Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Якын киләчәк турында пәйгамбәрлекләр

Якын киләчәк турында пәйгамбәрлекләр

Якын киләчәк турында пәйгамбәрлекләр

РӘСҮЛ Петер кешелек белән Җирнең киләчәге турында болай дип язган: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез» (2 Петер 3:13). «Яңа күк һәм яңа җир» турындагы вәгъдә беренче итеп Ишагыйя пәйгамбәр аша бирелгән булган (Ишагыйя 65:17; 66:22). Ишагыйя пәйгамбәрлегендәге сүзләрне китереп, Петер «яңа күк һәм яңа җир» турында сүзләр беренче гасырда да тулысынча үтәлмәгән икәнен күрсәткән.

Соңрак, б. э. 96 елларында, рәсүл Яхъяга бирелгән Ачылышта, бу «яңа җир» һәм Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихалар турында әйтелгән булган (Ачылыш 21:1—4). Гайсә пәйгамбәр белән рәсүл Паул Аллаһы Патшалыгы килүе алдыннан булачак дөнья хәлен сурәтләп биргәннәр, һәм аларның сүзләре безнең көннәрдә үтәлә. Шуңа күрә без шуңа ышана алабыз: тиздән бу Патшалык яңа дөнья урнаштырачак. Ул нинди булачак? Изге Язмалардагы Ишагыйя китабында бу сорауга җавап бирелә.

Яңа дөнья китерәчәк фатихалар

Бөтен дөньяда тынычлык һәм бер гыйбадәт кылу. «Алар үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр һәм сөңгеләрне яңадан чүкеп бакчачы пычаклары ясаячаклар. Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк, һәм алар сугышырга өйрәнмәячәкләр» (Ишагыйя 2:2—4).

Кеше һәм җәнлекләр тату яши. «Бүре вакыт-вакыт бәрән бәтие янында яшәячәк, каплан кәҗә бәтие янында ятачак. Бозау, яллы яшь арыслан һәм симертелгән хайван бергә булачаклар, һәм кечкенә малай аларны йөртәчәк. Сыер ана аю белән бергә көтүдә йөриячәк, һәм аларның балалары бергә ятачак. Арыслан, үгез кебек, салам ашаячак. [...] Минем бөтен изге тавымда зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр, чөнки җир, сулар диңгезне тутыргандай, Йәһвә турында белем белән тулачак» (Ишагыйя 11:6—9).

Ризыкка муллык. «Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу тауда барлык халыклар өчен мул итеп май салынган ашамлыклардан мәҗлес ясаячак, тонган шәрабтан, май мул итеп салынган һәм җелек белән тулган ашамлыклардан, сөзеп алынган тонык шәрабтан мәҗлес ясаячак» (Ишагыйя 25:6).

Үлем булмаячак. «Ул [Аллаһы] үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвә барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк. Ул җир йөзендәге халкыннан хурлыкны алып куячак, чөнки моны Йәһвә әйткән» (Ишагыйя 25:8).

Үлгән кешеләр терелтеләчәк. «Синең үлгән кешеләрең яшәячәк. Безнең үле тәннәребез күтәрәчәк. Туфракта ятканнар, уяныгыз һәм куанып кычкырыгыз... Җир көчсез, үлгән кешеләрне үзеннән чыгарачак» (Ишагыйя 26:19).

Мәсих гаделлек белән хөкем итәчәк. «Ул үз күзләре күргәннәре буенча гына хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткән буенча гына төзәтмәячәк. Ул ярлыларны гаделлек белән хөкем итәчәк һәм җирдәге юашларга файда булсын өчен, гаделлек белән фаш итәчәк» (Ишагыйя 11:3, 4).

Сукырлар күрә, ә саңгыраулар ишетә башлаячак. «Сукырларның күзләре ачылыр һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр» (Ишагыйя 35:5).

Чүл уңыш китерәчәк. «Чүл һәм сусыз җир куаначак, буш тигезлекләр күңел ачачак һәм зәгъфран шикелле чәчәк атачак. Ул чәчәк атачак һәм күңел ачачак, куаначак һәм шатланып кычкырачак» (Ишагыйя 35:1, 2).

Яңа җир. «Мин яңа күкләр [яңа күк хакимияте] һәм яңа җир [яңа тәкъва кешелек җәмгыяте] барлыкка китерәм, һәм элеккеләрне инде искә төшермәячәкләр һәм ул йөрәккә дә килмәячәк. Ә сез куаныгыз һәм мин барлыкка китәргәнемә карап мәңге күңел ачыгыз. [...] [Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда яшәячәк] кешеләр йортлар төзеп анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртып аларның җимешләрен ашарлар. Алар төзеп, башка кеше яшәмәячәк, алар утыртып, башка кеше ашамаячак — андый хәл булмаячак. Минем халкымның көннәре агачның көннәре кебек булачак, һәм минем сайланганнарым үз куллары белән ясаган белән тулысынча кулланачаклар. Аларның эшләре юкка гына булмаячак һәм бәла-каза өчен балалар тудырмаячак, чөнки алар — Йәһвә фатихалаган нәсел, һәм алар белән бергә аларның токымнары. Алар әле чакырганчы мин җавап бирермен. Алар әле сөйләр, ә мин инде ишетермен». «Минем алдымда мин барлыкка китерә торган яңа күк һәм яңа җир басып торган кебек,— дип әйтә Йәһвә,— сезнең нәселегез һәм исемегез басып торачак» (Ишагыйя 65:17—25; 66:22).

Искиткеч киләчәк турында пәйгамбәрлекләр

Кешелекне киләчәктә көткән фатихалар турында Изге Язмалардагы башка күп пәйгамбәрлекләрдә дә әйтелә һәм Аллаһы үз Патшалыгы ярдәмендә гаҗәеп эшләр башкарачак дип язылган. Бу Патшалыкның җитәкчесе — Гайсә Мәсих *. Сез андый оҗмахта яшәргә телисезме? Андый тормыш хыял гына түгел! Аллаһының киләчәккә кагылышлы ниятен ничек белеп була һәм аның фатихаларын ничек алып була? Бу сорауга җавап Изге Язмаларда бирелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә моның турында белем алырга чын күңелдән ярдәм итәргә тели.

[Искәрмә]

^ 15 абз. Аллаһы Патшалыгы һәм аның киләчәктәге эшләре турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 76—85 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[8 биттәге иллюстрация]

Кешеләр бер-берсе белән һәм хайваннар белән тату яшәячәк

[9 биттәге иллюстрация]

Үлгән кешеләр терелтеләчәк

[10 биттәге иллюстрация]

Җир оҗмах булачак