Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Йолдызчылар Гайсә янына кайчан килгән?

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә без Гайсә янына «көнчыгыштан йолдызчылар» килгән һәм аңа бүләкләр алып килгән дип укыйбыз (Маттай 2:1—12). Анда кечкенә Гайсә янына килгән йолдызчылар, яки сихерчеләрнең, саны әйтелми. Алар өчәү булган дигән караш бар, әмма Изге Язмаларда аларның саны һәм исемнәре язылмаган.

Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә Маттай 2:11 хакында болай дип әйтелә: «Риваятькә каршы, сихерчеләр, көтүчеләрдән аермалы буларак, Гайсәнең туган төнендә, ул утлыкта ятканда, аның янында булмаганнар. Алар аның янына инде күп айлар үткәч килгәннәр, һәм „өйгә“ кереп, „баланы“ күргәннәр» (New International Version Study Bible). Бу шулай ук Һирудның боерыгы белән дә раслана: ул бу баланы үтерергә теләп, Бәйтлехемдә һәм аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бар ир балаларны үтерергә кушкан. Ул аның яшен «йолдызчылар аркылы белгән вакыт» буенча исәпләп чыгарган (Маттай 2:16).

Бу йолдызчылар Гайсә янына ул туган төнне килеп, алтын белән башка кыйммәтле бүләкләр алып килгән булсалар, Мәрьям кырык көннән соң Гайсәне Йәһвә алдына китерү өчен Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә алып барганда, ике кош кына китермәс иде (Лүк 2:22—24). Канун буенча, кеше ярлы булса, һәм яшь тәкәне китерергә мөмкинлеге булмаса, андый корбан яраклы булган (Левиләр 12:6—8). Ләкин Гайсәнең гаиләсе Мисырда булганда, бу кыйммәтле бүләкләр, күрәсең, бик вакытлы булган (Маттай 2:13—15).

Ни өчен Гайсә Лазарның кабере янына дүрт көн үткәч кенә килгән?

Күрәсең, Гайсә үзе шундый карарга килгән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Яхъя китабының 11 бүлеген карап чыгыйк.

Гайсәнең Бәйтәниядә яшәүче дусты, Лазар, җитди авырып киткәч, аның туганнары моның хакында Гайсәгә хәбәр җибәргәннәр (1—3 нче шигырьләр). Гайсәгә Бәйтәниягә барып җитәр өчен, якынча ике көн кирәк булыр иде (Яхъя 10:40). Лазар, күрәсең, Гайсәгә аның авыруы турында хәбәр җиткәч, инде үлгән булган. Гайсә нәрсә эшләгән? Ул «булган урынында... тагын ике көнгә тоткарланган» һәм аннары Бәйтәниягә юл тоткан (6, 7 нче шигырьләр). Димәк, Гайсә булган урынында ике көн, аннан соң юлда ике көн үткәргәнгә, Лазарның кабере янына ул үлгәч дүрт көннән соң гына килгән (17 нче шигырь).

Гайсә ике кешене инде терелткән булган: берсен шунда ук терелткән, ә икенчесен, күрәсең, ул үлгән көнне үк, әмма берникадәр вакыт узгач терелткән (Лүк 7:11—17; 8:49—55). Ул дүрт көн үле һәм гәүдәсе череп таркала башлаган кешене терелтә алырмы? (39 нчы шигырь). Изге Язмаларның бер белешмәлеге буенча, кайбер яһүдләр дүрт көн үле булган кешенең өмете юк дип санаган: «тән таркала башлаган, һәм өч көн, аларның фикере буенча, тән өстеннән очарга тиеш җан инде киткән булган».

Кабер янында җыелган кешеләрнең шикләре булса да, алар Гайсәнең үлем өстеннән көче бар икәнен күргәч, бу шикләр юкка чыккан. Ачык мәгарә алдында басып торучы Гайсә болай дип чакырган: «Лазар! Чык!» Шул вакыт «үлгән кеше килеп чыкты» (43, 44 нче шигырьләр). Үлгән кешеләр өчен чын өмет — кеше җаны үлеменнән соң яши дигән ялган караш түгел, ә үледән терелү (Йәзәкил 18:4; Яхъя 11:25).