җыелыш оештыра алачагына ышанган. Шул ук кичне Гайсә күктәге Атасына рәсүлләренең бер-берсен яратып бердәм булулары турында дога кылып болай дип сораган: «Алар бөтенесе бер булсын... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар... Без бер булган кебек, алар да бер булсын» (Яхъя 17:21, 22).

12, 13. а) Эфеслеләргә 4:15, 16 да язылган сүзләр җыелыш бердәмлегенә өлеш кертү мөһим икәнен ничек күрсәтә? ә) Бер абый-кардәш үзенең йомшак ягы белән ничек көрәшкән һәм шулай итеп бердәмлеккә үз өлешен кертергә ничек өйрәнгән?

12 Йәһвәнең җитлеккән хезмәтчесе җыелыштагы бердәмлеккә өлеш кертә. (Эфеслеләргә 4:1—6, 15, 16 укы.) Без Аллаһы халкының «үзара беркетелеп ныгытылган» булуын һәм бар әгъзаларының бер-берсе белән хезмәттәшлек итүен телибез. Йәһвә Сүзеннән күренгәнчә, андый бердәмлеккә ирешер өчен басынкылык кирәк. Басынкы булганга, җитлеккән абый я апа-кардәш, хәтта башкаларның кимчелекләре авырлыклар тудырганда да, бердәмлек сакларга тырыша. Җыелыштагы берәр абый я апа-кардәшнең кимчелекләре авырлыклар тудырганда, сез үзегезне ничек тотасыз? Сезне берәрсе рәнҗеткәндә, сез нәрсә эшлисез? Сезнең үзегезне рәнҗеткән кешедән аерып торучы стена төзү гадәтегез юкмы? Яисә сез бер-берегезне берләштерүче күпер салырга тырышасызмы? Әйе, җитлеккән мәсихче стеналар урынына күперләр төзергә тырыша.

13 У́ве исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Үткәндә ул кардәшләрнең кимчелекләре аркасында боеккан булган. Аннары ул Изге Язмалар һәм «Изге Язмаларны аңлау» китабы ярдәмендә Давыт тормышын өйрәнергә булган. Ни өчен? Уве болай дип аңлата: «Давыт үз кардәшләренең дөрес эш итмәгәнен күргән. Мәсәлән, Шаул патша аны үтерергә тырышкан, кайбер кешеләр аны ташлар атып үтерергә теләгән һәм хәтта хатыны да Давыттан мыскыллап көлгән (1 Иш. 19:9—11; 30:1—6; 2 Иш. 6:14—22). Әмма Давыт башкаларның үзенә кылган эшләренә Йәһвәгә карата мәхәббәтен суытырга беркайчан да ирек бирмәгән. Давыт шулай ук шәфкатьле булган, ә миңа бу сыйфат җитеп бетми иде. Андый шәхси өйрәнү ярдәмендә мин кардәшләрнең кимчелекләренә карашымны үзгәрттем. Хәзер мин аларның хаталарын санап бармыйм. Моның урынына мин җыелышның бердәмлегенә өлеш кертергә тырышам». Ә сез җыелыш бердәмлегенә өлеш кертүне максат итеп куясызмы?

ДУСЛАРНЫ АЛЛАҺЫ ИХТЫЯРЫН ҮТӘҮЧЕЛӘР АРАСЫНДА ЭЗЛӘГЕЗ

14. Гайсә үзенә дус итеп нинди кешеләрне сайлаган?

14 Гайсә Мәсих үзен кешеләр белән дусларча тоткан. Төрле кешеләр — ир-атлар, хатын-кызлар, яшьләр, олылар һәм хәтта балалар аның янында үзләрен иркен хис иткән. Шулай да Гайсә үзенә якын дусларны сайлаганда акыл белән эш иткән. Ул үз тугры рәсүлләренә болай дигән: «Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым» (Яхъя 15:14). Гайсә андый дусларны үзенә тугры ияргән һәм чын йөрәктән Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр арасында эзләгән. Сез дә якын дусларны Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүче кардәшләр арасында эзлисезме? Ни өчен бу мөһим?

15. Яшьләргә җитлеккән мәсихчеләр белән аралашу нинди файда китерә ала?

15 Күп кенә җимешләр кояшның җылы нурлары астында яхшырак пешә. Кардәшлекнең җылысы да сезгә җитлеккәнлеккә ирешергә булыша ала. Сез тормышта нинди юл сайларга икән дип уйланып торучы яшь кеше булсагыз, сезгә Йәһвәгә хезмәт итүдә зур тәҗрибәгә ия булган һәм җыелыштагы бердәмлеккә өлеш керткән кардәшләр белән аралашу акыллы булыр иде! Тормышта аларның егылып яңадан торулары булгандыр, һәм алар Аллаһыга хезмәт итүдә авырлыклар кичергәндер. Андый кардәшләр сезгә иң яхшы тормыш юлын сайларга булыша ала. Андый кардәшләр белән җылы һәм файдалы аралашу сезгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм җитлеккәнлеккә ирешергә ярдәм итә ала. (Еврейләргә 5:14 укы.)

16. Бер яшь апа-кардәшкә җыелыштагы җитлеккән кардәшләр ничек булышкан?

16 Хельга исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул мәктәптә соңгы елын укыганда сыйныфташларының үз максатлары турында сөйләшкәнен исенә төшерә. Күпләр уңышлы тормышка ирешер өчен университетка керергә теләгән. Хельга моның турында җыелыштагы дуслары белән сөйләшкән. «Күп кенә дусларым миннән олырак иде,— дип сөйли ул,— һәм алар миңа бик нык ярдәм итте. Алар мине тулы вакытлы хезмәтне башларга дәртләндерде. Нәтиҗәдә, мин биш ел пионер булып хезмәт итә алдым. Хәзер, еллар узгач, мин яшьлегемне Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаганыма бик шат. Мин моңа бер дә үкенмим».

17, 18. Рухи җитлеккәнлек безгә Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итәргә ничек ярдәм итә ала?

17 Гайсәдән үрнәк алып яшәсәк, бу безгә рухи яктан үсәргә ярдәм итәр. Без Йәһвәгә якынлашырбыз, һәм безнең Йәһвәгә хезмәт итүдә хәлдән килгәнне эшләү теләгебез үсәр. Аллаһының хезмәтчесе рухи яктан үсеп, җитлеккән мәсихче булып киткәч, Йәһвәгә иң яхшысын бирә ала. Гайсә үз шәкертләрен болай дип дәртләндергән: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (Мат. 5:16).

18 Күргәнебезчә, җитлеккән мәсихче җыелыш өчен зур ярдәм булып тора. Рухи җитлеккәнлек мәсихченең Аллаһы тарафыннан бирелгән үз вөҗданын ничек куллануыннан күренә. Вөҗдан безгә акыллы карарлар кабул итәргә ничек булыша ала? Без башкаларның вөҗданнарын хөрмәт итүебезне ничек күрсәтә алабыз? Киләсе мәкаләдә бу сорауларга җавап каралачак.

^ 6 абз. Мәсәлән, олы яшьтәге тәҗрибәле абый-кардәшләрне үзләренең кайбер вазифаларын яшьрәк абый-кардәшләргә тапшырырга сорый алалар. Алар яшь абый-кардәшләргә шул вазифаларны үтәргә ярдәм итә ала.