Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа дөнья тәрҗемәсе — тере тәрҗемә

Яңа дөнья тәрҗемәсе — тере тәрҗемә

«Аллаһының сүзе тере» (ЕВР. 4:12).

ҖЫРЛАР: 37, 43

1. а) Аллаһы Адәмгә нинди йөкләмә биргән? ә) Шуннан бирле Аллаһы хезмәтчеләре телне ничек кулланган?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ кешеләрне аралашу сәләте белән барлыкка китергән. Адәмне Гадән бакчасына урнаштыргач, Аллаһы аңа кызык бер йөкләмә биргән. Ул хайваннарга исем кушарга тиеш булган. Һәр хайванга туры килгән исем бирер өчен, ул үз зиһенен кулланган (Ярат. 2:19, 20). Шул вакыттан алып, Аллаһы халкы сөйләшү сәләтен Йәһвәне мактар өчен һәм аның турында башкаларга сөйләр өчен куллана. Соңгы вакытларда Аллаһы халкы бу бүләкне Изге Язмаларны тәрҗемә итүдә куллана һәм, нәтиҗәдә, күпләр Аллаһы турында белә ала.

2. а) Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты нинди принциплар буенча эш иткән? ә) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

2 Дөньяда Изге Язмаларның меңләгән тәрҗемәсе бар, шулай да аларның күбесе андагы хәбәрнең мәгънәсен төгәл белдерми. 1940 елларда Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты өч мөһим принцип билгеләгән. Тәрҗемәчеләр Изге Язмаларны 130 дан артык телгә тәрҗемә иткәндә шул принциплар буенча эш иткән. Менә ул принциплар: 1) Аллаһы исемен исәпкә алу һәм аны төп нөсхәдә булган урыннарга кую; (Маттай 6:9 укы.) 2) мөмкин булганда Аллаһы тарафыннан рухландырылган төп нөсхәдәге хәбәрне сүзгә-сүз тәрҗемә итү, әмма сүзгә-сүз тәрҗемә итү мәгънәсен бозса, фикерен белдерү; 3) җиңел укырлык һәм аңлаешлы телне куллану *. (Никами 8:8, 12 укы *.) Әйдәгез, 2013 елгы инглиз телендә яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, шулай ук Изге Язмалар башка телләргә тәрҗемә ителгәндә бу принциплар ничек кулланылганын карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ ИСӘПКӘ АЛЫНГАН ТӘРҖЕМӘ

3, 4. а) Тетраграмматонны нинди борынгы кулъязмаларда очратып була? ә) Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Аллаһы исеме белән нәрсә булган?

3 Борынгы Еврей Язмаларының кулъязмаларын, мәсәлән, Үле диңгез янында табылган кулъязмаларны тикшерүчеләр аларда тетраграмматонның, ягъни дүрт еврей хәрефеннән торган Аллаһы исеменең, күп тапкырлар очраганын күреп, гаҗәпләнә. Моннан тыш, Аллаһы исеме грек Септуагинтасының кайбер күчермәләрендә дә очрый. Алар б. э. к. II — б. э. I гасырында ясалган булган.

4 Аллаһының шәхси исеме Изге Язмаларда үз урынында торырга тиеш икәнлеге ап-ачык. Шулай да күп кенә тәрҗемәләрдә Аллаһының изге исеме тулысынча алып куелган. Шунысы кызык, 1950 елда «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» дөнья күргәч, ике елдан соң яңадан карап чыгылган «Американ стандарт тәрҗемә» чыккан. 1901 елда бастырылган беренче чыгарылышыннан аермалы буларак, яңасында Аллаһы исеме алып куелган булган. Ни өчен? Аның кереш сүзләрендә болай дип әйтелә: «Бердәнбер Аллаһының нинди дә булса шәхси исемен куллану... бөтендөнья христиан чиркәүләренең иманнары өчен бөтенләй урынсыз». Бу үрнәккә инглиз һәм бүтән телләрдә соңрак чыккан күп кенә башка тәрҗемәләр дә ияргән.

5. Ни өчен Аллаһы исеме Изге Язмаларда булырга тиеш?

5 Ни өчен Аллаһының исемен исәпкә алу-алмау мәсьәләсе игътибарга лаек? Тәҗрибәле тәрҗемәчеләр авторның ниятен аңлау никадәр мөһим икәнен белә; бу аларның карарларына тәэсир итә. Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсендәге байтак кына шигырьләр Аллаһы исемен куллану һәм данлау никадәр мөһим икәнен күрсәтә (Чыг. 3:15; Зәб. 83:18; 148:13; Ишаг. 42:8; 43:10; Яхъя 17:6, 26; Рәс. 15:14). Изге Язмаларның Авторы — Йәһвә Аллаһы — аны язучыларны үзенең исемен еш кулланырга дәртләндергән. (Йәзәкил 38:23 укы *.) Борынгы кулъязмаларда меңләгән тапкыр очраган Аллаһы исемен алып кую — Изге Язмаларның Авторына карата хөрмәтсезлек билгесе.

6. Ни өчен яңадан карап чыгылган Яңа дөнья тәрҗемәсендә Аллаһы исеме 6 тапкырга күбрәк очрый?

6 Вакыт узу белән Изге Язмаларда Аллаһы исемен калдырыр өчен дәлилләр кимемәгән генә түгел, хәтта арткан да. 2013 елгы инглиз телендә яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһы исеме 7 216 тапкыр кулланыла. Бу 1984 елда чыгарылган тәрҗемә белән чагыштырганда 6 тапкырга күбрәк. Биш аерым очракта — 1 Ишмуил 2:25; 6:3; 10:26; 23:14, 16 да Аллаһы исеме өстәлде. Үле диңгез янында табылган кулъязмаларда шул шигырьләрдә Аллаһы исеменең булуы моңа нигез булып тора. Бу кулъязмалар «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н тәрҗемә итүдә кулланылган еврейләрнең масорет текстыннан 1 000 елга борынгырак. Шулай ук борынгы кулъязмаларны тикшерү нәтиҗәсендә Хакимнәр 19:18 дә дә Аллаһы исеме кайтарылды.

7, 8. Йәһвәнең исеме нинди мәгънәгә ия?

7 Мәсихчеләр өчен Йәһвә исеме зур әһәмияткә ия. 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең кушымтасында һәм «Аллаһы Сүзен өйрәнү өчен ярдәм» дигән брошюрада Аллаһы исеменең мәгънәсе төгәлрәк аңлатыла. Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе комитетының аңлавы буенча, Аллаһының исеме хава́ дигән еврей фигыленең йөкләтү юнәлешен чагылдыра һәм «Ул булдыра», ягъни «Ул булдырта» дигәнне аңлата *. Моңарчы безнең басмаларыбызда бу мәгънә Чыгыш 3:14 тәге сүзләргә нигезләнгән иде: «Кем Буласым Килсә, Шул Булам». «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 1984 елгы чыгарылышында Аллаһы исеменең мәгънәсе болай дип аңлатылган иде: Ул «үз вәгъдәләрен үтәр өчен кем булырга кирәк, шул була» *. Әмма 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең А4 кушымтасында һәм «Аллаһы Сүзен өйрәнү өчен ярдәм» дигән брошюраның 1 нче бүлегендә болай дип аңлатыла: «Йәһвә исеме бу фикерне үз эченә алса да, ул киңрәк мәгънәгә ия. Бу исем шулай ук Аллаһы үзенең иҗади эшләре белән булган хәлгә тәэсир итә һәм, үз нияте үтәлсен өчен, көч куя икәнен аңлата».

8 Йәһвә барлыкка китергән тереклек ияләренә, шулай ук җансыз, ягъни тере булмаган нәрсәләргә үзенең ихтыярын үтәр өчен кем я нәрсә булырга сайласа, шуны булдырта. Үз исеменең мәгънәсе буенча Аллаһы Нухны — көймә төзүче, Бесалелны — оста һөнәрче, Гидеонны — гайрәтле сугышчы, ә Паулны халыклар рәсүле итеп булдырган. Әйе, Йәһвәнең халкы Аллаһы исеменең тирән мәгънәгә ия булганын аңлый. Шуңа күрә Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты Аллаһы исеменең әһәмиятлелеген беркайчан да киметмәгән.

9. Ни өчен Изге Язмаларның төрле телләргә тәрҗемә ителүенә зур әһәмият бирелә?

130 дан артык телдә бастырылган Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһы исеменең үз урынында торуы Аллаһы исемен данлый. (Малахи 3:16 укы *.) Моннан аермалы буларак, хәзерге Изге Язмаларның тәрҗемәләрендә Йәһвә исемен алып куеп, аны «Раббы», «Ходай» я җирле илаһларның исемнәренә алмаштыру омтылышы күзәтелә. Шул мөһим сәбәп буенча Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне туган телләрендәге Аллаһы исемен хөрмәт иткән тәрҗемә белән тәэмин итәргә тырыша.

АҢЛАЕШЛЫ, ТӨГӘЛ ТӘРҖЕМӘ

10, 11. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бүтән телләргә тәрҗемә иткәндә нинди авырлыклар туган?

10 Изге Язмаларны төрле телләргә тәрҗемә итү күп кенә авырлыклар белән бәйле. Мәсәлән, инглиз телендәге элеккеге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә һәм инглиз телендәге бүтән тәрҗемәләрдә Вәгазьче 9:10 да һәм башка шигырьләрдә еврей сүзе «шеол» кулланылган. Әмма бүтән телләргә тәрҗемә иткән тәрҗемәчеләр бер авырлыкка очраган: «шеол» сүзе күпчелек укучыларга таныш түгел, бу сүз аларның сүзлекләрендә юк, һәм ул географик исем кебек яңгырый. Шул сәбәптән «шеол» сүзен һәм аңа тиңдәш булган «гадес» дигән грек сүзен ачыклык һәм төгәллек хакына «кабер» дип тәрҗемә итәргә булганнар.

11 Кайбер телләрдә не́феш дигән еврей сүзен һәм психе́ дигән грек сүзен эзлекле рәвештә «җан» дигән сүз белән тәрҗемә иткәндә авырлыклар туган. Ни өчен? Чөнки ул телләрдә «җан» дип тәрҗемә ителгән сүз гадәттә өрәк дигән мәгънә йөртә я кешедә материаль булмаган һәм кеше үлеменнән соң тәннән аерылып яшәвен дәвам иткән өлеш дигән фикер уята. Шуңа күрә «җан» дигән сүзне контекстка һәм аның мәгънәсенә карап тәрҗемә итәргә булганнар. Бу сүзнең мәгънәләре «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бер кушымтасында аңлатыла. Изге Язмалардагы текст укырга җиңел һәм шунда ук аңлаешлы булсын өчен, файдалы мәгълүмат бирә алган еврей һәм грек сүзләре еш кына искәрмәләргә төшерелде.

12. 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә нинди үзгәрешләр ясалды? («2013 елгы яңадан карап чыгылган „Яңа дөнья тәрҗемәсе“» дигән мәкаләне кара.)

12 Изге Язмаларны тәрҗемә итү төркемнәренең сораулары текстта хаталы фикерләр тудыра алган бүтән сүзләр я сүзтезмәләр булырга мөмкин икәнен күрсәткән. Шуңа күрә 2007 елның сентябрендә Җитәкче совет инглиз текстын яңадан карап чыгарга карар иткән. Бу эш дәвамында Изге Язмаларны тәрҗемә итү төркемнәренең меңләгән сораулары карап чыгылды. Инглиз теленең искергән сүзләре һәм сүзтезмәләре алмаштырылды. Текст аңлаешлы, укырга җиңел булсын өчен, әмма шул ук вакыт төгәл дә булып калсын өчен, күп тырышлыклар куелды. Бүтән телләрдә башкарылган эш инглиз текстын «кайрады» (Гыйб. сүз. 27:17).

РӘХМӘТ ХИСЕ БЕЛӘН КАБУЛ ИТЕЛГӘН ТӘРҖЕМӘ

13. 2013 елда чыккан яңадан карап чыгылган тәрҗемәне күпләр ничек кабул иткән?

13 Инглиз телендәге яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кешеләр ничек кабул иткән? Йәһвә Шаһитләренең Бруклиндагы төп идарәсенә рәхмәтле укучылардан меңләгән хатлар килгән. Бер апа-кардәш күпләрнең хисләрен белдереп болай дигән: «Изге Язмалар, әйтерсең лә, кыйммәтле асылташлар белән тулы хәзинә сандыгы. 2013 елда чыккан яңадан карап чыгылган тәрҗемәне укып, Йәһвәнең сүзләрен аңлаганда, берәм-берәм караган асылташны тикшергәндәй буласың һәм аның күпкырлылыгын, сафлыгын, төсен һәм матурлыгын күреп, таң каласың. Гади тел белән язылган Изге Язмалар миңа Йәһвәне тагы да яхшырак белергә ярдәм итте. Аны укыганда, мин Йәһвәнең үземне әтиләрчә кочаклап, миңа юатучы сүзләр әйткәнен сиздем».

14, 15. Башка телләрдә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккач, кешеләр нинди хисләр кичергән?

14 Бүтән телләрдә дә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккач, кешеләр моңа охшаш хисләр кичергән. София шәһәреннән (Болгария) булган бер олы яшьтәге ир-ат болгар телендә чыккан «Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында болай дигән: «Мин ничәмә еллар инде Изге Язмаларны укыйм, әмма шулхәтле җиңел аңлаешлы тәрҗемәне моңарчы беркайчан да укыганым юк иде әле; ул йөрәккә үк үтеп керә». Албаниядән булган бер апа-кардәш үз телендә тулысынча чыккан «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н алгач, болай дигән: «Аллаһы Сүзе албан телендә гаҗәеп яңгырый! Йәһвәнең сүзен туган телдә ишетү искиткеч!»

15 Күп кенә җирләрдә Изге Язмаларның бәясе кыйммәт, өстәвенә, аны табып та булмый. Шуңа күрә кешеләр Изге Язмаларны алгач, чиксез шатлык кичерә. Руандадан килгән бер отчетта болай дип әйтелгән: «Изге Язмаларны озак вакыт дәвамында өйрәнгән кешеләр рухи яктан үсми иде, чөнки аларның шәхси Изге Язмалар китаплары булмады. Аларның җирле чиркәүләре чыгарган китапны сатып алырга мөмкинлекләре юк иде. Алар еш кына билгеле бер шигырьләрнең мәгънәсен төгәл аңлый алмый иде, һәм бу аларга рухи яктан үсәргә комачаулады». Әмма аларның телләрендә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккач, барысы да үзгәргән. Дүрт яшүсмер баласы булган бер гаилә болай ди: «Без Йәһвәгә, шулай ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә безгә шушы Изге Язмаларны биргәне өчен чын күңелдән рәхмәтле. Без бай түгел һәм безнең һәрберебезгә Изге Язмаларны сатып алыр өчен акчабыз юк. Әмма хәзер һәрберебезнең дә үзенең шәхси Изге Язмалар китабы бар. Йәһвәгә үз рәхмәтебезне белдерер өчен, без һәр көн гаиләбез белән Изге Язмаларны укыйбыз».

16, 17. а) Йәһвә үз халкы өчен нәрсә тели? ә) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Вакыт узу белән яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе» күп кенә башка телләрдә дә чыгачак. Шайтан киртә корырга тырыша, әмма без Йәһвәнең барлык кешеләргә үзенең сүзен ачык һәм аңлаешлы телдә җиткерергә теләгәненә ышанабыз. (Ишагыя 30:21 укы *.) «Диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» вакыт якынлашып килә (Ишаг. 11:9).

17 Әйдәгез, Йәһвәнең һәр бүләгеннән, шул исәптән аның исемен данлаган тәрҗемәдән, файда алырга тәвәккәл булыйк. Ул сезнең белән һәр көн үзенең Сүзе аша сөйләшсен. Йәһвә, мөмкинлекләре чиксез булганга, безнең догаларыбызны игътибар белән тыңлый. Андый аралашу безгә Йәһвәгә тагы да якынлашырга булышачак, һәм безнең аңа карата яратуыбыз үсәчәк (Яхъя 17:3).

«Йәһвәнең сүзен туган телдә ишетү искиткеч!»

^ 2 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 май 18—22 б., шулай ук инглиз телендәге яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә китерелгән А1 кушымтаны кара.

^ 2 абз. Никами 8:8, 12: «Алар китаптан, Аллаһы Кануныннан, кычкырып укуларын дәвам итте, аны ачык итеп аңлатты һәм мәгънәсен ачыклап бирде. Шулай итеп алар халыкка укылганны аңларга ярдәм итте. Шулай итеп, бар халык ашап-эчәргә һәм ризыкны башкалар белән бүлешергә дип таралды. Халык үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлаганга, бик шатлана иде».

^ 5 абз. Йәзәкил 38:23: «Мин үземне мактап данлармын, изгеләндерермен һәм күп халыкларның күз алдында үземне билгеле итәрмен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр».

^ 7 абз. Кайбер белешмәләрдә шундый ук аңлатма бирелә, шулай да галимнәрнең барысы да моның белән риза түгел.

^ 7 абз. Рус телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 1733 биттәге 1 нче кушымтаны кара.

^ 9 абз. Малахи 3:16: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар итте һәм тыңлап торды. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла иде».

^ 16 абз. Ишагыя 30:21: «Сез уңга я сулга тайпылсагыз, артыгызда: „Менә юл. Шул юлдан барыгыз“,— дигән тавышны ишетерсез».