Туфан чыннан да бөтен җир шарын каплаганмы?
Укучыларның сораулары
Туфан чыннан да бөтен җир шарын каплаганмы?
Нух көннәрендәге Туфаннан инде 4 000 елдан артык вакыт үтте. Шуңа күрә бу вакыйга турында сөйли алган шаһит юк, әмма бу вакыйга турында язылган хәбәр бар. Анда Туфан сулары ул вакыттагы хәтта иң биек тауларны каплаган дип әйтелә.
Бу тарихи хәбәрдә болай дип әйтелә: «Су күтәрелү кырык көн дәвам итте. [...] Шулкадәр артты ки, күк астындагы барлык биек-биек таулар су астында калды. Су, тауларны ташкын астында калдырып, алар өстеннән унбиш терсәк [якынча 6,5 метр] югары күтәрелгән иде» (Яратылыш 7:17—20).
Бөтен җирнең су белән капланганы турындагы хикәяне кайберәүләр арттырып язылган хәбәр яки миф дип саный. Әмма андый караш дөрес түгел! Хәтта безнең көннәрдә дә Җирнең кайбер урыннары су белән капланган килеш кала. Җирнең якынча 71 проценты диңгезләр һәм океаннар белән капланган. Шуңа күрә Туфан сулары әле дә җирне каплап тора дип әйтеп була. Җирдәге, шул исәптән полюслардагы, бар булган боз эресә, диңгез сулары күтәрелеп Нью-Йорк һәм Токио кебек шәһәрләрне басачак.
Кушма Штатларның төньяк-көнбатыш җирләрен өйрәнүче геологлар шундый нәтиҗәгә килгәннәр: бу җирләрдә коточкыч су басулар очраклары йөздән артык күбрәк булган. Аларның фикере буенча, су басуларның берсе сәгатенә 105 километр тизлек белән барган 600 метр биеклектәге дулкын аркасында башлаган. Ул вакытта җиргә 2 триллион тоннадан артык авырлыктагы 2 000 кубик километр су төшкән. Бүтән галимнәр дә моңа охшаш ачышлар ясаганнар һәм алар бөтен җирне каплаган Туфан, күрәсең, чыннан да булган дип ышана башлыйлар.
Ләкин Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип санаучылар Туфанның чыннан да булуына шикләнми. Алар өчен Туфан — тарихи вакыйга. Гайсә пәйгамбәр Аллаһыга дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Ә рәсүл Паул Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» дип язган (1 Тимутегә 2:3, 4). Аллаһы Сүзендә мифлар булса, ул Гайсәнең шәкертләрен дини хакыйкатькә өйрәтә алыр идеме?
Гайсә Туфанның булганына да, һәм бөтен җир шарын каплаганына да шикләнмәгән. Ул үзенең Патша булып идарә итүе һәм бу дөнья төзелешенең бетәчәге турындагы бөек пәйгамбәрлегендәге вакыйгаларны Нух көннәре белән чагыштырган (Маттай 24:37—39). Рәсүл Петер да Нух көннәрендәге Туфан турында: «Борынгы дөнья... туфан суы белән юк ителгән»,— дип язган (2 Петер 3:6).
Бөтен җир шарын каплаган Туфан белән Нух турында хәбәр риваять кына булса, Гайсә белән Петерның соңгы көннәрдә яшәүчеләргә бирелгән кисәтүләре мәгънәсез булып чыгар иде. Һәм алар бу кисәтүләр Инҗилдә ни өчен язылган дип гаҗәпләнер иде. Бу шулай ук Туфаннан куркынычрак зур афәтне кичерергә өметләнүче кешеләрнең ышанычын какшатыр иде (2 Петер 3:1—7).
Үз халкына карата һәрвакыт шәфкатьле булырга вәгъдә биреп, Аллаһы болай дигән: «Мин Нух сулары башка җирдән узмаячак дип ант иткән кебек, сиңа башка ачуланмаячакмын һәм сине шелтәләмәячәкмен дип ант иттем». Әйе, Туфан һичшиксез булган кебек, Аллаһының яратуы да аңа өметләнеп яшәүче кешеләр белән һичшиксез булачак (Ишагыйя 54:9).