Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәр эшнең — үз заманы»

«Һәр эшнең — үз заманы»

«Һәр эшнең — үз заманы»

«Һәр эшнең — үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар»,— дип язган Сөләйман пәйгамбәр. Аннары ул үз фикерен дәвам итеп, туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар, төзү вакыты һәм җимерү вакыты бар, ярату вакыты бар һәм нәфрәтләнү вакыты бар дигән. Ахырда ул: «Эшләүчегә үзенең авыр хезмәтеннән ни файда?» — дигән сорау биргән (Вәгазьче 3:1— 9).

БУ СҮЗЛӘРНЕ укыганда кайбер кешеләр шундый нәтиҗәгә килә: Аллаһы Сүзенең үзендә һәр нәрсәнең алдан билгеләнгән вакыты бар дип әйтелә. Ягъни алар Изге Язмалар язмышка ышаныр өчен нигез бирә дип уйлыйлар. Әмма бу чыннан да шулаймы? Изге Язмаларда бар тормышыбыз язмыш кулында дигән фикер бармы? «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган». Димәк Изге Язмаларның бер өлешендә язылган фикер бүтән өлешендәге фикергә каршы килмәскә тиеш. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы Сүзенең башка өзекләрендә моның турында нәрсә әйтелә икәнен карап чыгыйк (2 Тимутегә 3:16).

Вакыт һәм очрак

Сөләйман болай дип язган: «Игътибарымны багълап, кояш астында мин тагы шуны күрдем: ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый, көрәштә иң көчле егет батыр калмый, зирәкләр һәрвакыт мул иген уңышы алуга ирешми, байлык та һәрвакыт аңлы кешеләргә эләкми, сәләтлеләр исә күп вакыт югары күтәрелә алмый кала». Ни өчен? «Барысы өчен вакыт һәм очрак»,— дип аңлаткан ул (Вәгазьче 9:11).

Сөләйманның бар тормышыбыз язмыш кулында дип әйтәсе килмәгән, ул шуңа игътибар иткән: кеше үз эшенең нәтиҗәсен төгәл әйтеп бирә алмый, чөнки «барысы өчен вакыт һәм очрак». Еш кына кеше белән берәр нәрсә ул кирәкле вакытта кирәкле урында булганга, яисә кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга эләккәнгә була.

Мәсәлән, Сөләйманның «ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый» дигән сүзләренә игътибар итик. 1984 елда Лос-Анжелеста (Калифорния штаты, АКШ) Олимпиада үткәндә хатын-кызлар 3 000 метрга йөгерергә тиеш булган. Барысы да алтын медаль өчен көрәш Бөек Британия йөгерүчесе белән Кушма Штатлар йөгерүчесе арасында булачак дип көткән. Йөгергәндә алар бер-берсе белән бәрелешкән һәм берсе егылып, инде ярышта башка катнашмаган, ә икенчесе шул хәтле боеккан ки, хәтта җиденче булып кына килгән.

Бу язмыш дип әйтеп буламы? Берәрсе «әйе» дияр. Әмма шунсы ачык: алар икесе дә алдан әйтеп булмаган очрак — бәрелешү аркасында оттырганнар. Ә, бәлки, бәрелешү алдан билгеләнгән булгандыр? Берәрсе кабат «әйе» дияр. Ләкин комментаторлар бәрелешүне ике көчле спортсмен арасындагы киеренке көрәшү белән аңлаткан, аларның икесе дә җиңәргә өметләнгән һәм моның өчен көч куйган. Әйе, Изге Язмалардагы сүзләр хак: «Барысы өчен вакыт һәм очрак». Кеше ничек кенә әзерләнсә дә, һәрвакыт көтелмәгән вакыйгалар була һәм алар тырышлыкларның нәтиҗәсен үзгәртергә мөмкин, ә бу язмыш дип инде әйтеп булмый.

Алайса Изге Язмалардагы «һәр эшнең — үз заманы» дигән сүзләрне ничек аңларга? Без тормыштагы вакыйгаларга тәэсир итеп үз язмышыбызны үзгәртә алабызмы?

Һәр эшнең — үз вакыты

Сөләйман, һәрбер кешенең язмышы, яки алдан язылган тормыш юлы бар дип әйтмәгән. Киресенчә ул Аллаһының нияте турында һәм кешелеккә ул нәрсә китерәчәк икәне турында сөйләгән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Контекстка игътибар итик. Күп эшләрнең «үз вакыты» бар дип әйткәч, Сөләйман: «Мин адәм балаларына Аллаһы Үзе күндергән шушы хезмәт мәшәкатьләрен күрдем. Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан»,— дип язган (Вәгазьче 3:10, 11).

Аллаһы кешеләргә күп «хезмәт мәшәкатьләрен» яки эшләр биргән, һәм Сөләйман аларның кайберләрен әйтеп биргән. Аллаһы шулай ук безгә ихтыяр иреген, яки теләгән эшне сайларга ирек биргән. Шулай да иң яхшы нәтиҗә булсын өчен, һәр эшне тиешле вакытта башкарырга кирәк. Мәсәлән, Вәгазьче 3:2 дәге «утырту вакыты бар һәм утыртылганны йолкып алу вакыты бар» дигән сүзләргә игътибар итик. Игенче һәр үсемлекнең чәчәр өчен тиешле вакыты бар икәнен белә. Ләкин моңа игътибар итмичә үсемлекне елның башка вакытында чәчсә, нәрсә булыр? Аның бар көчләрен куюына карамастан, уңыш начар булса да, ул моңа язмыш гаепле дип әйтерме? Әлбәттә юк! Ул бит чәчүне тиешле вакытта үткәрмәгән. Аңа Барлыкка Китерүченең табигатьтә урнаштырган тәртибенә игътибар итәргә кирәк булган.

Шулай итеп Аллаһы һәр кешенең язмышын яисә бар вакыйгаларның нәтиҗәләрен түгел, ә билгеле принциплар билгеләгән. Алар кешеләрнең эшләре белән Аллаһының нияте буенча җитәкчелек итә. Кешеләр үз эшләрендә уңышлы булыр өчен, Аллаһы ниятен аңлап һәм ул сайлаган вакытта бу ният буенча эш итәргә тиеш. Димәк кешенең язмышы түгел, ә Аллаһының нияте алдан билгеләнгән һәм аны кешеләр үзгәртә алмый. Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә болай дигән: «Минем авызымнан чыккан сүз миңа үтәлмичә кире кайтмый, ләкин мин теләгәнне эшләячәк, һәм мин аны нәрсә өчен җибәргәнмен шуны башкарачак» (Ишагыйя 55:11).

Аллаһы җиргә һәм кешеләрнең киләчәгенә кагылышлы нинди ниятне, яисә «сүзне» үтәргә тели?

Аллаһы билгәләгән вакыт

Бу сорауга җавап алыр өчен, Сөләйман сүзләренә кире кайтыйк. «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан»,— дигәч, Сөләйман: «Аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый»,— дип өстәгән (Вәгазьче 3:11).

Китерелгән шигырь турында күп нәрсә язылган. Әмма шунсы ачык: күңел түрендә һәр кешенең тормышның максаты һәм үз киләчәге турында уйланганы бар. Кеше нинди генә заманда яшәмәсен аның бар тормышы — бу авыр эш һәм ахырда үлем дигән фикер белән килешә алмый. Аллаһының бар затларыннан аермалы буларак, кеше бүгенге тормыш турында гына түгел, ә киләчәк турында да уйлана. Без хәтта үләргә дә теләмибез, ягъни мәңге яшәргә телибез. Ни өчен? Бу шигырьдә әйтелгәнчә, Аллаһы кешеләрнең «йөрәкләренә мәңгелек салган» (ЯД).

Мәңге яшәргә теләк кешеләрне: «Үлемнән соң тормыш бармы?» — дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итә. Кайберәүләр кеше үлгәч, аның ниндидер бер өлеше яшәвен дәвам итә дип уйлый. Башкалар реинкарнациягә, яисә үлемнән соң кешенең җаны, бер тәннән икенче тәнгә күчеп, яшәвен дәвам итә дип ышана. Ләкин барысын язмыш яки Аллаһы билгели һәм кеше бернәрсә үзгәртә алмый дигән фикергә дә ышанучы кешеләр бар. Кызганычка каршы, бу фикерләрнең берсе дә кешеләрне тулысынча канәгатьләндерә алмый. Һәм бу дөрес тә, чөнки Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый».

Фәлсәфәчеләр борынгы заманнан күтәрелгән бу сорауга җавапны табарга тырышкан. Әмма мәңге яшәргә теләкне йөрәкләребезгә Аллаһы салганга күрә бу теләкне канәгатьләндерер өчен, аның үзенә мөрәҗәгать итү акыллы булмасмы? Өстәвенә, Зәбурда Йәһвә Аллаһы турында: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың»,— диелгән (Мәдхия 144:16). Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнеп, без тормыш белән үлем турында, һәм шулай ук Аллаһының җиргә һәм кешелеккә кагылышлы «иң баштан ук булган нияте» турында канәгатьләндерә торган җаваплар таба алабыз (Эфеслеләргә 3:11).

[5 биттәге сүзләр]

«Ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый» (Вәгазьче 9:11).

[6 биттәге сүзләр]

Игенче үсемлекне елның тиешле вакытында чәчмичә начар уңыш алса, моңа язмыш гаепле дип әйтерме?

[7 биттәге сүзләр]

Аллаһы кешеләрнең «йөрәкләренә мәңгелек салганга» күрә без тормыш белән үлем турында уйланабыз