Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киләчәкне кем алдан әйтә ала?

Киләчәкне кем алдан әйтә ала?

Киләчәкне кем алдан әйтә ала?

«Мин Аллаһы... Мин иң баштан ук ахырда булачакны әйтәм һәм әле эшләнмәгәнне борынгы заманнардан сөйлим» (Ишагыйя 46:9, 10).

БЕЗНЕҢ көннәрдә дөнья көтмәгәндә кискен үзгәреп куярга мөмкин. Киләчәктә булачак вакыйгаларны алдан әйтеп бирер өчен, сәясәт белән кызыксынучылар, социология белгечләре һәм экономистлар тарихны тикшерәләр һәм хәзерге җәмгыять барган юлларны өйрәнәләр. Башкалар үз киләчәкләрен белер өчен, астрологларга яки сихерчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Андый кешеләрнең еш кына өметләре акланмый. Бу дөньяда булачак вакыйгаларны, гаиләбезнең һәм үзебезнең киләчәгебезне белеп буламы? Һәм берәрсе киләчәкне әйтә аламы?

Бу мәкаләнең башында Ишагыйя пәйгамбәрнең сүзләре китерелә. Анда Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенең киләчәкне әйтә алу сәләте турында хәбәр итә. Мәсәлән, ул Ишагыйя аша борынгы исраиллеләрнең, Иерусалим белән андагы гыйбадәтханәне торгызыр өчен, Бабыл әсирлегеннән коткарылып Иерусалимга кайтачагын алдан әйткән. Бу пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелгән? Мәсәлән, Ишагыйя Бабылны яулап алачак кешенең, Кирның исемен, ул әле туганчы якынча 200 ел алдарак әйткән. Ул шулай ук ничек Кир Бабылны яулап алачак икәнен аңлаткан: Кир шәһәрне бар яктан яклап торган Евфрат елгасының агышын үзгәрткән. Пәйгамбәрлектә хәтта шәһәрнең ике якка ачылмалы зур ишекләре игътибарсызлык аркасында ачык калачак һәм Кир Бабылны җиңел генә җиңәчәк дип әйтелгән булган (Ишагыйя 44:24—45:7).

Кеше Аллаһы түгел һәм киләчәкне әйтеп бирә алмый. «Иртәге көн белән мактанма, чөнки ул көннең нәрсә китерәсен белмисең»,— дип язган Сөләйман пәйгамбәр (Гыйбрәтле сүзләр 27:1). Бу сүзләр хак. Бер кеше дә хәтта үз киләчәген дә әйтеп бирә алмый. Әмма ни өчен Аллаһы моны эшли ала? Ул бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе һәм шуңа күрә барысын, шул исәптән кешенең табигатен һәм аның омтылышларын, белә. Аллаһы теләсә, аерым кешенең һәм хәтта халыкның башкарачак эшләрен төгәл әйтеп бирә ала. Өстәвенә, аның чиксез хакимлеге бар һәм ул вакыйгаларның нәтиҗәләренә тәэсир итә ала. Йәһвә үз пәйгамбәрләре аша берәр нәрсәне алдан әйтеп биргәндә «үз хезмәтчесенең сүзен Үтәүче» һәм «үз хәбәрчеләренең ниятләрен Гамәлгә Ашыручы» булып китә (Ишагыйя 44:26). Андый сүзләрне үзе турында Йәһвә Аллаһы гына әйтә ала.

Ишагыйя Гайсә Мәсих әле килгәнче 700 ел алдарак яшәгән һәм аның килүе турында пәйгамбәрлек иткән. Әмма XVIII гасырдан башлап Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр Ишагыйя язган китапның дөреслеген шик астына куя башлаганнар. Алар бу китапны ниндидер бер кеше, анда әйтелгән вакыйгалар үтәлгәннән соң, язган һәм шуңа күрә ул пәйгамбәрлек китабы түгел дигәннәр. Бу сүзләр дөресме? 1947 елда Үле диңгезе янындагы тау куышлыгында Ишагыйя китабының кулъязмасы һәм башка борынгы төргәкләр табылган булган. Галимнәр бу кулъязманы тикшергәч, ул Гайсә Мәсихнең тууына 100 ел алдарак язылган дигән нәтиҗә ясаганнар. Димәк, Изге Язмаларда киләчәк вакыйгалар турында әйтелә.

Ишагыйя һәм Изге Язмаларны язуда катнашкан башка пәйгамбәрләр киләчәк вакыйгаларны үз белемнәренә нигезләнеп кенә әйтеп бирә алмаслар иде. Әмма алар «Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләгәннәр» (2 Петер 1:21). Чираттагы мәкаләләрдән Ишагыйя пәйгамбәрлек иткән Мәсих турында күбрәк белербез, һәм ул үзе һәм аның шәкертләре безнең көннәр һәм киләчәк турында нәрсә пәйгамбәрлек иткәннәрен карап чыгарбыз.