Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин Аллаһы һәм әнием белән тынычлыкка ирештем

Мин Аллаһы һәм әнием белән тынычлыкка ирештем

«НИШЛӘП әле син ата-бабаларыңа табынырга теләмисең? — дип сорады әнием.— Алар булмаса, син бит дөньяга да килмәс идең! Шулкадәр рәхмәтсез булырсың дип бер дә уйламаган идем! Ничек инде син буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрдән баш тарта аласың?! Ата-бабаларыбызны олыламыйча, син безнең гыйбадәтебезне санга сукмыйсың». Бу сүзләрдән соң әнкәй түзмәде, елап җибәрде.

Әнинең сөйләшү рәвеше бөтенләй үз-үзенә ошамаган иде. Минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга ул үзе сөйләшкән булса да, ул моны Изге Язмалар өйрәнүеннән әдәпле генә баш тартыр өчен эшләде. Мин һәрвакыт аның сүзен тыңлый идем, әмма бу юлы бу минем өчен авыр иде. Минем Йәһвәнең хуплавын аласы килде. Аллаһының ярдәме булмаса, мин алай эш итә алмас идем.

МӘСИХЧЕ ЮЛЫНА БАСАМ

Япониядә яшәүчеләрнең күпчелеге кебек, без дә буддизм динендә идек. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң ике ай үткәч, мин моның хакыйкать икәнен аңладым. Әтиләрчә кайгырткан Аллаһының барлыгын белү мине аның белән якынрак танышырга дәртләндерде. Безгә әнием белән белгәннәрем турында фикер алышырга ошый иде. Якшәмбе көннәрен мин Патшалык Залына җыелыш очрашуларына йөри башладым. Рухи белемнәрем үсә барды, һәм бер көнне мин әниемә буддизм йолаларын бүтән тотмаячагым турында әйттем. Шунда аның миңа карата мөнәсәбәте кискен үзгәрде. Ул миңа: «Гаиләдә ата-бабаларыбызны олыламаган кешенең булуы — хурлык бу»,— диде. Әни миннән Изге Язмаларны өйрәнүен туктатырга һәм җыелыш очрашуларына бүтән йөрмәскә таләп итте. Әниемнән андый сүзләрне ишетермен дип бер дә көтмәгән идем! Аны, әйтерсең лә, алыштырып куйганнар иде.

Әтием әни яклы булды. Эфеслеләргә 6 нчы бүлектән мин үз әти-әниемә тыңлаучан булырга тиеш икәнлеге турында белдем. Башта мин, әгәр дә аларның сүзен тыңласам, алар миңа колак салачак һәм гаиләдә яңадан тынычлык булачак, дип уйлаган идем. Өстәвенә, югары сыйныфка күчү имтиханнары якынлаша иде, һәм миңа әзерләнергә кирәк иде. Шулай итеп мин өч ай дәвамында җыелыш очрашуларына йөрмәскә булдым һәм моның турында әти-әниемә әйттем. Әмма аннан соң җыелыш очрашуларына кабат йөрүемне дәвам итәчәкмен дип Йәһвәгә вәгъдә иттем.

Ике сәбәп аркасында минем карарым начар булып чыкты. Беренчедән, мин өч ай эчендә Йәһвә белән мөнәсәбәтләремә бер нинди дә зыян килмәячәк дип уйлаган идем. Әмма киресе килеп чыкты. Мин бик тиз рухи яктан ачлык сизә башладым һәм Йәһвәдән читләшә барганымны аңладым. Икенчедән, әти-әнием, мин Йәһвәгә хезмәт итүдән туктасын өчен, тагы да көчлерәк басым ясый башлады.

ЯРДӘМ ҺӘМ КАРШЫЛЫК

Патшалык Залында мин гаиләдәгеләрдән кыенлыклар күргән күп кенә кардәшләр белән таныштым. Алар Йәһвә миңа көч бирәчәгенә ышандырды (Мат. 10:34—37). Минем аша гаиләм котыла алачагын ишетү миңа бик нык тәэсир итте. Минем Йәһвәгә таянырга теләгем туды, шуңа күрә мин аңа кайнар догалар кыла башладым.

Гаиләм миңа төрле киртәләр корды. Әнием төрле сәбәпләр китереп, миннән өйрәнүемне калдырырга үтенә иде. Гадәттә, мин дәшми идем. Сөйләшә башласак, без хисләргә бирелә идек тә, һәрберебез үз карашын яклый башлый иде. Мин әниемнең хис-тойгыларына һәм карашларына хөрмәт белән караган булсам, барысы да, бәлки, тыныч кына булыр иде. Әти-әни мине һәрвакыт өйдә тотар өчен, миңа бик күп эш йөкләп торды. Кайчакларда алар ишекне бикләп куеп, мине хәтта өйгә дә кертми иде я ашарга калдырмый иде.

Әни ярдәм эзләп башкаларга да мөрәҗәгать итте. Бервакытны ул минем укытучым белән сөйләште, әмма тегесе бу хәлгә кушылырга теләмәде. Икенче очракта әнием мине эштәге начальнигы янына алып барырга булды. Шулай итеп әнием, начальнигы мине барлык диннәрнең файдасыз булуына ышандырыр, дип өметләнгән иде. Ул шулай ук туган-тумачабызга шалтыратып, күз яше белән ярдәм сорап ялвара иде. Бу мине бик күңелсезләндерә иде. Әмма җыелыштагы өлкәннәр мине әниемнең, үзе дә белмичә, ничәмә кешеләргә шаһитлек биргәне турында уйланырга өндәде.

Аннары университетка керү белән бәйле бәхәсле сорау туды. Аларның фикеренчә, бу миңа иң яхшы тормыш юлына басарга ярдәм итәр иде. Алар мин яхшы эшкә урнашырмын дип өметләнгән иде. Без хисләргә бик тиз бирелгәнгә, бу сорау турында тыныч кына сөйләшә алмый идек. Шуңа күрә мин әти-әниемә максатларымны аңлатып, берничә хат яздым. Әтием бик нык ярсыды һәм: «Син, үземә эш таба алам, дип уйласаң, эшне иртәгәсен тапкан бул! Югыйсә, өйгә аяк басасың булма!» — дип янады. Мин барысын да Йәһвәгә догада сөйләдем. Иртәгәсе көнне вәгазьләп йөргән чакта ике төрле апа-кардәш бер-берсенә бәйсез рәвештә үз балаларына репетитор булырга тәкъдим итте. Әтием моңа әллә ни шат түгел иде. Ул минем белән бөтенләй сөйләшүдән туктады, ул мине күрмәмешкә салыша башлады. Әнием Йәһвә Шаһитләренең берсе булуыма караганда, җинаятьче булуым хәерлерәк булыр иде дип әйтте.

Йәһвә миңа аек фикер йөртергә һәм дөрес юлны күрергә ярдәм итте

Кайчакларны Йәһвә минем әти-әни теләгенә шулкадәр каршы баруымны чыннан да телиме дип уйлана идем. Әмма күбрәк дога кылу һәм Изге Язмалардагы Йәһвәнең мәхәббәте турында язылган шигырьләр нигезендә уйлану миңа үз хәлемә дөрес карарга һәм каршылыклар өлешчә әти-әниемнең минем өчен борчылганы аркасында туа икәнлеген аңларга булышты. Йәһвә миңа аек фикер йөртергә һәм дөрес юлны күрергә ярдәм итте. Шулай ук хезмәттә күбрәк катнашу миңа тагы да күбрәк шатлык китерә иде. Нәтиҗәдә, пионер хезмәте минем максатым булып китте.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ

Пионер булып хезмәт итү теләгем турында белгән кайбер апа-кардәшләр әти-әнием тынычланганчыга кадәр миңа ашыкмаска киңәш итте. Мин зирәклек сорап, Аллаһыга дога кылдым, шәхси өйрәнү үткәрдем, мотивларымны тикшердем һәм рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән сөйләштем. Минем кешеләргә түгел, ә Йәһвәгә ярыйсым килде. Өстәвенә, пионер хезмәтен башламау әти-әниемнең миңа карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәк дип кем әйтә алыр иде?

Пионер хезмәтен мин мәктәптә соңгы ел укыганда башладым. Пионер булып берничә вакыт хезмәт иткәннән соң минем ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итәсем килде. Әти-әнием минем өйдән китүемне теләмәде. Шуңа күрә мин 20 яшь тулуын көттем. Аннары мин, әниемә җиңелрәк булсын өчен, филиалдан мине туганнарыбыз яшәгән җиргә — Япониянең көньягына билгеләргә сорадым.

Анда пионер булып хезмәт иткәндә миңа берничә өйрәнүчемнең суга чумдырылуын күрергә насыйп булды. Шул вакытта мин хезмәтемне киңәйтер өчен, инглиз телен өйрәнергә булдым. Минем белән бергә бер җыелышта ике махсус пионер абый-кардәш хезмәт итте. Мин аларның ашкынуларын һәм башкаларга ничек ярдәм иткәннәрен күрдем. Нәтиҗәдә, махсус пионер булып хезмәт итү минем максатым булып китте. Шул вакыт дәвамында әнием ике тапкыр бик нык авырды. Ике очракта да миңа аны карар өчен өйгә кайтырга туры килде. Ул моңа гаҗәпләнде, һәм аның күңеле йомшара башлады.

МУЛ ФАТИХАЛАР

Җиде елдан соң мин өстәрәк искә алынган махсус пионерларның берсеннән хат алдым. Аның исеме А́цуси иде. Ул никахка керү нияте турында язып, минем хәлемне һәм үзенә карата хисләрем турында белеште. Минем Ацусига карата беркайчан да романтик хисләрем юк иде, һәм аның миңа карата хисләре бар дип бер дә уйламаган идем. Бер ай үткәч, мин аның белән яхшырак танышырга ризалаштым. Безнең күп кенә уртак якларыбыз бар икәне ачылды, без икебез дә тулы вакытлы хезмәттә катнашырга тели идек һәм һәртөрле хезмәт башкарырга әзер идек. Тора-бара без өйләнештек. Әти-әниемнең һәм берничә туганыбызның туйда булуын күрү бик шатлыклы иде!

Непал

Бергә пионерлар булып хезмәт итүдән соң күп тә үтмәстән, Ацусины район күзәтчесенең урынбасары итеп билгеләделәр. Соңрак без башка фатихаларга ия булдык. Безне махсус пионерлар итеп, ә аннары район хезмәтенә билгеләделәр. Районыбыздагы бөтен җыелышларга килеп киткәннән соң, бер көнне безгә филиалдан шалтыраттылар. Нинди сорау буенча дип уйлыйсыз? Кардәшләр без район хезмәтен Непалда дәвам итәргә ризамы дип сорадылар.

Төрле илләрдә хезмәт иткәндә Йәһвә минем өчен күп яклардан ачылды

Минем бик еракка китүем турындагы хәбәрне әти-әнием ничек кабул итәрләр икән дип борчылган идем. Шуңа күрә мин аларга шалтыратырга булдым. Әтием миңа: «Сез бик матур якларга барасыз»,— диде. Моңа кадәр бер атна элек бер дусты аңа Непал турында китап биргән булган, һәм әти шул матур якларга барып кайту турында хыяллана башлаган.

Дусларча мөгамәлә иткән непаллылар арасында хезмәт итү бик рәхәт иде. Соңрак безнең районыбызга якында гына урнашкан һәм күп яклардан аерылып торган Бангладеш иле кушылды. Бу безнең өчен тагын бер фатиха иде. Анда без хезмәтнең төрле төрләрендә катнаштык. Биш елдан соң безне кире Япониягә билгеләделәр, һәм без әле дә анда район хезмәтеннән шатлык табабыз.

Япония, Непал һәм Бангладеш илләрендә хезмәт иткәндә Йәһвә минем өчен күп яклардан ачылды! Һәрбер илнең үз тарихы һәм бай культурасы бар иде. Һәр илнең һәр кешесе бер-берсеннән аерылып торды. Мин Йәһвәнең һәр аерым кеше турында ничек итеп кайгыртканын, кешеләрне үз оешмасына ничек җәлеп иткәнен, аларга ярдәм иткәнен һәм аларны фатихалаганын үз күзләрем белән күрдем.

Мин Йәһвәгә күп нәрсәләр өчен рәхмәтле! Ул миңа үзен ачты, мин аңа хезмәт итү хөрмәтенә ия, һәм ул миңа гаҗәеп тормыш иптәше бирде. Йәһвә миңа үз вакытында дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итте, һәм хәзер мин Аллаһы белән һәм гаиләм белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия. Без хәзер әнием белән кабат яхшы дуслар. Аллаһы белән һәм әнием белән тынычлыкка ирешкәнемә мин Аңа чын күңелдән рәхмәтле.

Район хезмәте безгә чын шатлык китерә