Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Телегезне башкалар файдасына кулланыгыз

Телегезне башкалар файдасына кулланыгыз

«Әй Ходаем... авызымның сүзләре... Сиңа яраулы булсыннар иде» (ЗӘБ. 18:15).

ҖЫРЛАР: 21, 35

1, 2. Ни өчен тел Изге Язмаларда ут белән чагыштырыла?

1871 елның октябрь башында Висконсин штатының төньяк-көнчыгышында чыккан урман янгыны Кушма Штатлар тарихындагы иң һәлакәтле янгын дип санала. Көчле янгын аркасында 1 200 кеше үлгән, 2 миллиард агач янып беткән. Кайберәүләр фикеренчә, дәһшәтле янгын чыгуның сәбәбе урман буйлап үтеп баручы поезддан чәчрәгән очкын булган. Әйе, Ягъкуб 3:5 тә язылган сүзләр чыннан да дөрес: «Зур урманны яндырып җибәрер өчен кечкенә генә ут җитә бит!» Ни өчен Изге Язмаларда бу сүзләр язылган?

2 Ягъкуб үз мисалын 6 нчы шигырьдә болай дип аңлата: «Тел — ут ул». Тел аралашу чарасы булып тора. Ут кебек, тел дә, ягъни безнең сөйләмебез зур зыян китерергә мөмкин. Изге Язмаларда «үлем һәм яшәү — тел хакимлегендә» дип язылган (Гыйб. сүз. 18:21). Әмма бу без берәрсен сүзебез белән рәнҗетербез дип куркып, авызыбызны беркайчан да ачмаячакбыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Ут зыян китерә алганын танысак та, без бит аны кулланудан туктамыйбыз. Иң мөһиме, телне тыя белергә кирәк. Утны күзәтеп торсак, аны ризык әзерләү, җылыну өчен һәм яктырту өчен кулланып була. Телебезне буйсындырсак, без Аллаһыны данлаячакбыз һәм аны башкалар файдасына куллана алачакбыз (Зәб. 18:15).

3. Без сөйләмебезгә кагылышлы нинди өч якка игътибар итәчәкбез?

3 Уй-фикерләрне һәм хис-тойгыларны тел я ишарәләр теле ярдәмендә аңлата белү сәләте Аллаһыдан бирелгән гаҗәеп бүләк. Без бу бүләкне башкаларны дәртләндерер өчен ничек куллана алабыз? (Ягъкуб 3:9, 10 укы.) Без сөйләмебезгә кагылышлы өч мөһим якка игътибар итәчәкбез: кайчан, нәрсә һәм ничек итеп сөйләргә.

КАЙЧАН СӨЙЛӘРГӘ

4. Без кайчан дәшми торырга тиеш?

4 Тел көндәлек тормышыбызның аралашу чарасы булса да, бу без һәрвакыт бертуктамый сөйләргә тиеш дигән сүз түгел. Изге Язмаларда «дәшмәү вакыты бар» дип язылган (Вәг. 3:7). Башкалар сөйләгәндә дәшми тору бу — аларга карата хөрмәт күрсәтү (Әюп 6:24). Конфиденциаль мәгълүматны әйтмәс өчен, телгә хуҗа булу — зирәклек һәм алдын-артын уйлап эш итү билгесе (Гыйб. сүз. 20:19). Берәрсе безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда, телебезне тыеп калу акыллы булыр иде (Зәб. 4:5).

5. Без Аллаһыга биргән бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

5 Әмма Изге Язмаларда шулай ук «сөйләү вакыты бар» дип тә язылган (Вәг. 3:7). Дустыгыз сезгә матур бер бүләк бирсә, сез аны, мөгаен, кеше күзеннән яшереп читкә алып куймаячаксыз. Юк, сез аны акыллы кулланырга тырышып, дустыгызга карата үз рәхмәтегезне күрсәтәчәксез. Телебезне акыллы кулланып, без Йәһвәгә биргән бүләге өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Телебез ярдәмендә без, мәсәлән, күңелебезне бушатабыз, бер-беребезне дәртләндерәбез һәм Аллаһыга мактаулар белдерәбез (Зәб. 50:17). Әмма хәзер «сөйләү вакытымы», юкмы икәнен ничек билгеләргә?

6. Сөйләү өчен уңайлы вакытны сайлау никадәр мөһим?

6 Сөйләү өчен уңайлы вакытны сайлау мөһим. Ни өчен? Гыйбрәтле сүзләр 25:11 дә болай дип әйтелә: «Әдәпле әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек». Алтын алмалар үзеннән-үзе бик матур. Алмаларның ялтыравык көмеш савытта булуы, аларның матурлыгын тагы да көчәйтә. Шул рәвешчә, сөйләү өчен уңайлы вакытны игътибар белән сайлау сүзләребезне күңелгә ятышлырак һәм тәэсирлерәк итәчәк. Моңа ничек ирешергә?

7, 8. Япониядәге кардәшләр Гайсә үрнәгенә ияреп, терелтүгә өмет турында сөйләү өчен вакытны ничек сайлаган?

7 Кешеләр без әйтергә теләгән сүзгә бик мохтаҗ булырга мөмкин. Әмма без моны туры килмәгән вакытта эшләсәк, бу файдасыз булачак. (Гыйбрәтле сүзләр 15:23 укы.) Мәсәлән, 2011 елның мартында булган җир тетрәү һәм цунами Япониянең көнчыгыш районнарын һәлак иткән, су шәһәрләрне тулысынча агызып киткән. 15 000 нән артык кеше гомерләре өзелгән. Ул җирдә яшәгән Йәһвә Шаһитләре дә зыян күргән. Моңа карамастан, алар кайгыга баткан кешеләр белән Изге Язмалардагы юанычлы хәбәрне уртаклашыр өчен һәр мөмкинлекне кулланган. Җирле халыкның күпчелеге буддизм динен тотканга, Изге Язмалар турында аз белгән я хәтта бөтенләй белмәгән. Кардәшләребез әле генә үтеп киткән афәттән соң кайгыга төшкән кешеләргә терелтүгә өмет турында сөйләү урынлы түгел икәнен аңлаган. Алар үз телләрен кешеләргә эмоциональ яктан ярдәм итәр өчен кулланган һәм ни өчен яхшы кешеләр шундый бәхетсезлекләргә дучар булганын аңлаткан.

8 Гайсә кайчан сөйләү вакыты, ә кайчан дәшмәү вакыты икәнен яхшы белгән (Яхъя 18:33—37; 19:8—11). Бер вакытны Гайсә үзенең шәкертләренә: «Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз»,— дигән (Яхъя 16:12). Япониянең көнчыгышындагы Йәһвә Шаһитләре Гайсә үрнәге буенча эш иткән. Цунами булганнан соң ике ярым ел үткәч, алар «Патшалык турында хәбәр» сериясеннән булган 38 нче номерлы «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән буклетны бөтендөнья тарату кампаниясендә катнашкан. Күпләр терелтү турындагы юаныч хәбәрне ишетергә әзер булган. Кешеләр буклетларны рәхәтләнеп алган. Әлбәттә, төрле җирләрдә культура һәм дини карашлар бик нык аерылып тора, шуңа күрә безгә сөйләү вакытын акыллылык белән сайларга кирәк.

9. Нинди очракларда безгә сүзләрне уйлап әйтергә кирәк?

9 Сөйләү өчен туры килгән вакытны сайларга кирәк булган бүтән очраклар да бар. Мәсәлән, берәрсе безне рәнҗетергә мөмкин. Андый очракта безне рәнҗеткән кеше белән сөйләшер алдыннан килеп чыккан хәлнең никадәр җитди булганы турында уйлану яхшы булыр иде. Әгәр дә инде без сөйләшергә булсак, бу без күңелсезләнгән һәм уйламыйча каты сүзләр әйтеп ташлый алган чакта булмасын. (Гыйбрәтле сүзләр 15:28 укы.) Йәһвә Шаһите булмаган туганнарыбыз белән хакыйкать турында сөйләшкәндә дә уйлап эш итү мөһим. Без аларның Йәһвә турында белүләрен телибез, әмма безгә сабыр һәм игътибарлы булырга кирәк. Вакытында һәм уйлап әйтелгән сүзләр аларның йөрәкләрен ачып җибәрергә мөмкин.

НӘРСӘ ӘЙТЕРГӘ

10. а) Ни өчен без әйтәсе сүзләрне игътибар белән сайларга тиеш? ә) Без нәрсәдән качарга тиеш?

10 Сүзләр телгәли дә, дәвалый да ала. (Гыйбрәтле сүзләр 12:18 укы.) Шайтан дөньясында әрнеткеч сүзләрне ишетү гадәти хәл. Фильмнар һәм телевизор аша кешеләр рәхимсез сүзләр әйтергә өйрәнә. Шулай итеп алар үз «телләрен кылыч күк үткенли» һәм андый сүзләрне уклар кебек төзи дип әйтеп була (Зәб. 63:4). Мәсихчеләр телне шулай итеп кулланмас өчен, сак булырга тиеш. Рәхимсез сүзләр бу — мәсәлән, башкаларны түбәнсетү һәм гаепләү максаты белән әйтелгән сарказм, чәнечкеле сүзләр. Сарказм еш кына юмор, шаяру катыш әйтелә, һәм бу бик тиз кешегә карата рәнҗетүче һәм мыскыллаучы сүзләр әйтүгә китерергә мөмкин. Каты сарказм бу — мәсхәрәле сүзләр әйтү, һәм мәсихчеләр андый сөйләмнән арынырга тиеш. Юмор хисе сөйләмебезне тәмләтеп җибәрә ала, әмма без башкаларны кимсетә я рәнҗетә алган кадаулы, чәнечкеле сүзләр әйтеп көлүдән качарга тиеш. Изге Язмаларда безнең өчен мондый үгет язылган: «Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын, ә тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен» (Эфес. 4:29, 31).

11. Сүзләребез турында әйткәндә, йөрәгебез нинди роль уйный?

11 Гайсә «күңелдә ни булса, авыздан шул чыга» дип әйткән (Мат. 12:34). Шуңа күрә тел очында торган сүзләр йөрәктән башлана. Сөйләмебез гадәттә башкаларга карата мөнәсәбәтебез чынлыкта нинди икәнлеген күрсәтә. Йөрәгебездә ярату һәм кызгану хисе булса, сөйләмебез уңай булыр һәм башкаларны ныгытыр.

12. Сүзләрне дөрес сайлый белергә нәрсә ярдәм итә ала?

12 Туры килгән сүзләрне сайлау акыл ягыннан тырышлыклар куюны таләп итә. Хәтта зирәк Сөләйман патша да «күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр табарга тырышыр» өчен һәм дөрес сүзләрне язар өчен, «бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән» (Вәг. 12:9, 10). «Күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр» табу сезгә кайчак авыр түгелме? Авыр икән, бәлки, сезгә сүз байлыгын арттырырга кирәктер. Мәсәлән, Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда кулланылган сүзләргә игътибар итегез. Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен белергә тырышыгыз. Иң мөһиме, бү сүзләрне башкалар файдасына ничек кулланып була икәнлеге турында уйланыгыз. Йәһвә белән бердәнбер Улы арасындагы мөнәсәбәтләр турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йәһвә, мин [Гайсә] кирәкле сүз табып алҗыган кешегә җавап бирә белсен өчен, миңа өйрәтелгәннәрнең телен бирде» (Ишаг. 50:4). Әйтәчәк сүзләребезне алдан уйлау безгә дөрес сүзләр табарга ярдәм итәчәк (Ягък. 1:19). Үз-үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Бу сүзләрне әйтеп, кеше минем тел төбен аңлармы? Сүзләрем әңгәмәдәшемә ничек тәэсир итәчәк?»

13. Ни өчен сөйләмебез аңлаешлы булырга тиеш?

13 Исраилдә халыкны җыю өчен, халык үз чатырларына таралсын өчен һәм гаскәриләрне сугышка чакыру өчен быргы кулланылган булган. Изге Язмаларда быргы тавышы аңлаешлы сөйләм белән чагыштырыла. Быргының аңлаешсыз аваз чыгаруы һөҗүм итәргә торган гаскәрне һәлакәткә дучар итә алган. Әлбәттә, сүзләребез ачык, аңлаешлы булсын өчен, без тырышлыклар куябыз, әмма шул ук вакытта сүзләребез тупас һәм кискен булмасын өчен, без сак булырга телибез. (1 Көринтлеләргә 14:8, 9 укы.)

14. Гайсәнең җиңел аңлаешлы сүзләр кулланганын күрсәтүче мисал китерегез.

14 Гайсә дөрес сүзләр сайлау ягыннан иң яхшы үрнәк булып тора. Әйдәгез, Маттай китабында 5—7 нче бүлекләрдә китерелгән кыска, әмма шул ук вакыт зур көчкә ия булган Гайсәнең вәгазенә игътибар итик. Ул катлаулы я ике мәгънәле сүзләр кулланмаган. Каты, кискен я рәнҗетүче сүзләр дә кулланып сөйләмәгән. Киресенчә, ул тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек, аңлаешлы, гади сүзләр сайлаган. Мәсәлән, кешеләр көндәлек икмәк турында артык борчылмасын өчен, Гайсә Йәһвәнең күктәге кошлар турында ничек кайгыртканына игътибар иткән. Аннары ул тыңлаучыларын кошлар белән чагыштырып, алардан: «Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» — дип сораган (Мат. 6:26). Нинди ярату тулы һәм күңелгә үтеп керерлек гади сүзләр! Әйдәгез, сөйләмебезгә кагылышлы өченче мөһим якка игътибар итик.

НИЧЕК ИТЕП ӘЙТЕРГӘ

15. Ни өчен безнең сүзләребез ягымлы булырга тиеш?

15 Нәрсә әйтүебез генә түгел, ә ничек итеп әйтүебез дә мөһим. Гайсә үзенең туган шәһәре Насарадагы синагогада кешеләрне өйрәткәндә, алар аның «ягымлы сүзләренә таң калган» (Лүк 4:22). Ягымлы сүзләр күңелгә май булып ята һәм сүзләребезнең көчен һич киметми. Ягымлылык сөйләмебезне күпкә саллырак итә ала (Гыйб. сүз. 25:15). Игелекле, әдәпле һәм башкаларның хисләренә карата игътибарлы булып, без Гайсәнең үрнәгенә иярәбез. Кешеләрнең үзен тыңлар өчен куйган тырышлыкларын күреп, Гайсә аларны кызганган һәм «күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:34). Мыскыл ителгән вакытта Гайсә беркайчан да җавап итеп хурламаган (1 Пет. 2:23).

16, 17. а) Гаилә әгъзалары һәм җыелыштагы якын дуслар белән сөйләшкәндә, без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ягымлы сүзләребез нинди уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Мисал китерегез.

16 Яхшы белгән кешеләр белән йомшак һәм әдәпле итеп сөйләшү кайчак җиңел түгел. Алар белән без үзебезне иркен һәм бик ачык тотарга мөмкин. Гадәттә бу гаилә әгъзалары я җыелыштагы якын дуслар очрагында нәкъ шулай. Гайсә исә үзенең шәкертләре белән якын мөнәсәбәтләрдә булса да, алар белән кырыс сөйләшмәгән. Шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәндә, ул аларны йомшак кына төзәткән һәм бер кечкенә бала мисалын китергән (Марк 9:33—37). Өлкәннәр киңәш биргәндә үзләрен «юаш тотып», Гайсәдән үрнәк ала ала (Гәл. 6:1).

17 Берәрсе безгә хәтта рәнҗетүле сүз әйтсә дә, ягымлы сүзләр белән җавап кайтару уңай нәтиҗәгә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 15:1). Мәсәлән, бер әни берүзе үзенең улын тәрбияләгән. Аның шул яшүсмер улы ике төрле тормыш алып барган. Бер вакыт бер апа-кардәш яхшы нияттән аңа: «Балаңа дөрес тәрбия бирә алмавың бик кызганыч»,— дигән. Шул мизгелдә ул уйланып алып, апа-кардәшкә: «Әйе, хәзер барысы да шәптән түгел шул, әмма мин аны тәрбияләвен дәвам итәм,— дип җавап кайтарган.— Армагеддоннан соң сөйләшербез. Шунда барысы да билгеле булыр». Андый йомшак җавап кардәшләргә үзара тынычлыкны сакларга булышкан һәм сөйләшүне ишетеп торган угылны рухландырып җибәргән. Ул әнисенең үзенә карата ышанычын югалтмаганын аңлаган. Нәтиҗәдә, ул начар дусларын калдырган. Вакыт узу белән ул суга чумдырылу үткән, ә соңрак Вефильдә хезмәт итә башлаган. Без кардәшләр белән аралашабызмы, гаилә я чит кешеләр белән сөйләшәбезме, сүзләребез һәрвакыт «ягымлы, тоз белән тәмләтелгән» булсын (Көл. 4:6).

18. Телебезне башкалар файдасына кулланыр өчен, без Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз?

18 Уй-фикерләрне һәм хис-тойгыларны сүзләр аша белдерә белү сәләте — чын мәгънәдә могҗиза ул. Әйдәгез, сөйләү өчен туры килгән вакытны, сүзләрне сайлап һәм ягымлы булырга тырышып, Гайсәдән үрнәк алыйк. Шулчак телебез белән әйткән сүзләребез башкаларга дәва китерәчәк һәм сөйләү сәләтен бирүче Йәһвәнең күңеленә хуш киләчәк.