Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нух көннәрендәге Туфан булган хәл, уйдырма түгел

Нух көннәрендәге Туфан булган хәл, уйдырма түгел

Нух көннәрендәге Туфан булган хәл, уйдырма түгел

СЕЗ яхшырак тормышны, кешеләр бер-берсе белән тынычлыкта яшәгән, сугыш, җинаять, җәбер-золым булмаган дөньяда яшәргә теләр идегезме? Алайса, бер тарихи вакыйга сезне рухландырырга мөмкин. Сез аны яхшы беләсездер. Бу вакыйга яхшы кеше — Нух пәйгамбәр турында. Ул көймә төзегән. Туфан вакытында явызлар үлгән. Ә Нух һәм аның гаиләсе бу көймәдә котылган.

Андый яхшы билгеле вакыйгалар бик әз. Нух белән булган хәл Тәүратның Яратылыш китабында, 6—9 нчы бүлекләрдә язылган һәм аның турында Коръәндә һәм бөтен дөнья буенча яшәгән халыкларның риваятьләрендә әйтелә. Туфан чыннан да булган хәлме, яки ул кешеләрне яхшылык эшләргә дәртләндерә торган гыйбрәтле хикәя генәме? Гасырлар дәвамында теологлар һәм галимнәр бу сорау турында фикер алышалар. Әмма Изге Язмаларда, Аллаһы Сүзендә, бу вакыйга — уйдырма түгел, ә булган хәл икәне бик яхшы ачыклана. Моңа кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.

Мәсәлән, Тәүрат китабында Туфан башының елы, ае һәм көне төгәл әйтелә. Анда шулай ук көймәнең кайда һәм кайчан туктаганы һәм җирнең кайчан кипкәне турында языла. Көймәнең үзенчәлекләре — аның планы, зурлыгы — төгәл әйтелә, һәм шулай ук төзүдә кулланылган материаллар да искә алына. Ә риваятьләрдә исә бу төгәл сурәтләнми.

Изге Язмаларда китерелгән ике шәҗәрә Нух чыннан да яшәгән икәнен раслый (1 Паралипоменон 1:4; Лүк 3:36). Езра һәм Лүк бу шәҗәрәләрне бик зур игътибар белән төзегән. Лүк Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсендә Нухны искә алган.

Нух һәм Туфан турында шулай ук Ишагыйя һәм Йәзәкил пәйгамбәрләр, мәсихче рәсүлләр Паул һәм Петер язганнар (Ишагыйя 54:9; Йәзәкил 14:14, 20; Еврейләргә 11:7; 1 Петер 3:19, 20; 2 Петер 2:5).

Туфанны искә алып Гайсә Мәсих болай дигән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы көннәрендә дә шулай булачак: Нух көймәгә кергән көнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул көймәгә кергәннән соң, туфан килеп барысын да һәлак иткән» (Лүк 17:26, 27). Туфан булмаган булса, Гайсәнең «Адәм Улы көннәре» турында әйтелгән сүзләре мәгънәсез булып чыгар иде.

Рәсүл Петер Изге Язмаларда язылганнарны санга сукмаячак «мыскыллаучы кешеләр» килерләр дип пәйгамбәрлек иткән. Петер болай дип язган: «[Нух дөньясы] туфан суы белән юк ителгәнен» «алар... юри оныталар». Ә без моны онытырга тиешме? Әлбәттә, юк! Петер болай дип дәвам итә: «Хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр» (2 Петер 3:3—7).

Аллаһы тагын бер тапкыр явыз кешеләрне юк итәчәк һәм бу очракта да исән калучылар булачак. Нухтан үрнәк алсак, без тәкъвалар белән котылачакбыз һәм яхшырак дөньяда яшәячәкбез.