«Андый кешеләрне кадерләп яшәгез»
ҖИТӘКЧЕ СОВЕТ 1992 елдан алып үз комитетларына, эшне башкарырга булышсыннар дип, тәҗрибәле, җитлеккән мәсихче өлкәннәрне билгели башлаган *. Андый ярдәмчеләр «башка сарыклардан», һәм алар Җитәкче советка зур ярдәм күрсәтә (Яхъя 10:16). Алар үзләре билгеләнгән комитетларның атналык очрашуларына килеп, төрле сораулар буенча мәгълүмат җиткерә һәм тәкъдимнәр ясый. Соңгы карарны Җитәкче совет әгъзалары кабул итсә дә, ярдәмчеләр комитетның карарларын тормышка ашырырга булыша һәм үзләренә бирелгән һәр йөкләмәне үти. Ярдәмчеләр Җитәкче советның әгъзалары белән бергә махсус һәм халыкара конгрессларга килә. Алар шулай ук Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең вәкилләре буларак филиалларга килеп китә.
1992 елдан алып Җитәкче советка ярдәм итүче бер абый-кардәш болай ди: «Мин үз вазифаларымны үтәгәндә, Җитәкче совет үз игътибарын күбрәк рухи сорауларга туплый ала». 20 елдан артык Җитәкче советка ярдәм итүче башка бер абый-кардәш болай дип әйтә: «Бу вазифаны үтәү — минем өчен иң зур хөрмәт».
Җитәкче совет үзенең тырыш, тугры ярдәмчеләренә күп нәрсәне ышанып тапшыра һәм аларның хезмәтләрен бик кадерли. Әйдәгез, барыбыз да «андый кешеләрне кадерләп яшик» (Флп. 2:29).