Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде»

«Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде»

Доминика республикасыннан хат

«Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде»

НЬЮРКА беренче тапкыр җыелышыбызда чыгыш ясый иде. Ул үзенең сүзләрен Брайль шрифты белән язды һәм аннары аларны ятлады. Мин сәхнәдә аның белән булдым һәм Изге Язмалар хакыйкатен белергә теләгән кеше ролен уйнадым. Мин микрофонга сөйләдем, ә ул минем тавышымны наушникларында ишетә иде. Без тәмамлагач, таң калган тыңлаучылар шулкадәр каты кул чаптылар, хәтта ул аларны ишетте. Аның елмаюы ул бик шат һәм канәгать икәнен күрсәтә иде. Мин дә бәхетле идем. Миссионер хезмәтен башкару — бу бик зур фатиха!

Ньюрканы беренче тапкыр ничек очратканым әле дә исемдә. Бу ике ел элек булган иде. Мин аны авылның тузанлы юлларыннан ярты сәгать баргач күрдем. Ул агач һәм шлакобетоннан ясалган һәм күгәргән калай белән капланган гади авыл йортының верандасында утыра иде. Анда кәҗәләр, куяннар һәм этләр тавышы ишетелә иде һәм исләре килә иде. Ньюрка башын иеп утырган иде, бу ул ялгыз һәм боек икәнен күрсәтә иде. Ул үзенең 34 яшеннән күпкә олырак булып күренә иде.

Мин аны иңбашыннан йомшак кына тотып уяттым. Ул 11 ел элек сукырайган булса да, безгә карады. Колагына каты тавыш белән мин үземнең исемемне һәм минем белән бергә вәгазьләгән кардәшнең исемен әйттем. Соңрак без Ньюрка Марфан синдромы белән чирләгәнен белдек, бу сукыр һәм саңгырау итә алган нәселдән килгән авыру. Ньюрка шулай ук диабет белән дә авырый, шуңа күрә аңа канындагы үзгәреп торучан шикәр нормасын күзәтеп торырга кирәк.

Мин аның кулына Изге Язмаларны бирдем, һәм ул бу китапны таныды. Ньюрка сукыр булып киткәнче Изге Язмаларны укырга яратканын әйтте. Әмма бу ялгыз, басынкы, мескен кешене Аллаһы Сүзендәге көч бирүче хакыйкатьләргә ничек өйрәтергә? Ул алфавитны белгәнгә, мин пластик хәрефләрне аның кулына бирә идем. Тиздән ул аларны таный башлады. Аннары мин кул белән күрсәткән ишарәләрне ул үз куллары белән капшап, һәр хәрефне Американың саңгыраулар телендәге тиешле хәреф белән бәйли иде. Әкренләп ул башка ишарәләрне дә өйрәнде. Мин үзем саңгыраулар телен өйрәнә генә башлаган идем, шуңа күрә һәрбер дәрескә әзерләнер өчен берничә сәгать китә иде. Ләкин Ньюрканың да, минем дә көчле теләк бар иде, шуңа күрә без бик тиз саңгыраулар телен өйрәндек.

Бер ярдәм итүче оешма Ньюркага тыңлау аппаратлары бүләк иткәч, ул бик тиз уңышларга иреште. Гади булсалар да, алар аңа бик ярдәм итте. Ун елдан күбрәк күрмичә һәм ишетмичә яшәгәнгә, ул үз эченә бикләнгән иде. Ләкин Йәһвәнең рухы аның акылын һәм йөрәген уятып, белем, өмет һәм ярату белән тутырды. Тиздән Ньюрка таякка таянып, якын тирәдә яшәгән кешеләргә Изге Язмалар хакыйкатен сөйләп йөри башлады.

Ньюрка әнисенең сеңлесе, аның кызы һәм тагын бер туганы белән өйрәнү үткәрә. Ул дәресне алдан ятлап, бик яхшы әзерләнә. Өйрәнүчесе абзацны укый, ә Ньюрка үзенең Брайль шрифты белән язылган китабыннан сорау укый. Ньюрка белән бергә өйрәнүне алып барган кардәш өйрәнүченең җавабын Ньюрканың колагына каты тавыш белән әйтә яки аның кулларында ишарәләр күрсәтеп аңлата.

Бөтен җыелыш Ньюркага ярдәм итә һәм аны дәртләндереп тора. Кайбер кардәшләр аңа җыелышларга һәм конгрессларга барырга булыша. Башкалар аның белән вәгазьгә йөри. Күптән түгел Ньюрка миңа болай диде: «Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде». Ул киләсе өлкә конгрессында суга чумдырылырга тели.

Ньюрка яшәгән йортка якынлашканда, ул верандада кояшта башын күтәреп һәм елмаеп утыра иде. Мин аңардан ни өчен елмайганын сорадым. Ул болай диде: «Мин киләчәк турында, җир оҗмах булачак вакыт турында уйлый идем һәм үземне дә шунда күрдем».

[23 биттәге иллюстрация]

Ньюрка җыелыштагы кайбер дуслары белән Патшалык Залы каршында

[23 биттәге иллюстрация]

Ньюрка белгәннәре турында башкаларга сөйли