Рухи нәрсәләр турында уйланыгыз
«Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул» (1 ТИМ. 4:15).
1, 2. Кешеләр хайваннардан нәрсә белән аерылып тора?
ДӨНЬЯДА кешенең баш миенә охшаш бүтән бернәрсә дә юк. Мәсәлән, кешеләр баш мие ярдәмендә төрле телләр өйрәнә ала. Алар шул телләрдә укый, яза, сөйләшә, уйлана, дога кыла һәм Йәһвәгә мактау җырларын җырлый ала. Моның барысын башкарыр өчен кеше баш миенең кайсы өлешләрен куллана икәнен галимнәр әле дә аңлап бетерми. Лингвистика буенча бер профессорның сүзләре буенча, «кешеләр генә бәләкәй чактан ук телне өйрәнергә сәләтле».
2 Тел куллану сәләтебез — Аллаһының искиткеч бүләге (Зәб. 138:14; Ачыл. 4:11). Без хайваннардан башка яктан да аерылып торабыз. Аллаһы безне «Үз сурәтендә» барлыкка китергән. Безнең ихтыяр ирегебез бар, һәм без үз телебезне Аллаһыны данлар өчен кулланырга карар итә алабыз (Ярат. 1:27).
3. Безне зирәк итәр өчен, Йәһвә безгә нинди искиткеч бүләк биргән?
3 Телне Барлыкка Китерүчене данларга теләгән бар кешеләргә ул искиткеч бүләкне — Изге Язмаларны биргән. Бу китап тулысынча я өлешчә 2 800 дән артык телгә тәрҗемә ителгән. Изге Язмаларда язылган нәрсәләр турында уйланганда, без баш миебезне Аллаһы уйлары белән тутырабыз (Зәб. 39:6; 91:6; 138:17). Йәһвәнең уйлары безгә зирәклек 2 Тимутигә 3:14—17 укы.)
бирә һәм безне мәңгелек тормышка алып бара. (4. Уйлану нәрсәне аңлата, һәм без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
4 Уйлану бу — уйга чумып, берәр яхшы я начар нәрсә турында тирән уйлау (Зәб. 76:13; Гыйб. сүз. 24:1, 2). Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы Гайсә Мәсих турында уйлану безгә бик зур файда китерә (Яхъя 17:3). Бу мәкаләдә мондый сорауларга җавап биреләчәк: уку белән уйлану арасында нинди бәйләнеш бар? Нәрсә турында уйланып була? Безгә регуляр рәвештә уйланырга һәм моннан шатлык табарга нәрсә ярдәм итәчәк?
ӨЙРӘНҮЕГЕЗ ФАЙДАЛЫ БУЛСЫН
5, 6. Безгә укыганнарны яхшырак аңларга һәм истә калдырырга нәрсә ярдәм итә ала?
5 Кайвакыт без үзебез дә уйламыйча искиткеч эшләр башкарабыз. Мәсәлән, һава сулыйбыз, атлыйбыз һәм велосипедта йөрибез. Күпмедер дәрәҗәдә уку турында да шуны ук әйтеп була. Шуңа күрә укыганнарыбызның мәгънәсе турында уйлану бик мөһим. Берәр басмадагы абзацны укып чыккач я яңа өстәмә исемгә күчәр алдыннан, укыганны дөрес аңлыйбызмы, юкмы икәнен күрер өчен, пауза ясап, бераз уйланып алырга була. Әйе, игътибарыбызны читкә юнәлтүче төрле нәрсәләр аркасында укуыбыз безгә әллә ни күп файда китермәскә мөмкин. Укудан күбрәк файда алыр өчен нәрсә эшләргә?
6 Галимнәрнең сүзләре буенча, кычкырып укысаң, укыганны истә калдыру җиңелрәк булыр. Баш миебезне Барлыкка Китерүче моның турында белә. Менә ни өчен ул Йошуага Канун китабын «укып уйланырга» кушкан. (Йошуа 1:8 укы *.) «Укып уйлан» дигән сүзтезмә еврей теленнән шулай ук «акрын тавыш белән укы» дип тә тәрҗемә ителә. Сез дә, бәлки, акрын тавыш белән укуның үзегезгә ныграк тәэсир иткәне белән ризалашырсыздыр. Бу шулай ук сезгә игътибарны укыган материалга тупларга ярдәм итәргә мөмкин.
7. Аллаһы Сүзе турында кайчан уйланырга яхшырак? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
7 Уку белән чагыштырганда уйланыр өчен күбрәк тырышлыклар кирәк. Камил булмаган баш миебез җиңелрәк булган эшләргә омтыла. Шуңа күрә тыныч шартларда, ял иткән килеш, бернәрсә дә игътибарыбызны читкә юнәлтмәгән чакта уйлану яхшырак. Мәдхия җырлаучы төнлә йокламаган чакта уйланып яткан (Зәб. 62:7). Гайсәнең уйлау сәләте камил булса да, ул уйланыр һәм дога кылыр өчен тыныч урыннар сайлаган (Лүк 6:12).
НӘРСӘ ТУРЫНДА УЙЛАНУ ФАЙДАЛЫ?
8. а) Аллаһы Сүзеннән тыш тагын нәрсә турында уйланып була? ә) Без Йәһвә турында сөйләшкәндә, ул нәрсә хис итә?
8 Изге Язмаларда укыганнарыбыз турында уйлану мөһим булса да, башка нәрсәләр турында да уйлану файдалы. Мәсәлән, Аллаһы барлыкка китергән гаҗәеп нәрсәләрне күргәндә туктап алып, уйланыгыз. Бу сезне Йәһвәне кылган игелеге өчен данларга һәм, яныгызда башка кешеләр булганда, алар белән үз хисләрегезне бүлешергә һичшиксез дәртләндерәчәк (Зәб. 103:24; Рәс. 14:17). Без Йәһвә турында уйлана-уйлана дога кылганда һәм бер-беребез белән аның хакында сөйләшкәндә, ул моны кадерлиме? Әйдәгез, җавапны аның Сүзеннән табыйк. Анда бу авыр соңгы көннәргә кагылышлы мондый вәгъдә язылган: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар итте һәм тыңлап торды. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла иде» (Мал. 3:16).
9. а) Паул Тимутине нәрсә турында уйланырга дәртләндергән? ә) Вәгазьгә әзерләнгәндә без Паулның киңәшен ничек куллана алабыз?
9 Рәсүл Паул Тимутине аның сөйләме, тәртибе, өйрәтүе башкаларга ничек тәэсир иткәне турында «уйланырга» дәртләндергән. (1 Тимутигә 4:12—16 укы.) Без, Тимути кебек, күп төрле рухи эшләребез турында уйлана алабыз. Мәсәлән, өйрәнүче белән Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләнгәндә безгә уйланыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Өйрәнүчебезгә рухи яктан үсәргә булышыр өчен, фикерен әйтергә дәртләндерүче нинди сорау бирергә һәм нинди мисал китерергә икәнлеге турында уйланып була. Изге Язмалар өйрәнүләренә андый әзерләнү үз иманыбызны ныгыта һәм өйрәнүләрне илһамланып үткәрергә булыша. Йөрәгебезне вәгазьгә барыр алдыннан да әзерләсәк, бу безгә шулай ук файда китерәчәк. (Езра 7:10 укы *.) Рәсүлләр китабыннан берәр бүлекне укысак, бу хезмәткә карата ашкыну рухыбызны «учакны ялкынландыргандай ялкынландырачак». Шул көнне кулланырга җыенган Изге Язмалардагы шигырьләр һәм таратырга теләгән басмалар турында уйлану безгә вәгазьләү эшендә катнашу хөрмәтен үтәргә булышачак (2 Тим. 1:6). Территориягездә яшәгән кешеләр турында һәм аларны кызыксындыра алган темалар турында уйланыгыз. Моның барысы безгә «Аллаһы рухының кодрәтен исбат итүче» Аллаһы Сүзе ярдәмендә яхшы шаһитлек бирергә ярдәм итәчәк (1 Көр. 2:4).
10. Безнең рухи нәрсәләр турында уйланыр өчен тагын нинди мөмкинлекләребез бар?
яңа брошюраларыбызда, шулай ук соңгы конгресста бирелгән яңа басмаларда язылганны укып уйланыгыз. «Еллык басма»ны укыганда бер очракны укыгач, икенчесенә күчәр алдыннан туктап, уйланып алыгыз. Моның ярдәмендә һәр укыган очрак йөрәгегезгә үтеп керер. Укыганда сез төп фикерләрне сызып барырга һәм бит кырларында кыска язулар ясарга булырсыздыр. Бу сезгә кабат килеп китүгә, көтүче вазифаларын үтәп, өлкәннең килеп китүенә я нотыкка әзерләнгәндә булыша ала. Иң мөһиме, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укыганда туктап алып уйлану сезгә материалны үзләштерергә һәм белгән файдалы фикерләр өчен Йәһвәгә рәхмәтләр әйтергә булышыр.
10 Сез конгрессларда ачык нотыклар тыңлаганда язулар алып барасызмы? Андый язуларны яңадан карап чыгу Аллаһы Сүзеннән һәм аның оешмасыннан алган белемегез турында уйланыр өчен яхшы мөмкинлек булып тора. Ай саен алган өйрәнү һәм тарату өченАЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ ЯЗЫЛГАННАР ТУРЫНДА ҺӘР КӨН УЙЛАНЫГЫЗ
11. Без беренче чиратта нәрсә турында уйланырга тиеш һәм ни өчен? (Искәрмәне дә кара.)
11 Һичшиксез, без беренче чиратта Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларда язылганнар турында уйланырга тиеш. Әйтик, сезне Изге Язмаларны уку мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр, ди *. Ләкин хәтерегездә калган белем турында, мәсәлән, Изге Язмалардагы яраткан шигырьләрегез һәм Патшалык җырлары турында уйлану мөмкинлегеннән сезне беркем дә мәхрүм итә алмый (Рәс. 16:25). Аллаһы рухы ярдәмендә сез алган белемнәрне исегезгә төшерә аласыз (Яхъя 14:26).
12. Изге Язмаларны нинди график буенча укып була?
12 Атнаның кайбер көннәрендә Теократик хезмәт мәктәбендә Изге Язмаларны һәр атна уку графигы буенча укылырга тиешле өзекне укып, уйланып була. Башка көннәрдә Гайсәнең сүзләре һәм эшләре турында уйланып була. Ризалашырсыздыр, Гайсә тормышын һәм хезмәтен тасвирлаучы Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр Изге Язмаларның иң танылган китаплары булып тора (Рим. 10:17; Евр. 12:2; 1 Пет. 2:21). Безнең хәтта Гайсә белән булган вакыйгаларны һәм аның җирдәге тормышын хронологик тәртиптә тасвирлап бирүче басмабыз бар. Бу китапның һәр бүлегендә Инҗил китабыннан параллель өзекләр китерелә. Аларны ачып, игътибар белән укып уйлансак, бу китап безгә күбрәк файда китерер (Яхъя 14:6).
НИ ӨЧЕН УЙЛАНУ ШУЛКАДӘР МӨҺИМ?
13, 14. Ни өчен рухи нәрсәләр турында уйлану шулкадәр мөһим, һәм андый уйлану безне нәрсәгә этәрә?
13 Рухи нәрсәләр турында уйлану кешегә җитлеккән мәсихче булып китәргә булыша (Евр. 5:14; 6:1). Йәһвә һәм Гайсә турында уйлануга аз вакыт бүлеп куйган кешенең иманы нык була алмый. Андый кешенең хакыйкатьтән читкә китү һәм ераклашу куркынычы бар (Евр. 2:1; 3:12). Гайсә «яхшы күңелле кешеләр» генә Аллаһы Сүзен «ишеткәч, аны тоталар» дип әйткән. Югыйсә, безне «тормыштагы мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр... читкә алып китәр» һәм уңышыбыз «өлгереп җитмәс» (Лүк 8:14, 15).
14 Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да Аллаһы Сүзендә язылганнар турында уйланыйк. Бу безне Йәһвәнең данын һәм сыйфатларын 2 Көр. 3:18). Аллаһы турында белемебезне арттыру һәм аның данын чагылдыру мөмкинлеге безнең өчен зур хөрмәт! Без Күктәге кайгыртучан Атабыз турында мәңге белем алып һәм аның үрнәгенә ияреп яши алабыз (Вәг. 3:11).
чагылдырырга дәртләндерер (15, 16. а) Рухи нәрсәләр турында уйлану безгә нинди файда китерә? ә) Нәрсә аркасында уйлану кайвакыт авыр булырга мөмкин, әмма ни өчен тырышлыклар куярга кирәк?
15 Рухи нәрсәләр турында уйланып торсак, хакыйкатькә карата ашкыну рухыбыз сүнмәс. Без кардәшләребезгә һәм вәгазьдә очраткан кызыксынган кешеләргә көч өстәп тора алырбыз. Аллаһының иң зур бүләге — Гайсәнең йолым корбаны — турында тирән уйлану ярдәмендә без Изге Атабыз Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне тагы да ныграк кадерләрбез (Рим. 3:24; Ягък. 4:8). Көньяк Африкада яшәүче Марк исемле абый-кардәш мәсихче нейтралитет саклаганы өчен өч ел төрмәдә утырган. Ул болай дигән: «Уйлануны кызыклы сәяхәт белән чагыштырып була. Рухи нәрсәләр турында уйланган саен без Аллаһыбыз Йәһвә турында күбрәк яңа нәрсәләр беләбез. Киләчәк турында борчыла башлаганда һәм боекканда мин Изге Язмалардан берәр өзекне укып, язылганнар турында уйланам. Бу мине чыннан да тынычландыра».
16 Бүгенге дөньяда игътибарыбызны рухи нәрсәләр турында уйланудан күп нәрсә читкә юнәлтә ала. Африкада яшәүче Патрик исемле башка бер тугры абый-кардәш болай ди: «Баш миемне почта ящигы белән чагыштырып була. Ул кирәкле һәм кирәк булмаган мәгълүмат белән тулы, аны көн саен тикшереп торырга кирәк. Уй-фикерләремне тикшергәндә мин еш кына күңелемдәге кайгыларыма тап булам һәм миңа, аек акыл белән уйлана алыр өчен, башта дога кылып Йәһвә белән шул кайгыларымны уртаклашырга кирәк. Рухи нәрсәләр турында уйлана башлар алдыннан алай эш итү күпмедер вакытымны алса да, моның ярдәмендә мин Йәһвәгә якынлашам. Бу миңа хакыйкатьне яхшырак аңларга булыша» (Зәб. 93:19). «Язмаларны һәр көн җентекләп тикшергән» һәм белгәннәре турында уйланган һәркем чыннан да күп фатихалар ала (Рәс. 17:11).
СЕЗ ВАКЫТНЫ КАЙДАН ТАБАСЫЗ?
17. Уйланыр өчен вакытны сез кайдан табасыз?
17 Кайберәүләр укыр, уйланыр һәм дога кылыр өчен иртә торалар. Башкалар моны төш вакытында эшли, ә сез, бәлки, кич я йоклар алдыннан эшләргә булырсыз. Кайберәүләр Изге Язмаларны иртән дә, йоклар алдыннан да укый. Изге Язмаларны укыр өчен нинди генә вакытны сайласак та, безгә аны «көне-төне», ягъни регуляр рәвештә укырга кирәк (Йош. 1:8). Безгә «вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланып», Аллаһы Сүзендә язылганнар турында көн саен уйлану мөһим (Эфес. 5:15, 16).
18. Аллаһы Сүзендә язылганнар турында һәр көн уйланган һәм белгәннәрен тормышта кулланырга тырышкан һәркем турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
18 Аллаһы Сүзендә язылганнар турында уйланган һәм белгәннәрен тормышларында кулланырга тырышкан кешеләр фатихалар алачак. Изге Язмаларда моның турында еш кына әйтелә. (Зәбур 1:1—3 укы.) «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле»,— дип әйткән Гайсә (Лүк 11:28). Иң мөһиме, рухи нәрсәләр турында һәр көн уйлану безгә гаҗәеп баш миебезне Бөек Барлыкка Китерүчене данларга булышачак һәм Йәһвә безне инде хәзер бәхетле итәчәк, ә үзенең гадел яңа дөньясында мәңгелек тормыш бирәчәк (Ягък. 1:25; Ачыл. 1:3).
^ 6 абз. Йошуа 1:8: «Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен, андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен, син аны көне-төне укып уйлан. Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең».
^ 9 абз. Езра 7:10: «Езра Йәһвә Кануныннан киңәш эзләр өчен, Канун буенча эш итәр өчен, шулай ук андагы кагыйдәләргә һәм хөкем карарларына Исраилдә өйрәтер өчен үз йөрәген әзерләде».
^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 1 декабрь, 12—16 б. кара.