Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз

Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булыгыз

ЙӘҺВӘ — юмарт Аллаһы (Ягък. 1:17). Йолдызлы күк йөзеннән алып җир йөзен каплаган яшел келәмгә кадәр Йәһвәнең бар иҗади эшләре аның юмартлыгы турында җырлый (Зәб. 64:13, 14; 146:7, 8; 148:3, 4).

Мәдхия җырлаучы Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр рәхмәтле булган ки, бөек эшләрен мактап, ул аңа мактау җырын язарга булган. Зәбур китабындагы 103 нче мәдхияне укып, үз хисләрегезне аныкы белән чагыштырыгыз. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Гомерем буе Ходайга җырлармын, үзем торган тиңенте Аллама җырлармын» (Зәб. 103:33). Сезнең дә андый теләгегез бармы?

ЮМАРТЛЫКНЫҢ ИҢ БӨЕК МИСАЛЫ

Йәһвә безнең юмарт булуда үзеннән үрнәк алуыбызны тели. Ул безгә шулай ук юмарт булуның ни өчен мөһим икәнен дә аңлата. Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган сүзләренә игътибар итегез: «Бу дөнья төзелешендә бай яшәүчеләргә масаеп йөрмәскә куш. Аларга әйт: ышанычсыз байлыкка түгел, ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар, яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар. Шулай итеп алар, үзләренә киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплап, чын тормышка нык тотынып тора алырлар» (1 Тим. 6:17-19).

Аллаһы тарафыннан рухландырылып Көринт җыелышына язган икенче хатында рәсүл Паул берәр нәрсә биргәндә моны дөрес караш белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклаган. «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен,— дигән Паул,— чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7). Аннары Паул юмартлык күрсәтү кемгә файда китергәне турында әйтә: ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән алучыга һәм рухи яктан мул фатихалар алган бирүченең үзенә (2 Көр. 9:11—14).

Паул Аллаһы юмартлыгының иң көчле дәлиленә игътибар итеп, хатның бу өлешен болай дип тәмамлый: «Аллаһыга әйтеп бетергесез юмарт бүләге өчен рәхмәт яусын» (2 Көр. 9:15). Йәһвәнең бүләгенә аның үз халкы өчен Гайсә Мәсих аша кылган бөтен яхшылыгы һәм игелеге керә. Бу бүләк шулкадәр кыйммәтле ки, аны хәтта сүзләр белән дә тулысынча тасвирлап булмый.

Без Йәһвәгә һәм аның Улына безнең хакка кылган һәм киләчәктә кылачак бар игелекләре өчен, үз рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз? Мәсәлән, мөмкинлекләребездән чыгып саф гыйбадәт кылуга үз өлешебезне кертеп. Моның өчен без шартларыбызга карап вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны юмарт сарыф итә алабыз (1 Елъ. 22:14; 29:3—5; Лүк 21:1—4).