Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә кешеләр белән аралаша

Йәһвә кешеләр белән аралаша

«Тыңла әле, ә мин сөйләрмен» (ӘЮП 42:4).

ҖЫРЛАР: 37, 23

1—3. а) Ни өчен Аллаһының уй-фикерләре һәм аралашу чарасы кешеләрнекеннән күпкә өстенрәк? ә) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

МӘҢГЕЛЕК Аллаһы акылга ия затларны барлыкка китереп, аларга яшәү шатлыгы биргән (Зәб. 35:10; 1 Тим. 1:11). Рәсүл Яхъя Аллаһының беренче хезмәттәшен «Сүз» һәм «Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты» дип атаган (Яхъя 1:1; Ачыл. 3:14). Йәһвә Аллаһы беренче Угылы белән үзенең уй-фикерләрен һәм хисләрен уртаклашкан (Яхъя 1:14, 17; Көл. 1:15). Рәсүл Паул «фәрештәләр теле» турында әйткән булган. Моннан рухи затлар кулланган һәм кешеләр сөйләшкән телдән өстен булган телнең бар икәнлеге күренә (1 Көр. 13:1).

2 Йәһвә үзе барлыкка китергән миллиардлаган фәрештәләр һәм кешеләр турында барысын белә. Теләсә кайсы вакытта исәпсез-хисапсыз кеше аңа бер үк мизгелдә төрле телләрдә дога кыла. Ул аларның догаларын да тыңларга һәм шул ук вакытта фәрештәләргә җитәкчелек биреп, алар белән сөйләшергә дә сәләтле. Моның өчен аның уй-фикерләре, теле һәм аралашу чарасы кешеләрнекеннән күпкә өстенрәк булырга тиеш. (Ишагыя 55:8, 9 укы *.) Әйе, Йәһвә кешеләр белән аралашканда, алар аны аңласын өчен, үз фикерләрен гади тел белән белдерә.

3 Бу мәкаләдә без чиксез зирәклеккә ия булган Аллаһының тарих дәвамында үз халкы белән аңлаешлы телдә аралашыр өчен нәрсә эшләгәнен карап чыгарбыз. Шулай ук аның шартларга карап үзенең аралашу чарасын ничек үзгәрткәнен белербез.

АЛЛАҺЫНЫҢ КЕШЕЛӘРГӘ СҮЗЕ

4. а) Йәһвә үз хезмәтчеләре Муса, Ишмуил һәм Давыт белән нинди телдә сөйләшкән? ә) Изге Язмаларда нәрсә турында әйтелә?

4 Гадән бакчасында Адәм белән сөйләшкәндә Йәһвә кеше телен кулланган. Аллаһы аның белән, күрәсең, борынгы еврей телендә сөйләшкән. Соңрак Йәһвә үз уй-фикерләрен Изге Язмаларны язган кешеләргә, мәсәлән, Муса, Ишмуил һәм Давытка җиткергән. Алар борынгы еврей телендә сөйләшкән булса да, Аллаһының уй-фикерләрен үз сүзләре белән, үзләренә хас стиль белән язган. Аллаһы үзенең кайбер уй-фикерләрен аларга үзе әйтеп яздырган. Язучылар шулай ук Йәһвәнең үз халкы белән ничек мөгамәлә иткәне турында, аларның иманнары, мәхәббәте, хаталары һәм тугрылыксыз булулары турында язган. Бар бу мәгълүмат бүген безгә зур файда китерә (Рим. 15:4).

5. Йәһвә үз халкының еврей телендә генә сөйләшүен таләп иткәнме? Аңлатыгыз.

5 Шартлар үзгәргәндә, Йәһвә кешеләр белән аралашу өчен еврей теле белән генә чикләнмәгән. Аллаһы халкы Бабыл әсирлегеннән кайткан вакытка арамей теле аларның көндәлек теле булып киткән. Бәлки, нәкъ шуңа күрә Йәһвә Даниял белән Ирмия пәйгамбәрләрен, шулай ук рухани Езраны Изге Язмаларның кайбер өзекләрен арамей телендә язарга рухландырган *.

6. Аллаһы Сүзе еврей теленнән башка телләргә ничек тәрҗемә ителә башлаган?

6 Соңрак Александр Македонский борынгы дөньяның зур өлешен яулап алгач, гомум кабул ителгән грек теле, ягъни койне́, халыкара тел булып киткән. Күп кенә яһүдләр бу телдә сөйләшә башлаган, нәтиҗәдә, Еврей Язмалары грек теленә тәрҗемә ителгән булган. Бу тәрҗемәне 72 кеше тәрҗемә иткән дип санала, һәм ул Септуагинта буларак билгеле. Ул — Изге Язмалар тәрҗемәләренең беренчесе һәм иң мөһим тәрҗемәләрнең берсе булган *. Тәрҗемәдә шулкадәр күп кеше катнашканга, аның төрле өлешләре төрле стиль белән язылган: кайбер өлешләре сүзгә-сүз, ә кайберләре ирекле тәрҗемә ителгән. Шулай да грек телендә сөйләшкән яһүдләр, ә соңрак мәсихчеләр дә Септуагинтаны Аллаһы Сүзе дип санаган.

7. Гайсә үз шәкертләрен өйрәткәндә, күрәсең, нинди телдә сөйләшкән?

7 Аллаһының Улы җиргә килгәч, күрәсең, Изге Язмаларда еврей теле дип аталган телдә сөйләшкән һәм өйрәткән (Яхъя 19:20; 20:16; Рәс. 26:14). Беренче гасырдагы еврей теленә арамей теле тәэсир иткән, шуңа күрә Гайсә, күрәсең, кайчак кайбер сүзләрне арамей телендә әйткән булган. Әмма ул Муса һәм пәйгамбәрләр сөйләшкән борынгы еврей телен дә белгән. Алар язган язмаларны һәр атна синагогаларда укыганнар (Лүк 4:17—19; 24:44, 45; Рәс. 15:21). Исраилдә шулай ук грек һәм латин телләрендә сөйләшкәннәр. Гайсә бу телләрдә сөйләшкәнме, юкмы икәнлеге турында Изге Язмаларда әйтелми.

8, 9. Мәсихчеләр дине таралганда, ни өчен Изге Язмаларның кайбер китаплары грек телендә язылган булган, һәм бу безгә Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

8 Гайсәнең беренче шәкертләре еврей телен белгән, әмма аның үлеменнән соң аларга башка телләрдә сөйләшкән кешеләр кушылган. (Рәсүлләр 6:1 укы.) Мәсихчеләр дине таралганда, Гайсәнең шәкертләре күбесенчә грек телендә сөйләшкән. Гайсәнең өйрәтүләре һәм эшләре турында Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән. Бәян ителгән бу яхшы хәбәрләр нәкъ грек телендә киң таралган булган. Шулай итеп, шәкертләрнең күбесе сөйләшкән тел еврей түгел, ә грек теле булган *. Рәсүл Паулның хатлары һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка китаплар шулай ук грек телендә язылган булган.

9 Шунысы игътибарга лаек: Мәсихче Грек Язмаларын язучылар Еврей Язмаларыннан өзекләрне, гадәттә, Септуагинтадан китергән. Бу өзекләр, еврей телендә язылган төп нөсхәдәге өзекләрдән әзрәк аерылып торса да, бүген Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып тора. Шулай итеп, камил булмаган тәрҗемәчеләрнең эше Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүзнең өлеше булып киткән. Әйе, Аллаһы бер культураны я телне башкасыннан өстен куймый. (Рәсүлләр 10:34 укы.)

10. Йәһвәнең кешеләргә үз Сүзен җиткерү рәвеше безгә аның турында нәрсә ачыклый?

10 Аллаһының кешеләр белән ничек итеп аралашканын кыскача карап чыккач, без Йәһвәнең үзгәрә барган шартларга карап аралашу рәвешен үзгәрткәнен күреп торабыз. Без Йәһвә һәм аның ниятләре турында белә алсын өчен, ул бездән билгеле бер телне өйрәнүебезне таләп итми. (Зәкәрия 8:23 *; Ачылыш 7:9, 10 укы.) Йәһвә Изге Язмаларны язучыларны рухландырган булса да, аларга бу китапны төрле стиль белән язарга рөхсәт иткән.

АЛЛАҺЫ ҮЗ ХӘБӘРЕН САКЛАП КАЛГАН

11. Ни өчен кешеләрнең төрле телләрдә сөйләшүе Аллаһыга алар белән аралашырга комачауламаган?

11 Кешеләрнең төрле телләрдә сөйләшүе һәм тәрҗемәләрнең аерылып торуы Аллаһының кешеләр белән аралашуына комачаулаганмы? Юк. Мәсәлән, без Гайсәнең үз телендә әйткән берничә сүзен генә беләбез (Мат. 27:46; Марк 5:41; 7:34; 14:36). Әмма Йәһвә Гайсәнең хәбәре грек теленә, ә соңрак башка телләргә дә тәрҗемә ителүе турында кайгырткан. Вакыт узгач, Изге Язмаларның кулъязмалары яһүдләр һәм мәсихчеләр тарафыннан кабат-кабат күчереп язылган. Нәтиҗәдә, Изге Язмалар сакланып калган. Бу исә Изге Язмаларның тагы да күбрәк телләргә тәрҗемә ителүенә китергән. Б. э. IV—V гасырларында яшәгән Иоанн Златоуст исемле язучының сүзләре буенча, ул вакытка Гайсәнең өйрәтүләре суриялеләр, мисырлылар, һиндстанлылар, фарсылар, хәбәшләр һәм башка бик күп халыкларның телләренә тәрҗемә ителгән булган.

12. Изге Язмаларның тәрҗемә ителүенә ничек комачауларга тырышканнар?

12 Аллаһы Сүзе төрле телләргә тәрҗемә ителгәнгә, Изге Язмаларны юк итәргә теләгән кешеләрнең тырышлыклары уңышсыз булган. Мәсәлән, Рим императоры Диоклетиан б. э. 303 елында Изге Язмаларның бөтен кулъязмаларын бетерергә дигән указ чыгарган. Аллаһы Сүзен тәрҗемә итүчеләр һәм таратучылар күп кенә һөҗүмнәргә дучар булган. XVI гасырда Уильям Тиндал Изге Язмаларны еврей һәм грек теленнән инглиз теленә тәрҗемә итәргә булган. Ул бер укымышлы кешегә болай дигән: «Аллаһы миңа тагы берничә ел яшәргә насыйп итсә, мин сабан артыннан баручы малайның Изге Язмаларны сездән дә яхшырак белүенә ирешермен». Тиндалга Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен һәм үз тәрҗемәсен бастырыр өчен, Англиядән Европаның башка иленә качарга туры килгән. Дин җитәкчеләре үзләре тапкан Изге Язмаларның бар китапларын яндырырга тырышкан булса да, Тиндалның тәрҗемәсе киң таралган. Ахыр чиктә, Тиндалны дошманнар кулына тапшырганнар, һәм тегеләр аны буып үтереп, баганада яндырган, әмма аның тәрҗемәсе сакланып калган. Изге Язмаларның киң таралган «Яков патша тәрҗемәсе»н ясаганда тәрҗемәчеләр еш кына Тиндалның тәрҗемәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. (2 Тимутигә 2:9 укы.)

13. Борынгы кулъязмаларны тикшерү нәрсәне ачыклый?

13 Әйе, Изге Язмаларның сакланган кайбер борынгы кулъязмаларында әллә ни мөһим булмаган хаталар һәм бер-берсенә туры килмәгән урыннар бар. Әмма Изге Язмаларны тикшерүче галимнәр меңләгән фрагментларны, кулъязмаларны һәм борынгы тәрҗемәләрне чагыштырган һәм җентекләп тикшергән. Бу тикшерү Изге Язмалардагы хәбәрнең күп өлеше үзгәрмәгәнен раслаган. Бераз шик тудырган кайбер шигырьләр төп хәбәрне үзгәртми. Борынгы кулъязмаларны тикшерү эчкерсез өйрәнүчеләрне Йәһвәнең Изге Язмаларны язучылар аша җиткергән хәбәре безнең көннәргә хәтле үзгәрешсез барып җиткәненә ышандыра (Ишаг. 40:8) *.

14. Изге Язмалардагы хәбәр бүгенге көндә никадәр киң таралган?

14 Дошманнарның көчле каршылыкларына карамастан, Йәһвә үз Сүзенең кешелек тарихында иң киң таралган китап булуы хакында кайгырткан. Бүген күпләрнең иманнары аз я бөтенләй булмаса да, Изге Язмалар иң киң таралган китап булып кала, һәм аны 2 800 дән артык телдә тулаем я өлешчә укып була. Бернинди китап та дөньяда шулкадәр киң таралмаган. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләре аңлаешлы һәм төгәл итеп тәрҗемә ителмәгән. Шулай да Изге Язмаларның бөтен тәрҗемәләреннән диярлек өмет һәм котылу турында белеп була.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ЯҢА ТӘРҖЕМӘСЕНӘ ИХТЫЯҖ

15. а) Бүгенге көндә тел белән бәйле киртәләр ничек хәл ителә? ә) Ни өчен безнең басмаларыбыз башта инглиз телендә языла?

15 ХХ гасырның башында Изге Язмаларны тикшерүчеләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләнгәч, алар «өендәге хезмәтчеләр» белән күбесенчә инглиз телендә аралашкан (Мат. 24:45). Бу «хезмәтче» рухи ризык тагы да күбрәк телдә чыксын өчен бик күп тырышлыклар куя. Хәзер андый телләрнең саны 700 дән артык. Беренче гасырдагы койне теле кебек, инглиз теле дә коммерция һәм мәгариф өлкәләрендә киң кулланыла. Шуңа күрә безнең басмаларыбыз инглиз теленнән тәрҗемә ителә.

16, 17. а) Аллаһы халкы нәрсәгә мохтаҗ булган? ә) Бу ихтыяҗ ничек канәгатьләндерелгән булган? б) 1950 елда Норр кардәш үз хисләрен ничек белдергән?

16 Безнең басмаларыбыз Изге Язмаларга нигезләнгән. ХХ гасырның уртасында Аллаһы халкы 1611 елда бастырылган Изге Язмаларның инглиз телендәге «Яков патша тәрҗемәсе»н кулланган. Әмма андагы инглиз теле бик нык искергән, һәм аны аңларга авыр булган. Борынгы кулъязмаларда Аллаһы исеме меңләгән тапкыр очраган булса да, бу тәрҗемәдә ул берничә тапкыр гына очраган. Анда тәрҗемә хаталары, шулай ук ышанычлы борынгы кулъязмаларда булмаган өстәмә шигырьләр дә кертелгән булган. Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә дә кимчелекләр булган.

17 Шул сәбәпле заманча тел белән язылган төгәл һәм аңлаешлы Изге Язмаларның тәрҗемәсе кирәк булган. Шулай итеп, «Яңа дөнья тәрҗемәсе» комитеты оештырылган булган, һәм андагы кардәшләр Изге Язмаларны 1950 елдан алып 1960 елга кадәр 10 ел дәвамында өлешләп чыгарган. Алты томнан торган Изге Язмаларның беренче томының чыгарылуы турында 1950 елның 2 августында узган конгресста игълан ителгән. Бу тәрҗемәне игълан иткәндә Норр кардәш болай дигән: «Безгә заманча телдә тәрҗемә ителгән, ачылган хакыйкатькә туры килгән һәм шул ук вакытта төп нөсхәнең мәгънәсен төгәл тапшырып, хакыйкатьләрне аңларга булышкан Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсе кирәк. Мәсих шәкертләре бәян иткән хәбәрләр гади һәм басынкы кешеләргә аңлаешлы булган кебек, бу тәрҗемә дә хәзерге укучыларга җиңел аңлаешлы булырга тиеш». Норр кардәш Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсе миллионлаган кешегә Йәһвәне белергә ярдәм итәчәк дип үз ышанычын белдергән.

18. Изге Язмаларның тәрҗемәсен тизләтү өчен, нинди карарлар кабул ителгән булган?

18 Норр кардәшнең өметләре тормышка ашкан, чөнки 1963 елда «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» тагын алты телдә — испан, итальян, немец, нидерланд, португал һәм француз телләрендә чыгарылган булган. 1989 елда Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә Изге Язмаларның тәрҗемә эшен алып барыр өчен яңа бүлек оештырган. Ә 2005 елда Изге Язмаларны «Күзәтү манарасы» журналы тәрҗемә ителгән телләрдә тәрҗемә итүгә рөхсәт бирелде. Шулай итеп, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бүген тулысынча я өлешчә 130 дан артык телдә укып була.

19. 2013 елда нинди тарихи вакыйга булган, һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Инглиз теленең үзгәрешләр кичерүе сәбәпле, кардәшләр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н дә яңадан карап чыгарга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. 2013 елның 5 һәм 6 октябрендә үткән Йәһвә Шаһитләренең 129 нчы еллык очрашуын турыдан-туры я трансляция аша 31 илдә 1 413 676 кеше тыңлаган. Җитәкче совет әгъзасының инглиз телендә яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н игълан итүен ишеткәч, барысы да бик шат булган. Кардәшләр бу тәрҗемәне кулларына алгач, күпләре күз яшьләрен тыеп кала алмаган. Шигырьләр бу тәрҗемәдән укылганда, кардәшләрнең Аллаһы Сүзенең инглиз телендә шулкадәр күңелгә үтеп кергәнен моңарчы сизгәннәре булмаган. Киләсе мәкаләдә бу тәрҗемәнең кайбер үзенчәлекләре каралачак һәм аның башка телләргә ничек тәрҗемә ителгәне турында сүз барачак.

^ 2 абз. Ишагыя 55:8, 9: «Чөнки минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел, юлларыгыз да минем юлларым белән бер түгел,— ди Йәһвә.— Чөнки күкләр җирдән никадәр югарырак булса, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан, уйларым да сезнең уйларыгыздан шул кадәр югарырак».

^ 5 абз. Төп нөсхәдә Езра 4:8—6:18; 7:12—26; Ирмия 10:11 һәм Даниял 2:4ә—7:28 арамей телендә язылган булган.

^ 6 абз. Септуагинта «җитмеш» дигәнне аңлата. Бу тәрҗемәне, күрәсең, б. э. к. III гасырда Мисырда башлаганнар һәм б. э. к. 150 елда тәмамлаганнар. Бу тәрҗемә әле дә мөһим роль уйный, чөнки аның ярдәмендә галимнәр еврей текстындагы аңлашылмый торган сүзләрнең һәм өзекләрнең мәгънәсенә төшенә ала.

^ 8 абз. Кайберәүләрнең уйлавынча, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр еврей телендә язылган булган, ә аннары, бәлки, Маттай үзе аны грек теленә тәрҗемә иткән.

^ 10 абз. Зәкәрия 8:23: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк“».

^ 13 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2009 ел, 1 ноябрь, 13—14 б., шулай ук инглиз телендәге яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә китерелгән А3 кушымтасын кара.