Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә алдан әйткән сүзләр үтәлә

Йәһвә алдан әйткән сүзләр үтәлә

Йәһвә алдан әйткән сүзләр үтәлә

«МИН Аллаһы, һәм башка Аллаһы юк, минем кебек беркем юк. Ахырда булачакны мин иң алдан ук әйтәм һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан [әйтәм]» (Ишагыйя 46:9, 10). Бу — Йәһвәнең сүзләре, ул киләчәкне төгәл әйтеп бирә!

Кешеләр киләчәкне төгәл әйтеп бирә алмый. Бу бар кешегә билгеле. Изге Язмалар исә — пәйгамбәрлекләр китабы. Аның авторы Аллаһымы? Хакыйкатьне табарга теләгән һәрбер кешегә моны тикшереп чыгу яхшы булыр иде. Әйдәгез, Изге Язмаларның инде үтәлгән берничә пәйгамбәрлеген карап чыгыйк.

Борынгы цивилизацияләр

Аллаһы Эдом, Моав һәм Аммон кебек дәүләтләр мәңгегә юк ителәчәк дип алдан әйткән булган (Иремия 48:42; 49:17, 18; 51:24—26; Йәзәкил 26:7, 14; Авдий 8, 18; Софония 2:8, 9). Бу халыкларның, аерым этник төркем буларак, юкка чыгуы Аллаһының пәйгамбәрлек Сүзенең төгәл булуын күрсәтә.

Әмма кайберәүләр иң куәтле дәүләтләрнең ахыр чиктә юкка чыгуын һәрбер кеше алдан әйтеп бирә ала дип саный. Әмма Изге Язмаларда аларның юк ителүенә кагылышлы күп җентеклекләр язылган. Мәсәлән, анда Бабыл шәһәренең юк ителүе җентекләп сурәтләп бирелгән булган: шәһәрне мадайлылар яулап алачак, аларның җитәкчеләре Кир исемле булачак, ә шәһәрне яклап торган елгалар корытылган булачак (Ишагыйя 13:17—19; 44:27—45:1).

Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре буенча, яулап алынган бар илләр дә һәм халыклар да мәңгегә юкка чыгарга тиеш булмаган. Мәсәлән, Иерусалим турында аны бабыллылар яулап алачак дип әйтелгән булган. Әмма бабыллыларның үз әсирләрен җибәрергә гадәте булмаса да, Аллаһы шәһәр яңадан торгызылган булачак дигән (Иремия 24:4—7; 29:10; 30:18, 19). Бу пәйгамбәрлек үтәлгән, һәм шул яһүдләрнең буыннары, халык буларак, безнең көннәрдә дә яшәвен дәвам итә.

Йәһвә шулай ук Мисыр иле турында пәйгамбәрлек биргән булган: Мисыр бөтендөнья державасы буларак юк ителәчәк, әмма «соңрак үткән көннәрдәге кебек халык урнашачак». Вакыт узу белән Мисыр «кечкенә патшалык» булып китәргә тиеш булган (Иремия 46:25, 26; Йәзәкил 29:14, 15). Нәкъ шулай булган да. Йәһвә Греция киләчәге турында да әйткән булган: бу ил бөтендөнья державасы урынын югалтачак, әмма мәңгегә юкка чыкмаячак. Шулай итеп Йәһвәнең пәйгамбәрлекләре буенча, бер цивилизацияләр мәңгегә юкка чыккан, ә икенчеләре, аның сүзләрен үтәп, әле дә яшәүләрен дәвам итәләр. Бу нәрсәне күрсәтә? Аллаһы Сүзендә хак һәм ышанычка лаек пәйгамбәрлекләр язылган.

Шаккатырлык җентеклекләр

Алдарак әйтелгәнчә, Йәһвә Бабыл шәһәренең җимереләчәген җентекләп тасвирлап биргән. Тир турындагы пәйгамбәрлек турында да шуны ук әйтеп була. Йәзәкил китабында аның ташларын, агачларын һәм тузанын «суга ташлаячаклар» дип әйтелгән булган (Йәзәкил 26:4, 5, 12). Тир шәһәренең өлеше утрауда, ә өлеше ярда урнашкан булган. Йәһвә әйткән пәйгамбәрлек б. э. к. 332 елда үтәлгән: Александр Македонский гаскәриләре ярда урнашкан шәһәр өлешенең калдыкларын кулланып шәһәрнең утраудагы өлешенә юл салганнар һәм шәһәрне яулап алганнар.

Данил 8:5—8, 21, 22 һәм 11:3, 4 тә гаҗәеп бөек «Греция патшасы» турында шаккатырлык җентеклекләр язылган. Бу патша үз данының иң югары ноктасына җиткәч үләчәк, ә аның патшалыгы дүрт өлешкә бүленгән булачак, әмма патшаның буыннарына эләкмәячәк. Кем ул бу куәтле патша? Александр Македонский. Бу сүзләр пәйгамбәрлек язылганнан соң 200 ел үткәч үтәлгән. Тарихтан шунсы билгеле: Македонский кинәт үлеп киткән, ә аның империясен дүрт гаскәр башлыгы бүлгән һәм алар аның буыннарыннан булмаган.

Тәнкыйтьчеләр бу пәйгамбәрлек вакыйгалар үткәннән соң язылган булган ди. Әмма тагын бер тапкыр Данил китабында язылган сүзләргә игътибар итик. Әгәр язылганны пәйгамбәрлек итеп кабул итсәк, андагы җентеклекләр хәйран калдыра. Ә инде аларга тарихтан алынган һәм пәйгамбәрлек итеп күрсәтергә тырышкан вакыйгаларга итеп карасак, шундый сорау туа: ни өчен анда әз җентеклекләр язылган? Әгәр вакыйгалар үтәлгәннән соң яшәгән алдакчы үз «пәйгамбәрлеге» белән кешеләрне шаккатырырга теләсә, ни өчен ул мондый якларны искә алмый: патша үлгәч, аның ике улы үз патшалыкларын төзергә тырыша, әмма аларны үтерәләр, патшаның дүрт гаскәри башлыгы империяне бүлгәләгәнче берничә дистә ел үтәчәк. Ни өчен ул бу бөек патшаның исемен һәм аның гаскәри башлыкларының исемнәрен әйтми?

Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре имеш вакыйгалар үткәч язылган булган дигән караш инде күптән яши. Әмма андый караш нигезсез. Андый карашта дәлилләрне исәпкә алмый торган һәм киләчәкне алдан әйтеп булмый дигән кешеләр тора. Алар Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуын танырга теләми. Шуңа күрә бар нәрсәгә кеше карашыннан чыгып бәя бирәләр. Әмма Аллаһы акыллылык күрсәтеп, пәйгамбәрләргә күпме кирәк шулкадәр җентеклекне язып калдырырга кушкан. Ул моны пәйгамбәрлекләрне үзе иңдергәнен күрсәтер өчен эшләгән *.

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше турында уйлану сезнең иманыгызны ныгыта ала. Андый тикшерүне үткәрегез. Бу яктан сезгә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» * дигән китапның 200 нче битендә бастырылган материал булыша ала. Ашыкмыйча һәм игътибар белән материалны карап чыгыгыз. Максатыгыз — иманыгызны ныгыту булсын. Йәһвә алдан әйткән бар вакыйгалар, һичшиксез, үтәлә, моның өчен рәхмәтле булыгыз.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр вакыйгалар булганнан соң язылган дигән фикернең дөрес булмаганын «Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапның 106—111 нче битләреннән белеп була.

^ 14 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[24 биттәге рамка/иллюстрация]

БӘХЕТЛЕ ЯШӘР ӨЧЕН ПРИНЦИПЛАР

Изге Язмаларда уйланыр өчен яхшы киңәшләр дә бар. Бу китапта Аллаһы бөтендөнья державаларының барлыкка килүе һәм юкка чыгуы турында гына түгел, ә безгә бәхетле яшәр өчен принциплар биргән. Аста аларның кайберләре китерелә:

Кеше ни чәчсә, шуны ура (Гәләтиялеләргә 6:7).

Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк (Рәсүлләр 20:35).

Рухи нәрсәләргә игътибарлы булу бәхет китерә (Маттай 5:3).

Бу принципларны куллансагыз, тормышыгыз бәхетле булачак.

[22, 23 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы Сүзендә бу цивилизацияләр мәңгегә юкка чыгачак...

ЭДОМ

БАБЫЛ

...ә болары калачак дип әйтелгән булган

ГРЕЦИЯ

МИСЫР

[Чыганаклар]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

WHO photo by Edouard Boubat

[23 биттәге иллюстрация]

Александр Македонский