Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих турында пәйгамбәрлекләр

Мәсих турында пәйгамбәрлекләр

Мәсих турында пәйгамбәрлекләр

МӘСИХ турында пәйгамбәрлекләрне Ишагыйя һәм башка пәйгамбәрләр язганнар. Борынгы яһүд халкы Мәсих киләчәген белгән, шуңа күрә аны озак вакыт көткән. Чыннан да Гайсә көннәрендә халык Мәсихне «көтә иде» дип әйтелә Инҗилдә (Лүк 3:15). Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә игътибар итсәк, Мәсихнең тормышына кагылышлы гаҗәеп җентеклелекләр күрербез. Бер кешенең дә бу пәйгамбәрлекләрне алдан әйтергә һәм алар Гайсәдә үтәлсен өчен, ул вакыйгалар белән җитәкчелек итәргә көче юк.

Мәсихнең тууы. Ишагыйя Мәсих гыйффәтле кыздан туачак дип алдан әйткән. Рәсүл Маттай Гайсә тууы белән бәйле вакыйгаларны әйтеп биргәннән соң болай дип язган: «Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша: „Менә, гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала тудырачак...“,— дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды» (Маттай 1:22, 23; Ишагыйя 7:14). Ишагыйя шулай ук Мәсих Давыт пәйгамбәр нәселеннән булачак дип пәйгамбәрлек иткән һәм хәтта Давытның әтисе Ишай турында язган. Гайсә нәкъ шул нәселдә туган да (Маттай 1:6, 16; Лүк 3:23, 31, 32). Шуңа күрә Гайсә әле туганчы Җәбраил фәрештә аның әнисенә Мәрьямгә болай дигән: «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк» (Лүк 1:32, 33; Ишагыйя 11:1—5, 10; Римлыларга 15:12).

Мәсихнең тормышы. Еллар узгач, Гайсә Насара шәһәренең гыйбадәтханәсендә Ишагыйя пәйгамбәрнең сүзләрен укыган: «Раббының Рухы Минем өстемдә, чөнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерергә... җибәрде». Бу пәйгамбәрлек аның турында икәнен күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты» (Лүк 4:17—21; Ишагыйя 61:1, 2). Ишагыйя шулай ук Гайсә савыгырга теләгән кешеләр белән үзен игелекле һәм юаш тоткан, тыйнак булган дип алдан әйтеп биргән. Маттай болай дип яза: «[Гайсә] артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды. Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды: „ [...] Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас...Чатнаган камышны сындырып төшермәс“» (Маттай 8:16, 17; 12:10—21; Ишагыйя 42:1—4; 53:4, 5).

Мәсихнең газап чигүләре. Ишагыйя Исраилдәге күп кеше Мәсихне кабул итмәячәк һәм алар өчен «абыну ташы» булып китәчәк дип пәйгамбәрлек иткән (1 Петер 2:6—8; Ишагыйя 8:14, 15). Гайсә күп могҗизалар эшләсә дә халык «Аңа иман китермәгән». «Ишагыйя пәйгамбәрнең: „Йа Раббым! Без сөйләгән хәбәргә кем ышанды?...“» — дигән сүзләре тормышка ашты (Яхъя 12:37, 38; Ишагыйя 53:1). Яһүдләр Гайсәне Мәсих дип танымаган, чөнки алар ул килү белән халыкны римлылардан азат итәчәк һәм җирдә бәйсез Давыт патшалыгын торгызачак дип уйлаганнар, ә бу хаталы фикер булган. Күп яһүдләр Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына ышанмаган, чөнки ул газап чиккән һәм үлгән. Әмма Ишагыйянең пәйгамбәрлеге буенча, Гайсә Патша булып тәхеткә утырганчы газап чигәргә тиеш булган.

Ишагыйя китабында Мәсихнең пәйгамбәрлек итеп әйтелгән сүзләре китерелә: «Мин аркамны кыйнаган кешеләр янына куйдым... мине мәсхәрәләделәр һәм төкерделәр, йөземне моңардан качырмадым». Маттай Гайсәне хөкем итәргә алып килгәннән соң нәрсә булганын сөйли: «Алар Гайсәнең битенә төкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар» (Ишагыйя 50:6; Маттай 26:67). Ә Ишагыйя пәйгамбәр: «Ул үзен газапларга рөхсәт иткән, әмма ул үз авызын ачмаган»,— дип язган. Мәсәлән, Пилат Гайсәдән яһүдләрнең аны нәрсәдә гаепләгәннәрен белергә теләп сорау биргәндә, Гайсә аңа «җавап итеп бер сүз дә әйтмәгән, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндергән» (Ишагыйя 53:7; Маттай 27:12—14; Рәсүлләр 8:28, 32—35).

Мәсихнең үлеме. Ишагыйянең сүзләре Гайсә үлгәндә дә һәм аның үлеменнән соң да үтәлгән. Ишагыйя мондый сүзләр алдан язып калдырган: «Аңа бозыклар белән күмү урыны биреләчәк, һәм үлгәч ул бай кешеләр белән булачак» (Ишагыйя 53:9). Бу пәйгамбәрлекнең беренче өлеше икенчесенә капма-каршы тора кебек. Ул ничек үтәлгән? Гайсәне ике юлбасар арасына кадаклаганнар (Маттай 27:38). Әмма соңрак Ариматайдан булган Йосыф исемле бер бай кеше Гайсәнең гәүдәсен үзенең яңа каберенә салган (Маттай 27:57—60). Гайсәнең үлеме Ишагыйянең Мәсих турындагы пәйгамбәрлекнең мөһим ягын үтәгән: «Тәкъва кеше, минем хезмәтчем, күп кешеләрне тәкъвалыкка алып китерәчәк; ул аларның җинаять эшләрен алып китәчәк». Гайсәнең үлеме ярдәмендә йолым түләнгәч, Аллаһыга тугры бар кешеләрдән гөнаһ йөге алынган булган (Ишагыйя 53:8, 11; Римлыларга 4:25).

Аллаһының пәйгамбәрлекләре һәрвакыт үтәлә

Рәсүлләр һәм Гайсә Изге Язмалар нигезендә Мәсих кем икәнен күрсәтер өчен, өземтәләрне иң күп итеп Ишагыйя пәйгамбәрлегеннән китергәннәр. Әмма киләчәк турында Аллаһы Сүзенең башка өлешләрендә дә әйтелә. Күп пәйгамбәрлекләрдә Гайсә , аның Патшалыгы һәм бу Патшалыкның киләчәктәге эшләре турында әйтелә * (Рәсүлләр 28:23; Ачылыш 19:10). Бу пәйгамбәрлекләр дә үтәләчәкме? Яһүдләр арасында вәгазьләгәндә Гайсә болай дигән: «Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны [ягъни изге яһүд текстлары] юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем! Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак: барысы да тормышка ашырылачак!» (Маттай 5:17, 18).

Өстәвенә, Гайсә үзенә дә, һәм киләчәк вакыйгаларга да кагылышлы Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе турында сөйләгән (Данил 9:27; Маттай 15:7—9; 24:15). Гайсә һәм аның шәкертләре киләчәктә булачак вакыйгаларны алдан әйтеп биргәннәр. Аларның күбесе безнең көннәрдә үтәлә. Чираттагы мәкаләдә сез аларның үтәлүе һәм шулай ук башка пәйгамбәрлекләрнең киләчәктәге үтәлүе турында белерсез.

[Искәрмә]

^ 9 абз. Гайсәдә үтәлгән пәйгамбәрлекләр турында «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 200 нче битен укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[4 биттәге иллюстрация]

«Гыйффәтле кыз... ир бала тудырачак»

[5 биттәге иллюстрация]

«Мине мәсхәрәләделәр... йөземне моңардан качырмадым»