Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өмет өзелүгә карамастан сез бәхетле була аласыз

Өмет өзелүгә карамастан сез бәхетле була аласыз

Өмет өзелүгә карамастан сез бәхетле була аласыз

ҺӘР кешенең өмете өзелгәне бардыр. Хәтта безнең күктәге Әтиебез Йәһвә Аллаһы да андый хисләр кичергән. Мәсәлән, ул исраиллеләрне Мисырдагы коллыктан азат иткән һәм мул итеп фатихалаган. Әмма Зәбурда болай диелгән: «Һәм тагын Алланы сынаганнар, һәм Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр» (Мәдхия 77:41). Моңа карамастан, Йәһвә һәрвакыт «мөбарәк Аллаһы» булган (1 Тимутегә 1:11).

Чыннан да өмет өзелүгә күп сәбәпләр китерә. Шатлыгыбызны югалтмас өчен без нәрсә эшли алабыз? Йәһвә андый очракларда нәрсә эшләгән? Безнең өчен нинди сабак?

Өмет өзелүгә нәрсә китерергә мөмкин?

Аллаһы Сүзендә барыбыз өчен «вакыт һәм очрак» дип әйтелә (Вәгазьче 9:11, ЯД). Барлык көтелмәгән хәлләр, җинаятьчелек, бәла-казалар яки авырулар зур газапларга һәм өмет өзелүгә китерергә мөмкин. Изге Язмаларда болай әйтелә: «Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер» (Гыйбрәтле сүзләр 13:12). Берәр яхшы нәрсәне түземсезлек белән көтү безгә шатлык китерә, ләкин бу тиз арада үтәлмәсә, без өмет өзелүдән кайгырырга мөмкин. Мәсәлән, Данкан * күп еллар шатлык белән миссионер булып хезмәт иткән. Әмма аңа һәм хатынына хезмәтләрен калдырып, өйгә кайтырга туры килгән. «Гомеремдә беренче тапкыр мин үземне өметсез хис иттем,— дип әйтә ул.— Максатым юк иде. Миңа барысы да мәгънәсез кебек тоела иде». Өметсезлек бик озакка сузылырга мөмкин. Клара белән нәкъ шулай булган. Ул болай дип аңлата: «Йөкле булганда, җиденче айда, минем балам төште. Бу күптән булды, ләкин хәтта хәзер сәхнәдән берәр малай чыгыш ясаганда, мин: „Минем улым да хәзер шул яшьтә булган булыр иде“,— дип уйлап куям».

Берәрсе өметләребезне акламаса, шулай ук авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, сөйгән кешең ташлаганда, никах таркалганда, балаң фетнә күтәргәндә, иптәшең тугры, ә дустың рәхмәтле булмаганда авыр була. Без камил булмаган кешеләр арасында һәм авыр вакытларда яшәгәнгә, өмет өзелү өчен сәбәпләр күп.

Үзебезнең хаталарыбыз да өмет өзелүгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, имтиханны бирә алмасак, эш тапмасак яки без яраткан кеше безне яратмаса, без үзебезне яраксыз дип санарга мөмкин. Шулай ук якын кешебез дөрес юлдан тайпылса, безнең өметебез өзелергә мөмкин. Мария болай дип әйтә: «Минем кызым ашкынучан мәсихче булып күренә иде. Мин аңа яхшы үрнәк бирә идем дип уйладым. Ләкин ул Йәһвә Аллаһыны һәм гаиләбез принципларын кире каккач, мин үземне булдыксыз итеп сиздем. Тормыштагы башка уңышлар моны берничек тә алыштыра алмый. Мин бик өметсез идем».

Өмет өзелгәндә без нәрсә эшли алабыз? Бу сорауга җавап бирер өчен, Йәһвәнең үрнәген карап чыгыйк.

Ничек авырлыкны чишәргә?

Йәһвә Аллаһы беренче кешеләр турында ярату белән кайгырткан, әмма алар рәхмәтле булмаган һәм фетнә күтәргән (Яратылыш, 2 һәм 3 нче бүлекләр). Аннан соң аларның уллары Кабил начар караш күрсәтә башлаган. Йәһвәнең кисәтүенә игътибар итмичә, Кабил үз энесен үтергән (Яратылыш 4:1—8). Өмете өзелү аркасында Йәһвәнең нәрсә хис иткәнен күз алдына китерә аласызмы?

Ләкин ни өчен бу Аллаһыны бәхетсез итмәгән? Чөнки ул җирне камил кешеләр белән тутырырга ниятләгән һәм моны тормышка ашырыр өчен эшен дәвам иткән (Яхъя 5:17). Шундый максат белән ул йолым корбанын биргән һәм Патшалык урнаштырган (Маттай 6:9, 10; Римлыларга 5:18, 19). Йәһвә Аллаһы авырлыкка түгел, ә аны чишү юлына игътибар иткән.

Нәрсә була алыр иде яки нәрсә эшлисе иде дип уйлар урынына, Аллаһы Сүзендә уңай якларга игътибар итәргә киңәш бирелә. Анда болай дип әйтелгән: «Әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәтле, дөрес, саф, ягымлы, шөһрәткә лаеклы — шулар турында фикер йөртегез» (Филиппуйлыларга 4:8).

Өмет өзелүгә дөрес караш

Безнең тормышыбыз кинәт үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, без кинәт эшебезне, тормыш иптәшебезне яки җыелыштагы аерым йөкләмәләрне югалта алабыз. Без авырып китәргә яки йортыбызны һәм дусларыбызны югалтырга мөмкин. Бу үзгәрешләрне ничек кичереп була?

Кайберәүләргә тормышта беренче урында торган нәрсәләрне билгеләү ярдәм иткән. Алда искә алынган Данкан болай ди: «Без хатыным белән элекке тормышыбызга кайта алмаячагыбызны аңлагач, кайгырдык. Вакыт узу белән без ике мөһим якны билгеләдек: әни турында кайгырту һәм мөмкин булганча, тулы вакытлы хезмәтне дәвам итү. Карарлар кабул иткәндә без куйган максатларыбызны исәпкә алабыз. Шул вакыт барысы да үз урынына баса».

Без барыбыз өмет өзелгәндә еш кына начар якларны арттырып җибәрәбез. Мәсәлән, бала үстерүдә, эштә яки чит телдә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен куйган тырышлыкларыбыз көтелгән нәтиҗәләргә китермәсә, кайберәүләр үзләрен яраксыз дип санарга мөмкин. Кешелек тарихының башындагы өмет өзүче вакыйгалар булса да, бу Аллаһы яраксыз дигәнне аңлатмаган. Безнең тырышлыкларыбыз да шунда ук уңыш китермәсә бу без яраксыз дигәнне аңлатмый (Канун 32:4, 5).

Кешеләр өметебезне өзгәндә, безнең ачуыбыз чыга. Ләкин Йәһвә үзен башкача тота. Давыт патша Бирсәбия белән зина кылгач, һәм аннан соң аның ирен үтергәч, ул Йәһвәнең өметен өзгән. Әмма тәүбә иткәч, Йәһвә аның эчкерсезлеген күргән һәм алда да үзенең хезмәтчесе булырга рөхсәт иткән. Шулай ук тугры Еһошафат патша Аллаһы дошманнары белән берләшкәч хата эшләгән. Йәһвә пәйгамбәре болай дигән: «Моның өчен Йәһвәнең сиңа ачуы чыкты. Әмма синдә яхшы яклар табылган» (2 Паралипоменон 19:2, 3). Йәһвә шуны белгән: Еһошафатның бер хатасы ул хыянәтче булып киткән дигәнне аңлатмый. Шулай ук без дә дусларыбыз хаталар эшләгәндә моны күңелгә якын алмасак, аларны югалтмабыз. Өметебезне өзсәләр дә, бу алар начар кешеләр булып киткән дигәнне аңлатмый (Көлессәйлеләргә 3:13).

Уңышка ирешкәндә өмет өзелү һичшиксез булачак. Гөнаһ эшләсәк, без канәгатьсезлек кичерәбез. Ләкин дөрес һәм тәвәккәл адымнар ясасак һәм алга барсак, без үзгәрергә мөмкин. Давыт патша канәгатьсезлек кичергәндә болай дигән: «Көн буе Сиңа тилмергәнлектән сөякләрем картайды... мин Сиңа үземнең гөнаһымны ачтым... һәм Син [Йәһвә] минем гөнаһымның гаебен кичердең» (Мәдхия 31:3—5). Без Аллаһы бездән көткәнчә эшләмәгәнебезне аңласак, без Аллаһының кичерүен сорарга, үзгәрергә һәм киләчәктә Аллаһы киңәшен төгәлрәк тотарга тәвәккәл булырга тиеш (1 Яхъя 2:1, 2).

Өмет өзелүгә хәзер әзерлән

Һичшиксез, барыбызның да киләчәктә төрле сәбәпләр аркасында өмет өзеләчәк. Әзер булыр өчен без нәрсә эшли алабыз? Бруно исемле олы яшьтәге мәсихченең тормышы бәхетсезлек аркасында тулысынча үзгәргән. Ул болай дип әйткән: «Мин элеккеге кебек рухилыгымны ныгыттым, һәм бу миңа төшенкелеккә бирелмәскә бик ярдәм итте. Мин Аллаһы бу явыз дөнья төзелешенең әле дә булуын ни өчен рөхсәт итә икәнен белә идем. Мин еллар буе Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстердем. Шулай эшләгәнемә мин бик шат. Мин шуңа ышана идем: кайгымны кичерергә Йәһвә миңа булыша, бу мине бик юата иде».

Киләчәк турында уйланганда бер дә шикләнмик: без үз-үзебездән канәгать булмасак та яки башкалар өметебезне өзсә дә, Аллаһы беркайчан да өметебезне өзмәячәк. Йәһвә үз исеменең мәгънәсе турында болай дигән: «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» (Чыгыш 3:14, ЯД). Бу ул үз вәгъдәләрен үтәр өчен теләсә кем булачак икәненә ышандыра. Ул аның ихтыяры Патшалык ярдәмендә «күктәге кебек, җирдә дә» булачак дип вәгъдә иткән. Шуңа күрә рәсүл Паул болай дип язган: «Мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар... барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак» (Маттай 6:10; Римлыларга 8:38, 39).

Без Ишагыйя пәйгамбәр аша бирелгән Аллаһы вәгъдәсенең үтәлүен ышаныч белән көтә алабыз. Йәһвә болай дигән: «Менә мин яңа күк һәм яңа җир барлыкка китерәм, һәм элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк» (Ишагыйя 65:17). Киләчәктә өмет өзелү турында истәлекләр башка булмаячак. Бу искиткеч өмет!

[Искәрмә]

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[11 биттәге өстәмә сүзләр]

Тырышлыкларыбыз шунда ук уңыш китермәсә дә, бу без яраксыз дигәнне әле аңлатмый

[12 биттәге өстәмә сүзләр]

Аллаһы Сүзе хыялланырга түгел, ә уңай яклар турында уйларга дәртләндерә

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһы, ул ниятенең үтәләчәгенә ышанганга, кешеләр хаталар эшләсә дә бәхетле

[14 биттәге иллюстрация]

Өмет өзелгәндә туган хисләрне җиңәргә тормышта рухи нәрсәләрне беренче урынга кую ярдәм итә