Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Ахыр килгәч, нәрсәнең ахыры булачак?

Мәсәлән, уңышсыз булып чыккан кеше хөкүмәтләренә, сугыш, гаделсезлек һәм Аллаһының да, кешеләрнең дә өметләрен акламаган диннәргә һәм бозык кешеләргә ахыр киләчәк (1.5., 3—5 б.).

Йәзәкил китабында искә алынган Магог җиреннән Гог кем ул?

Магог җиреннән Гог — Шайтан түгел, ә бөек афәт башланганнан соң Аллаһы халкын юкка чыгарырга тырышачак халыклар берләшмәсе (15.5., 29—30 б.).

Изге Язмалардагы нинди алты принцип картлыкны шатлык белән каршы алырга булышачак?

Изге Язмаларда 1) тыйнак булырга, 2) дөрес караш сакларга, 3) уңай караш сакларга, 4) юмарт булырга, 5) үзебезне дусларча тотарга һәм 6) рәхмәтле булырга киңәш ителә. Андый сыйфатларны күрсәтү картлыкны шатлык белән каршы алырга булышачак (1.6., 8—10 б.).

Гайсәнең могҗизалары аның юмарт булуын ничек күрсәтә?

Кәнә шәһәрендә үткән туй мәҗлесендә Гайсә якынча 380 литр суны шәрабка әйләндергән. Башка очракта ул 5 000 нән артык кешене могҗизалы рәвештә ашаткан (Мат. 14:14—21; Яхъя 2:6—11). Ике очракта да ул юмартлык күрсәтүдә үз Атасыннан үрнәк алган (15.6., 4—5 б.).

Камил булмасак та, ни өчен Аллаһыга ярап була?

Әюп, Лут, Давыт һәм башка кешеләр хаталар кылган. Шулай да алар Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән, үз хаталарына үкенгән һәм тормыш юлларын үзгәрткән. Алар Аллаһының хуплавын алган, һәм бу безгә дә мөмкин (1.7., 12—13 б.).

Бөек Бабыл юк ителгәндә элек ялган динне тоткан кешеләр һәлак булачакмы?

Күрәсең, юк. Зәкәрия 13:4—6 буенча, хәтта кайбер дини җитәкчеләр дә үз ялган диннәрен калдырып, үзләренең кайчандыр бу диннәрне тотуларын кире кагачак (15.7., 15—16 б.).

Ни өчен Барак Дибра белән генә сугышка барырга ризалашкан?

Барак иманлы кеше булган. Йәһвәдән күбрәк корал сорар урынына, ул Аллаһының вәкиле Дибраның үзе белән барып, аны һәм аның сугышчыларын ныгытуын теләгән (Хак. 4:6—8; 5:7) (1.8., 13 б.).

Мәсихчегә нәрсә турында уйлану файдалы?

Мәсәлән, Йәһвәнең иҗади эшләре, аның рухландырылган Сүзе, дога кылу хөрмәте һәм аның яратудан чыгып бирелгән йолым бүләге турында (15.8., 10—13 б.).

Йөрешү турында әйткәндә, ни өчен «яманнар белән аралашудан» качарга кирәк?

Без Йәһвә хезмәтчеләре булмаган кешеләр белән үзебезне игелекле тотабыз. Әмма Аллаһыга үз тормышын багышламаган һәм аның нормалары буенча яшәмәгән кеше белән йөрешү Аллаһының әмеренә каршы чыгу булыр иде (1 Көр. 15:33) (15.8., 25 б.).

Петернең иманы ничек какшаган, әмма соңрак ул үз иманын ничек ныгыткан?

Рәсүл Петер иман күрсәтеп, су өстеннән Гайсәгә таба барган (Мат. 14:24—32). Әмма давылга карап, Петер куркуга төшкән. Аннары ул яңадан үз игътибарын Гайсәгә юнәлтеп, аның ярдәмен кабул иткән (15.9., 16—17 б.).

Рәсүлләр 28:4 буенча, Мальтада яшәгән кешеләр Паул кеше үтерүче дип уйлаган. Ни өчен?

Паулны кара елан чаккач, алар Дике исемле гаделлек алиһәсе Паулны җәзалый дигән ялгыш фикергә килгән (1.10., 9 б.).

Мартаның мәшәкатьләнеп йөргәненнән без нинди сабак ала алабыз?

Бер көнне Марта зур табын әзерләп, мәшәкатьләнеп йөргән. Мартаның сеңелесе исә Гайсә өйрәтүләрен тыңлап, яхшырагын сайлаган. Мөһим булмаган эшләргә рухи эшләребезгә комачауларга юл куймыйк (15.10., 18—20 б.).