Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтегез

Балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтегез

«Син җибәргән Аллаһы кешесе... безне туачак баланы ничек тәрбияләп үстерергә икәненә өйрәтсен иде» (ХАК. 13:8).

ҖЫРЛАР: 41, 6

1. Мәнух үзенең әти булачагы турындагы хәбәрне ишеткәч, нинди хисләр кичергән?

МӘНУХ үз хатыныннан гаҗәеп хәбәр ишетә. Ул хатынының балага уза алмаганын белә иде. Әмма бер көнне Йәһвә фәрештәсе пәйда булып, аның хатынына чынга ашмас булып күренгән хәбәр җиткерә: аларның улы туачак! Һичшиксез, Мәнух үзен бәхетле кеше итеп хис итә. Әмма ул өстенә төшәчәк зур җаваплылыкны да аңлый. Яманлык кылучы кешеләр арасында яшәп, алар хатыны белән үз улларын Аллаһы хезмәтчесе итеп ничек үстерә алыр? Мәнух Йәһвәгә: «Син җибәргән Аллаһы кешесе [фәрештә] тагын килеп, безне туачак баланы ничек тәрбияләп үстерергә икәненә өйрәтсен иде»,— дип ялвара (Хак. 13:1—8).

2. Баланы өйрәтү үз эченә нәрсә ала? ( «Иң мөһим өйрәнүчеләрегез» дигән рамканы да кара.)

2 Сез әти я әни булсагыз, Мәнухның хисләрен аңлыйсыздыр. Сезнең дә өстегездә балагызга Йәһвәне белергә һәм аңа карата ярату үстерергә булышу җаваплылыгы бар (Гыйб. сүз. 1:8). Шул максаттан чыгып, мәсихче әти-әниләр гаилә белән эчтәлекле һәм нәтиҗәле гыйбадәт кылу программасын оештыра. Әйе, Изге Язмалардагы хакыйкатьләр бала күңеленә үтеп керсен өчен, атна саен гаилә белән гыйбадәт кылу гына җитәрлек түгел. (Канун 6:6—9 укы.) Сез балагызның күңеленә хакыйкатьне сеңдерергә ничек булыша аласыз? Бу һәм киләсе мәкаләдә әти-әниләр Гайсә үрнәгенә ничек иярә алганы турында сүз барачак. Гайсәнең балалары булмаса да, әти-әниләр аңардан күп нәрсәгә өйрәнә ала, чөнки ул үз шәкертләрен ярату, басынкылык һәм зирәклек белән өйрәткән. Әйдәгез, бу сыйфатларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ЯРАТЫГЫЗ

3. Гайсә үз шәкертләренә яратуын ничек күрсәткән?

3 Гайсә еш кына үз шәкертләренә үзенең яратуын сүзләр белән белдергән. (Яхъя 15:9 укы.) Аларга карата яратуы шулай ук алар белән ачык итеп һәм даими аралашуыннан да күренгән (Марк 6:31, 32; Яхъя 2:2; 21:12, 13). Гайсә аларның остазы гына түгел, ә дусты да булган. Шуңа күрә алар Гайсәнең үзләрен чын-чынлап яратканына бер дә шикләнмәгән. Сез Гайсәдән кайсы яктан үрнәк ала аласыз?

4. Сез балагызга яратуны ничек белдерә аласыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Балаларыгызга үз яратуыгызны сүзләр белән белдерегез һәм алар сезнең өчен никадәр кадерле икәнен һәрвакыт күрсәтегез (Гыйб. сүз. 4:3; Тит. 2:4). Австралиядә яшәүче Самьюэл болай ди: «Бәләкәй чагымда әти миңа һәр кич „Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы“н укый иде. Ул минем сорауларыма җавап бирә иде, мине кочаклый иде һәм йоклар алдыннан үбә иде. Соңрак мин әтиемнең гаиләдә назлы хисләр күрмичә үскәнен белгәч, бик гаҗәпләндем! Шулай да ул миңа үз яратуын күрсәтер өчен, күп тырышлыклар куя иде. Нәтиҗәдә, безнең аның белән мөнәсәбәтләребез бик якын булып китте һәм мин үземне имин хис иттем». Сез дә балагызга: «Мин сине яратам»,— дип еш әйтсәгез, ул да үзен шулай итеп хис итәр. Аның белән сөйләшегез, бергә ашагыз һәм уйнагыз.

5, 6. а) Гайсә яраткан кешеләре өчен нәрсә эшләгән? ә) Дөрес бирелгән тәрбия балаларга нинди файда китерә? Аңлатыгыз.

5 «Мин яратканнарымның һәрберсен төзәтәм һәм тәрбиялим»,— дип әйткән Гайсә (Ачыл. 3:19) *. Шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкән булса да, Гайсә өметсезлеккә бирелмәгән. Шулай ук шәкертләре аның киңәше буенча эш итмәгәндә, ул моңа күз йоммаган. Гайсә ярату белән һәм ипле генә аларны тиешле вакытта һәм тиешле урында төзәткән (Марк 9:33—37).

6 Балаларыгызны төзәтеп, сез аларга карата ярату күрсәтәсез. Тегеләй я болай эш итү ни өчен дөрес я дөрес түгел икәнен аңлату кайвакыт җитәрлек була. Кайчак исә бала әйткән сүзегезгә колак салмаска мөмкин (Гыйб. сүз. 22:15). Андый очракларда Гайсәдән үрнәк алыгыз. Тиешле вакытта һәм тиешле урында балагызны ярату белән төзәтегез һәм җитәкчелекне, үгетне сабырлык белән, йомшак кына бирегез. «Әти-әнием мине тәрбияләгәндә һәрвакыт эзлекле иде,— дип әйтә Көньяк Африкада яшәүче Элейн исемле апа-кардәш.— Алар мине начар тәртибем өчен җәза биреләчәк дип кисәтсә, һәрвакыт әйткән сүзләре буенча эш итә иде. Шулай да алар моны беркайчан да ярсудан чыгып һәм сәбәбен аңлатмыйча эшләми иде. Нәтиҗәдә, мин үземне тыныч хис итә идем. Мин үземә куелган чикләрне һәм үземнән нәрсә таләп ителгәнен яхшы белә идем».

БАСЫНКЫЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

7, 8. а) Гайсә үз догаларында басынкылыкны ничек күрсәткән? ә) Дога кылганда сез балаларыгызны Аллаһыга таянырга ничек өйрәтә аласыз?

7 Гайсә кулга алыныр һәм үтерелер алдыннан үз Атасыннан: «А́бба, Әтием, син бар нәрсәне башкара аласың; миннән бу касәне алчы. Әмма мин түгел, ә син теләгәнчә булсын»,— дип үтенгән (Марк 14:36) *. Гайсәнең шәкертләре бу сүзләрне ишеткәндә нәрсә хис иткәннәрен күз алдыгызга китерегез. Аның бу үтенечен ишетеп, шәкертләр, Аллаһының камил Улы аңардан басынкылык белән ярдәм сорый икән, алар да шулай эшләргә тиеш икәннәрен һичшиксез таныган.

8 Балаларыгыз сезнең догаларыгыздан нәрсәгә өйрәнә? Әлбәттә, Йәһвәгә дога кылуның төп максаты балаларны өйрәтү түгел. Шулай да балалар басынкылык белән кылган догаларыгызны ишеткәндә, Йәһвәгә таянырга өйрәнә. Бразилиядә яшәүче А́на болай ди: «Проблемалар булган чакта, мәсәлән, бабам я әбием авырганда, әти-әнием Йәһвәдән бу хәлне кичерер өчен көч һәм дөрес карарлар кабул итәр өчен зирәклек сорый иде. Хәтта бик авыр булганда да, алар барысын Йәһвәгә тапшыра иде. Нәтиҗәдә, мин Йәһвәгә таянырга өйрәндем». Балалар белән дога кылганда алар өчен генә дога кылмагыз. Йәһвәдән үзегезгә дә ярдәм итсен дип сорагыз. Мәсәлән, конгресска барыр өчен начальнигыгыз белән эштән җибәрү турында сөйләшергә булышсын дип, күршегезгә вәгазьләр өчен кыюлык бирсен дип я башка яклардан ярдәм итсен дип дога кылыгыз. Басынкылык белән Аллаһыга таяныгыз, һәм балаларыгыз да шулай эшләргә өйрәнәчәк.

9. а) Гайсә үз шәкертләрен башкаларга басынкылык белән хезмәт итәргә ничек өйрәткән? ә) Балаларыгыз башкаларга хезмәт итүегезне күреп, нәрсәгә өйрәнер?

9 Гайсә үзенең сүзләре һәм эшләре белән шәкертләрен басынкылык белән башкаларга хезмәт итәргә өйрәткән. (Лүк 22:27 укы.) Ул үз рәсүлләрен Йәһвәгә хезмәт итүдә һәм имандашлары белән мөгамәлә итүдә фидакарь булырга өйрәткән. Басынкылык һәм фидакарьлек күрсәтеп, сез дә үз балаларыгызны моңа өйрәтә аласыз. «Өлкән булып хезмәт иткән ирем башкаларга вакытын сарыф иткәндә, мин беркайчан да көнләшми идем,— дип әйтә ике балалы Дебби исемле апа-кардәш.— Гаиләм иремнең игътибарына мохтаҗ булганда аның безгә вакыт табачагын мин белә идем» (1 Тим. 3:4, 5). Ире Пра́нас болай дип өсти: «Соңрак балаларыбыз конгрессларда һәм башка теократик проектларда ашкынып катнаша башлады. Алар бәхетле иде. Алар яңа дуслар тапты һәм үзләрен кирәкле итеп хис итте!» Хәзер аларның бөтен гаиләсе тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Сез күрсәткән басынкылыкны һәм чагылдырган фидакарьлекне күреп, балаларыгыз да башкаларга шулай итеп хезмәт итәргә өйрәнер.

ҮТӘ КҮРҮЧӘН БУЛЫГЫЗ

10. Халык Гайсәне эзләгәндә, аның үтә күрүчән булуы нәрсәдән күренгән?

10 Гайсә үтә күрүчән, ягъни зирәк булган. Ул ачык күренеп торган нәрсәләрдән күбрәкне күргән һәм кешеләрнең ни өчен тегеләй я болай эш итүләрен аңлаган. Мәсәлән, бер очракта Гайсәне Гәлиләядә тыңлаган кешеләрнең кайберләре читтән караганда аның шәкертләре булырга теләгән кебек күренгән (Яхъя 6:22—24). Әмма Гайсә аларның йөрәкләрен, аларның чын теләкләрен күргән. Аларны Гайсәнең өйрәтүләре түгел, ә физик ризык күбрәк кызыксындырган (Яхъя 2:25). Ул дөрес булмаганны шунда ук күргән, кешеләрне сабырлык белән төзәткән һәм аларга үзгәрер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. (Яхъя 6:25—27 укы.)

Балаларыгызга вәгазьләү шатлык китерәме? (11 нче абзацны кара.)

11. а) Вәгазьләү балагызга ошыймы, юкмы икәнен аңлар өчен, зирәклек ничек булыша ала? Мисал китерегез. ә) Хезмәттә катнашу балагызга шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләп була?

11 Кеше йөрәген күрә алмасагыз да, сез үтә күрүчән була аласыз. Мәсәлән, сез балаларыгызның вәгазьгә карашларын аңларга сәләтле. Күп кенә әти-әниләр балалары белән бергә вәгазьләгәндә, алар бераз ял итеп һәм аз-маз ашап алсын өчен, кыска гына тәнәфесләр ясый. Шулай да хәлнең асылына төшенеп, үзегезгә мондый сорау бирегез: балама хезмәт итү ошыймы я тәнәфесләр генәме? Әгәр дә сез балагызга хезмәттә катнашу әллә ни шатлык китермәгәнен күрсәгез, бергәләп максатлар куеп карагыз. Балаларыгызга вәгазьдә яхшы хезмәттәшләр булырга булышыр өчен, иҗатчан булырга тырышыгыз.

12. а) Үз шәкертләрен җенси әхлаксызлыктан кисәтеп, Гайсә үтә күрүчән булуын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Гайсәнең үз шәкертләренә бирелгән кисәтүе бик вакытлы булган?

12 Гайсәнең үтә күрүчән булуы тагын нәрсәдән күренгән? Ул нинди адымнар кешене гөнаһка китерә алганын билгели алган. Мәсәлән, аның шәкертләре җенси әхлаксызлык гөнаһ икәнен белгән. Әмма Гайсә әхлаксызлыкка китерүче адымнар турында әйтеп, аларга мондый кисәтү биргән: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була. Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да, читкә ташла» (Мат. 5:27—29). Рим хакимлеге астында яшәгән мәсихчеләр өчен бу сүзләр бик тә вакытлы булган. Бер тарихчының сүзләре буенча, ул вакытларда Рим сәхнәсендә куелган әсәрләрдә кешеләр «бозык нәрсәләрне күргәннәр дә, ишеткәннәр дә», һәм «күренеш бозыграк булса, алкышлар тагы да көчлерәк булган». Шуңа күрә Гайсә яратудан чыгып һәм зирәклек күрсәтеп, үз шәкертләрен әхлакый сафлыкны боза алган нәрсәләрдән кисәткән.

13, 14. Сез үз балаларыгызны бозык күңел ачулардан ничек яклый аласыз?

13 Зирәклек сезгә үз балаларыгызны рухи зыяннан якларга ярдәм итә ала. Бүген балалар инде кечкенә чактан ук порнографиягә һәм бүтән бозык материалга тап булырга мөмкин. Әлбәттә, мәсихче ата-аналар үз балаларын бозык күңел ачулар зыянлы дип кисәтә. Әмма зирәклек сезгә ни өчен балагыз порнография белән кызыксына башлый алганын алдан ук күрергә булышачак. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Нәрсә аркасында минем баламның порнография карау вәсвәсәсе туарга мөмкин? Ул моның никадәр куркыныч икәнен аңлыймы? Әгәр дә аның порнография карау вәсвәсәсе туса, аңа минем яныма ярдәм эзләп килергә җиңел булырмы?» Хәтта балаларыгыз бәләкәй булса да, сез аларга болай дип әйтә аласыз: «Әгәр берәр әхлаксыз сайтка юлыксаң, һәм синең аны карарга вәсвәсәң туса, минем яныма килеп, моның турында әйтче. Оялма. Минем сиңа ярдәм итәсем килә».

14 Зирәклек сезгә шулай ук үзегез өчен дә күңел ачуны акыллы итеп сайларга булышыр. «Әти-әни буларак, төрле музыка, фильмнар я китаплар турында нәрсә уйлаганыбыз бөтен гаилә өчен үрнәк булып тора,— дип әйтә югарыда искә алынган Пранас.— Сез балаларыгызга күп нәрсәне аңлатып бирә алсагыз да, алар барыбер сез караганны караячак һәм сездән үрнәк алачак». Балаларыгыз күңел ачуларны игътибар белән сайлаганыгызны күрсә, үзләре дә шулай эшләргә булыр (Рим. 2:21—24).

АЛЛАҺЫ СЕЗНЕ ИШЕТӘЧӘК

15, 16. а) Ни өчен Аллаһының сезгә балаларыгызны өйрәтергә булышачагына бер дә шикләнмәскә була? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

15 Мәнух Аллаһыдан үз улын тәрбияләргә булышсын дип сорагач, нәрсә булган? «Аллаһы аны ишетте»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Хак. 13:9). Әти-әниләр, Йәһвә сезне дә ишетәчәк. Ул догаларыгызга җавап бирәчәк һәм сезгә балаларыгызны тәрбияләргә булышачак. Моны ярату, басынкылык һәм зирәклек белән эшләсәгез, сез уңышлы булачаксыз.

16 Йәһвә әти-әниләргә кечкенә балаларын тәрбияләргә булышкан кебек, яшүсмер балаларын да тәрбияләргә булыша. Яшүсмер балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәткәндә Гайсәдән ярату, басынкылык һәм зирәклек күрсәтүдә ничек үрнәк алып була? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

^ 5 абз. Изге Язмалар буенча, тәрбия үз эченә ярату белән бирелгән җитәкчелекне, өйрәтүне, төзәтүне һәм кайвакыт җәзаны да ала. Әмма андый тәрбия беркайчан да ярсудан чыгып бирелергә тиеш түгел.

^ 7 абз. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Гайсә яшәгән вакытта абба дигән сүз сөйләм телендә кулланылган һәм балаларның аталарына җылы итеп һәм шул ук вакытта хөрмәт белән әйтелгән мөрәҗәгать итү сүзе булган» («International Standard Bible Encyclopedia»).