Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы минем турыда кайгыртамы?

Аллаһы минем турыда кайгыртамы?

Аллаһы минем турыда кайгыртамы?

Бу сорауга киң таралган җаваплар:

«Аллаһының миннән башка да эшләре күп».

«Аллаһы минем турыда кайгыртмый торгандыр».

Гайсә Мәсих нәрсә әйткән?

«Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Алай да Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» (Лүк 12:6, 7). Әйе, Гайсә Аллаһы безнең турыда кайгырта дип өйрәткән.

«„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә» (Маттай 6:31, 32). Гайсә бер дә шикләнмәгән: Аллаһы безнең һәрберебезгә нәрсә кирәк икәнен белә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Аллаһы безнең турыда кайгырта дип турыдан-туры әйтелә (Мәдхия 54:23; 1 Петер 5:7). Алайса, ни өчен без бүген шулкадәр күп газап кичереп яшибез? Аллаһы яратучан һәм чиксез кодрәтле икән, ни өчен ул бар газапларны юк итми?

Чөнки бу явыз дөнья белән Шайтан Иблис идарә итә, ә күп кешеләр моны белми. Шайтан Гайсәне сынаганда аңа дөньядагы барлык патшалыкларны тәкъдим иткәннән соң болай дигән: «Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне дә, аларның даннарын да сиңа бирермен... чөнки боларның барысы да миңа бирелгән һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам» (Лүк 4:5—7).

Кем Иблис Шайтанны дөнья белән идарә итүче иткән? Безнең беренче ата-анабыз, Адәм белән Хаува, Шайтанны тыңлап Аллаһыдан читләшкәч, асылда үз идарә итүчеләре итеп Шайтанны сайлаганнарын күрсәткәннәр. Йәһвә Аллаһы түземлек күрсәткән һәм Шайтанның идарә итүенең уңышсыз булуын барысы да күрсен өчен вакыт биргән. Йәһвә беркайчан да кешеләрне үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итмәгән, ә безгә үзе белән татуланырга мөмкинлек биргән (Римлыларга 5:10).

Безне яратканга күрә Аллаһы, Гайсә безне Шайтанның идарә итүеннән азат итсен өчен, чаралар күргән. Якын киләчәктә Гайсә «үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген» юк итәчәк һәм шулай итеп «иблис эшләрен» җимерәчәк (Еврейләргә 2:14; 1 Яхъя 3:8).

Җирдә кабат Оҗмах булачак. Шул вакытта Аллаһы кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китәчәк» (Ачылыш 21:4, 5) *.

[Искәрмә]

^ 12 абз. Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 11 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[8 биттәге сүзләр]

Җирдә кабат Оҗмах булачак