Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз гаиләгезне «күңелгә хуш... сүзләр» белән ныгытыгыз

Үз гаиләгезне «күңелгә хуш... сүзләр» белән ныгытыгыз

Үз гаиләгезне «күңелгә хуш... сүзләр» белән ныгытыгыз

ДЕЙВИД машинада хатынын көтеп утыра, ул секунд саен сәгатенә карый. Ахыр чиктә, Диана өйдән чыккач, ул тәмам чыгырыннан чыга.

«Син кайда йөрисең? Һәрвакыт соңга каласың! — дип кычкыра ул.— Бер мәртәбә булса да, үз вакытында җыена аласыңмы?»

Шаккаткан Диана елап, өйгә чабып кереп китә, һәм Дейвид үзен акылсыз тотканын аңлый. Ул үзен кулда тота алмаганга хәл начарланды гына. Аңа хәзер нәрсә эшләргә? Ул машинаны сүндереп, тирән генә көрсенә дә, әкренләп хатыны артыннан кереп китә.

Таныш хәл, шулай бит? Сезнең дә: «Их, ул сүзләрне әйтмәгән булсам иде»,— дип уйлаганыгыз бардыр. Әйе, уйламыйча берәр нәрсә әйтсәк, без соңрак моңа үкенәбез. Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 15:28).

Шуны танырга кирәк: без ярсып киткәндә, курыкканда яисә үпкәләгәндә ачык фикер йөртү бик авыр. Үз хисләрең турында — аеруча якын туганнарыңа сөйләргә тырышканда, башкаларны гаепли яки тәнкыйтьли башлау бик җиңел. Ә бу еш кына рәнҗетүгә яки бәхәсләргә китерә.

Безгә үзебезне башкалар белән дөрес тотарга нәрсә ярдәм итәчәк? Хисләрне тыярга ничек өйрәнергә? Яхшы киңәшләрне Изге Язмаларны язуда катнашкан Сөләйман пәйгамбәр сүзләреннән таба алабыз.

Нәрсә әйтергә һәм ничек әйтергә?

Сөләйман Изге Язмалардагы Вәгазьче китабын язганда, тормышның мәшәкатьле булуын ачык итеп күрсәткән, һәм аны, һичшиксез, көчле хисләр чолгап алган булган. «Миндә тормышка карата нәфрәт хисе уянды»,— дип әйткән ул. Ул хәтта тормыш хакында «барысы да фани» дип язган (Вәгазьче 2:17; 12:8). Сөләйманның, күрәсең, күп нәрсәдән күңеле суынган, әмма Вәгазьче китабы — бу боларның исемлеге түгел. Ул бар нәрсәне ничек булса, шулай сурәтләп бирергә кирәк дип санамаган. Бу китапның азагында Сөләйман үзе турында болай дигән: «Вәгазьче күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр табарга тырышкан; ул язганнар барысы да дөрес» (Вәгазьче 12:10).

Сөләйман, күрәсең, үзенә үз хисләрен тыярга кирәк икәнлеген аңлаган. Асылда, ул үзеннән болай дип сораган: «Минем әйтәсе килгәнем чыннан да хак һәм дөресме? Минем сүзләрем башкалар өчен күңелгә хуш һәм дөрес булачакмы?» «Күңелгә хуш... сүзләрне» эзләп, ул хисләренә үз фикерләрен томаларга юл куймаган.

Шуңа күрә ул язган китап — гүзәл әдәби әсәр генә түгел, ә Аллаһы тарафыннан рухландырылган акыллы фикерләр чыганагы да, анда тормыш максаты турында әйтелә (2 Тимутегә 3:16, 17). Сөләйманның үзен нык борчыган нәрсәләр турында ничек итеп язганын без күрдек. Бу безгә якыннарыбыз белән аралашканда үзебезне дөрес тотарга ярдәм итә аламы? Бер мисал карап чыгыйк.

Хисләрегезне тыярга өйрәнегез

Күз алдына китерегез: бер малай мәктәптән өйгә кайта. Ул бик нык боеккан. Әтисе көндәлекне ача һәм икелене күрә. Ул шунда ук ярсып китә һәм улының дәресләрне вакытында әзерләмәгәнен исенә төшерә. «Син ялкау! Синнән юньле нәрсә чыкмас!» — дип әйтәсе килә аның.

Әмма андый хисләргә бирелү урынына әти кешегә үзеннән: «Минем әйтәсе килгәнем чыннан да хак һәм дөресме?» — дип сорау яхшы булыр иде. Бу сорау аңа үзен кулга алырга һәм туган хәлгә дөрес карарга булышачак (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Улының берәр фәннән авырлыклары булса, аның тормышы чыннан да уңышсыз булырмы? Ул чыннан да ялкаумы? Ә бәлки, ул бу фән аңа авыр бирелгәнгә дәресләрне вакытында әзерләмәгәндер? Изге Язмаларда башкаларга акыллы, дөрес караш белән карау мөһим дип кат-кат басым ясала (Титуска 3:2; Ягъкуб 3:17). Балаларны ныгытыр өчен, ата-аналар хакыйкатьнең дөрес сүзләрен әйтергә тиеш.

Сүзләрне дөрес сайлагыз

Әтисе улы белән сөйләшер алдыннан үзеннән сорый ала: «Минем сүзләрем улыма шатлык китерсен өчен һәм ул аларны кабул итсен өчен, мин аларны ничек әйтергә тиеш?» Әлбәттә, сүзләрне дөрес сайлау җиңел түгел. Әмма әти-әниләргә яшүсмерләрнең максималист булырга омтылышы бар икәнен истә тотарга кирәк. Үсмерләр берәр хатаны яисә кимчелекне шулхәтле арттырып күрсәтергә мөмкин ки, хәтта үз-үзләрен дөрес бәяли алмаячак. Ата-аналар баласы белән үзләрен дөрес тотмаса, бала өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Көлессәйлеләргә 3:21 дә болай дип әйтелә: «Балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз».

«Һәрвакыт» һәм «беркайчан да» дигән сүзләр — бу арттырып сөйләү. Ата-аналар балага: «Синнән беркайчан да юньле нәрсә чыкмаячак»,— дип әйтсә, балага үз абруен саклар өчен нәрсә эшләргә кала? Баланы һәрбер очрак өчен тәнкыйтьләп торсак, ул үзен яраксыз кеше дип саный башлаячак. Ә бу файда да китерми, дөрес тә түгел.

Уңай якларга игътибар итү күпкә яхшырак. Мәсәлән, без китергән мисалдагы әти кеше болай дип әйтә алган: «Улым, мин күрәм, син икеле алганыңа күңелсезләнгәнсең. Мин беләм, син гадәттә өйдәге йөкләмәләрне тырышып үтисең. Әйдә икеле куелган дәрес турында сөйләшеп алыйк, һәм хәлне яхшы якка ничек үзгәртеп була икәне турында уйланыйк». Улына ничек ярдәм итәргә? Моны аңлар өчен, әтисе берничә сорау бирә ала. Алар туган авырлыкның сәбәпләрен ачыкларга булышачак.

Андый игелекле мөнәсәбәт һәм һәрьяклап уйланган караш ачулануга караганда күбрәк файда китерә. «Яхшы сүз... җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 16:24). Балалар, һәм гаиләдәге башкалар, өйдә тынычлык һәм ярату булса, гөрләп үсәләр.

«Кешенең күңеленнән»

Мәкаләнең башында әйтелгән очракны искә төшерик. Ир хатынын ачуланыр урынына аның «күңеленә хуш» сүзләр сайлаган булса, яхшырак булмас идеме? Андый хәлдә ир үзенә мондый сораулар бирсә, яхшырак булыр иде: «Хатыным кайвакыт соңласа да, ул чынлап та һәрвакыт соңга каламы? Моның турында хәзер сөйләшү акыллы булырмы? Аны тәнкыйтьләп, ачу белән сөйләшсәң, ул үзгәрергә теләрме?» Яраткан кешебезгә ялгыш авырту китермәс өчен, үзебезгә андый сораулар бирергә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 29:11).

Ә гаиләбездә сөйләшүләр еш кына талаш белән тәмамланса, нәрсә эшләргә? Андый вакыттагы сүзләрне әйтергә безне нинди хисләр этәрә? Моның турында уйланырга кирәк. Боеккан вакытта яисә ярсулы булганда сүзләребез эчке яктан нинди икәнебезне ачыклый ала. Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була» (Маттай 12:34). Ягъни кеше сүзләре еш кына аның иң тирән хисләрен, фикерләрен һәм теләкләрен чагылдыра.

Без тормышка бар якларны да исәпкә алып, оптимизм һәм өмет белән карыйбызмы? Андый караш сөйләшүебездә чагылачак. Әгәр без таләпчән, пессимист яисә тәнкыйтьчел булсак, сүзләребез һәм тавышыбыз башкаларны күңелсезләндерәчәк. Фикер йөртүебез һәм сөйләвебез инде тискәре булып киткәндер, ә без моңа игътибар да итмибез. Без хәтта бар нәрсәгә дөрес карыйбыз дип уйларга мөмкин. Ләкин үз-үзебезне алдамыйк! (Гыйбрәтле сүзләр 14:12).

Бәхеткә каршы, бездә Аллаһы Сүзе — Изге Язмалар бар. Изге Язмалар безгә үз фикер йөртүебезне тикшереп, аны үзгәртергә булышачак (Еврейләргә 4:12; Ягъкуб 1:25). Холкыбызга һәм алган тәрбиягә карамастан, һәрберебез үз фикер йөртүен һәм яшәү рәвешен үзгәртер өчен көч куя ала. Моның өчен теләк кенә кирәк (Эфеслеләргә 4:23, 24).

Кешеләр белән аралашканда, без үзебезне ничек тотабыз? Башкалардан, мәсәлән, тормыш иптәшегездән яисә балагыздан: «Мин үземне гадәттә ничек тотам?» — дип сорагыз. Алар яшермичә әйтсеннәр. Яки тәртибегезгә дөрес бәя бирә алган якын дустыгыз белән сөйләшегез. Кирәк булса, басынкылык күрсәтеп, үзгәрергә әзер булыгыз.

Уйлап сөйләгез!

Шулай итеп, башкаларны сүзләр белән рәнҗетмәс өчен, Гыйбрәтле сүзләр 16:23 тәге сүзләр буенча эш итик: «Акыллы кеше әйтер алдыннан уйлана һәм, ул әйткәннәр игътибарга лаек» (Современный перевод). Үз хисләреңне һәрвакытта да тыю җиңел түгел. Ләкин без башкаларны аңларга тырышсак, аларны гаепләмәсәк яки кимсетмәсәк, безгә фикерләребезне белдерер өчен дөрес сүзләрне сайлау җиңелрәк булыр.

Әлбәттә, камил кеше юк (Ягъкуб 3:2). Һәрбер кеше кайвакыт уйламыйча әйтә (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Әмма Аллаһы Сүзе ярдәмендә без уйлап сөйләргә, һәм башкаларның хисләрен һәм ихтыяҗларын үзебезнекеннән өстенрәк куярга өйрәнә алабыз (Филиппуйлыларга 2:4). Әйдәгез, аеруча якыннарыбыз белән сөйләшкәндә, «күңелгә хуш» сүзләрне сайлыйк. Шул чакта сүзләребез без яраткан кешеләрне рәнҗетмәячәк һәм аларга авырту китермәячәк, ә, киресенчә, аларга файда китерәчәк һәм аларны ныгытачак (Римлыларга 14:19).

[12 биттәге иллюстрация]

Уйлап сөйләргә безгә нәрсә булышачак?