Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгы инде йөз ел идарә итә!

Аллаһы Патшалыгы инде йөз ел идарә итә!

«Тынычлык Аллаһысы, үз ихтыярын үтәр өчен, сезгә яхшы нәрсәләрнең барысын бирсен» (ЕВР. 13:20, 21).

ҖЫРЛАР: 136, 14

1. Гайсә өчен вәгазьләү эше никадәр мөһим булган? Аңлатыгыз.

ГАЙСӘ Аллаһы Патшалыгы турында сөйләргә яраткан. Изге Язмалардан күренгәнчә, ул Патшалык турында башка темаларга караганда күбрәк сөйләгән. Җирдә хезмәт иткәндә ул 100 дән артык тапкыр Патшалык турында искә алган. Патшалык хакындагы хәбәр аның күңеленә бик якын булган. (Маттай 12:34 укы.)

2. Гайсә Маттай 28:19, 20 дә язылган йөкләмә турында, күрәсең, күпме кеше алдында әйткән, һәм бу нәрсәдән күренә? (Искәрмәне кара.)

2 Гайсә үледән терелтелгәннән соң күп тә үтмәстән, 500 дән артык кеше белән очрашкан. Соңрак алар Патшалык вәгазьчеләре булып киткән (1 Көр. 15:6). «Бөтен халык кешеләренә» Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләргә дигән әмерне Гайсә, күрәсең, шул вакытта биргән булган *. Ул вакытларда бу йөкләмәне үтәү бик авыр булып тоелгандыр! Бу эш ул вакыттан алып «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» башкарыласы булган. Һәм бу нәкъ шулай. Сез дә бу йөкләмәне һәм пәйгамбәрлекне үтәүдә һичшиксез катнашасыздыр (Мат. 28:19, 20).

3. Безгә вәгазьләү эшендә уңышка ирешергә булышучы нинди өч нәрсә бирелгән?

3 Гайсә вәгазьләргә әмер биргәннән соң, үз шәкертләрен болай дип ышандырган: «[Мин] һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:20). Шулай итеп, бу киң колачлы вәгазьләү эше аның җитәкчелеге астында башкарылырга тиеш булган. Аллаһыбыз безгә бу йөкләмәне үтәргә ярдәм итәр өчен «яхшы нәрсәләрнең барысын» биргән (Евр. 13:20, 21). Бу мәкаләдә без бу «яхшы нәрсәләрнең» өчесен карап чыгарбыз: 1) бездә булган кораллар, 2) без кулланган ысуллар һәм 3) без алган өйрәтү. Әйдәгез, башта соңгы 100 ел дәвамында без кулланган кайбер коралларны карап чыгыйк.

ХЕЗМӘТТӘ КУЛЛАНЫЛГАН КОРАЛЛАР

4. Ни өчен вәгазьләү эшендә без төрле коралларны кулландык?

4 Гайсә «Патшалык хакындагы сүзне» төрле туфракка чәчелгән орлык белән чагыштырган (Мат. 13:18, 19). Бакчачы, гадәттә, орлык утыртыр алдыннан җирне әзерләр өчен, төрле кораллар куллана. Шул рәвешчә безнең Патшабыз еллар дәвамында безгә миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итүгә әзерләр өчен төрле кораллар биреп тора. Бу коралларның кайберләре якынча бер дистә ел гына кулланылган, икенчеләре исә әле дә кулланыла. Шулай да бу коралларның барысы да безгә, яхшы хәбәрне таратучыларга, сәләтләребезне төрле яклардан үстерергә булышып тора.

5. Шаһитлек бирү карточкасы нәрсә ул, һәм аны ничек кулланганнар?

5 Коралларның берсе — шаһитлек бирү карточкасы. Ул күпләргә вәгазьли башларга ярдәм иткән. Патшалык вәгазьчеләре аны 1933 елда куллана башлаган. Бу карточкаларның киңлеге — якынча 7,5 сантиметр, ә озынлыгы 12,5 сантиметр булган. Анда Изге Язмаларга нигезләнгән кыска хәбәр язылган булган. Вакыт-вакыт яңа мәгълүмат язылган карточкалар чыккан. Кереш сүзләр бик гади булган! Чарлз Э́рленмайер якынча ун яшендә хезмәтнең бу төрендә катнаша башлаган. Ул болай ди: «Без болайрак әйтә идек: „Бу карточканы укыгызчы“. Йорт хуҗасы карточканы укып чыккач, без аңа әдәбиятыбызны тәкъдим итә идек тә үз юлыбыз белән китеп бара идек».

6. Шаһитлек бирү карточкасының максаты нинди булган?

6 Шаһитлек бирү карточкасы вәгазьчеләргә күп яклардан ярдәм иткән. Кайберәүләр вәгазьдә катнашырга бик теләсә дә, курыккан һәм нәрсә әйтергә белмәгән. Башкалары исә кыю һәм телгә оста булган. Алар берничә минут эчендә йорт хуҗасына үзләре белгәннең барысын сөйләп бирә алган, ләкин аларга кайвакыт әдәп җитеп бетмәгән. Әмма шаһитлек бирү карточкасында яхшы сайланган, төпле сүз-фикерләр вәгазьчеләр урынына «сөйләгән».

7. Шаһитлек бирү карточкаларын кулланганда кайберәүләр нинди авырлыкларга очраган?

7 Әлбәттә, авырлыклар да булган. Күптән инде Йәһвә Шаһите булган Грейс И́степ исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Кайчак кешеләр безгә: „Монда нәрсә язылган соң? Эчтәлеген үзегез генә әйтеп бирегез“,— дип әйтә иде». Өстәвенә, кайбер кешеләр укый белмәгәнгә, карточкада язылганны укый алмаган. Башкалар исә карточканы аларга бөтенләйгә бирәләр дип уйлап, аны вәгазьченең кулыннан алган да ишекне ябып, өйгә кереп китә торган булган. Кайбер кешеләр исә ярсудан карточканы ертып ташлый алган. Шулай да шаһитлек бирү карточкалары ярдәмендә кардәшләребез вәгазьләргә өйрәнгән һәм кешеләр аларны Патшалык турында вәгазьләүчеләр итеп таныган.

8. Патефонның ничек кулланылганын сөйләгез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Бүтән корал патефон булган. Аны 1930 еллардан алып 1940 елларның башына кадәр кулланганнар. Кайбер кардәшләр аны Һарун дип атый башлаган, чөнки алар өчен аппарат сөйләгән. (Чыгыш 4:14—16 укы.) Йорт хуҗасының рөхсәте белән кардәш Изге Язмаларга нигезләнгән дүрт ярым минутлык нотык уйнаткан һәм аннары басмаларыбызны тәкъдим иткән. Кайчакларда Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкны тыңлар өчен бөтен гаилә җыелган! 1934 елда Күзәтү Манарасы Җәмгыяте хезмәт өчен махсус патефоннар чыгара башлаган. Барлыгы 92 темага нотыклар яздырылган булган.

9. Патефон белән вәгазьләү никадәр уңышлы булган?

9 Изге Язмаларга нигезләнгән бер андый нотыкны тыңлагач, Хиллари Го́злин исемле бер йортның хуҗасы кардәштән бер атнага патефонны биреп торуын сораган. Ул үз күршеләренең дә Патшалык хакындагы хәбәрне ишетүләрен теләгән. Вәгазьче шул кеше янына патефон артыннан килгәч, анда үзен көтеп торучы яхшы хәбәр белән кызыксынган берничә кешене күргән. Вакыт узу белән аларның кайберләре үзләрен Йәһвәгә багышлаган, ә Хиллариның ике кызы соңыннан Галаад мәктәбен тәмамлап, чит илдә хезмәт иткән. Шаһитлек бирү карточкасы кебек, патефон да күп кенә вәгазьчеләргә вәгазьли башларга булышкан. Соңрак Патшабыз Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә үз халкын вәгазьләргә өйрәтә башлаган.

ВӘГАЗЬДӘ ТӨРЛЕ ЫСУЛЛАРНЫ КУЛЛАНУ

10, 11. Газеталарны һәм радионы Изге Язмалардагы хакыйкатьне таратыр өчен ничек кулланганнар, һәм ни өчен бу ысуллар уңышлы булган?

10 Аллаһы халкы мөмкин кадәр күбрәк кешегә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, Патшаның җитәкчелеге астында төрле ысуллар кулланган. «Эшчеләр аз» булган чакта бу ысуллар аеруча мөһим булган. (Маттай 9:37 укы.) ХХ гасырның башында Йәһвә хезмәтчеләренең саны аз булган җирләрдә күпләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен газеталар кулланылган. Һәр атна Чарлз Тейз Расселл үз вәгазен, газетада бастырылсын өчен, телеграф аша җибәргән. Нәтиҗәдә, җибәрелгән вәгазьләр Кушма Штатлар, Канада һәм Европа газеталарында бастырылган. Кайбер исәпләүләр буенча, 1913 елга Рассел кардәшнең вәгазьләрен 2 000 газетадан якынча 15 000 000 кеше укыган!

11 Расселл кардәш вафат булгач, яхшы хәбәрне таратыр өчен башка ысулны куллана башлаганнар. 1922 елның 16 апрелендә Джозеф Рутерфордның беренче нотыкларының берсе радио аша тапшырылган булган. Бу нотыкны якынча 50 000 кеше тыңлаган. Соңрак 1924 елның 24 февралендә оешмабызның WBBR [дабл-ю би би ар] дигән беренче радиостанциясе эшли башлаган. 1924 елның 1 декабрь санындагы «Күзәтү манарасы»нда бу вәгазь ысулы турында болай дип язылган булган: «Хакыйкатьне тарату өчен радионы куллану — иң экономияле һәм уңышлы ысул». Газеталар ярдәмендә дә, радио ярдәмендә дә Патшалык вәгазьчеләре аз булган җирләрдә яшәүче күп кешеләр яхшы хәбәр белән таныша алган.

Патшалыкның күп кенә вәгазьчеләре иҗтимагый урыннарда вәгазьләргә һәм кешеләргә сайтыбызны күрсәтергә ярата (12, 13 нче абзацларны кара.)

12. а) Иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең кайсы төрләрендә катнашу сезгә күбрәк ошый? ә) Иҗтимагый урыннарда вәгазьләргә куркуны җиңәргә безгә нәрсә булыша ала?

12 Бүген иҗтимагый урыннарда вәгазьләүгә — тукталышларда, вокзалларда, стоянкаларда, мәйданнарда һәм базарларда вәгазьләүгә күбрәк игътибар бирелә башлады. Андый хезмәтнең кайбер төрләрендә катнашу сезгә авыр бирелсә, дога кылып, күп еллар күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итүче А́нжело Мане́ра абый-кардәшнең сүзләре турында уйланыгыз. Ул болай дигән: «Хезмәтнең һәрбер яңа төренә без Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, аңа тугрылыгыбызны һәм сафлыгыбызны раслар өчен тагын бер мөмкинлеккә кебек карый идек. Без Йәһвәгә ул теләгәнчә хезмәт итәргә әзер идек». Хезмәтнең яңа ысулларында катнашу кайчак җиңел булмаса да, бу безгә Йәһвәгә ныграк таянырга һәм ышанырга булыша. Нәтиҗәдә, рухилыгыбыз үсә. (2 Көринтлеләргә 12:9, 10 укы.)

13. Сайтыбызны хезмәттә куллану нинди уңышларга китерә, һәм сезнең аны кулланганда нинди кызыклы очракларыгыз булды?

13 Күп кенә кардәшләребез кешеләрне сайтыбыз белән таныштырырга ярата. Бу сайтта алар 700 дән артык телдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укый һәм йөкли ала. Һәр көн 1,6 миллионнан артык кеше сайтыбызга керә. Үткәндә радио кебек, бүгенге көндә сайтыбыз да хәтта ерак җирләрдә яшәүче кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә булыша.

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ВӘГАЗЬЛӘҮЧЕЛӘРНЕ ӨЙРӘТҮ

14. Вәгазьчеләр нинди өйрәтүгә мохтаҗ булган, һәм аларга уңышлы өйрәтүчеләр булырга нинди мәктәп булышкан?

14 Без яхшы хәбәрне таратыр өчен кулланылган кайбер коралларны һәм ысулларны гына карап чыктык. Ә Аллаһы халкын өйрәтү турында нәрсә әйтеп була? Әйтик, берәр кеше патефоннан ишеткәне белән ризалашмаган, ди. Яисә, киресенчә, берәрсенә шаһитлек бирү карточкасында язылган мәгълүмат ошаган, ди. Вәгазьчеләргә, кешеләр каршы сүзләр әйткәндә, аларга ничек әдәпле итеп җавап биреп булганын һәм эчкерсез кешеләрне ничек оста итеп өйрәтеп булганын белергә кирәк булган. Нейтан Норр вәгазьчеләрне хезмәттә сөйләү сәләтен кулланырга өйрәтергә кирәк икәнен күргән. Һичшиксез, аңа моны күрергә Аллаһының рухы булышкан. Шуңа күрә 1943 елдан башлап җыелышларда Теократик хезмәт мәктәбе үткәрелә башлаган. Бу Мәктәп безгә уңышлы өйрәтүчеләр булырга булышты.

15. а) Кайберәүләр Теократик хезмәт мәктәбендә катнашканда нинди авырлыкларга очраган? ә) Сез Йәһвәнең Зәбур 31:8 дәге үз вәгъдәсен үтәгәнен үз тәҗрибәгездән ничек белдегез?

15 Күпләргә тыңлаучылар алдында сөйләүгә ияләшергә туры килгән. Ху́лио Раму́ үзенең 1944 елда Мәктәптә беренче тапкыр нотык сөйләгәнен искә төшерә. Аның нотыгы Дәи́к турында — Изге Язмаларның биш шигырендә генә искә алынган кеше турында булган! «Тез буыннарым калтырап, бер-берсенә бәрелә иде, кулларым калтырый иде, тешләрем бер-берсенә бәрелә иде»,— дип әйтә Хулио. Аңа үз нотыгын шул биш шигырьгә нигезләргә кирәк булган. Ул болай дип өсти: «Мин үз нотыгымны өч минутта сөйләп бирдем. Бу минем сәхнәдә беренче чыгышым иде, әмма мин бирешмәдем». Балалар да Мәктәптә катнашкан, әмма аларның кайберләренә җыелышта чыгыш ясау җиңел булмаган. Югарыда искә алынган Анжело Манера бер малайның беренче тапкыр Мәктәптә чыгыш ясаганын исенә төшереп болай дигән: «Ул дулкынланудан нотык башында елый башлады. Әмма ул бирешмәде һәм үз нотыгын елый-елый сөйләп бетерде». Сезгә курыкканга я мөмкинлекләрегез чикле булганга, җыелыш очрашуларында комментарийлар бирү я башкача катнашу авыр булса, Йәһвәдән куркуны җиңәргә булышсын дип сорагыз. Ул Теократик хезмәт мәктәбендә беренче укучыларга булышкан кебек сезгә дә булышачак. (Зәбур 31:8 укы.)

16. а) Галаад мәктәбенең элеккеге максаты нинди булган? ә) 2011 елдан башлап бу Мәктәпнең максаты нинди?

16 Йәһвә үз халкын башка Мәктәпләр аша да өйрәтә. Әйтик, миссионерлар һәм башкалар Галаад мәктәбендә укып, зур файда алган. Бер укытучының сүзләре буенча, бу Мәктәпнең максаты — «укучыларда яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә катнашу теләген ныгыту». Галаад мәктәбе 1943 елда оештырылган, һәм ул вакыттан алып шул Мәктәптә 8 500 дән артык вәгазьче укыган. Галаадны тәмамлаган миссионерлар якынча 170 илдә үз хезмәтләрен дәвам иткән. 2011 елдан алып бу Мәктәпкә тулы вакытлы махсус хезмәттә катнашкан кардәшләрне — махсус пионерларны, күчеп йөрүче күзәтчеләрне, вефильчеләрне я Галаадта әле укымаган миссионерларны чакыра башладылар.

17. Галаад мәктәбендәге өйрәтү никадәр уңышлы?

17 Галаад мәктәбендәге өйрәтү нинди уңышларга китерде? Бер мисалга игътибар итик. 1949 елның август аенда Япониядә хәтта 10 вәгазьче дә булмаган. Ләкин шул елның ахырына Япониядә Галаад мәктәбен тәмамлаган 13 миссионер ашкынып хезмәт итә башлаган. Бүгенге көндә Япониядә 216 000 вәгазьче бар, һәм аларның якынча 42 проценты пионер булып хезмәт итә!

18. Тәҗрибәле Йәһвә Шаһитләренә рухи яктан үсәргә булышкан кайбер Мәктәпләрнең исемнәрен әйтеп китегез.

18 Башка Мәктәпләр, мәсәлән, Патшалык хезмәте мәктәбе, Пионерлар мәктәбе, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе, Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары өчен мәктәп һәм Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп Йәһвә халкына рухи яктан үсәргә һәм уңышлы булырга бик ярдәм итте. Әйе, Патшаның үз гражданнарын өйрәтүен дәвам иткәне ап-ачык күренеп тора!

19. Чарлз Тейз Расселл вәгазьләү эшенең киләчәге турында нәрсә әйткән, һәм аның сүзләре ничек үтәлгән?

19 Аллаһы Патшалыгының тууыннан инде 100 елдан артык вакыт үтте. Патшабыз Гайсә Мәсих безне өйрәтүен дәвам итә. 1916 елны үзенең үлеме алдыннан Чарлз Тейз Расселл вәгазьләү эшенең киң колач алачагы турында әйткән булган. Ул бер якын иптәшенә болай дигән: «Эш зур тизлек җыя, һәм тизлек алга таба да арта барачак, чөнки Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен дөнья буенча вәгазьләнергә тиеш» («Faith on the March»). Ул хак булып чыкты! Без Тынычлык Аллаһысы Йәһвәгә шушы гаҗәеп эштә безне бар кирәклесе белән тәэмин иткәне өчен бик рәхмәтле! Әйе, Йәһвә Аллаһы безгә үз ихтыярын үтәр өчен «яхшы нәрсәләрнең барысын» бирә!

^ 2 абз. Гайсәнең бу сүзләрен ишеткәннәрнең күбесе мәсихчеләр булып киткән дигән нәтиҗә ясау өчен нигез бар. Паул Көринтлеләргә язган хатында бу кешеләрне «биш йөздән артык кардәш» дип атаган. Аннары ул болай дип язган: «Аларның күбесе әле дә исән-сау, ә кайберләре үлем йокысына талган». Бу сүзләрдән күренгәнчә, Паул һәм беренче гасырда яшәгән башка мәсихчеләр бу әмерне үз колаклары белән ишеткән кешеләрнең күбесе белән таныш булган.