Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларыбызга

Укучыларыбызга

Укучыларыбызга

БУ САННАН башлап, «Күзәтү манарасы» журналының төзелешендә һәм эчтәлегендә кайбер үзгәрешләр булачак. Әмма башта үзгәрешсез калачак яклар турында сөйләшик.

Бу журналның «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән исеме үзгәрешсез кала. «Күзәтү манарасы» Йәһвәне хак Аллаһы буларак данлавын һәм укучыларны Аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр белән юатуын дәвам итәчәк. Мәсәлән, бу журналның 5—9 нчы битләрендәге мәкаләләрдә Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул һәм ул кайчан киләчәк дигән сораулар карала. «Күзәтү манарасы» күп дистә еллар дәвамында укучыларның Гайсә Мәсихкә иманын үстерә, Изге Язмалардагы хакыйкатьне яклый һәм Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр ярдәмендә дөнья вакыйгаларының мәгънәсен аңлата һәм ул бу эшен дәвам итәчәк.

Бу журналда нинди үзгәрешләр булачак соң? Әйдәгез, татар телендә елга дүрт тапкыр чыгачак бу журналдагы кайбер яңа кызыклы рубрикаларны карап чыгыйк *.

Бу журналда кешенең белемен арттыручы берничә рубрика булачак. «Сез беләсезме?» дигән рубрикада Изге Язмаларның төрле вакыйгаларын аңлата торган кызыклы мәгълүматлар биреләчәк. «Аллаһыны яхшырак белегез» дигән рубрикадагы мәкаләләрдә Изге Язмалардан өзекләр каралачак. Ул өзекләрдә Йәһвәнең сыйфатлары ачыкланачак. «Укучыларның сораулары» дигән рубрикада Изге Язмалар буенча еш бирелә торган сораулар каралачак. Мәсәлән, күп кешеләрне «Аллаһы Патшалыгы кешенең йөрәгендәме?» дигән сорау кызыксындыра. Бу сорауга җавап бу журнал санының 13 нче битендә бар.

Бу журналда гаиләне ныгытыр өчен берничә рубрика булачак. Мәсәлән, «Гаилә бәхетенең серләре» дигән рубрика. Анда тормыштан алынган очраклар турында сүз барачак һәм шулай ук Изге Язмалардагы принципларны кулланып ничек гаилә авырлыкларын чишәргә була икәне каралачак. «Балаларыгызны өйрәтегез» дигән рубриканы әти-әниләр балалары белән бергә укырга тиеш. «Яшь укучыларыбыз өчен» дигән тагын бер кызыклы рубрика булачак. Аның максаты — яшьләргә Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга булышу.

Бу журналда тагын берничә өстәмә рубрика бастырылачак. «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрика безне Изге Язмалар язылган вакытта яшәгән кешеләрнең үрнәгенә иярергә дәртләндерер. Мәсәлән, бу санның 18—21 нче битләрендә Ильяс пәйгамбәр хакында әйтелә. Без аның иманын ничек үрнәк итеп тотарга икәнен күрербез. «Хат» дигән рубрикада төрле илләрдә хезмәт иткән миссионерлар һәм Аллаһының башка хезмәтчеләренең хәбәрләре язылачак. «Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән рубрикада Изге Язмаларның төп тәгълиматлары гади тел белән аңлатылачак.

Һичшиксез, «Күзәтү манарасы» Изге Язмаларны хөрмәт иткән һәм аның хак тәгълиматларын белергә теләүче кешеләргә моннан ары да кызыклы булачак. Без бу журнал Изге Язмалардагы хакыйкатькә сусауны басарга булышачак дип чын күңелдән өметләнәбез.

БАСТЫРУЧЫЛАР

[Искәрмә]

^ 4 абз. Хәзер «Күзәтү манарасы» журналы ике төрле булачак. Елга дүрт тапкыр чыгачак журнал бар кешеләр өчен бастырылачак. Айның унбишенче көнендәге журнал өйрәнү өчен булачак. Бу журналны Йәһвә Шаһитләре үз җыелыш очрашуларында өйрәнәчәк. Андый җыелыш очрашуына һәрбер кеше килә ала.