Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул булышырга теләгән

Ул булышырга теләгән

Балаларыгызны өйрәтегез

Ул булышырга теләгән

СИНЕҢ бик нык авырган кешене күргәнең бармы? ~ Син аңа ярдәм итәргә теләгәнсеңдер, шулай бит? ~ Ә, әйтик, ул башка илдән булса яки бүтән дин тотса, син аңа дәваланырга ярдәм итәр идеңме? ~ 3 000 ел элек Исраилдә яшәгән бер кыз авырган бер кешегә ярдәм итәргә теләгән. Әйдә, моның турында күбрәк белик.

Бу кыз борынгы Исраил илендә яшәгән. Бу ил белән күрше Сурия иле арасында еш кына сугышлар барган (3 Патшалык 22:1). Бер көн суриялеләр Исраил иленә бәреп кергәннәр һәм бу кечкенә кызны әсирлеккә, Суриягә алып киткәннәр. Анда ул Нагаман исемле Сурия гаскәрләре башлыгының хатынына хезмәт итә башлаган. Нагаман куркыныч чирдән — махау авыруыннан — газапланган. Бу чир аркасында кешенең кайбер тән әгъзалары аерылып төшәргә мөмкин.

Бер көн бу кыз Нагаманның хатыны белән сөйләшкән. Ул аның иренә сәламәт булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйткән: «Нагаман Самареядәге Йәһвәнең Элиша исемле пәйгамбәре янына барып килсә, ул аны махау чиреннән савыктырыр иде». Бу кыз Элишаның Нагаманны чыннан да савыктыра алганына бер дә шикләнмәгән, шуңа күрә бу сурияле аңа ышанган. Шулай итеп Сурия патшасы Венададның хуплавы белән Нагаман һәм аның хезмәтчеләре ерак юлга киткәннәр. Элиша белән очрашыр өчен, аларга 150 километр ара үтәргә туры килгән.

Башта алар Исраил патшасы Яһурам янына килгәннәр һәм аңа Венадад патшаның хатын күрсәткәннәр. Бу хатта ул Яһурамнан Нагаманга ярдәм итүе турында сораган. Ләкин Яһурам Йәһвәгә дә, Элиша пәйгамбәргә дә ышанмаган. Ул Венадад аның белән талашырга килгән дип уйлаган. Элиша моның турында ишеткәч, Яһурам патшага болай дигән: «Ул минем янына килсен». Элиша Аллаһының Нагаманны куркыныч авыруыннан савыктырырга көче бар икәнен күрсәтергә теләгән (4 Патшалык 5:1—8).

Нагаман үз атлары һәм сугыш арбалары белән Элиша йорты янына килгәч, пәйгамбәр аның янына хәбәрчене җибәргән. Бу хәбәрче аңа болай дигән: «Син җиде тапкыр Үрдүн елгасында чумып алырга тиеш һәм син сәламәт булачаксың». Нагаманның ачуы чыккан. Ул Элиша аның янына килеп авырткан җир өстеннән кулы белән йөртер һәм махау чире юкка чыгар дип уйлаган. Ә аның янына нибары хәбәрче генә чыга! Ачулы Нагаман борылып өенә таба киткән (4 Патшалык 5:9—12).

Син Нагаманның хезмәтчесе булсаң нишләр идең? ~ Хезмәтчеләр Нагаман янына килеп болай дигәннәр: «Элиша сиңа берәр авыр эш эшләргә кушса, әллә син аны эшләмәс идеңме? Ул бит гади генә эш эшләргә кушкан, шуңа күрә чумып ал һәм чиста булырсың». Нагаман аларны тыңлаган. «Ул барган һәм Үрдүн елгасында җиде тапкыр чумып алган... Аннары аның тәне яшь малайныкы кебек булып киткән».

Нагаман Элиша янына кайтып аңа болай дигән: «Хәзер мин шуны беләм: Исраилдән башка бер җирдә дә Аллаһы юк». Ул Элишага «Йәһвәдән башка бүтән бернинди илаһка тулаем яндыру корбаны яки башка корбаннар китермәячәк» дигән вәгъдә биргән (4 Патшалык 5:13—17).

Ә син, бу кечкенә кыз кебек, берәр кешегә Йәһвә һәм аның көче турында сөйләргә телисеңме? ~ Гайсә җирдә яшәгәндә махау авыруыннан газап чиккән бер кеше аңа ышанып болай дигән: «Теләсәң, миңа ярдәм итә аласың». Гайсә нинди җавап биргән? Син беләсеңме? ~ «Телим»,— дип әйткән Гайсә һәм авырган кешене, Йәһвә Нагаманны сәламәт иткән кебек, савыктырган (Маттай 8:2, 3).

Йәһвә тиздән яңа дөнья булдырачак. Анда бар кешеләр сәламәт булачак һәм мәңге яши алачак. Син моның турында беләсеңме? ~ (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4). Алайса син башкаларга бу искиткеч дөнья турында сөйләрсең!

Сораулар

○ Нагаманның гаскәрләре кечкенә кызны әсирлеккә алып китсә дә, бу кыз Нагаманга ничек булышкан?

○ Ни өчен Нагаман башта Элишаны тыңламаган, ләкин аның карашын нәрсә үзгәрткән?

○ Бу кечкенә кыздан үрнәк алырга теләсәң, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

○ Гайсә нәрсә эшләргә теләгән, һәм ни өчен яңа дөньяда тормыш искиткеч булачак?

[22 биттәге иллюстрация]