Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьлектәге өметсезлектән котылам

Яшьлектәге өметсезлектән котылам

Яшьлектәге өметсезлектән котылам

Эусебио Морсильо сөйләде

1993 елның сентябрь аенда мин аеруча каты режимлы төрмәгә килеп киттем. Минем төрмәдә утыручы сеңлем Мариви суга чумдырылу үтәргә тиеш иде. Төрмәдә утыручы һәм анда эшләүче кайбер кешеләр минем суга чумдырылу йоласын үткәргәнемне хөрмәт белән күзәтеп тордылар. Ни өчен сеңлем төрмәгә эләкте? Моны аңлатыр алдыннан башта балачагыбыз турында сөйләп бирим.

МИН Испаниядә 1954 елның 5 май көнендә сигез баланың беренчесе булып тудым. Мариви өченче бала иде. Әни ягыннан әбиебез безне католиклар итеп тәрбияләргә тырышты. Мин ул көннәрне яратып искә төшерәм — мин ул вакытта Аллаһыга якын булуымны сизә идем, ләкин өйдә Аллаһы нормаларына хөрмәт юк иде: әтиебез әнине һәм безне, балаларны, еш кыйный иде. Тормышыбыз курку белән тулган иде, һәм әниемнең газаплануын күрү миңа авырту китерә иде.

Мәктәптәге хәлләр дә бу авыр хәлемә өлеш кертте. Укытучыларның берсе, рухани, без сорауга дөрес җавап бирмәсәк, башыбызны стенага бәрә иде. Ә башка бер рухани укучыларның өй эшләрен тикшергәндә аларны җенси бозыклыкка тарта иде. Өстәвенә, католиклар динендәге тәгълиматлар, мәсәлән тәмуг уты турындагы тәгълимат, мине куркыта иде һәм аптырашта калдыра иде. Тиздән мин Аллаһыга карата булган җылы хисләремне югалттым.

Мәгънәсез тормыш алып барам

Аллаһыга яраклы тормыш алып барыр өчен бернинди җитәкчелек булмаганга, мин вакытымны дискотекаларда әхлаксыз, бозык кешеләр белән үткәрә башладым. Анда пычак, чылбыр, пыяла һәм урындыклар кулланып, еш кына сугышалар иде. Мин андый сугышларда катнашмасам да, бер тапкыр миңа суктылар һәм мин аңымны югалттым.

Ахыр чиктә мин андый сугышулардан туйдым һәм тынычрак дискотекалар эзли башладым. Әмма хәтта анда да наркотиклар куллану гадәти хәл иде. Ләкин наркотиклар миндә канәгатьлек һәм җан тынычлыгы түгел, ә курку хисе һәм галлюцинацияләр тудыра иде.

Андый тормыш миңа үземә рәхәтлек китермәсә дә, мин энекәшләремнең берсен, Хосе-Луисны, һәм якын дустым Мигельне дә шул юлга бастырдым. Ул вакытта Испаниядәге күп яшьләр без яшәгән бозык дөньяның тозагына эләктеләр. Наркотик өчен мин бар нәрсәгә диярлек әзер идем. Мин бик түбән төштем.

Йәһвә ярдәмгә килә

Ул көннәрдә мин үз дусларым белән Аллаһының барлыгы һәм тормышның мәгънәсе турында күп тапкыр сөйләшә идем. Мин Аллаһыны белергә тели идем һәм үз хисләремне уртаклашыр өчен кеше эзли башладым. Мин эштә Франциско исемле бер хезмәттәшемнең башкалардан аерылып торганына игътибар иттем. Ул бәхетле, намуслы һәм игелекле булып күренә иде, шуңа күрә мин үз йөрәгемне аңа ачарга булдым. Франциско Йәһвә Шаһите иде, һәм ул миңа наркотиклар турында язылган мәкаләле «Күзәтү манарасы» журналын бирде.

Ул мәкаләне укыгач, мин Аллаһыга ярдәм сорап дога кылдым: «Раббым, синең бар икәнеңне мин беләм, мин синең турыда белем алырга һәм синең ихтыярыңны үтәргә телим. Миңа ярдәм итче!» Франциско һәм башка Шаһитләр Изге Язмалардагы фикерләрне кулланып, миңа рухи көч өстәделәр һәм укырга Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар бирделәр. Алар биргән ярдәм бу минем Аллаһыга әйткән үтенечемә җавап икәнлеген мин аңладым. Тиздән мин белгәннәремне дусларыма һәм Хосе-Луиска сөйли башладым.

Бер көнне дустларым белән рок-концерттан кайтканда, мин дусларыма алардан аерылып читтән карадым һәм шаккаттым: наркотиклар аркасында тәртибебез җирәнгеч иде. Мин андый тормышны ташлап, Йәһвә Шаһите булырга карар иттем.

Мин Францискодан Изге Язмалар сорадым, һәм ул миңа аны «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» * дигән китап белән бергә бирде. Аллаһының кешеләрнең һәр күз яшен сөртергә һәм хәтта үлемне дә юк итәргә вәгъдәсе турында укыгач, кешелекне азат итә ала торган хакыйкатьне тапканыма бер шигем дә калмады (Яхъя 8:32; Ачылыш 21:4). Соңрак мин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында үтә торган очрашуына бардым. Андагы дуслык хисе һәм эчкерсезлек миңа бик нык тәэсир итте.

Мин башкалар белән үз хисләремне уртаклашырга ашыктым һәм үз дусларыма һәм Хосе-Луиска Патшалык Залында күргәннәремне сөйләдем. Берничә көннән соң без бергәләп Йәһвә Шаһитләре очрашуына бардык. Безнең алда бер кыз утыра иде. Ул, безгә, озын чәчле хиппиларга, бер карап алды да башка инде борылмады. Аны, күрәсең, безнең кыяфәтебез бик нык шаккатырган. Ә безнең икенче атнага Патшалык Залына костюм һәм галстук киеп килүебез аны тагы да күбрәк гаҗәпләндергәндер!

Соңрак без Мигель белән Йәһвә Шаһитләренең район конгрессына да барып килдек. Без андый төрле яшьтәге кешеләрнең чын кардәшлеген күргәнебез юк иде әле! Гаҗәеп, әмма конгресс без күптән түгел генә булган рок-концерт үткәрелгән театрда үтте. Әмма конгресстагы атмосфера һәм музыка безне бик рухландырды.

Без барыбыз да Изге Язмаларны өйрәнә башладык. Сигез ай чамасы үткәч, 1974 елның 26 июль көнендә без Мигель белән суга чумдырылу үттек. Безгә 20 шәр яшь иде. Берничә ай үткәч безнең тагын дүрт дустыбыз суга чумдырылу үтте. Изге Язмалардан белгән хакыйкатьләр мине сабыр әниемә өйдәге эшләрдә булышырга дәртләндерде. Мин аңа үз иманым турында сөйли башладым, һәм без бик якын булып киттек. Мин энекәш-сеңелләрем белән дә бик күп вакыт үткәреп алар турында кайгырттым.

Соңрак әнием һәм энекәш-сеңелләрем хакыйкать белән танышып, суга чумдырылу үттеләр һәм Йәһвә Шаһите булдылар. Бер энекәш кенә безгә кушылмады. 1977 елда мин Соледад исемле кызга өйләндем. Ул безне беренче тапкыр Залда күреп, аптырашта калган кыз иде. Туйдан соң берничә ай үткәч без гомуми пионерлар булып хезмәт итә башладык. Йәһвә Шаһитләре тулы вакытлы яхшы хәбәр вәгазьләүчеләрне шулай дип атыйлар.

Якын кеше коткарылган

Балачакта сеңлем Маривине көчләгәннәр иде, һәм бу аның күңелендә бик тирән яра калдырды. Яшүсмер чагында ул бозык тормыш алып барды: наркотиклар кулланды, урлады һәм фәхишә булды. 23 яшендә аны төрмәгә утырттылар, әмма аның дөньяга карашы үзгәрмәде.

Ул вакытта мин район күзәтчесе — Йәһвә Шаһитләренең күчеп йөрүче хезмәтчесе — булым хезмәт итә идем. 1989 елда безне Соледад белән Мариви утырган төрмә урнашкан территориягә хезмәт итәргә билгеләделәр. Хакимият кешеләренең боерыгы буенча, Маривидан улын алган булганнар, шуңа күрә ул бик нык кайгыра иде һәм яшәргә теләми иде. Бер тапкыр Мариви янына килгәч, мин аңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иттем, һәм ул ризалашты. Бер айдан соң ул тәмәке тартуын ташлады һәм наркотиклар кулланмый башлады. Йәһвә аңа үзгәрергә көч бирә иде, һәм бу мине бик шатландырды! (Еврейләргә 4:12).

Тиздән Мариви Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне төрмәдә утыручы һәм анда эшләүче кешеләргә дә сөйли башлады. Аны бер төрмәдән икенчесенә күчерсәләр дә, ул вәгазьләвен дәвам итте. Ә бер төрмәдә ул бер камерадан икенчесенә күчеп вәгазьләде. Шулай итеп Мариви берничә ел эчендә төрле төрмәләрдә күп кенә Изге Язмалар өйрәнүе башлады.

Бер тапкыр Мариви миңа үзенең Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә теләге турында әйтте. Әмма аңа моның өчен төрмәдән читкә чыгарга рөхсәт бирмәделәр, шулай ук төрмәдә дә суга чумдырылу үткәрергә ризалашмадылар. Шул төрмәдә, бозык кешеләр арасында, Мариви тагын дүрт ел үткәрде. Аңа үз иманын сакларга нәрсә булышкан? Якындагы җыелышта очрашу үткәрелгәндә, ул да шул ук материалны үз камерасында үткән. Аның шулай ук Изге Язмаларны шәхси өйрәнү программасы булган һәм ул дога кылыр өчен вакыт бүлеп куйган.

Соңыннан аны аеруча каты режимлы төрмәгә күчерделәр. Бу төрмәдә бассейн бар иде. Мариви монда суга чумдырылу үтә алачак дип өметләнгән иде һәм аның өмете акланды: аңа рөхсәт бирделәр. Менә ни өчен мин ул төрмәгә килдем һәм Мариви өчен суга чумдырылучыларга багышланган нотык сөйләдем. Аның тормышының иң мөһим көнендә мин аның янында булдым.

Үзенең үткәндә алып барган тормышы аркасында Мариви СПИД белән авырый иде. Аның яхшы тәртибе ярдәмендә аны төрмәдән алдарак, 1994 елның марты аенда азат иттеләр. Ул әни белән яшәде һәм үлеменә кадәр ашкынучан мәсихче булып калды. Ике елдан соң ул үлде.

Начар кичерешләр белән көрәшәм

Үткән тормышым — әтинең мәрхәмәтсез мөгамәләсе һәм яшьлектә алып барган бозык тормыш миндә дә үз «эзен» калдырды. Үскәч, мин еш кына гаеп хисен тоя идем һәм үземне кирәксез итеп хис итә идем. Ә кайвакыт бик тирән күңел төшенкелеге кичердем. Әмма миңа начар кичерешләр белән көрәшергә Аллаһы Сүзе ярдәм итте. Вакыт узу белән, Изге Язмалардагы Ишагыйя 1:18 һәм Мәдхия 102:8—13 тагы сүзләр турында уйланып, мин үземне җәфалаган гаеп хисен җиңә алдым.

Шулай ук үземне кирәксез итеп хис итүдән котылырга миңа дога булышты. Йәһвәгә дога кылганда минем еш кына күз яшьләрем ага иде. Әмма 1 Яхъя 3:19, 20 дә язылган сүзләр миңа көч өстәде: «Шуның белән без үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм йөрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландырырбыз. Чөнки Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә».

Мин үземне башта начар кеше дип саный идем, әмма Йәһвәгә «горур булмаган, юаш күңел» белән мөрәҗәгать иткәндә мин андый түгел икәнемне аңладым. Йәһвәне эзләгән кешеләр өчен Изге Язмаларда мондый ышандыру язылган: үзләренең үткәндәге начар эшләр эшләвенә чын күңелдән үкенгән һәм аның ихтыярын үтәргә тырышкан кешеләргә Аллаһы җирәнеп карамый (Мәдхия 50:19).

Үземне ышанычсыз хис иткән вакытларда мин үз акылымны уңай фикерләр белән тутырырга һәм Филиппуйлыларга 4:8 дә язылган сүзләр турында уйланырга тырышам. Мин 22 нче мәдхияне һәм Таудагы вәгазьне ятладым һәм күңелсез фикерләр аңыма килә башласа, мин бу өзекләрне кабатлыйм. Бу миңа, аеруча йокысыз төннәрдә, андый фикерләр белән көрәшергә булыша.

Миңа шулай ук хатыным һәм башка җитлеккән мәсихчеләр ярдәм итә. Башта миңа аларның мактау сүзләрен кабул итү авыр иде, әмма Изге Язмалар ярдәмендә мин ярату «бар нәрсәгә ышана» икәнен аңладым (1 Көринтлеләргә 13:7). Шулай итеп мин үз кимчелекләрем һәм көчсез якларым белән яшәргә өйрәндем.

Начар кичерешләрем белән көрәшеп яшәү миңа файда китерде: мин кызганучан һәм кеше хәленә керә ала торган район күзәтчесе булдым. Хатыным белән без инде 30 елга якын вакыт тулы вакытлы яхшы хәбәр вәгазьчеләре булып хезмәт итәбез. Башкаларга ярдәм итеп, мин шатлык кичерәм, ә бу шатлык тормышымнан авыр хисләрне һәм начар хатирәләрне кысрыклап чыгара.

Хәзер дә, артка борылып караганда һәм Йәһвә биргән бар фатихалар турында уйланганда, мин мәдхия җырлаучы кичергән хисләрне кичерәм: «Ходайны данла... Ул синең бар канунсызлыгыңны кичерә, һәм бар чиреңнән савыктыра. Тормышыңны үлемнән йолып ала, сиңа мәхәббәт һәм шәфкать бирә» (Мәдхия 102:1—4).

[Искәрмә]

^ 14 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган, хәзер бастырылмый.

[30 биттәге өстәмә сүзләр]

Мин еш кына гаеп хисен тоя идем һәм үземне кирәксез итеп хис итә идем. Әмма миңа начар кичерешләр белән көрәшергә Аллаһы Сүзе ярдәм итте.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Энем Хосе-Луис һәм дустым Мигель миннән яхшы яктан да һәм начар яктан да үрнәк алдылар

[28, 29 биттәге иллюстрация]

Морсильо гаиләсе. 1973 ел

[29 биттәге иллюстрация]

Төрмәдә утыручы Мариви

[30 биттәге иллюстрация]

Хатыным Соледад белән