Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һәрвакыт гадел эш итә торган Судья

Һәрвакыт гадел эш итә торган Судья

Аллаһыны яхшырак белегез

Һәрвакыт гадел эш итә торган Судья

Яратылыш 18:22—32

ГАДЕЛЛЕК. Намуслык. Риясызлык. Һәр кешегә андый сыйфатлар ошый, шулай бит? Безнең тумыштан булган ихтыяҗ бар — без үзебезгә карата гадел эш итүләрен телибез. Кызганычка каршы, бүгенге дөньяда гаделсезлек хөкем сөрә. Әмма безнең ышанычка лаеклы Судьябыз, Йәһвә Аллаһы бар. Ул һәрвакыт гадел эш итә һәм без моны Тәүратта, Яратылыш 18:22—32 дә язылган Йәһвәнең Ибраһим белән сөйләшүеннән күрәбез *.

Йәһвә Ибраһимга Сәдүм белән Гамура шәһәрләрен тикшерергә җыена дигәч, Ибраһим анда яши торган тәкъва кешеләрнең, шул исәптән үз бертуганының улы, Лутның, тормышы өчен борчыла башлаган һәм Йәһвәдән ялварып сораган: «Син тугърыны да яман белән бергә юк итәчәксеңмени? Бәлки, бу шәһәрнең эчендә илле тугъры кеше бардыр. Шул илле тугърыга мәрхәмәт күрсәтмичә, алар яшәгән җирне юк итәрсеңмени?» (23 һәм 24 нче шигырьләр). Аллаһы шәһәрләрдә илле тугры кеше табылса, бу шәһәрләрне җимермәячәк дигән. Ибраһим Йәһвәдән биш тапкыр ялварып сораган. Һәр тапкыр ул тугры кешеләр санын киметкән һәм ахыр чиктә ун кешедә тукталган. Һәм һәр мәртәбә Аллаһы аның кадәр лаеклы кеше табылса, бу шәһәрләрне юк итмәячәк дигән.

Ибраһим Аллаһы белән бәхәсләшкән дип әйтеп буламы? Һич тә юк! Ибраһим бит тәкәббер кеше булмаган. Ул тирән ихтирам һәм басынкылык белән сөйләшкән һәм үзен «туфрак вә көл» дип атаган. Өстәвенә, Ибраһимның сүзләреннән Йәһвәнең гаделлегенә ышаныч күренә. Ибраһимда Аллаһы тугрыны да яман белән бергә юк итәчәк икәненә хәтта фикер дә тумаган. Ул Аллаһы өчен андый эш «мөмкин түгел» дигән. Тугры пәйгамбәр: «Бөтен дөньяның Хакиме мондый гаделсезлеккә юл куймас»,— дигән ышаныч белдергән (25 нче шигырь).

Ибраһим хак булганмы? Әйе дә, юк та. Ул Сәдүм белән Гамурада ким дигәндә ун тугры кеше табылыр дип әйткәндә ялгышкан. Ләкин ул Аллаһы беркайчан да «тугърыны да яман белән бергә юк итмәячәк» дигәндә хак булган. Аллаһы бозык кешеләр яшәгән бу шәһәрләрне җимергәндә тәкъва Лут һәм аның ике кызы фәрештәләр ярдәмендә котылып калган (2 Петер 2:7—9).

Бу өзектән без Йәһвә турында нәрсә белдек? Йәһвә Ибраһимга бу шәһәрләрне тикшерергә җыенганы турында әйткәч, аны үзе белән сөйләшүгә чакырган. Аннары Йәһвә үз борчуларын белдергән дустын, Ибраһимны, түземлек белән тыңлаган (Ишагыйя 41:8). Шулай итеп Йәһвә — басынкы Аллаһы һәм җирдәге үз хезмәтчеләрен тирән хөрмәт итә икәнен күрәбез. Һичшиксез, без Йәһвәгә — һәрвакыт гадел эш итә торган Судьяга тулысынча ышана алабыз.

[Искәрмә]

^ 1 абз. Бу очракта Йәһвә исеменнән фәрештә сөйләгән. Тагын бер очрак Яратылыш 16:7—11, 13 тә язылган.

[14 биттәге иллюстрация]

Ибраһим Йәһвәдән Сәдүм белән Гамура турында ялварып сораган