Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Петер Гайсәдән ваз кичә

Петер Гайсәдән ваз кичә

Яшь укучыларыбыз өчен

Петер Гайсәдән ваз кичә

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. МАТТАЙ 26:31—35, 69—75 не УКЫ.

Анда күпме кеше катнашкан?

․․․․․

Петер белән сөйләшкәндә, кешеләр аңа дусларча, кызыксынып, явызланып яки башка төрле карыйлармы?

․․․․․

Петерне ул Гайсә белән булган дип гаеплиләр. Ул үзен ничек хис иткән? Син ничек уйлыйсың?

․․․․․

Ни өчен Петер Гайсәдән ваз кичкән? Аңа ярату җитмәгәнме яки башка сәбәп булганмы?

․․․․․

ТИРӘНРӘК УЙЛАН. ЛҮК 22:31—34; МАТТАЙ 26:55—58; ЯХЪЯ 21:9—17 не укы.

Петернең үз-үзенә чиктән тыш ышанганлыгы гөнаһ кылуында нинди роль уйнаган?

․․․․․

Гайсә Петернең бер вакыт абыначагын белсә дә, аңа ышанычын ничек күрсәткән?

․․․․․

Ни өчен Петер Гайсәдән ваз кичсә дә, ул башка шәкертләргә караганда кыюрак булган дип әйтеп була?

․․․․․

Гайсә Петерне кичергәнен ничек күрсәткән?

․․․․․

Ни өчен Гайсә Петердән өч тапкыр: «Син мне яратасыңмы?» — дип сораган? Син ничек уйлыйсың?

․․․․․

Петер Гайсә белән сөйләшкәннән соң үзен ничек хис иткән һәм ни өчен? Син ничек уйлыйсың?

․․․․․

БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН. БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ЯЗЫП КУЙ.

Кешедән курку турында нәрсә белдең?

․․․․․

Гайсә үз шәкертләрен, алар хата эшләгәндә дә, кызганган. Моның турында нәрсә белдең?

․․․․․

Бу өзектә сиңа аеруча нәрсә тәэсир итте һәм ни өчен?

․․․․․