Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы үз карашын үзгәртәме?

Аллаһы үз карашын үзгәртәме?

Аллаһы үз карашын үзгәртәме?

АЛЛАҺЫ турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый». Аллаһы үзе: «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим»,— дип ышандыра (Ягъкуб 1:17; Малахий 3:6). Кайвакыт кешеләргә ярап булмый һәм алар карашларын һәрвакыт үзгәртеп торганга ышанып булмый. Йәһвә Аллаһы алардан бик нык аерылып тора!

Әмма Изге Язмаларны укыган кайбер кешеләр Аллаһының үз карашын үзгәрткәненә мисаллар бар дип саный. Мәсәлән, элек Йәһвә Аллаһы мәсихчеләргә могҗизалар ясарга көч биргән, ә хәзер бирми. Борынгы заманнарда Аллаһы кешеләрнең күп хатыннары булуын рөхсәт иткән, әмма хәзер рөхсәт итми. Муса кануны буенча, Йәһвә шимбә көнен тотарга кушкан, ә хәзер бу кирәкми. Бу мисаллар Аллаһы үз карашын үзгәртә икәнен күрсәтә түгелме?

Иң мөһиме, без шуңа ышана алабыз: Аллаһы беркайчан да үзенең ярату һәм гаделлек нормаларын үзгәртми. Шулай ук аның «иң баштан ук булган нияте», ягъни кешелекне үз Патшалыгы ярдәмендә фатихалау нияте, беркайчан да үзгәрмәгән (Эфеслеләргә 3:11). Әмма берәр кешенең тәртибе аркасында һәрвакыт өмет өзелеп торса, аның турында фикерегез үзгәрергә мөмкин. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә, шартлар үзгәргәндә, үз күрсәтмәләрен һәм эш итү рәвешен үзгәртә.

Аллаһы шулай ук үз халкының шартларына һәм ихтыяҗларына карап, үз күрсәтмәләрен үзгәртә. Бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Уйлап карыйк: яхшы экскурсовод алда куркыныч булганын күрсә, нәрсә эшләр иде? Ул үзе белән барган кешеләрне куркынычтан ераграк булган башка юл белән алып барыр иде. Ләкин бу аның максаты үзгәргән дигәнне аңлатмый, шулай бит? Шуңа күрә, әйдәгез, искә алынган өч мисалны карап чыгыйк, чөнки алар сораулар тудыра.

Ни өчен могҗизалар тукталган?

Ни өчен Аллаһы беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләргә могҗизалар эшләр өчен көч биргән? Сез беләсездер: Исраил Аллаһының сайланган халкы булганда, Аллаһы еш кына могҗизалар аша алар белән булганын күрсәткән. Исраилне Мисырдан чыгарганда һәм аларны чүл аша Вәгъдә ителгән җиргә алып барганда, Аллаһы, Муса ярдәмендә, үзенең курку-хөрмәт уята торган көчен күрсәткән. Кызганычка каршы, исраиллеләр аңа һаман ышанмаганнар. Ахыр чиктә, Йәһвә Исраилне кире каккан һәм мәсихче җыелыш урнаштырган. Шуннан соң, рәсүлләргә һәм башкаларга могҗизалар эшләр өчен көч биргән. Мәсәлән, рәсүл Петер һәм рәсүл Яхъя тумыштан ук аяклары гарип булган бер кешене савыктырганнар, ә Паул үле кешене терелткән (Рәсүлләр 3:2—8; 20:9—11). Алар эшләгән могҗизалар ярдәмендә күп җирләрдәге кешеләр мәсихче булып киткән. Ләкин ни өчен могҗизалар тукталган?

Рәсүл Паул мондый мисал ярдәмендә аңлаткан: «Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым» (1 Көринтлеләргә 13:11). Ата-аналарның кечкенә баланы тәрбияләү рәвеше үскән баланы тәрбияләү рәвешеннән аерылып тора. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә, мәсихче җыелыш рухи яктан үскәч, яшь җыелыш өчен кирәкле булган могҗизалы сәләтләрне бирми башлаган. Рәсүл Паул чит телләрдә сөйләшү сәләте яки пәйгамбәрлек итү кебек могҗизалы бүләкләр «тукталыр» дигән (1 Көринтлеләргә 13:8).

Ни өчен элек күп хатын алу рөхсәт ителгән?

Гайсә никах өчен нормаларны Аллаһы урнаштырганын күрсәткән. Беренче кешеләргә, Адәм белән Хаувага, Йәһвә болай дигән: «Ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр» (Маттай 19:5). Никах ике кешене гомергә берләштерергә тиеш булган. Әмма Аллаһы исраиллеләрне бер халык итеп оештырганда һәм аларга Канун биргәндә күп хатын алу инде гадәти булган. Шуңа күрә, Аллаһы күп хатын алуга нигез салмаса да һәм шулай эшләргә дәртләндермәсә дә, моңа кагылышлы кагыйдәләр урнаштырган булган. Мәсихче җыелыш урнаштырылгач, күп хатын алу Аллаһы Сүзендә ачык итеп тыелган (1 Тимутегә 3:2).

Йәһвә Аллаһы кайбер әйберләрне үз вакытында үзгәрткәнче түзеп тора (Римлыларга 9:22—24). Гайсә шуны күрсәткән: Йәһвә дөрес булмаган никах йолаларын исраиллеләрнең «күңелләре каты булганга» вакытлыча рөхсәт иткән (Маттай 19:8; Гыйбрәтле сүзләр 4:18).

Ни өчен шимбә көнен тоту вакытлыча булган?

Йәһвә Аллаһы исраиллеләрне Мисырдан алып чыккач, шимбә көнен тотарга кушкан. Соңыннан бу таләп Муса Канунына кертелгән булган (Чыгыш 16:22—30; 20:8—10). Рәсүл Паул шуны аңлаткан: Гайсә үзен корбанга биреп, «канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарган» һәм «исемлекне... юкка чыгарган» (Эфеслеләргә 2:15; Көлессәйлеләргә 2:14). Димәк, шимбә көне турында канун да «гамәлдән чыгарылган», чөнки Инҗилдә болай дип әйтелгән: «Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы сораулар өчен сезне һичкем хөкем итмәсен» (Көлессәйлеләргә 2:16). Ни өчен алайса Аллаһы Канунны, шул исәптән шимбә көне турында канунны биргән?

«Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды»,— дип язган рәсүл Паул. Һәм болай дип өстәгән: «Иман килгәннән соң без инде тәрбияче кул астында түгел» (Гәләтиялеләргә 3:24, 25). Аллаһы үз карашын үзгәртмәгән. Шимбә көне турында канун вакытлыча булган һәм халыкны регуляр рәвештә вакыт бүлеп куеп, рухи нәрсәләр турында уйланырга өйрәтер өчен кулланылган. Бу канун шулай ук киләчәктә кешеләрнең физик һәм рухи проблемалары булмаячак вакытны күрсәткән (Еврейләргә 4:10; Ачылыш 21:1—4).

Ышанычлы һәм яратучы Аллаһы

Өстә каралган Изге Язмалардагы мисаллар буенча, Йәһвә Аллаһы төрле вакытларда төрле җитәкчелек һәм күрсәтмәләр биргән. Ләкин бу ул үз карашын үзгәрткән дигәнне аңлатмый. Киресенчә, ул үз халкының төрле шартларда булган ихтыяҗлары турында кайгырткан, һәм бу аларга файда китергән. Бүген дә бу шулай.

Йәһвә үз нормаларын үзгәртми, шуңа күрә без аңа яраклы булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә алабыз. Моннан тыш, без Аллаһы вәгъдә иткән бар нәрсәнең үтәләчәгенә ышана алабыз. Йәһвә болай дип әйткән: «Үзем теләгәннең барысын эшләячәкмен... Мин моны ниятләдем һәм эшләячәкмен» (Ишагыйя 46:10, 11).

[29 биттәге сүзләр]

Аллаһы яратуга һәм гаделлеккә карашын беркайчан да үзгәртми

[30 биттәге сүзләр]

Рәсүл Паул могҗизалы бүләкләр үз вакытында «тукталыр» дигән

[31 биттәге сүзләр]

Никах ике кешене гомергә берләштерә