Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы патшалыгы кайчан киләчәк?

Аллаһы патшалыгы кайчан киләчәк?

Аллаһы патшалыгы кайчан киләчәк?

«РАББЫБЫЗ! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яңадан торгызачаксыңмы?» (Рәсүлләр 1:6). Рәсүлләр Гайсә кайчан үз Патшалыгын урнаштырачак икәнен белергә теләгәннәр. Бүген, якынча 2000 елдан соң, кешеләр һаман да моны белергә тели: Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк?

Гайсә вәгазенең төп темасы Патшалык булганга, ул, әлбәттә, аның килүе турында сөйләгән! Гайсә еш кына махсус вакыт турында әйткән, ул аны үзенең «килү вакыты», ягъни үзенең Патша булып идарә итү вакыты, дип атаган (Маттай 24:37) *. Гайсәнең Патша булып идарә итүе Мәсих Патшалыгының урнаштырылуы белән тыгыз бәйле. Ләкин Мәсихнең килүе нәрсә соң бу? Әйдәгез, бу вакыт турында Изге Язмалардагы дүрт хакыйкатьне карап чыгыйк.

1. Гайсәнең Патша булып идарә итүе аның үлеменнән соң күп вакыт үткәч башланырга тиеш. Гайсә пәйгамбәрлек итеп ачык мисал сөйләгән һәм үзен «патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән» кеше белән чагыштырган (Лүк 19:12). Бу ачык мисал ничек үтәлгән? Гайсә үлгән, терелтелгән булган һәм «ерак илгә» — күккә киткән. Гайсә моңа охшаш ачык мисалда ул патша хакимлеге белән «күп вакыт үткәннән соң» кайтачак дип әйткән (Маттай 25:19).

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң берничә дистә ел үткәч, рәсүл Паул болай дип язган: «Бу Баш Рухани [Гайсә], гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. Шул вакыттан алып Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч итеп салынуын көтә» (Еврейләргә 10:12, 13). Димәк, Гайсә күккә күтәрелгәч, аңа озак вакыт көтәргә туры килгән. Бу вакыт Йәһвә Аллаһы үз Улын Мәсих Патшалыгының тәхетенә утырткач тәмамланган. Нәкъ шул вакытта Мәсихнең Патша булып идарә итүе башланган. Җирдә берәрсе бу искиткеч вакыйганы күрә алганмы?

2. Гайсәнең килүен кешеләр күрми. Искә төшерик, Гайсә үз килүен күрсәтүче билге турында әйткән (Маттай 24:3). Әгәр дә Мәсихнең килүе күзгә күренә торган булса, билге кирәк булыр идеме? Бер мисал карап чыгыйк. Сез диңгез янына барасыз ди. Юлдагы билгеләр сезгә юл күрсәтәләр. Һәм менә сез ниһаять яр буенда диңгезгә карап торасыз. Сез «Диңгез» дип язылган билгене эзли башларсызмы? Әлбәттә, юк! Күренгән нәрсәгә билге кирәк түгел.

Гайсә үз килүен күрсәтүче билгене нәрсә өчен әйткән? Кешеләр үз күзләре белән күрә алган нәрсәләргә күрсәтер өченме? Юк. Ул кешеләргә шул билге аша күктәге вакыйгаларны «күрергә» ярдәм иткән. Шуңа күрә Гайсә болай дигән: «Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс» (Лүк 17:20). Җирдә яшәүчеләр Мәсихнең Патша булып идарә итә башлавын бу билге аша ничек белә алыр иде?

3. Гайсә Патша булып идарә иткәндә җирдә авыр вакытлар булачак. Гайсә ул күктә Патша булып идарә иткәндә җирдә сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр, эпидемияләр һәм законсызлык булачак дип әйткән (Маттай 24:7—12; Лүк 21:10, 11). Бу газапларның сәбәбе нәрсәдә? Изге Язмалар буенча, Шайтан, «бу дөньяның мирзасы», көчле ярсу белән эш итә, чөнки ул вакыты аз калганын һәм Мәсихнең Патша булып идарә итүе инде башланганын белә (Яхъя 12:31; Ачылыш 12:9, 12). Моңа дәлилләр бик күп, чөнки аеруча 1914 елдан башлап, ә ул ел тарихчыларның фикере буенча борылыш елы булып киткән, бар бу газаплар җирдә әлегәчә булмаган күләмдә башланган.

Бер караганда андый хәбәр яхшы түгел. Шулай да хәзерге вакыйгалар Мәсих Патшалыгы инде күктә идарә итә икәнен күрсәтә. Тиздән бу хөкүмәт җир өстеннән идарә итә башлаячак. Әмма кешеләр бу Патшалыкның хакимлегенә буйсыныр өчен һәм аның гражданнары булып китәр өчен, аның турында ничек белә алырлар?

4. Гайсә Патша булып идарә иткәндә бөтен дөнья буенча вәгазь эше алып барылачак. Гайсә үзенең Патша булып идарә итүе вакытында «Нух көннәрендә» * булган кебек булачак дип әйткән (Маттай 24:37—39). Нух көймә дә төзегән, шулай ук «тәкъва тормышны вәгазьләүче» дә булган (2 Петер 2:5). Нух кешеләрне Аллаһының булачак хөкемнәре турында кисәткән. Гайсә ул Патша булып идарә иткәндә аның шәкертләре җирдә шулай ук кешеләрне кисәтәчәкләр дип әйткән. Ул болай дигән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14).

Узган мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһы Патшалыгы бу дөньядагы бар хөкүмәтләрне юк итәчәк. Вәгазьләү эше ярдәмендә кешеләргә кисәтү бирелә: тиздән күктәге Патшалык эш итә башлаячак. Шулай итеп аларга булачак юк ителүдән качарга һәм бу Патшалыкның гражданнары булырга мөмкинлек бирелә. Шуңа күрә бер сорау туа: сез бу хәбәрне ничек кабул итәчәксез?

Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр сезне шатландырамы?

Гайсә кешеләргә гаҗәеп өмет хакында вәгазьләгән. Меңнәрчә ел элек, Гадән бакчасында фетнә булганнан соң, Йәһвә Аллаһы бу фетнәнең зыянлы нәтиҗәләрен юк итәр өчен хөкүмәт урнаштырырга карар иткән. Бу хөкүмәт тугры кешеләргә, нәкъ Аллаһы башта ниятләгәнчә, җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хөкүмәт инде күктә идарә итә. Бу хыял түгел, ә чынбарлык! Бу чыннан да шатлыклы хәбәр!

Хәзер Аллаһы билгеләгән Патша үз дошманнары арасында идарә итә (Мәдхия 109:2). Бу бозык, Аллаһыдан аерылган дөньяда Мәсих үз Атасының теләген үтәп, Аллаһы хакында белергә һәм Йәһвәгә «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылырга теләүче кешеләрне эзли (Яхъя 4:24). Һәрбер кешегә — милләтенә, яшенә һәм чыгышына карамастан — Аллаһы Патшалыгының идарә итүе астында мәңге яшәргә мөмкинлек бирелә (Рәсүлләр 10:34, 35). Без сезне бу искиткеч өметкә нык тотынырга чакырабыз. Аллаһы Патшалыгы турында хәзер белем алыгыз — һәм сез аның идарә итүе астында мәңге яши алачаксыз (1 Яхъя 2:17).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Төп нөсхәдә парусиа дигән грек сүзе кулланыла, ул «булу», «биредә булу» дигәнне аңлата.

^ 10 абз. Гайсәнең бу сүзләре Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә дөрес бирелмәгән фикерне аңларга булыша. Бу тәрҗемәләрдә «биредә булу» дигәнне аңлата торган грек сүзе «килү» яисә «кайту» дип тәрҗемә ителгән һәм килү вакытына басым ясый. Әмма шунсын әйтергә кирәк: Гайсә үзенең килүен, ягъни Патша булып идарә итүен, Нух көннәрендә булган Туфан — аерым вакыйга белән чагыштырмаган, ә «Нух көннәре» — махсус вакыт белән чагыштырган. Мәсихнең Патша булып идарә итүе, Нух көннәре кебек — бу берникадәр вакыт. Бу вакыт дәвамында кешеләр көндәлек эшләренә шулхәтле чумалар ки, хәтта кисәтүгә игътибар итмәячәкләр.

[8, 9 биттәге иллюстрацияләр]

Без һәр көн ишетә торган начар хәбәрләр тиздән безне яхшы тормыш көтә икәнен исбатлый

[Чыганак]

Antiaircraft gun: U.S. Army photo