Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кеше ничек барлыкка килгән?

Кеше ничек барлыкка килгән?

Кеше ничек барлыкка килгән?

НИ ӨЧЕН БУ СОРАУ ИГЪТИБАРГА ЛАЕК? Күп кешеләрне Җирдәге тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дип өйрәткәннәр. Аларга эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары булган акылга ия кешеләр төрле вакыйгаларның гаҗәеп бергә туры килүе, эволюция, аркасында барлыкка килгән дип әйткәннәр.

Әмма без эволюция аркасында барлыкка килгәнбез һәм Барлыкка Китерүче юк икән, кешелекне ятим дип атап була. Димәк, безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга булышучы, гаҗәеп аккыллылык чыганагы юк. Һәм без табигать һәлакәтен булдырмас өчен, сәяси конфликтларны чишәр өчен һәм үз авырлыкларыбызны җиңәр өчен кеше акылына гына таянып эш итәргә тиеш.

Әмма бу безгә җан тынычлыгы бирәме? Юк икән, башка төрле карашны карап чыгыйк. Ул яхшырак та һәм күпкә акыллырак та.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда кешеләрне Аллаһы яраткан дип әйтелә. Без ниндидер эволюция «баласы» түгел, ә акылга ия яратучан Ата балалары. Тәүрат, Зәбур һәм Инҗилдә моның турында болай дип әйтелә:

Яратылыш 1:27. «Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты».

Мәдхия 138:14. «Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый».

Маттай 19:4—6. «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук “аларны ир һәм хатын итеп бар итте”,— дигәнне сез укымадыгызмыни?.. Һәм Аллаһы әйткән: “Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр”. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».

Рәсүлләр 17:24, 25. «Дөньяны һәм аның эчендәге һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы — Ул күкләрнең һәм җирнең Раббысы. Ул кеше кулы белән төзелгән изге йортларда яшәми. Һәм Ул кешеләрнең Аңа хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә».

Ачылыш 4:11. «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!»

Изге Язмалардагы җаваплар җан тынычлыгы бирә

«Җирдә булган һәр ыруг [гаилә] үзенә [Аллаһыдан] исем ала», моны белү безнең башка кешеләргә карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итә (Эфеслеләргә 3:15). Бу шулай ук үзебезгә һәм үз авырлыкларыбызга карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итә, безнең фикер йөртүебез үзгәрә.

Җитди карарлар кабул иткәндә, без кешеләрнең бер-берсенә каршы килгән фикерләре аркасында борчылмаячакбыз, ә ышаныч белән Изге Язмалардагы киңәшләрне тотачакбыз. Ни өчен? Чөнки «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17).

Әлбәттә, Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне тормышта кулланыр өчен тырышлык һәм тәртип кирәк. Кайвакыт хәтта үз омтылышларыңа каршы барырга туры килә (Яратылыш 8:21). Безне күктәге яратучан Ата барлыкка китергән икән, без мондый нәтиҗәгә киләчәкбез: ул нинди юл безнең өчен иң яхшы икәнен белә (Ишагыйя 55:9). Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Бу киңәш буенча эш итсәк, авырлыклар белән очрашканда һәм төрле карарлар кабул иткәндә күп борчылулардан кача алачакбыз.

Кешеләр милләтебез аркасында безгә тискәре караш белән караганда, без үзебезне башкалардан түбәнрәк, башка милләт яки культура кешеләреннән начаррак дип уйламаячакбыз. Киресенчә, без үз-үзебезне тиешенчә хөрмәт итәчәкбез. Ни өчен? Чөнки безнең Атабыз, Йәһвә Аллаһы, «кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).

Аллаһы кешеләрне аермый икәнен белеп, без башка кешеләргә аңардан үрнәк алып караячакбыз һәм үзеңне башка милләт кешеләреннән югарырак куяр өчен сәбәп юк икәнен аңлаячакбыз, чөнки Аллаһы «җир йөзендә яшәсеннәр дип... бер кешедән барлык халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26).

Һичшиксез, безне яратучан Аллаһы барлыкка китергән икәнен белү җан тынычлыгы бирә ала. Әмма ничек аны сакларга? Моны чираттагы мәкаләдән белербез.

[4 биттәге өстәмә сүзләр]

Кеше эволюция аркасында барлыкка килгәнме?

[5 биттәге иллюстрация]

Безне Аллаһы ярата икәнен белү җан тынычлыгы бирә