Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аралашуга күпер салу

Аралашуга күпер салу

ҺӘРКЕМНЕҢ сөйләшә белү сәләте бар. Шулай да кайчакларда әңгәмә кору җиңел түгел. Күпләрне бигрәк тә таныш булмаган кеше белән сөйләшә башлау дигән уй курку-аптырашка төшерә. Башка шунда ук төрле борчулар килеп керә: «Сүзне нәрсәдән башларга? Нәрсә турында сөйләшергә? Акцентым турында нәрсә уйларлар?» Бу һәм моңа охшаш башка сораулар сөйләшергә теләгән, әмма тартынып торган кешене борчуга сала ала. Бу авырлыкны ничек җиңәргә?

Әйтик, сез автобус көтеп торасыз, ди. Көн кичкә авышып бара, шәһәрне баеп килгән кояш нурлары яктырта. Читтәрәк сезгә таныш булмаган кеше басып тора. Ул үз уйларына чумган. Тукталышта бүтән беркем дә юк. Бу сезнең өчен киртә булырмы я күперме? Сез әңгәмә корырга булырсызмы, юкмы?

«Кайберәүләр әйтүенчә, бу — соры һәм зур шәһәр, әмма шәфәкъ уты монда туган шәһәремдә кебек матур».

Шулай итеп сез шул кешегә таба сузылачак «күпернең» беренче тактасын салдыгыз. Гадәттә кеше андый очракларда ваемсыз булып калмый. Димәк, күпер әзер дигән сүз. Әлбәттә, кайберәүләр сөйләшергә теләмәс. Әмма шулай да сез әңгәмә кору мөмкинлегеннән файдаландыгыз. Сез уртак тел табарга тырышып, матур шәфәкъ турында сүз башладыгыз. Бу сөйләшү башлар өчен яхшы алым.

Әмма сөйләшкәндә сүз сезнең турында гына бармасын. Сөйләшкән тема әңгәмәдәшегезгә кызык булсын өчен, әйткән сүзегез һәрвакыт үзегез тирәли генә әйләнмәсен. Бер актер мисалына игътибар итик. Бер иптәшендә кунакта чакта ул бер сәгать буе соңгы очрашуларыннан бирле үзе белән булган бар хәлләрне нечкәлекләренә кадәр бертуктамый сөйләгән. Аннары ул үз дустына: «Ярый, нишләп әле мин үзем турында гына сөйлим? Син сөйлә. Ничек сиңа мин төшкән соңгы фильм?» — дигән. Андый булмагыз. Үзегез турында гына уйламагыз!

Шулай итеп, сүз үзегез турында я хәтта нәрсә эшләгәнегез турында бармасын. Моның урынына булган һәм булачак вакыйгалар, яңалыклар, һава торышы, дөньядагы хәлләр һәм боларның сезгә һәм әңгәмәдәшегезгә ничек тәэсир иткәне турында сөйләшегез.

Әлбәттә, уртак теманы сайлау бу бер нәрсә, ә менә аны кызыктырырлык итеп сөйләү бу инде икенче нәрсә. Әңгәмәдәшегез сез сөйләгән нәрсәне үзегез кебек ачык итеп аңларга тиеш. Моңа ничек ирешергә? Илһамланып сөйләгез. Берәр кызык мәгълүмат тапсагыз һәм бу әңгәмәдәшегезгә дә кызык булса, аңа сораулар бирегез. Ул да сөйләсен. Шул чакта сөйләшү икегезгә дә канәгатьлек китерәчәк.

«Мин акцент белән сөйлим»

Кайберәүләр үзләренең дөрес итеп сөйли алмавы яки сөйләмендәге ниндидер кимчелек аркасында беркайчан да яхшы әңгәмәдәш була алмаячак дип уйлый. Чит илдә туып үскән кеше кайчак болай дип уйларга мөмкин: «Акцентым булганга, кешеләргә мине аңларга авыррак кебек». Чынлыкта исә, кешеләрнең үзенчәлекле акценты күпләргә ошый. Мәсәлән, күп еллар Испаниядә һәм Португалиядә яшәгән бер англичан болай дигән: «Испан я португал телендә сөйләгәндә акцентым булса да, бу күп кенә очракларда башкаларда кызыксындыру уята иде. Кайчакларда кеше нәрсә әйткәнемне шунда ук аңламый иде, әмма аннары бу минем туган телем түгел икәнлеген аңлагач, алар таң кала иде».

Күп кенә илләрдә чит ил акцентын ишетү гадәти нәрсә һәм моңа беркемнең дә исе китми. Шуңа күрә акцентыгыз сезнең өчен киртә булмасын. Чынлыкта бүтән илдән килүегез сезне төрле темаларның һәм кызык очракларның чыганагы итә ала.

Илләрнең күпчелегендә кешеләр төрле акцент белән һәм төрле диалектларда сөйләшә. Кеше җәмгыятенең андый күптөрлелеге гаҗәпләндерә. Кайчак шәһәр кешеләре авыл кешеләренең кызык булып яңгыраган сөйләшен кызыксынып тыңлый һәм шул ук вакытта тегеләргә аларның сәер генә яңгыраган сөйләшү рәвеше кызык булып күренгәнен сизми! Әмма шулай да алар аралаша.

Тыңлый белегез

Яхшы әңгәмәдәш булыр өчен, тыңлый белү дә мөһим. Әмма кайберәүләр тыңлый белми. Кешене игътибар белән тыңлар урынына, алар әйтәчәк фикерләре турында уйлый, аларны кыстырыр өчен туры килгән вакытны көтә. Еш кына бу фикерләр бүтән тема белән бәйле була. Нәтиҗәдә, әңгәмә үзара бәйле булмаган ике монологка әйләнә. Шуңа күрә «һәркем тыңларга әзер булсын» дигән киңәш буенча эш итү никадәр акыллы (Ягък. 1:19).

Яхшы тыңлаучы әдәп турында онытмый. Ул тәкъдим ителгән идеяләрне яки фикерләрне кабул итәргә һәм кирәк булганда үз карашын үзгәртергә әзер. Бу аның эчкерсез икәнен күрсәтә. Андый кеше үз дигәнендә нык торып, үз карашларына ябышырга тырышмас. Ул төпле дәлилне кабул итәр. Әйе, эчкерсезлек һәм акыллылык — яхшы әңгәмә өчен яхшы нигез.

Игътибар белән тыңлый белү никахта бигрәк тә мөһим. Мондый хәлне күз алдына китерегез: сез ирегезгә я хатыныгызга берәр нәрсә сөйлисез, ә иптәшегез сезнең сүзләрегезгә ваемсыз шикелле. Бу, әлбәттә, ачуны чыгарырга мөмкин. Әмма никах чәчәк атсын өчен, аралашуның булуы мөһим. Ир белән хатын уй-фикерләрен һәм хис-тойгыларын уртаклашканда, аларның бер-берсенә карата ышанычы ныгый.

Шунысы кызганыч, кайберәүләр белән бик сирәк я хәтта бөтенләй ачык аралашып булмый. Алар урак телле һәм төрттереп сүзләр әйтә. Андый кешеләр янында булу бер дә рәхәт түгел, чөнки көтмәгәндә алардан чәнечкеле сүзләр ишетергә мөмкин. Изге Язмаларда: «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 12:18). Шуңа күрә мондый киңәш буенча эш итү күпкә яхшырак: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көл. 4:6). Әйе, аралашуда ягымлылык булса, кеше беркайчан да үзен рәнҗетелгән я кимсетелгән итеп хис итмәячәк.

Шулай итеп, яхшы әңгәмәдәш булыйк. Киртәләрне җиңәргә һәм күперләр салырга курыкмагыз. Башкалар белән танышып, аларны белергә тырышыгыз һәм аларга да үзегезне яхшырак белергә мөмкинлек бирегез. Һәм тагын бер киңәш: тыңлаучыларыгызны талчыктырып бетермәгез, кайчан туктарга икәнен белегез!