Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?

«ӘГӘР ир яисә хатын башка дин кабул итсә, аларның никахы таркалачак». Бу фикер белән күпләр ризалашыр. Кайвакыт андый сүзләрне Йәһвә Шаһите булырга теләгән кешегә әйтәләр. Ләкин бу сүзләр һәрвакыт та хак булып чыгамы?

Никахтагы кеше дин белән кызыксына башласа яки озак вакыт тоткан дини карашларын үзгәртсә, бу аның тормыш иптәшен тетрәтеп куярга, аңарда борчу, ризасызлык һәм хәтта ачу уятырга мөмкин. Һәм аның хисләрен аңлап була.

Еш кына үз динен үзгәртергә теләк хатында туа. Хатыныгыз Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнсә, бу никахыгызга ничек тәэсир итә ала? Ә Изге Язмаларны өйрәнгән хатын үз иренең борчылуларын ничек киметә ала?

Бер ирнең карашы

Австралиядә яшәүче Маркның хатыны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда алар инде 12 ел никахта торган булганнар. Марк болай дип сөйли: «Мин бәхетле ир идем, һәм минем яхшы эшем бар иде. Бер сүз белән генә әйткәндә тормышым искиткеч иде. Аннары хатыным Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Һәм бер вакыт мин шуны аңладым: минем бу тормышым бер көн кискен үзгәрергә мөмкин. Хатыным Изге Язмалар белән кызыксына башлагач, мин үземне ничектер уңайсыз хис иткән идем, әмма ул миңа суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булачакмын дигәч, мин бик нык борчыла башладым».

Марк аларның никахы хатыңның яңа дине аркасында таркалыр дип кайгыра башлаган. Башта ул хатынын Изге Язмалар өйрәнүен ташларга һәм Йәһвә Шаһитләре белән аралашуын өзәргә мәҗбүр итәргә теләгән. Ләкин соңыннан хисләргә бирелеп ашыкмаска, ә бераз гына көтеп алырга булган. Гаиләләре белән нәрсә булган?

«Бәхеткә каршы,— дип сөйли Марк,— хәзер гаиләбез тагы да ныграк булып китте. Хатыным инде 15 ел Йәһвә Шаһите, һәм шул вакыттан башлап мөнәсәбәтләребез һаман яхшыра». Аларның гаиләләрен нәрсә бәхетле иткән? Марк болай дип сөйли: «Үткәнгә карап шуны әйтә алам: гаиләбез бәхетле, чөнки хатыным Изге Язмалардагы файдалы киңәшләрне кулланган иде. Ул мине һәрвакыт хөрмәт итте».

Хатыннарның киңәшләре

Әгәр син Изге Язмаларны өйрәнгән кияүдәге хатын икән, син үз иреңнең борчылуларын ничек киметә аласың? Төрле илләрдә яшәгән хатыннарның сүзләренә игътибар ит.

Сакико (Япония): «Мин 31 ел кияүдә, һәм минем өч балам бар. Мин 22 ел элек Йәһвә Шаһите булып киттем. Ирем мәсихче түгел һәм аның белән яшәү кайвакыт бик авыр. Әмма мин Инҗилдәге «тыңларга өлгер бул, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкма» дигән киңәшне кулланыр өчен бик зур тырышлык куям (Ягъкуб 1:19). Мин игелекле булырга һәм ирем Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәгән берәр нәрсә таләп итсә, тыңлаучан булырга тырышам. Бу никахыбызны сакларга булыша».

Надежда (Россия): «Мин 28 ел кияүдә, һәм 16 ел элек мин суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булып киттем. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, мин гаилә башы — ир булырга тиеш дип санамаган идем. Күп сорауларны мин үзем чишә идем. Ләкин соңрак мин Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану гаиләне бәхетлерәк итә һәм тормыш тагы да тынычрак булып китә икәнен күрдем (1 Көринтлеләргә 11:3). Вакыт узу белән миңа иремә буйсыну җиңелрәк булып китте, һәм ирем дә моңа игътибар итте».

Марли (Бразилия): «Минем ике балам бар, һәм мин 21 ел кияүдә. Мин 16 ел элек суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булдым. Мин Йәһвә Аллаһы ир белән хатынның бергә торуын тели, һәм аларның аерылышуын теләми икәнен белдем. Шуңа күрә мин яхшы хатын булырга, Йәһвәне һәм иремне шатландырыр өчен барысын эшләргә тырышам».

Лариса (Россия): «Мин якынча 19 ел элек Йәһвә Шаһите булып киткәч, шуны аңладым: минем өчен иң мөһиме — тормышымда үзгәрешләр ясау. Ирем Изге Язмалар миңа яхшырак хатын булырга, һәм аны күбрәк хөрмәт итәргә булыша икәнен күрә. Башта безнең балалар тәрбияләү буенча каршылыкларыбыз бар иде, ләкин хәзер андый каршылыклар юк. Ирем миңа балаларым белән мәсихче җыелышларга барырга рөхсәт итә, чөнки ул алар анда яхшылыкка гына өйрәнәләр икәнен белә».

Валькирия (Бразилия): «Минем бер балам бар, һәм мин 19 ел кияүдә. Мин 13 ел элек Йәһвә Шаһите булып киттем. Башта ирем вәгазьләп йөрүемә каршы иде. Әмма мин аңа барысын тыныч кына аңлатырга өйрәндем һәм Изге Язмалар миңа яхшы якка үзгәрергә ярдәм итә икәнен күрсәтергә тырыштым. Вакыт узу белән ирем минем өчен вәгазь эше нихәтле мөһим икәнен аңлады. Хәзер ул миңа бу яклардан ярдәм итә. Һәм хәтта мин ерактагы авылларга, Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен, барганда ул мине анда илтеп куя һәм, мин өйрәнүне тәмамлаганчы, мине сабырлык белән машинада көтеп утыра».

Изге Язмалар гаиләгезгә файда китерә

Тормыш иптәшегез Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнсә дә, бу сезнең никахыгызны таркатачак дип курыкмагыз. Күп ирле-хатынлы парлар Изге Язмалар аларның гаиләләренә файда китергәнен аңлаганнар.

Бер Йәһвә Шаһите булмаган өйләнгән ир эчкерсез шуны таныган: «Башта хатынымның Йәһвә Шаһитләрнең иманнарын кабул итүе миңа ошамады. Әмма мин үз хисләремне җиңдем һәм хәзер аның бу яңа иманы файда китерә икәнен күрәм». Икенче ир үз хатыны турында мондый сүзләр әйткән: «Хатынымның тугрылыгы, тәвәккәллеге һәм намуслыгы мине Йәһвә Шаһитләре белән сокланырга мәҗбүр итә. Никахыбыз аеруча аның дини карашлары ярдәмендә ныграк булып китте. Без бер-беребезгә юл куябыз һәм никах гомерлеккә дип саныйбыз».

[25 биттәге рамка/иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләрнең никахка карашы

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап дип саный. Шуңа күрә алар анда никах турында әйтелгәнгә җитди карыйлар. Аста китерелгән сорауларга Изге Язмаларда нинди җаваплар бирелә? Моны карап чыгыгыз.

Йәһвә Шаһитләре никахтагы кардәшләрен үз тормыш иптәшләреннән аерым торырга өйрәтәме? Юк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш» (1 Көринтлеләргә 7:12, 13). Йәһвә Шаһитләре бу әмер буенча яшиләр.

Әйтик хатын — Йәһвә Шаһите, ә аның ире хакыйкать белән кызыксынмый. Йәһвә Шаһитләре аны үз иренең фикерләрен исәпкә алмаска өйрәтәме? Юк. Рәсүл Петер болай дип язган: «Хатыннар... ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Петер 3:1, 2).

Йәһвә Шаһитләре ирнең хакимлеге чиксез дип өйрәтәме? Юк. Рәсүл Паул болай дигән: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көринтлеләргә 11:3). Мәсихче хатын үз иренең гаиләдә баш булуын таный. Шулай да ирнең хакимлеге чиксез түгел. Ул Аллаһы һәм Мәсих алдында җавап тота. Шуңа күрә ир мәсихче хатынына Аллаһы законнарына каршы килгән берәр әмер бирсә, хатыны «кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле» булачак (Рәсүлләр 5:29).

Йәһвә Шаһитләре аерылышырга ярамый дип өйрәтәме? Юк. Гайсә Мәсих болай дигән: «Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу [хыянәт итү] сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла» (Маттай 19:9). Йәһвә Шаһитләре Гайсә фикере белән риза һәм зина кылу аерылышу өчен сәбәп дип саныйлар. Әмма шул ук вакыт алар никахны вак-төяк сәбәп аркасында өзәргә ярамый дип ышана. Алар үз кардәшләрен Гайсәнең сүзләре буенча эш итәргә өнди: «Ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр... Шулай итеп... Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:5, 6).