Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең көннәр турында пәйгамбәрлекләр

Безнең көннәр турында пәйгамбәрлекләр

Безнең көннәр турында пәйгамбәрлекләр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Аллаһы Патшалыгы җирдә мәңгегә тынычлык урнаштырачак һәм кешеләр бәхетле яшәячәк дип әйтелә (Данил 2:44). Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың булсын» (Маттай 6:10). Шәкертләре белән Зәйтүн тавында утырганда ул аларга мөһим пәйгамбәрлек әйтеп биргән. Ул кайбер вакыйгаларны һәм бу Патшалыкның килүе алдыннан булачак дөнья хәлен алдан әйткән. Бар бу вакыйгалар — ахыр заманның билгесе һәм бу билгене бөтен эчкерсез кеше күрәчәк. Аста бу билгенең кайбер яклары китерелә. Аларның кайсыларын сез үз күзләрегез белән күрдегез?

Халыкара сугышлар. Гайсә: «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар»,— дигән пәйгамбәрлек әйткән (Маттай 24:7). 1914 елга хәтле булган сугышларда нибары берничә ил генә катнашса, Беренче бөтендөнья сугышында аларның саны инде шактый күп булган. Өстәвенә, бу сугыш кешеләргә әле таныш булмаган куркыныч сугыш коралларының уйлап чыгаруын тизләткән. Мәсәлән, яңа уйлап чыгарылган аэропланны сугышта катнашмаган халыкны бомбага тоту өчен кулланганнар. Сугыш коралларының күп санда эшләп чыгарылуы аркасында хәтәр санлы кеше үлгән: 65 миллион солдатның якынча яртысы я үтерелгән, я яраланган булган. XX гасырның калган өлешендә тагы да күбрәк кеше үтерелгән булган. Бер тарихчының сүзләре буенча, Икенче бөтендөнья сугышында үлгән кешенең төгәл саны «билгесез булып калачак». Һәм сугышлар әле дә бара.

Киң таралган ачлык. «Ачлык... булыр»,— дигән Гайсә (Маттай 24:7). 2005 елда «Сайенс» журналында болай дип әйтелгән булган: «Бүген дөньяда ачлык яисә ачлы-туклы яшәү аркасында 854 миллион кеше (җирдәге халыкның якынча 14 проценты) интегә». 2007 елда БМОның бер бүлеге хәбәр иткәнчә, 33 илнең, үз халкын ашатыр өчен, кирәкле ризыгы юк. Җыйган ашлыкның саны арта барганда, ни өчен андый хәл саклана? Бер сәбәп: кешеләргә ризык бирә ала торган сөрүле җирләрне һәм орлыкны этанол чыгарыр өчен кулланалар. Көньяк Африканың бер газеты буенча, «Джип» кебек машинаның багын тутырырлык этанол җитештерер өчен, бер кешене ел буе ашатырга җитәрлек ашлык китә («The Witness»). Хәтта алга киткән илләрдә дә ризыкның кыйбатлануы аркасында кешеләр шундый сайлау ясарга мәҗбүр: әллә ризык сатып алырга, әллә дару алырга, әллә өйне җылыту өчен түләргә.

Көчле җир тетрәүләр. Гайсә болай дигән: «Көчле җир тетрәүләр... булыр» (Лүк 21:11). Аеруча безнең көннәрдә җир тетрәүләр аркасында күп кеше үлә. Сез дә шулай уйлысыз икән, сез хак. 2007 елда Һиндстан сейсмологы Р. К. Чадха болай дип әйткән: «Без шуңа игътибар иттек: [Җирнең] сейсмик активлыгы һәр урында кискен күтәрелде... Ни өчен? Моны беркем дә белми». Өстәвенә, сейсмик районнарында яшәүчеләрнең саны бик тиз үсә, шуңа күрә җир тетрәүләр аркасында күбрәк кеше үлә. 2004 елда Индия океанында җир тетрәү аркасында цунами туган. Моның турында Геология эшләре белән җитәкчелек итүче орган (АКШ) мондый хәбәр җиткергән: «Соңгы 500 ел эчендә җир тетрәү аркасында аның хәтле кеше үлгән юк иде әле». Бу отчетта шулай ук кешелек тарихында андый ел бер тапкыр гына булган иде дип әйтелә.

Дәваларга авыр булган чирләр. Гайсә: «Үләтләр чыгар»,— дип әйткән (Лүк 21:11). Дөньядагы күп кешеләр инде күптән билгеле һәм яңа гына ачылган авырулар аркасында интегә һәм аларны дәвалау бик авыр. Мәсәлән, бизгәк авыруын җиңәр өчен куелган халыкара тырышлыклар гел уңышсызлыкка китерә; бу авыруны әле дә җиңеп булмый. Шул ук вакыт миллионлаган кеше гомере туберкулез, СПИД һәм яңа авырулар аркасында өзелә. «Хәзерге вакытта җирдә яшәүче кешеләрнең 33 проценты туберкулез белән чирли»,— дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы (БСО). Күп илләрдә ВИЧ-инфекциясе туберкулезның таралуына үз өлешен кертә дип билгели БСО. Һәр секунд бер кеше туберкулез белән чирли башлый, һәм бу чирне билгеле дарулар белән дәвалау көннән-көн авырая. «Нью сайентист» журналы Европада яшәүче бер пациент турында хәбәр итә. 2007 елда аның туберкулез белән авыруы ачыкланган һәм бу авыруны билгеле «бер дару белән дә дәвалап булмаган».

Әхлакның һәм җәмгыятьнең бозылуы. «Явызлык көчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дигән Гайсә (Маттай 24:12). Рәсүл Паул да кешеләр арасында яхшы дип танылган гадәт-сыйфатларның югалуы турында кисәткән һәм авыр «соңгы көннәр» турында язган. Бу көннәр Аллаһы Патшалыгы бу дөнья төзелешен юк иткәнче башланырга тиеш булган. «Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр»,— дип язган Паул (2 Тимутегә 3:1—5). Безнең көннәрдә кешеләр бу якларда белән аеруча нык аерылып тора. Сез дә моның белән ризалашырсыз.

Гайсә Мәсих һәм рәсүл Паул дөньяның андый хәленә китергән бар тарихи, социаль һәм сәяси сәбәпләрне әйтмәгәннәр. Шулай да аларның пәйгамбәрлекләрендә без үз күзләребез белән күреп торган вакыйгалар китерелә һәм анда әйтелгән карашлы кешеләрне үзебез дә күрәбез. Безне киләчәктә нәрсә көтә? Мәсихнең килүе турында төгәл мәгълүмат биргән Ишагыйя үз пәйгамбәрлегендә шулай ук Аллаһы Патшалыгы турында һәм бу Патшалык җиргә китерәчәк искиткеч үзгәрешләр турында язган. Моның турында без чираттагы мәкаләдән белербез.

[6 биттәге иллюстрация]

«Халык халыкка... каршы чыгар»

[7 биттәге иллюстрация]

«Үләтләр чыгар»

[Чыганак]

© WHO/P. Virot