Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыга охшарга тырышыгыз

Аллаһыга охшарга тырышыгыз

Аллаһыны яхшырак белегез

Аллаһыга охшарга тырышыгыз

Эфеслеләргә 4:32—5:2

ИГЕЛЕК. Кызгану. Кичерү. Ярату. Кызганычка каршы, бүген андый яхшы сыйфатларны бик сирәк кешедә генә күреп була. Ә сездә андый сыйфатлар бармы? Сезнең яхшы сыйфатлар үстерергә тырышлыкларыгыз юкка гына була кебек күренмиме? Шулай ук йөрәгегез дә сезне хөкем итәргә мөмкин. Ул сезгә: «Тамырлар җибәргән начар гадәтләр, элекке тормыш аркасында син үзеңдә яхшы сыйфатлар үстерә алмаячаксың»,— дип әйтә торгандыр. Шулай да Изге Язмаларда юатучы хәбәр бар: Барлыкка Китерүчебез безнең эчке мөмкинлекләребезне һәм без яхшы якка үзгәрә алабыз икәнен белә.

Аллаһы Сүзендә чын мәсихчеләр өчен мондый сүзләр язылган: «Шулай итеп, Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз» (Эфеслеләргә 5:1). Бу сүзләр Аллаһы үз хезмәтчеләренә ышана икәнен күрсәтә. Ни өчен алай дип әйтеп була? Йәһвә Аллаһы кешене үз сурәтендә, үзенә охшатып яраткан (Яратылыш 1:26, 27). Димәк, ул безгә үз сыйфатларын биргән *. Шулай итеп, мәсихчеләр Инҗилдән: «Аллаһыга охшарга тырышыгыз»,— дигән чакыруны ишеткәндә, алар Йәһвәнең мондый сүзләрен ишетә дип әйтеп була: «Мин сиңа ышанам! Мин синең камил түгел икәнеңне беләм, әмма син миңа әзме-күпме охшаш була аласың».

Аллаһының нинди сыйфатларын безгә үстерергә кирәк? Җавап алыр өчен, якындагы шигырьләрне карап чыгыйк. Игътибар итегез: Аллаһыга охшарга тырышыгыз дигән Паулның чакыруы «шулай итеп» дигән сүзләр белән башлана. Алар бу чакыру моннан алдагы шигырь белән бәйле икәнен күрсәтә. Анда игелек, шәфкатьлелек һәм кичерү турында әйтелә (Эфеслеләргә 4:32; 5:1). Аллаһыга охшарга тырышырга чакыргач, Паул мәсихчеләрне башкаларга фидакарь ярату күрсәтергә киңәш бирә (Эфеслеләргә 5:2). Әйе, без яратучан, игелекле, кызганучан булырга һәм башкаларны кичерергә теләсәк, Йәһвә Аллаһыдан үрнәк алыйк.

Ни өчен без Аллаһыга охшаш булырга телибез? Җавапны без Паулның: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз»,— дигән сүзләреннән табабыз. Бу сүзләрдән күңел күтәрелеп китә. Йәһвә үз хезмәтчеләренә яраткан балаларына кебек карый. Бала үз әтисенә бар яктан охшарга тырышкан кебек, чын мәсихчеләр дә чын күңелдән үз күктәге Әтиләренә охшарга тырышалар.

Йәһвә кешеләрне үзенә охшарга мәҗбүр итми. Киресенчә, ул безгә хөрмәт күрсәткән: безгә ихтыяр иреге биргән. Шуңа күрә Аллаһыга охшаргамы, юкмы — моны без үзебез сайлыйбыз (Канун 30:19, 20). Сезнең эчке мөмкинлекләрегез бар һәм сез Аллаһы сыйфатларын чагылдыра аласыз, моның турында онытмагыз. Һичшиксез, Аллаһыдан үрнәк алыр өчен, башта ул кем икәнен белергә кирәк. Изге Язмалар сезгә Аллаһы сыйфатлары, аның юллары һәм миллионлаган кешеләрне аңа охшарга дәртләндерүче искиткеч шәхесе турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Көлессәйлеләргә 3:9, 10 нан күренгәнчә, Аллаһыга охшатып яратылган булу кешедә билгеле сыйфатларның булуын аңлата. Аллаһыга яраклы булырга теләүчеләргә «яңа кеше булып киенергә» кирәк. «Бу яңа кеше Булдыручы Аллаһыга... охшашлы итеп яңартылып тора».