Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшүсмер балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтегез

Яшүсмер балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтегез

«Гайсә үсә барды, зирәк акыл җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды» (ЛҮК 2:52).

ҖЫРЛАР: 41, 11

1, 2. а) Яшүсмер балалары булган әти-әниләр нәрсә турында борчыла? ә) Яшь мәсихчеләр яшүсмер чакта нинди уңышларга ирешә ала?

МӘСИХЧЕ әти-әниләр кичергән иң зур шатлыкларның берсе — үз балаларының суга чумдырылуларын күрү. «Безнең өчен бу иң шатлыклы вакыйга иде»,— дип әйтә дүрт баласы булган Берени́с исемле апа-кардәш. Аның балалары 14 яшькә дә җитмичә суга чумдырылу үткән. Ул болай дип дәвам итә: «Без, әлбәттә, балаларыбызның Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгәннәренә шатлана идек. Әмма без аларның яшүсмер чакта күп кенә авырлыкларга дучар булачагын да белә идек». Балагыз яшүсмер яшенә җитеп барса я инде яшүсмер булса, сезгә дә Беренисның хисләре таныштыр.

2 Яшүсмерлек елларының ата-аналар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә авырлыклар белән тулы вакыт була алганын танып, бер балалар белгече болай дигән: «Яшүсмерлек еллары — „юләрлек“ һәм „җитлекмәгәнлек“ чоры түгел. Бу иң әһәмиятле вакыт: бала эмоциональ яктан җанлана, аралашуга аеруча мохтаҗ була һәм аның иҗади сәләтләре ачылып китә». Яшүсмер балаларыгыз Йәһвә белән тагы да якынрак мөнәсәбәтләр үстерә ала, хезмәттә максатлар куеп, аларга ирешә ала һәм үз теләкләре белән тормышын Йәһвәгә багышларга булып, багышлануы буенча яшәргә карар итә ала. Алар яшь Гайсә кебек, үзләренең яшүсмер чакларын рухи яктан үсү өчен куллана ала. (Лүк 2:52 укы.) Әти-әниләр, сез балаларыгызга тормышларындагы шул хәлиткеч вакытта ничек булыша аласыз? Гайсә балигъ булгач, аның ярату, басынкылык һәм зирәклекне ничек күрсәткәне турында уйланыгыз. Бу сыйфатлар сезгә яшүсмер балагызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтергә ничек булыша ала?

ЯШҮСМЕР БАЛАГЫЗНЫ ЯРАТЫГЫЗ

3. Ни өчен Гайсә үз рәсүлләрен дусларым дип атый алган?

3 Гайсә игелекле һәм тугры дус булган. (Яхъя 15:15 укы.) Изге Язмалар язылган чорда хуҗалар гадәттә үз коллары белән шәхси уй-фикерләрен һәм хисләрен уртаклашмаган. Әмма Гайсә үзенең тугры рәсүлләре өчен хуҗа гына түгел, дус та булган. Ул рәсүлләре белән бергә вакыт үткәргән, хисләрен уртаклашкан һәм, тегеләре аңа күңелләрен бушатканда, аларны игътибар белән тыңлаган (Марк 6:30—32). Андый аралашу ярдәмендә Гайсә белән рәсүлләр арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килгән, һәм бу аларга соңрак Аллаһыга хезмәт итүдә үз вазифаларын үтәргә булышкан.

4. Әти-әниләр үз абруйларын төшермичә, балалары өчен ничек дус була ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 «Әти-әни буларак, без балаларыбызга тиңдәшләр була алмасак та, аларның дуслары була алабыз»,— дип әйтә ике баласы булган Майкл. Гадәттә, дуслар бергә вакыт үткәрә. Балаларыгыз белән күбрәк вакыт үткәрер өчен, дога кылып, дөньяви эшегезнең графигын үзгәртү һәм башка эшләргә күпме вакыт киткәне турында уйланыгыз. Дусларның шулай ук бер-берсенә кызык булган эш-шөгыльләре бар. Шуңа күрә яшүсмер балагызга ошаган нәрсәләр белән шөгыльләнергә, шуларны яратырга тырышыгыз. Мәсәлән, аңа ошаган музыка, фильмнар һәм спорт төрләре белән кызыксыныгыз. Италиядә яшәүче Ила́риа болай ди: «Әти-әнием нинди музыка тыңлаганым белән кызыксына иде. Әтием минем өчен иң яхшы дус булып китте, һәм мин аның белән хәтта шәхси, четерекле темаларга да иркенләп сөйләшә ала идем». Балаларыгыз өчен дуслар булсагыз һәм аларга Йәһвә белән якын дуслыкка ия булырга булышсагыз, бу сезнең ата-ана буларак абруегызны һич тә төшермәячәк (Зәб. 24:14). Киресенчә, сез аларга үз яратуыгызны, аларны хөрмәт итүегезне күрсәтәчәксез. Аларга исә сезнең белән төрле нәрсәләр турында сөйләшү җиңелрәк булачак.

5. Гайсә үз шәкертләренә Йәһвәгә хезмәт итүгә багышланган тормыштан шатлык табарга ничек булышкан?

5 Гайсә үз шәкертләренең һәм дусларының Йәһвәгә хезмәт итүгә багышланган тормыштан шатлык табуларын теләгән. Шуңа күрә ул аларны рухи эшләрдә ашкынып катнашырга дәртләндергән. Әйе, Гайсә аларның шәкертләр әзерләү эшендә зур ашкыну белән катнашуларын теләгән! Ул аларны уңышка ирешергә ярдәм итәчәгенә ярату белән ышандырган (Мат. 28:19, 20).

6, 7. Ни өчен кайгыртучан әти-әниләр балалары өчен рухи гадәтләрне булдырып, аларны саклар өчен, тырышлыклар куя?

6 Сез, һичшиксез, яшүсмер балагызның рухи яктан сәламәт булуын телисез. Балаларны тәрбияләү турында Инҗилдә: «Балаларыгызны... Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез»,— дип әйтелә (Эфес. 6:4). Шуңа күрә рухи гадәтләрне булдырып, аларны саклар өчен, Аллаһы тарафыннан үзегезгә бирелгән җаваплылыкны кулланыгыз. Гадәттә, сез балаларыгызны мәктәптә яхшы укырга өндисез, чөнки аң-белем алу мөһим. Сез балаларыгызда белемгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышасыз. Нәкъ шул рәвешчә ата-аналар, балалары Йәһвә кушканча акылга өйрәнсен өчен, аларны җыелыш очрашуларыннан, конгресслардан һәм гаилә өйрәнүеннән файда алырга өнди. Аллаһыдан бирелгән белем мөһим булганга, сез үз балаларыгызда рухи нәрсәләргә карата ярату һәм зирәклек өчен рәхмәт хисен үстерергә тырышасыз (Гыйб. сүз. 24:14). Гайсә үз шәкертләренә булышкан кебек, яшүсмер балаларыгызда Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләргә карата ярату үстереп һәм аларга вәгазьдә регуляр рәвештә катнашырга булышып, аларга хезмәттә уңышлы булырга ярдәм итегез.

7 Рухи гадәтләрнең булуы яшүсмерләргә нинди файда китерә? Көньяк Африкада яшәүче Э́рин исемле апа-кардәш болай ди: «Бала чакта Изге Язмаларны өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьләү турында сүз барганда, без еш кына елый башлый идек һәм зарлана идек. Кайвакыт без белә торып гаилә өйрәнүебезне өзәргә тырыша идек. Әмма әти-әниебез бирешми иде». Эрин болай дип өсти: «Андый өйрәтү ярдәмендә мин рухи эшләрдә тырыш булырга өйрәндем. Берәр нинди сәбәп аркасында рухи эшләремнең графигы үзгәрсә, мин аны мөмкин кадәр тизрәк кайтарырга тырышам. Әти-әнием бу яктан үз дигәнендә нык тормаган булса, мин рухи гадәтләремдә шулкадәр тырыш булмас идем. Алар бирешкән булса, минем хәзер җыелыш очрашуларына һәрвакыт йөрү гадәтем булмас иде, һәм мин рухи эшләрдә әллә ни катнашмас идем».

ҮРНӘК КҮРСӘТЕП, БАСЫНКЫЛЫККА ӨЙРӘТЕГЕЗ

8. а) Гайсә үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен ничек таныган? ә) Гайсәнең басынкылыгы аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

8 Гайсә камил булса да, үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен таныган һәм басынкылык белән Йәһвәгә таянган. (Яхъя 5:19 укы.) Гайсәнең басынкылыгы шәкертләренең аңа карата хөрмәт хисен киметкәнме? Һич тә юк! Киресенчә, ул Йәһвәгә күбрәк таянган саен, шәкертләре аңа тагы да ныграк ышанган. Соңрак алар үзләре дә Гайсәдән үрнәк алып, басынкылык күрсәткән (Рәс. 3:12, 13, 16).

9. Басынкылык белән гафу үтенү һәм үз мөмкинлекләрегезнең чикле булуын тану яшүсмер балаларыгызга ничек тәэсир итә ала?

9 Безнең күп яклардан мөмкинлекләребез чикле һәм без, Гайсәдән аермалы буларак, камил түгел һәм хаталар кылабыз. Моны басынкылык белән таныйк (1 Яхъя 1:8). Сез күбрәк кемне хөрмәт итәрсез? Кылган хатасын таныган я гафу үтенә белмәгән начальнигыгызнымы? Яшүсмер балагыз сезнең үз хаталарыгыз өчен гафу үтенүегезне ишеткәндә, аның сезгә карата хөрмәте тагы да үсәр. Ул шулай ук үз хаталарын да танырга өйрәнер. «Без үз хаталарыбызны таный идек, һәм балаларыбыз моны күреп, проблемалары булганда безгә моның турында әйтергә тартынмый иде,— дип әйтә өч баланы үстергән Роузмари исемле апа-кардәш.— Без үз мөмкинлекләребезнең чикле икәнен таныганга, балаларыбызга үз проблемаларын хәл итәр өчен иң яхшы киңәшләрне кайдан эзләргә икәнлеген аңлата идек. Алар ярдәмгә мохтаҗ булганда, без һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыздан җитәкчелек эзли идек һәм бергә дога кыла идек».

10. Гайсә үз шәкертләренә әмерләр биргәндә ничек басынкылык күрсәткән?

10 Гайсәнең үз шәкертләренә әмерләр бирергә хакимлеге булган. Шулай да берәр әмер биргәндә ул басынкылык белән аның сәбәбен дә аңлаткан. Мәсәлән, ул үз шәкертләренә Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәргә дигән әмерне биреп кенә чикләнмәгән. Ул аларга бар кирәклесе биреләчәге турында да әйткән. Хөкем итмәү турында әмер биргәндә Гайсә моның сәбәбен дә китергән: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез, чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр» (Мат. 6:31—7:2).

11. Ни өчен ата-аналар берәр кагыйдә урнаштырганда я карар кабул иткәндә сәбәпләрен аңлатса, акыллы булыр иде?

11 Урынлы булганда, үзегез урнаштырган кагыйдәнең я кабул иткән карарның сәбәпләрен дә аңлатыгыз. Яшүсмер билгеле бер сорауга сезнең карашыгызны белсә, ул сезне теләбрәк тыңлар. Дүрт баласын тәрбияләгән Бэрри исемле абый-кардәш болай ди: «Тегеләй я болай эшләүнең сәбәбен аңлатсагыз, яшүсмер балага сезгә ышанырга җиңелрәк булачак, чөнки шулай итеп алар сезнең карарларыгызның нигезсез һәм үзгәрүчән булуын түгел, ә акыллы булуын күрәчәк». Шулай эш итү яшүсмерләргә үз «акылларын кулланып» җитлеккәнлеккә ирешергә булыша (Рим. 12:1). Бэрри болай дип аңлата: «Яшүсмерләр карарларны хисләргә бирелеп түгел, ә аек акыл белән кабул итәргә өйрәнергә тиеш» (Зәб. 118:34). Сез карарлар кабул иткәндә басынкылык белән сәбәпләрен аңлатканда, яшүсмер балагыз сезнең аның җитлеккәнлеккә ирешүен таныганыгызны сизәчәк һәм үз акылын кулланып, карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

ҮТӘ КҮРҮЧӘН БУЛЫГЫЗ ҺӘМ АҢЛАП ЭШ ИТЕГЕЗ

12. Гайсә зирәклек күрсәтеп, Петергә ничек булышкан?

12 Гайсә үтә күрүчән, ягъни зирәк булган һәм шәкертләренә кайсы яктан ярдәм кирәк икәнен аңлаган. Мәсәлән, Петер яхшы ниятләрдән чыгып Гайсәне үлемнән качар өчен, үзен кызганырга өндәгән. Әмма Гайсә Петернең фикер йөртүе хаталы булуын белгән. Аңа һәм башка шәкертләргә хаталы карашларын төзәтергә булышыр өчен, Гайсә Петергә туры киңәш биргән, шулай ук үз-үзеңне жәлләү нәрсәгә китерәчәген һәм фидакарьлек күрсәтү нинди фатихалар китерәчәген ассызыклаган (Мат. 16:21—27). Нәтиҗәдә Петер моннан үзенә сабак алган (1 Пет. 2:20, 21).

13, 14. а) Яшүсмер балагызның иманы зәгыйфьләнә баруы нәрсәдә күренергә мөмкин? ә) Улыгызны я кызыгызны аңлар өчен һәм аларга чын ярдәм күрсәтер өчен, зирәклек ничек булыша ала?

13 Яшүсмер балагызга кайсы яктан ярдәм кирәк икәнен күрер өчен, Йәһвәгә дога кылып, зирәклек турында сорагыз (Зәб. 31:8). Мәсәлән, балагызның иманы зәгыйфьләнә барганы нәрсәдән күренергә мөмкин? Бәлки, аның шатлыгы сүрелгәндер я ул кардәшләрне тәнкыйтьлидер, яки ул сездән читләшәдер. Моның сәбәбе аның ике төрле тормыш алып баруы я җитди гөнаһ кылуы дип уйларга ашыкмагыз *. Шул ук вакытта андый билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз я бу хәл вакыт узу белән үзеннән-үзе үзгәрер дип уйламагыз.

Яшүсмер балагызга җыелыштагылар арасында яхшы дуслар табарга ярдәм итегез (14 нче абзацны кара.)

14 Гайсә кебек, йомшак кына һәм хөрмәт белән яшүсмер балагызга сораулар бирегез. Коедан су тулы чиләкне бик ашыгып чыгарсаң, аның күпмедер суы түгеләчәк. Нәкъ шулай ук яшүсмер балагызга сораулар биргәндә түземле булмасагыз һәм аны җавап бирергә мәҗбүр итсәгез, сезнең үз балагызның уй-фикерләрен һәм омтылышларын белү мөмкинлеген ычкындыруыгыз бар. (Гыйбрәтле сүзләр 20:5 укы.) Югарыда искә алынган Илариа болай ди: «Яшүсмер чагымда мин хакыйкатьтә дә калырга, классташларым белән дә бергә күбрәк вакыт үткәрергә тели идем. Эчемдәге бу көрәш кәефемә тәэсир итә иде, һәм әти-әнием моны сизде. Бер кичне алар минем күңелсез булуыма игътибар итеп, миңа моның турында әйтте һәм мине нәрсә борчыганын сорады. Мин елый башладым, хәлемне аңлаттым һәм ярдәм итүләрен сорадым. Алар мине кочаклады, сине аңлыйбыз дип әйтте һәм ярдәм итәрбез дип вәгъдә итте». Иларианың әти-әнисе шунда ук аңа җыелышта яңа һәм яхшы дуслар табарга булыша башлаган.

15. Гайсәнең кешеләр белән мөгамәлә иткәндә үтә күрүчән булуы нәрсәдән күренә?

15 Гайсәнең үтә күрүчән булуы тагын нәрсәдән күренгән? Ул үз шәкертләренең начар якларын гына түгел, ә яхшы якларын да күргән. Мәсәлән, Натанаил Гайсәнең Насарадан булганы турында ишеткәч: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дигән (Яхъя 1:46). Аның бу сүзләре, сезнеңчә, Натанаилның нинди кеше булганын күрсәтә? Тәнкыйтьчел, тискәре карашлы я имансыз кеше булганынмы? Гайсә үтә күрүчән булган һәм Натанаилда яхшы нәрсәне дә күргән. Гайсә аның турында: «Менә исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дигән (Яхъя 1:47). Гайсә кеше йөрәген күрә алган, һәм ул бу сәләтен башкаларда яхшыны күрер өчен кулланган.

16. Сез яшүсмер балагызга яхшы сыйфатларны үстерергә ничек булыша аласыз?

16 Без кеше йөрәген күрә алмасак та, Аллаһы ярдәме белән үтә күрүчән булу мөмкин. Яшүсмер балагызда яхшыны күрер өчен, сез үтә күрүчән булырсызмы? Беркемнең дә газап китерүче дип аталасы килми. Шуңа күрә уйларыгызда да, сүзләрегездә дә улыгызны я кызыгызны «фетнәчел бала» я «бала түгел, бәла» дип беркайчан да атамагыз. Яшүсмер балагыз өметегезне акламаганда да, аңа карата үз ышанычыгызны белдерегез һәм дөрес булганны эшләргә теләгәнен күрәсез дип аны ышандырыгыз. Аның уңышларга ирешүен күрсәтүче һәр билгегә игътибар итеп, аны мактагыз. Урынлы булганда, яшүсмер балагызга күбрәк вазифалар ышанып тапшырып, аңа яхшы сыйфатларын үстерергә булышыгыз. Гайсә үз шәкертләре белән нәкъ шулай эш иткән дә. Натанаил белән (аны Бартолмай дип тә атаганнар) беренче очрашудан соң якынча бер ярым ел үткәч, Гайсә аны үз рәсүле итеп сайлаган. Һәм ул ашкынучан мәсихче булып киткән (Лүк 6:13, 14; Рәс. 1:13, 14). Мактау һәм дәртләндерү сүзләрегез ярдәмендә балагыз үзен булдыксыз кеше итеп түгел, ә Йәһвә куллана алган сәләтле мәсихче итеп хис итәчәк.

ЧИКСЕЗ ШАТЛЫК КИТЕРҮЧЕ ӨЙРӘТҮ

17, 18. Яшүсмер балаларыгызга Йәһвәгә хезмәт итәргә ярдәм итсәгез, бу нинди уңышлар китерәчәк?

17 Балаларыгызны үстергәндә сез, бәлки, үзегезне кайвакыт рәсүл Паул кебек хис итәсездер. Ул күпләр өчен рухи ата булып киткән. Көринттә яшәгән рухи балаларына карата булган тирән мәхәббәте аркасында аның йөрәге «бик нык сызлап телгәләнгән» (2 Көр. 2:4; 1 Көр. 4:15). Ике улын һәм кызын үстергән Виктор болай ди: «Балаларыбызның яшүсмер чаклары җиңел түгел иде. Шулай да шатлыклы мизгелләр авырлыкларыбызга караганда күбрәк иде. Йәһвә ярдәмендә без балаларыбыз белән якын дуслар булып киттек».

18 Ата-аналар, балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтер өчен, алга таба да тырышлыклар куегыз. Балаларыгызга карата тирән мәхәббәтегезне күрсәтегез. Шулай итеп сез аларның Аллаһыга хезмәт итәргә карар итүләрен һәм «хакыйкатьтә йөрүләрен» күреп, чиксез шатлык кичерәчәсез (3 Яхъя 4).

^ 13 абз. Ата-аналар «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» дигән китапта файдалы киңәшләр таба ала (1 том, 317 б. һәм 2 том 136—141 б.).