Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эволюция теориясе Изге Язмаларга туры киләме?

Эволюция теориясе Изге Язмаларга туры киләме?

Эволюция теориясе Изге Язмаларга туры киләме?

АЛЛАҺЫ кешене хайваннан эволюция аша барлыкка китергәнме? Ул бактерияне балыкларга, аннан соң сөйрәлүчеләргә һәм имезүчеләргә әйләнергә, ә ахыр чиктә ниндидер маймыл төркемен кешеләр булып китәргә мәҗбүр иткәнме? Кайбер галимнәр һәм дини эшлеклеләр эволюция теориясенә дә, Изге Язмаларга да ышаналар. Алар Изге Язмаларның Яратылыш китабы — бу кинаяле хикәя генә дип әйтәләр. Бәлкем, сезне дә мондый сорау кызыксындырадыр: кеше хайваннардан барлыкка килгән дигән теория Изге Язмаларга туры киләме?

Без кем, без кая барабыз һәм безгә ничек яшәргә кирәк? Моны аңлар өчен, безгә үзебезнең ничек барлыкка килгәнебезне белергә кирәк. Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә һәм кешеләр өчен ул нинди киләчәк ниятләгән? Моны без үзебезнең ничек барлыкка килгәнебезне белсәк кенә, аңлый алачакбыз. Аллаһы безнең Барлыкка Китерүчебез икәненә шикләнсәк, без аңа яраклы була алмаячакбыз. Шуңа күрә Изге Язмаларда кешенең барлыкка килүе, аның хәзерге хәле һәм аның киләчәге турында әйтелгәнне карап чыгыйк. Бу безгә эволюция теориясе Изге Язмаларга туры киләме икәнен күрергә булышачак.

Җирдә бер кеше булганда

Эволюционистларның күбесе җирдә кайчандыр бер кеше генә булган дигән фикерне кире кагып, хайваннар акрынлап кына кешеләргә әйләнгән дип әйтәләр. Ләкин Изге Язмаларда алай дип әйтелми. Анда без бер кешедән — Адәмнән барлыкка килгәнбез дип әйтелә. Изге Язмаларда Адәм тарихи шәхес булып тасвирлана. Анда аның хатынының һәм кайбер балаларының исемнәре әйтелә. Бу китапта аның нәрсә эшләгәне, нәрсә әйткәне, кайчан яшәгәне һәм кайчан үлгәне турында җентекләп сурәтләнә. Гайсә бу хәбәрне белемсез кешеләр өчен язылган уйдырма итеп санамаган. Ул укыган дини җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?» — дип сораган (Маттай 19:3—5). Аннан соң Гайсә Яратылыш 2:24 тәге сүзләрне өземтә итеп китергән. Анда Адәм белән Хаува турында әйтелә.

Инҗилне язучы һәм тарихчы Лүк өчен Адәм, Гайсә кебек, реаль шәхес булган. Лүк Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсен беренче кешегә кадәр әйтеп биргән (Лүк 3:23—38). Шулай ук рәсүл Паул да халык алдында, шул исәптән билгеле грек мәктәпләрдә белем алган философия белгечләре алдында, сөйләгәндә болай дигән: «Дөньяны һәм аның эчендәге һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы... бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип... бер кешедән барлык халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:24—26). Әйе, Изге Язмаларда без «бер кешедән» барлыкка килгәнбез дип әйтелә. Әмма кеше иң башта нинди булган? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә, һәм бу эволюция теориясенә туры киләме?

Камил кешенең начарлана баруы

Изге Язмалар буенча, Йәһвә беренче кешене камил итеп барлыкка китергән. Башкача була алмаган да. Барлыкка китерү турындагы хәбәрдә: «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты... Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде»,— дип әйтелә (Яратылыш 1:27, 31). Камил кеше нинди булган?

Камил кешенең ихтыяр иреге булган, һәм ул Аллаһы сыйфатларын тулысынча чагылдыра алган. Изге Язмаларда: «Раббы адәм баласын тугъры итеп яраткан, ләкин кешеләр төрлесе төрле юлга кереп киткәннәр»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:29). Адәм белә торып Аллаһыга каршы фетнә күтәргән, һәм моның аркасында Адәм үзе өчен дә, үзенең токымнары өчен дә камиллекне югалткан. Менә ни өчен без, хәтта дөрес эш итәргә теләсәк тә, үзебез белән еш кына канәгать түгел. Рәсүл Паул болай дип язган: «Теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим» (Римлыларга 7:15).

Изге Язмалар буенча, камил кешенең камил сәламәтлеге булырга тиеш һәм ул мәңге яшәргә тиеш. Аллаһының Адәмгә биргән боерыгы буенча, беренче кеше Аллаһыны тыңласа, беркайчан да үлмәс иде (Яратылыш 2:16, 17; 3:22, 23). Кешенең фетнә күтәрергә омтылышы һәм авыруларга бирешүчәнлеге булса, Йәһвә кеше турында ул «гаять яхшы» дип әйтмәс иде. Әмма хәзер камилсезлек аркасында кешенең тәне, ул гаҗәеп барлыкка китерелгән булса да, төрле чирләргә һәм авыруларга бирелүчән. Димәк, эволюция теориясе Изге Язмаларга туры килми. Эволюция теориясе буенча, хәзерге кеше — ул камилләшә барган хайван. Изге Язмалар буенча, хәзерге кеше — ул камил кешенең начарлана барган токымы.

Аллаһы кешене эволюция аша барлыкка китергән дигән фикер дә Изге Язмаларда Аллаһының сыйфатлары турында әйтелгәнгә капма-каршы. Әгәр Аллаһы эволюцион процесс белән җитәкчелек иткән икән, димәк, ул үзе кешеләрне хәзерге аяныч хәленә җиткергән. Әмма Тәүратта Аллаһы хакында болай дип әйтелә: «Ул — кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак... Аңа каршы бозык гаммәләр кылды, хурлыкка калган бу кешеләр инде Аның балалары түгел» (Канун 32:4, 5). Шуңа күрә кешелекнең аяныч хәле — бу Аллаһының эволюцион процесс белән җитәкчелек иткәненең нәтиҗәсе түгел. Бу беренче кешенең Аллаһыга каршы фетнә күтәреп, үзе өчен дә, үз токымнары өчен дә камиллекне югалтканының нәтиҗәсе. Ә хәзер Гайсә Мәсихкә игътибар итик. Изге Язмаларда Гайсә Мәсих турында нәрсә әйтелә? Эволюция теориясе моңа туры киләме?

Мәсихче тәгълимат эволюция теориясенә туры киләме?

«Мәсих... безнең гөнаһларыбыз өчен үлде». Бу тәгълимат мәсихче диннең төп тәгълиматларының берсе икәнен сез беләсездер (1 Көринтлеләргә 15:3; 1 Петер 3:18). Ни өчен эволюция теориясе бу тәгълиматка туры килми? Моны аңлар өчен, безгә башта шуны белергә кирәк: ни өчен Изге Язмаларда кешеләр гөнаһлы дип әйтелә, һәм гөнаһ безгә ничек тәэсир итә?

Без Аллаһының искиткеч сыйфатларын, әйтик аның яратуын һәм гаделлеген, камил рәвештә чагылдыра алмыйбыз, шул мәгънәдә без барыбыз гөнаһлы кешеләр. Шуңа күрә Инҗилдә: «Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар»,—дип әйтелә (Римлыларга 3:23). Изге Язмалар буенча, үлемнең сәбәбе — гөнаһ. Инҗилдә: «Үлемнең угы исә — гөнаһ»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:56). Нәкъ мирас итеп алынган гөнаһ аркасында без авырыйбыз. Гайсә авыруларның сәбәбе — безнең гөнаһлы хәлебез икәнлеген күрсәткән. Ул паралич суккан кешегә: «Синең гөнаһларың кичерелде!» — дигән, һәм ул кеше сәламәтләнгән (Маттай 9:2—7).

Гайсәнең үлеме безгә кайсы яктан файда китергән? Инҗилдә Гайсә Мәсих Адәмгә каршы куела һәм анда: «Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:22). Гайсә, үз гомерен биреп, без Адәмнән мирас итеп алган гөнаһ өчен түләгән. Шуңа күрә Гайсәгә иман китерүче һәм аңа буйсынучы бар кешеләр Адәм югалтканны — мәңге яшәргә мөмкинлекне алачаклар (Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23).

Ни өчен эволюция теориясенең мәсихче тәгълиматка туры килмәгәнен хәзер сез аңлыйсызмы? Без «Адәм аркасында һәммәсе үлә» икәненә шикләнсәк, «Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәгенә» ничек өметләнә алырбыз?

Ни өчен эволюция теориясе киң танылган?

Ни өчен эволюция теориясе кебек тәгълиматлар киң танылган? Бу Изге Язмаларда болай итеп аңлатыла: «Шундый вакыт килер, дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар» (2 Тимутегә 4:3, 4). Эволюция теориясе гадәттә фәнни тел белән аңлатып бирелсә дә, ул, асылда, дини тәгълимат. Бу тәгълиматта махсус тормыш философиясе һәм Аллаһыга билгеле мөнәсәбәт турында әйтелә. Бу тәгълиматның карашлары кешедә үз-үзеңне ярату һәм буйсынмаучанлык рухы тудыра. Бу теорияне яклаучылар арасында Аллаһыга ышанучылар да шактый күп. Әмма алар Аллаһыга үзләренчә ышана. Мәсәлән, алар аны бар нәрсәне булдырган Барлыкка Китерүче итеп кабул итми һәм ул кеше эшләренә катнашмый һәм аларны хөкем итмәячәк дип саныйлар. Мондый фикерләр аларның колакларына ятышлы итеп яңгырый.

Эволюция теориясен яклаучылар өчен этәргеч көч — бу фактларны белү түгел, ә үз теләкләрен канәгатьләндерү. Мәсәлән, алар фәнни даирәләрдә — анда бу теория гомум кабул ителгән канун — танылырга телиләр. Үз тормышының зур өлешен күзәнәк эчендәге катлаулы механизмнарны тикшерүгә багышланган биохимия профессоры Майкл Бихи болай дип әйтә: күзәнәк эволюцион үзгәреш кичергән дип өйрәткән кешеләр моңа һичбер нигезсез өйрәтә. Эволюцион процесс молекуляр дәрәҗәдә үтә алганмы? М. Бихи болай дип яза: «Молекуляр эволюция фәнни мәгълүматларга нигезләнми. Фәнни әдәбиятта — дәрәҗәле яки махсуслаштырылган журналлар һәм китапларда — берәр нинди катлаулы биохимик системаның молекуляр эволюция үткәнен яки ничек үтә алганын сурәтли торган мәкаләләр юк. [...] Дарвинның молекуляр эволюция турындагы теориясе — бу нигезсез фикри нәтиҗә генә».

Әгәр эволюционистларның дәлилләре юк икән, ни өчен алар үз фикерләрен шулхәтле кыю сөйлиләр һәм яклыйлар. Бихи болай дип аңлата: «Күп кешеләр, шул исәптән билгеле һәм хөрмәтле галимнәр, табигатьтән башка тагын нәрсәнеңдер булуын теләмиләр».

Эволюцион тәгълимат күп руханиларга ошый, алар үзләрен фән ягыннан белемле итеп күрсәтергә тели. Алар рәсүл Паул сурәтләгән кешеләргә охшаш. Андый кешеләр турында ул Рим мәсихчеләренә болай дип язган: «Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәрнәрсә алар өчен ачык... Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнең акланырга дәлилләре юк. Алар, Аллаһыны белсәләр дә, Аллаһы итеп Аны тиешенчә данламадылар һәм Аңа шөкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык каплады. Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр» (Римлыларга 1:19—22). Андый ялган өйрәтүчеләрнең тәэсире астына ничек эләкмәскә?

Барлыкка Китерүчегә иман нык нигезле

Изге Язмаларда иман нык дәлилләргә нигезләнергә тиеш дип әйтелә. «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу»,— дип әйтелә Инҗилдә (Еврейләргә 11:1). Аллаһыга чын иман Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтүче дәлилләр белән расланырга тиеш. Һәм Изге Язмаларда андый дәлилләрне каян табарга икәне әйтелә.

Аллаһы тарафыннан рухландырылган Давыт болай дигән: «Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган» (Мәдхия 138:14). Барлыкка Китерүченең акыллылыгы турында — безнең тәнебезнең һәм башка төрле тереклекнең гаҗәеп итеп ясалганы турында — уйлану безне сокландыра. Безнең организм меңләгән системаның бик яхшы җайга салынган эше ярдәмендә яшәвен дәвам итә. Галәмдә тәртип һәм төгәллек күренеп тора. Давыт: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора»,— дип язган (Мәдхия 18:2).

Изге Язмалар үзе Булдыручының барлыгына мул дәлилләр чыганагы булып тора. Аның эчтәлегенә — аның бер-берсенә туры килә торган 66 китабы, иң яхшы әхлакый нормалары, пәйгамбәрлекләренең һәрвакыт үтәлешенә — игътибар итәргә генә кирәк, һәм Изге Язмаларның авторы — Барлыкка Китерүче икәненә күп дәлилләр табарсыз. Шулай ук Изге Язмалар тәгълиматларын аңлау Изге Язмалар — Булдыручының Сүзе икәненә ышанычыгызны ныгытачак. Изге Язмаларда мондый сорауларга җавап бар: Ни өчен без газап чигәбез? Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? Кешелекне нинди киләчәк көтә? Ничек бәхетле булырга? Ул җавапларны белгәч, сез Аллаһы акыллылыгына дәлил күрерсез. Сез рәсүл Паул кичергән хисләр кичерерсез. Ул болай дип язган: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» (Римлыларга 11:33).

Дәлилләрне тикшереп һәм иманга ия булып, сез шундый фикергә килерсез: Изге Язмаларны укыганда, сез Барлыкка Китерүченең тавышын ишетәсез. Ул болай ди: «Мин җирне барлыкка китердем һәм анда кешене яраттым. Мин — минем кулларым күкләрне сузды, һәм мин андагы бөтен нәрсә белән җитәкчелек итәм» (Ишагыйя 45:12). Һичшиксез, Йәһвә — бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче, һәм сез моның дөреслеген тикшереп белер өчен тырышлыклар куйганыгызга беркайчан да үкенмәссез.

[14 биттәге өстәмә сүзләр]

Рәсүл Паул белемле кешеләр алдында чыгыш ясаганда, Аллаһы «бер кешедән барлык халыкларны бар итте» дигән

[15 биттәге өстәмә сүзләр]

Эволюция теориясе буенча, хәзерге кеше — ул камилләшә барган хайван. Изге Язмалар буенча, хәзерге кеше — ул камил кешенең начарлана барган токымы

[16 биттәге өстәмә сүзләр]

«Молекуляр эволюция фәнни мәгълүматларга нигезләнми»

[17 биттәге өстәмә сүзләр]

Бар тереклекне гаҗәеп итеп ясаган Барлыкка Китерүченең акыллылыгы безне сокландыра